Айрат Хәйруллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
- Теләсә кайсы ил икътисадын алсак та, бөтен нәрсә кабатлана. 26 ел элек кенә СССР икътисады дөньяда икенче булып санала иде. Советлар Союзы таркалгач, икътисади куәт барыбер Россиядә калды.
Санкцияләр безне яңа карарлар кабул итәргә этәрәчәк. Соңгы 16 ел эчендә, нефтькә бәянең артып торуы аркасында, бик тыныч яшәдек, барлык максатларга көчәнмичә генә ирешә килдек. Әмма, нефть бәясе төшүгә, бик катлаулы хәлдә калдык. Баксаң, акчабыз да җитмәскә мөмкин икән. Халыкның азык-төлеккә бәйле икәнлеген дә исәпкә алып, авыл хуҗалыгына игътибар бирергә кирәк. Иманым камил, Россия, иртәме-соңмы, дөньяда азык‑төлек базарында иң эре уенчыларның берсенә әйләнәчәк, без планетадагы 1,3 миллиард кешенең тамагын туйдыра алачакбыз.
Тик бүген без моңа әзер түгел, авыл хуҗалыгы үзеннән-үзе үсәр, дип уйлыйлар. Авыл хуҗалыгына кертелгән инвестицияләр чиктәш тармакларны да үстереп җибәрәчәк - машина төзелешен дә, химия сәнәгатен дә. Продукцияне экспортка җибәрүдән тыш, эчке базарыбыз турында да уйларга тиешбез.
Хәзерге әйдәп баручы илләр үз җитештерүләрен башта Азиягә, әйтик, Кытайга чыгарган. Германия болт белән гайкалар чыгаруны да үзендә калдырды. Шуңа да ул бүген барлык икътисади авырлыкларны, башка илләргә караганда, җиңелрәк кичерә. Алардан үрнәк алырга кирәк. Нәрсәнедер үзебездә җитештерү табышлы түгел, дигән сүз булырга тиеш түгел. Үзебездә җитештерелгән бөтен нәрсә дә табышлы.
Александр Сидякин, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
- Россия бюджетының 46 проценты нефть белән газ хисабына тулылана. Бу бер дә дөрес түгел. Безнең республика бюджетында бу күрсәткеч ике тапкыр азрак - 22 процент. Татарстан икътисады яхшы эшли, авыл хуҗалыгы да, машина төзелеше дә бар, керемнәр бер генә төрле тармакка бәйләнмәгән. Хәзер инде ил икътисадын төрләндерүгә көч куярга кирәк.
Европа халкы Россия белән Европа берлеге арасындагы элемтәләрнең бозылу нәтиҗәсен сизә башлады. Әйтик, Россия белән Франция арасында товар әйләнеше 5,5 миллиардка кимегән. Димәк, алар башка базарлар эзләргә мәҗбүр. Ә каян алырга аларны? Барыбыз өчен болай да мөшкел хәл катлауланса, ике якка да зыян киләчәк.
Артем Здунов:
- Хөкүмәтебезнең эшлекле сәфәрләр географиясенә күз салыгыз. Ул хәтәр генә киңәйде. Моңарчы без японнар белән робот техникасы өлкәсендә хәзерге кебек тыгыз эшләми идек. Мондый мөмкинлекләр, бәлки, бүтән булмас та, шуңа күрә алардан файдаланып калырга кирәк.
Комментарийлар