16+

Дәүләт хезмәткәрләрен кыскартыргамы, салым ташламаларын бетерергәме?

Моңа кадәр канәгатьсез аерым инициатив төркемнәр генә Төньяк Кавказ төбәкләренә федераль бюджет ярдәмен киметергә тәкъдим иткән булса, хәзер бу хакта ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә уйланалар булса кирәк. Һәрхәлдә, Пятигорскида Төньяк Кавказ федераль округын үстерү мәсьәләләренә багышлап күптән түгел узган Хөкүмәт утырышында моның беренче сигналлары сизелде.

Дәүләт хезмәткәрләрен кыскартыргамы, салым ташламаларын бетерергәме?

Моңа кадәр канәгатьсез аерым инициатив төркемнәр генә Төньяк Кавказ төбәкләренә федераль бюджет ярдәмен киметергә тәкъдим иткән булса, хәзер бу хакта ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә уйланалар булса кирәк. Һәрхәлдә, Пятигорскида Төньяк Кавказ федераль округын үстерү мәсьәләләренә багышлап күптән түгел узган Хөкүмәт утырышында моның беренче сигналлары сизелде.

Белгәнебезчә, төбәкләргә федераль бюджеттан финанс ярдәме, беренче чиратта, алар үзләренә алган социаль йөкләмәләрен тулы күләмдә башкарып чыксын өчен бирелә. Икътисад өлкәсендә азмы-күпме хәбәрдар булучыларга мәгълүм: бюджетара трансфертлар ил төбәкләре бюджетларының тәэмин ителешен тигезләүдә мөһим инструмент санала. РФ Бюджет кодексында искәртелгәнчә, федераль казнадан төбәкләр бюджетларына бирелә торган трансфертлар берничә төргә бүленә: бюджет тәэмин ителешне тигезләү өчен дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләр һәм башка төр трансфертлар.
Бүген Төньяк Кавказ төбәкләре - Россия казнасыннан иң күп финанс ярдәме алучылар. Мәсәлән, Ингушетия бюджетының 86 процентын, Чечняның - 80, Дагыстан бюджетының 67 процентын федераль казна трансфертлары тәэмин итә. Округның калган төбәкләре дә федераль финанслау алу дәрәҗәсе буенча алардан күпкә калышмый. Чагыштыру өчен, Татарстанның 2013 елга берләштерелгән бюджетында федераль үзәк трансфертларының өлеше 12,4 проценттан артмый.
Россия финанс министры Антон Силуанов фикеренчә, Төньяк Кавказның федераль казнага мондый зур бәйлелектә яшәве биредә төбәк һәм җирле салымнар буенча күп ташламалар каралуга бәйле. Россия буенча тулаем алганда, ил субъектларының салымнардан килә торган керемнәре тулай төбәк продуктының уртача 21,5 процентын тәшкил итә. Ә Төньяк Кавказда ул бары 10 процент кына. РФ Финанс министрлыгы бәяләве буенча, салым ташламалары нәтиҗәсендә узган ел Төньяк Кавказ федераль округының консолидацияләнгән бюджетына 7,3 млрд сум керми калган. Шуларны күздә тотып, министр Антон Силуанов Төньяк Кавказ төбәкләре башлыкларын үз җирлекләрендә салым ташламаларын киметергә чакыра. Бүгенге көндә биредә транспорт һәм милек салымнары түләүчеләргә иң зур ташламалар каралган. Төньяк Кавказның кайбер төбәкләрендә транспорт салымын автомобиль хуҗаларының бары 40 проценты гына түли икән. Биредә милек салымын түләүгә бәйле вазгыятьне Антон Силуанов бөтенләй башка сыймаслык дип бәяли. Салым түләүчеләрнең 90 процентка кадәр өлеше милек салымыннан азат ителгән. Моннан казнага күпме керем килми калган, министр бу хактагы саннарны яңгыратырга да теләмәгән.
Дагыстан Президенты вазифаларын башкаручы Рамазан Абдулатыйпов Төньяк Кавказ төбәкләрендә салымнар җыюда проблемалар булуын таный. Шулай да ул әлеге кыенлык ташламалар булдыру белән генә бәйләнмәгән, проблема салым салынырга тиешле объектларның тиешенчә исәпкә алынмавыннан да килә, дип искәртә. Үзәк басмалар мәгълүматларына караганда, Дагыстандагы автомобильләрнең яртысы рәсми теркәлү узмаган икән.
РФ финанс министры Антон Силуанов хәлдән чыгу юлын салым ташламаларын киметү яки бетерүдә, шулай ук бу төбәкләрдә дәүләт хезмәткәрләре санын, аларга тотылучы чыгымнарны кыскартуда күрә. Кавказ төбәгендә дәүләт хезмәткәрләренең саны гомумроссия күрсәткеченнән шактый югары. Чагыштыру өчен: Россия буенча 1000 кешегә уртача 1,8 дәүләт хезмәткәре туры килсә, Ингушетиядә ул - 4,6, Дагыстанда - 3,5. Дагыстан лидеры Рамазан Абдулатыйпов, салымнарны җыюны җайга салу чаралары күрелгәндә дә, Кавказ төбәкләре федераль үзәкнең финанс ярдәменнән башка яши алмас иде, ди. Дагыстанга гына да социаль хезмәтләр дәрәҗәсен гомумроссия дәрәҗәсенә җиткерү өчен 300 млрд сумлык ярдәм кирәк икән. РФ Финанс министрлыгы да, никадәр генә сакчыл булырга тырышмасын, Владимир Путинның Президентлык вазифасына керешкәннән соң игълан иткән май Указларын үтәү өчен, Төньяк Кавказ төбәгенә финанс ярдәме бирергә кирәклеген танырга мәҗбүр. Вазгыять аптыраган саесканныкы кебегрәк инде: башын алса - койрыгы, койрыгын алса - башы ябыша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading