Шәһри Казан

Электрон коммерциянең киләчәге бармы?

Интернетның мөмкинлекләре киңәя барган саен, хәзер товар үзе килә, барып аласы да юк, дип уйлаучылар саны көннән-көн арта булыр. Шундый заман җитте ки, теге яки бу товар кирәк булганда, сәүдә ноктасына барып торуның хаҗәте калмады. Еш кына интернеттагы товарлар кибетләргә караганда арзанрак бәягә тәкъдим ителә. Телисең икән, өеңә үк китереп...

Реклама

Бу җәйдә Россия Европа илләре арасында интернет-базары иң тиз үсештә булган беренче бишлеккә кергән.
Статистикага күз салсак, дөнья илләрендә электрон коммерция үсеше темпларын киметми. 2012 ел йомгаклары буенча, дөньяның интернет-коммерция базары күләме 1 трлн доллар чиген узган. Экспертлар быел базарның ким дигәндә 20 процентка үсешен фаразлый. Интернет-коммерция базарының барлык үсеш күрсәткечләре буенча беренчелек Төньяк Америкада булса, Азия-Тын океан төбәге - үсеш темплары буенча лидер.
Ә менә интернет мөмкинлекләреннән файдаланучылар саны 2012 елда 30 процентка арткан. Нәкъ менә дөнья челтәре мөмкинлекләреннән яңа гына файдалана башлаучылар интернет-кибетләр хезмәтен кулланучылар санын арттыра да инде.
Узган ел дөньяның интернет-кибетләр челтәре аша иң күп сатыла торган товарлар категориясендә электроника белән көнкүреш техникасы, өс һәм аяк киемнәре, компьютерлар, ноутбуклар һәм аларны комплектлаучы детальләр, кәрәзле телефоннар, смартфоннар, балалар товарлары өстенлек иткән. Бу тенденция хәзер дә саклана.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Россиядә интернет-коммерция базары үсеше 35 процент тәшкил иткән. Шулай да аналитиклар илдә аның үсешен тоткарлый торган факторлар булуын искәртә. Ил халкы керемнәренең түбән булуы, кулланучының товар өчен исәп-хисапны интернет аша башкаруга, тотып карамыйча гына заказ бирелә торган товарның сыйфатына ышанычы җитмәү - әнә шундыйлардан.
Сатып алучыга гына түгел, бу мәйдан җитештерүгә дә эшне җиңеләйтә. Үз эшен башлап җибәрүче эшмәкәр булсынмы ул, эре компания булсынмы - тәүлек дәвамында эшли торган электрон коммерция мәйданы аларга базарга чыгу мөмкинлеген күпкә җиңеләйтә. Әмма белгечләр шул ук вакытта Россия җитештерүчеләренең бу мәйданда күптөрле кыенлыклар белән очрашуын таный. Чөнки безнең җитештерүчеләр Көнбатыш һәм Азия җитештерүчеләре тарафыннан көчле көндәшлек сизә. Безнең базарларда нигездә АКШ, Бөекбритания, Алмания, Австралия, Кытай һәм Бразилия товарлары өстенлек итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча, интернет-коммерция базарында ил халкы 45 млрд сумлык чит ил товары сатып алган.
Тышкы киртәләрдән тыш, безнең җитештерүчеләр эчке киртәләр белән дә очраша. Болар зур салымнар, логистика өлкәсендәге проблемалар белән бәйле.
Шундый кимчелекләргә дә карамастан, экспертлар алдагы елларда Россиянең әлеге өлкәдә динамик үсеш өчен мөмкинлекләре җитәрлек дип исәпли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: