Шәһри Казан

Энергия ресурсларын куллану арта, ә җитештерү кими

Энергетика кулланучы булганда гына яши, кулланучы юк икән, аның кирәге калмый, диюләре хак. Бүген яшәешебезне энергия ресурсларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Берничә сәгатькә ут сүнеп алганда, җылылык бирү туктатылып торганда үзебезне шулкадәр көчсез итеп сизәбез. Шунда гына тормышыбызның энергия ресурсларына никадәр бәйлелектә икәненең чын мәгънәсенә төшенә башлыйбыз.

Реклама

Сәнәгатьне әйткән дә юк инде. Бер генә җитештерү дә электр һәм җылылык энергиясеннән башка эшли алмый. Халыкның да, предприятиеләрнең дә бу ресурсларга ихтыяҗы зур тизлекләр белән арта гына бар. Татарстанда да шушындый ук вазгыять. Хәзер республикада ел саен 2 млн кв метрдан артык мәйданда торак сафка бастырыла. Алар янында мәктәп, балалар бакчасы, сырхауханә кебек социаль-мәдәни объектлар калка. Образлы итеп әйткәндә, республикада һәр дүрт ел саен бер Чаллы шәһәре сафка баса дигән сүз бу. Алай гына да түгел, электр энергиясен төп кулланучы булган предприятиеләр һәм халыкка тиздән, өченче булып, электромобильләр дә өстәлергә мөмкин. Көнбатыш компанияләре мәгълүматларына караганда, якындагы биш ел эчендә автомобильләрнең 30 проценты нәкъ менә электромобильләрдән торачак икән.
Электр һәм җылылык энергиясен куллану елдан-ел зур темплар белән арта бару шартларында килеп туган ихтыяҗны ничек канәгатьләндерергә? Әлеге көнүзәк мәсьәләне күптән түгел ТР Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының ел йомгакларына багышланган уртак коллегия утырышында «Генерация компаниясе» ААҖнең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев та күтәрде.
Энергия җитештерү күләме аны куллану күләменнән һәрвакыт алда барырга тиеш, шул вакытта гына ихтыяҗны канәгатьләндереп була, дигән фикердә ул. Тик Татарстанда соңгы 23 елда зур энергетикада яңа куәтләр бик аз кулланылышка кертелгән. Бүген җылылык электр станцияләре үзәкләрендәге җиһазларның 70 проценты инде искергән. ТЭЦларның күбесенә якын елларда кулланылыштан чыгарылу куркынычы яный.
Рәүзил Хаҗиев фикеренчә, бу проблеманы егәрлек белән тәэмин итү программалары буенча яңа генерация объектлары төзү аша яки булган базаны модернизацияләү юлы белән генә хәл итеп булачак. Беренче юл әлегә томанлы кала. Бүген Татарстанның энергия җитештерүче компанияләре егәрлек белән тәэмин итү буенча яңа генерация объектларын төзү программасына кертелмәгән. Әлеге программа буенча илдә 2030 елга кадәр 42 гВт егәрлектәге яңа объектларны сафка бастыру бурычы куелган. Егәрлек тәкъдим итү килешүләре (ДМП) нигезендә, энергия белән тәэмин итүче як яңа станцияләрне сафка бастыру буенча йөкләмә ала, ә энергияне сатып алучы, килешүдә каралганча, егәрлекне кабул итеп алырга һәм аның өчен түләргә бурычлы. Әлеге килешүләр нигезендә сафка басучы объектлар исемлеге РФ Хөкүмәте карары белән генә раслана. «Бу исемлеккә кермәү бер хәл, безнең компанияләрне әкренләп базардан кысып чыгару бара», - дип борчылу белдерде Рәүзил Хаҗиев. Аның сүзләренә караганда, бүген Урыссу ГРЭСы, Казан ТЭЦы базарда конкурентлыкта калыша. Киләчәктә Зәй ГРЭСына эксплуатациядән чыгарылу куркынычы яный. Бу вазгыять алга таба дәвам иткәндә, энергия җитмәүдән, кулланучы зыян күрәчәк. Бигрәк тә Казан төбәгендә кытлык туачак. Анда егәрлекләр җитмәү проблемасы инде хәзер үк бар. «Бүген Казанда яңа кулланучыларны кушу мөмкинлеге юк. Киләчәктә вазгыять тагын да катлауланырга, гамәлдәге кулланучылар да тиешле күләмдә һәм тиешле сыйфатта электр энергиясен алмаска мөмкин», - дип кисәтә Рәүзил Хаҗиев. Аның аңлатуынча, моңа кадәр республика узган буын энергетиклары калдырган запас белән яшәгән. Ул килеп туган хәлдән чыгу юлын зур энергетикага инвестицияләр салуда күрә. Зәй ГРЭСын модернизацияләү өчен, мәсәлән, 100 млрд сум таләп ителә. «Инвесторларны энергетика тармагына чакырабыз, бу алар өчен табышлы өлкә булачак. Инде теләк белдерүчеләр дә бар», - ди «Генерация компаниясе» җитәкчесе. Аның белдерүенчә, инвесторлар ролендә энергия кулланучы предприятиеләр үзләре булса, тагын да әйбәтрәк. Кайбер эре компанияләр мондый уңай үрнәкне күрсәтә инде. Мәсәлән, «Татнефть» көче белән Түбән Кама җылылык-электр станциясен, Әлмәтнең җылылык белән тәэмин итү системаларын модернизацияләү бара. Тагын берничә станция буенча проект эшләнгән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, килеп туган вазгыятьтә энергетикларның да гаебе бар, моңарчы алар бу юнәлештә тиешенчә тырышмады, дип саный. Ул республика энергетикасын модернизацияләү проектының өстенлекле юнәлеш булып калырга тиешлеген ассызыклады. «Модернизацияләгез, моның өчен программагыз бар, партнерларны чакырыгыз. Предприятиеләр, үз энергетика куәтләрен булдырып, сезгә инде үрнәк күрсәтә», - дип мөрәҗәгать итте Президент энергетикларга.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: