16+

Хакимият кайберәүләрне «иркәли»

Татарстан башкаласында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта предприятиеләр, шулай ук шәхси эшкуарлар аренда, банк кредиты ташламаларыннан файдалана.

Хакимият кайберәүләрне «иркәли»

Татарстан башкаласында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта предприятиеләр, шулай ук шәхси эшкуарлар аренда, банк кредиты ташламаларыннан файдалана.

Эшкуар Казанда муниципаль бинаны арендага алса, беренче ике елда аренда түләвеннән, гомумән, азат. Аренда бәясен өченче елда - 25, дүртенче елда - 50 һәм бишенче елда 75 процент чикләрендә генә түлисең. Идел буе федераль округында эшкуарларны Казан гына шулай «иркәли».

- Быелның апреленнән башлап 66 бина арендага тәкъдим ителде. Атна саен оештырылучы аукцион-сату чараларында 39 бина хуҗасын тапты. Алты бинада эшчәнлек башлап җибәрелде дә инде, калганнарында төзекләндерү-җитештерүне көйләү эшләре бара, - диде мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов.
Аукционда катнашу тү­ләвен эшкуар өчен юридик зат түләсә, бу закон бозу санала. Монополиягә каршы федераль хезмәт шундый бер килешүне туктаткан. Казанда муниципаль биналарга аренда ташламалары фәкать кече бизнес вәкилләре өчен генә каралган. Шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитетының (КЗИО) сайтында арендага тәкъдим ителә торган биналар интерактив картага урнаштырылган, биредә бина белән якыннан танышу чиратына да язылырга була.

Казанда 2007 елдан башлап кече һәм урта пред­приятиеләргә еллыкның 12,3 процент ставкасында банк кредитлары бирелә. Россия кече һәм урта эшкуарлыкка теләктәшлек банкы (МСП Банк) мәгълүматларына караганда, быел кече һәм урта бизнеска кредитлар биргәндә банклар 15,3-16,6 процент ставкасы куйган.

- Эшкуарлар үтенечен исәпкә алып, ташламалы кредит күләме 10 миллион сумга кадәр җиткерелде. Кредитны кайтару срогы өч елдан биш елга кадәр. Процент ставкасының 10 проценты шәһәр бюджетыннан түләнә. Димәк, эшкуар банктан кредитны еллыкның 2,3 проценты белән генә ала булып чыга, - диде Иван Кузнецов. - Бирелгән кредитларның 70 проценты сәламәтлек саклау, эшкәртү сәнәгате, юллар төзекләндерү тармакларына кагылышлы. Ташламалы кредит программасыннан дүрт йөздән артык кече һәм урта предприятие файдаланды. Барлыгы бер миллиард 390 миллион сум кредит алынды.

Казанда хәзер 63 243 кече һәм урта предприятие исәпләнә. Шәхси эшкуарлар саны 30 360. Казандагы кече һәм урта предприятие­ләр шәһәр икътисадының 37 процентын били.

Башкала мэры Илсур Метшин кече бизнеска мөнәсәбәттәге фикерләре белән уртаклашты.
- Татарстан Президенты, республика хөкүмәте кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур теләктәшлек күрсәтә. Чөнки яңа предприятиеләр ачылу - яңа эш урыннары, икътисадны ныгыту дигән сүз. Эшкуарларның документлар артыннан йөрүе тәмугны җиде кат урауга әйләнмәсен, документлар әзерләп бирү айлар дәвамына сузылмасын, - диде мэр Илсур Метшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading