16+

Игорь Кох: «Акчагызны берничә банкта саклагыз»

Узган атнада Үзәк банк Татарстандагы берничә банкның ("Татфондбанк", "Интехбанк", "Анкор банк") лицензияләрен алуы турында хәбәр итте. Юкса, көймәсе комга терәлгән "Татфондбанк"ны терелтә алучы санаторлар барлыгы турында да әйтелгән иде. Вакыйга нинди үсеш алырга мөмкин? Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох белән сөйләштек.

Игорь Кох: «Акчагызны берничә банкта саклагыз»

Узган атнада Үзәк банк Татарстандагы берничә банкның ("Татфондбанк", "Интехбанк", "Анкор банк") лицензияләрен алуы турында хәбәр итте. Юкса, көймәсе комга терәлгән "Татфондбанк"ны терелтә алучы санаторлар барлыгы турында да әйтелгән иде. Вакыйга нинди үсеш алырга мөмкин? Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох белән сөйләштек.


- Игорь Анатольевич, банкның лицензиясен алу нәрсәгә китерә? Кертемчеләр моңардан нинди файда һәм нинди зыян күрә?
- Лицензияне алу банкларны ликвидацияләүгә, икенче төрле әйткәндә, банкротлыкка китерә. Конкурс идарәчесе банкның мөлкәтен сату эшләре белән шөгыльләнәчәк, шуннан кергән акча клиентларга кертемнәрен түләүгә тотылачак. 1 миллион 400 мең сумга кадәр булган кертемнәрне физик затлар Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы аша ала алды, бу суммадан артып киткән акча банкны ликвидацияләгәннән соң бирелә. Беренче булып физик затларга, аннан соң гына башка кредиторларга акчалары кайтарыла. Юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр дә кертемнәрен алуга ирешә ала, әмма шунысы бар: ликвидацияләү бер елга һәм аннан да озаккарак вакытка сузылырга мөмкин.

- "Татфондбанк" шәхсән сездә ышаныч тудыра идеме?
- Мин аның эчке торышы белән таныш түгел идем, эшчәнлеген ныклап анализлаганым да булмады. Тышкы яктан караганда, ул башка банклардан аерылып тормады. Соңгы елларда "Татфондбанк"ның кыенлыклары булды, әмма ул аларны һәрчак бетерә килде.

- Соңгы арада республиканың төп банкы - "Ак барс" банкка карата мәгълүмати һөҗүм башланды: кертемчеләргә "банк озакламый бөлгенлеккә чыгачак, акчаларыгызны алырга ашыгыгыз" дигән эчтәлектәге sms-хәбәрләр килә. Ничек уйлыйсыз, бу кем эше булырга мөмкин? Мондый күренеш банк системасында никадәр еш күзәтелә?
- Дөрестән дә, мондый һөҗүмнәр еш булгалый. Кагыйдә буларак, моның ике төрле сәбәбе бар. Беренчесе имеш-мимешкә кайтып кала, кемдер нәрсәдер ишетеп, икенче берәүгә җиткерә дә, нәтиҗәдә, бу гайбәт тарала башлый. Икенче сәбәп: көндәш банклар бу эшне максатчан рәвештә башкара. Куркуга калган клиентлар акчаларын шушы банктан алып, башкаларына күчерергә ашыга.

- Ничек уйлыйсыз, төбәк күләмендәге банкларның кирәге бармы? Әллә халыкка федераль банклар гына да хезмәт күрсәтә алыр идеме?
- Федераль банклар техник яктан илдәге бөтен халыкка хезмәт күрсәтә алыр иде. Шул ук вакытта икенче бер сорау туа: федераль яки башка төбәк банклары Татарстан икътисады үсешенә ниндирәк өлеш кертә алыр икән? Алар, бездәге акчаны туплап, аны башка төбәкләрдәге проектларга тотарга мөмкин. Төбәк банклары, беренче чиратта, үз җирлекләрендәге икътисадны финанс ресурслары белән тәэмин итү максатын күздә тота. Татарстан кебек эре сәнәгать төбәкләренең үз финанс инстиутутлары: банклары, иминиятләштерү, инвестицияләү компанияләре булуы бик мөһим.

- Халыкны хәзер, мөгаен, акчаны кайда саклау мәсьәләсе борчый торгандыр. Нинди киңәш бирә алыр идегез?
- Теләсә кайсы банкта 1 миллион 400 мең сумга кадәрге кертемнәр иминияләштерелгән. Шуңа күрә мондый сумманы кайсы банкта сакласаң да була. Декабрьдә, "Татфондбанк" эшчәнлеге туктатылгач, кертемчеләр акчаларын инде ике атнадан ала башлады. Әгәр акчаларыгыз 1 миллион 400 меңнән артып китсә, аны шушы суммадан арттырмыйча, өлешләп, берничә банкка салырга кирәк.
Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading