Шәһри Казан

Карта яхшыракмы, әллә кулдагы акчамы?

Тиздән көнкүрешебезне пластик карталардан башка бөтенләй күзаллый алмаячакбыз. Хезмәт хакы күчерелә торган карталар дисеңме, кредит карталарымы, шәһәр транспортында юл бәясен түли торган карталармы, пенсия ала торганы дисеңме, хәтта шәхес турындагы мәгълүматны эченә алган һәм берничә төр функция башкара ала торган универсаль карталарга кадәр бар хәзер.

Реклама

Россиядә пластик карталар соңгы 7-8 елда бик актив тарала башлады. Хәзергә шундый 120 млн га якын банк картасы чыгарылган булса, шуларның яртысы кредит карталары. Ул клиентка бирелгән кредит акчалары күчерелгән банк картасыннан гыйбарәт. Белгечләр аның төп өстенлеге дип кредит суммасына процент исәпләнми торган ташламалы чор каралуны атый. Моңа картаны кулланып товарлар һәм хезмәтләр өчен Интернет аша түләп булуны, моның өчен комиссия алынмавын, карта белән банкоматтан үзең теләгән вакытта акча алып булуны, аннан чит илләргә чыккач та файдаланып булу мөмкинлеген, аны югалтканда счетны ябып булуны да өстәргә кирәктер. Кулдагы акчадан аермалы буларак, кредит картасы счетындагы суммага чик аша чыкканда декларация дә тутырырга кирәкми. Һәр әйбер ике яклы булган кебек, бу очракта да кредит карталарының уңай яклары белән бергә проблемалары булуын танымый мөмкин түгел. Беренчедән, ташламалы кредитлау чоры беткәч, банк кредит ставкасын сизелерлек күтәрә ала. Өстәвенә әгәр картадагы берәмлекне банкомат аша кәгазь акчага әйләндерергә кирәк була икән, ул чакта бу операциягә зур комиссия каралган. Кредитны вакытында түли алмаганда зур суммада штрафлар җыела. Әгәр инде кешегә кредит картасын булдырырга бик кирәк, аның сайлау мөмкинлеге юк икән, ул вакытта төп өч пунктка игътибар итү сорала: ташламалы кредитлау чорының озынлыгын, бу чор беткәч, кредит процентының күпмегә үзгәрүен һәм Россиядән читтә банкоматтан карта ярдәмендә акча салдыруга каралган комиссия күләменең күпме булачагын ачыкларга кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: