Федерация салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Наталья Сергеевна Мельникова белән очрашып, салым түләүдәге яңалыкларны сораштык.
- Наталья Сергеевна, күчемсез милек салымы үзгәртелә, диләр, чыннан да, кешене куркытырлык дәрәҗәдә арта миккәнни?
- Илдә салым кодексының күчемсез милеккә салым түләү турындагы өлешенә үзгәреш 2015 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Моңа кадәр булганыннан аның төп аермасы шунда: элек салым милекнең үзкыйммәтеннән чыгып исәпләнелсә, быелдан ул кадастр бәясенә карап билгеләнәчәк. Каушап, ыгы-зыгы кубарырга ашыкмаска киңәш итәр идем. Анда шактый гына ташламалар да каралган ич.
- Яңалыкның яхшы ягын башта ук беләсе килә, әлбәттә...
- Әйтик, әлеге салымны канун кабул ителгән елдан тулысынча түләмәскә дә ярый. Беренче елда аның - 20, икенче елда - 40, өченче елда - 60, дүртенче елда - 80, бишенче елда 100 процентын түләргә рөхсәт ителә. Шулай итеп, яңача түләүгә кеше әкренләп өйрәнә ала.
- Ташламалар дигәннән, бу турыда тагын бер сорау бирим әле. Моңа кадәр лаеклы ялга чыккан өлкән буын торак йорты, фатиры өчен әлеге салымны түләүдән азат ителгән иде. Андый мөмкинлек сакланамы?
- Саклана һәм пенсионерлардан гайре байтак категория кешеләргә дә бирелә андый хокук. Мисалга, I һәм II группа инвалидлар, балачактан гарип калганнар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфган сугышында катнашканнар, мәгълүм Чернобыль атом станциясендәге аварияне юк итүдә катнашканнар һ.б.
- Алар күчемсез милекнең бар төренә дә салым түләмәү хокукына ияме соң?
- Ташламасы булган кеше фатир яисә бүлмә, торак йорт, иҗат остаханәсе, мәйданы 50 квадрат метрдан да зуррак булмаган хуҗалык (бакчачылык) корылмалары һәм гараж (машина-место) өчен акча чыгармый. Әмма аңа әлеге милекләрнең һәркайсының берәрсенә генә түләмәү мөмкинлеге бирелә. Яңа канунда шундый чикләү бар: әйтик, пенсионерның өч торак йорты бар икән, шуларның берсенә генә ташлама карала, ә калган икесе өчен салымны хәлле пенсионерыбыз тулысынча түләячәк. Һәм милек хуҗасы шулар арасыннан ташламалысын сайлап алу турында гариза язып, шәһәр салым инспекциясенә тапшырырга тиеш. Бу эшне быелның 1 ноябренә хәтле үтәргә кирәк инде. Тагын бер чикләүне дә әйтим: кадастр бәясе 300 миллион сумнан арткан объектларга бернинди дә ташлама каралмаган.
- Наталья Сергеевна, ә менә ташламасы булмаган кешеләрнең салымы канундагы яңалык буенча күпкә артырмы икән?
- Артуын яисә кимеячәген һәр кешенекен яңача исәпләгәч кенә әйтергә мөмкин. Ничек исәпләнелүенә килгәндә исә, салымның күләме милеккә карап өч төркемгә бүленә. Торак йортлары һәм фатирлар, төзелеп бетмәгән өй, гараж (машина-место), мәйданы 50 квадрат метрдан зур булмаган хуҗалык корылмалары, шул исәптән, бакчачылыкта төзелгән өйләр беренче төркемгә керә һәм алардан салым кадастр бәясенең 0,1 проценты күләмендә алына. Алда саналганнар исемлегенә кермәгән төзелеп бетмәгән башка төр биналар һәм корылмалар икенче төркемне хасил итә, һәм алар өчен салымны кадастр бәясенең 0,5 проценты күләмендә түләргә туры киләчәк. Өченче төркемгә администрация-хезмәт үзәкләре, сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклану объектлары, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары һ.б. керә. Боларыннан салым кадастр бәясенең 2 процентын тәшкил итә.
- Бу җыемнар кайсы бюджет кассасына керәчәк соң?
- Күчемсез милек салымы - тулысынча муниципаль салым. Муниципалитетка күчемсез милекнең алда әйткән беренче төркеменә кергәннәреннән салым түләүне үзгәртү мөмкинлеге дә бирелә. Шәһәр хакимияте беренче төркем милке өчен салымны бөтенләй түләмәү һәм, киресенчә, аны өч тапкырга кадәр (ягъни 0,3 процентка хәтле) күтәрү турында карар чыгарырга хокуклы. Билгеле, яңа канунның бар үзенчәлекләрен бер сөйләшүдә генә ачыклап бетереп булмастыр, шуңа күрә һәркем дә шәһәр салым инспекциясенә килеп киңәшләшә яисә салым кодексындагы үзгәрешне компьютерда www.nalog.ru сайтына кереп өйрәнә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар