Әлеге тантаналы вакыйга белән идарә коллективын «Татнефть» ААҖ генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхаутдинов котлады. Ул уникаль тәҗрибәгә, югары профессиональлеккә ия, нефть чыгаруга заманча якын килә торган нефть-газ чыгару идарәсенең уңышларын билгеләп үтте.
Нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Миргазыян Таҗиев билгеләп үткәнчә, 600 миллион тонна нефть чыгару - ул «Әлмәтнефть» коллективы өчен чираттагы истәлекле дата. «Без хезмәтебезнең әлеге югары нәтиҗәсен Татарстан нефтенең 70 һәм Әлмәт шәһәренең 60 еллыгына багышлыйбыз», - дип ассызыклады ул.
Тантанада катнашкан Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, нефть-газ чыгару идарәсе башлыклары һәм тармак хезмәтчәннәре династияләре катнашында искиткеч хезмәт традицияләренә нигез салынган. «Минем әти «Әлмәтнефть» идарәсендә эшләде, үзем дә нефть-газ чыгару идарәсендә эшләү бәхетенә ирештем, улым монда практика үтте, - дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе. - Бүген ветераннар эстафетасын яшь буын күтәреп алды. Без санап чыгардык: безгә 700 миллион тонна нефтьне кимендә 25-30 ел көтәргә туры киләчәк».
Тармак үсешенә өлешләрен керткән нефть-газ чыгару идарәсе ветераннары һәм хезмәткәрләре Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә, шулай ук корпоратив бүләкләргә дә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар