16+

Made in Tatarstan яки Республикада импорт товарын нәрсәгә алыштырдылар?

Санкцияләр белән бәйле рәвештә, Россиягә Көнбатыш илләреннән азык-төлек кайтарылмый башлаганга сигез айлап вакыт узды. Хәзер безнең илгә читтән сөт һәм ит - дүрт тапкырга, ә яшелчә, җиләк-җимешләр ике тапкырга азрак китерелә. Әлеге бушлыкны тутыру өчен, импорт товарларын үзебезнекенә алыштыра башладылар. Санкция нинди нәтиҗәләргә китерде? «ШК» шул сорауга җавап эзләде. Казанга...

Made in Tatarstan яки Республикада импорт товарын нәрсәгә алыштырдылар?

Санкцияләр белән бәйле рәвештә, Россиягә Көнбатыш илләреннән азык-төлек кайтарылмый башлаганга сигез айлап вакыт узды. Хәзер безнең илгә читтән сөт һәм ит - дүрт тапкырга, ә яшелчә, җиләк-җимешләр ике тапкырга азрак китерелә. Әлеге бушлыкны тутыру өчен, импорт товарларын үзебезнекенә алыштыра башладылар. Санкция нинди нәтиҗәләргә китерде? «ШК» шул сорауга җавап эзләде. Казанга...

Санкцияләр белән бәйле рәвештә, Россиягә Көнбатыш илләреннән азык-төлек кайтарылмый башлаганга сигез айлап вакыт узды. Хәзер безнең илгә читтән сөт һәм ит - дүрт тапкырга, ә яшелчә, җиләк-җимешләр ике тапкырга азрак китерелә. Әлеге бушлыкны тутыру өчен, импорт товарларын үзебезнекенә алыштыра башладылар. Санкция нинди нәтиҗәләргә китерде? «ШК» шул сорауга җавап эзләде.

Казанга җиләк-җимеш җитми
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бер чыгышында, республика азык-төлек белән үзен тулысынча тәэмин итәргә сәләтле дигән иде. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, ит, май, сөт, камыр ризыклары үзебездә дә, Аллага шөкер. Ә менә җиләк-җимеш, яшелчәләр белән эш катлаулырак. Бу тармак санкцияләргә чынлап та әзер булмаган, күрәсең. Татарстанда бу өлкәдә оешмалар юк түгел анысы. Шулай да былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш республика халкын тулысынча тәэмин итәргә җитми.
Республикада «Татарстан бакчалары» программасы әзерләнә. Аның нигезендә, кайбер районнарда җиләк кластерлары ачылачак. Җиләк үрчетү буенча Татарстанда уңай мисал бар да инде - Яшел Үзән районының Олы Яке авылындагы «Ягодная долина» теплица хуҗалыгы. Фермер Илдар Ситдыйков эшен ике гектар җиргә җиләк утыртудан башлаган. Икенче елга җир мәйданын 6 гектарга җиткергән. Голландия, Италия илләрендә тәҗрибә туплап, чит ил технологиясен кулланып үстерә ул җиләкләрен. Җир кара пленка белән капланган, аның астында махсус торбалар аша һәр үсенте төбенә тамчылап су килә. Үземнең дә ул аланда булганым бар. Кызыксынып, җиләкне дә җыеп карадым. Ул чакта җиләкне үзең җыйсаң, килосы 160 сум, җыйганны сатып алсаң, 170 сумнан бирәләр иде. Ә җиләк татып карарга теләүчеләр буа буарлык. «Җиләк аланы»на Әтнә, Арча, Кукмара, Апас районнарыннан кадәр килгәннәр иде.
- Безгә эшмәкәрләр еш мөрәҗәгать итә, күпләп җиләк сатып алырга телиләр, әмма безнең җиләк кырдан ерак китә алмый шул. Хәтта сатуга чыгарырга да өлгермибез. Елына 15-25 тонналап уңыш алсак та, бу Казан халкының бер процентын гына тәэмин итәргә җитәдер. Шуңа да эшне башкаларга да өйрәтәсе килә, җиләк аланнары булдырырга теләүчеләр бар, безнең исемне кулланып эшләргә телибез дигәннәре дә җитәрлек. Әмма бары тик сыйфатлы, уңышлы эшли алганнарына гына «Ягодная долина» бренды биреләчәк. Кулланучылар мәнфәгатьләрен истә тотып, былтыр ассортиментны киңәйтергә булдык: кара карлыган, кура җиләге, алмагачлар да утырттык. Дөрес, мул уңыш алыр өчен берникадәр вакыт кирәк булачак, - диде «Ягодная долина» крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ситдыйков.
Кибетләрдә махсус контейнерларда сатыла торган җиләкләрнең, гадәттә, тәме юк. Күбесе чит илдән кайтартылган, ашламалар кушып, тиз арада өлгертелгән җимешләр. Ә менә Татарстанда җитештерелгән экологик яктан чиста җиләккә ихтыяҗ зур, ди. Хәзер шундый ук алан ачу турында Әлмәттә уйлана башлаганнар. Ә җиләге булгач, сок, джем, компот, киптерелгән җимешләр дә үзебезнеке булыр.
Югары Ослан районындагы «Заря» агрофирмасы 450 гектар мәйданда алмагач, җиләк-җимеш үстерә. Сүз уңаеннан, сораучылар күп булгач, мәйданны 50 гектарга киңәйткәннәр.
- Санкцияләр кертелгәннән соң, Татарстан бакчаларына зур игътибар бирелә башлады. Алмагачлар өчен махсус тукландыру матдәләре дә кайтарылды, - ди агрофирма җитәкчесе Марат Әхмәтҗанов. - Һәр төпкә 30 килограмм исәбеннән ашлама кертәбез. Без үстергән алмаларны чит төбәкләргә дә алып китәләр. Сәүдә үзәкләре белән эшләүгә килгәндә, агросәнәгать паркы, «Бәхетле» кибетләр челтәре белән хезмәттәшлек итәбез. Дөрес, безнең товар ничек бар, шулай сатуга чыга. Төрү, тутыру (фасовкалау) цехыбыз булмаганга, алмаларны матур капларда тәкъдим итә алмыйбыз.
Моңа кадәр аларның уңышны саклау урыннары булмаган, шуңа да кыш көннәрендә алмалар сәүдә үзәкләренә барып җитә алмады, диләр. Алга таба бу мәсьәлә хәл ителер кебек: ике мең тоннага исәпләнгән саклау урыны төзиләр.
Сөт елгалары
Кибет киштәләрендә хәл ничегрәк соң? Үзебездә җитештерелгән товарларны алучылар бармы? Өйгә якын «Эдельвейс» кибетенә юл тоттым.
Чит илнеке белән чагыштырганда, биредә Татарстан, Россиядә җитештерелгән товарлар, чынлап та, күбрәк. Дистәсе 69 сум 90 тиеннән хәләл күкәйләр дә пәйда булган кибет киштәләрендә. Конфет, көнбагыш майлары, майонез - барысы да йә үзебезнең республикада, йә Россия төбәкләрендә җитештерелгән. Безнең тирәдә сөткә кытлык юк хәзер. Атнага ике тапкыр Биектаудан машина килеп, хуҗалык сөтен сатып китә. Кеше сөт килгәнне түземсезлек белән ишегалдына җыелып көтеп ала. Абзыйның сөтен унбиш минут дигәндә алып та бетерәләр. Моннан тыш шул ук «Эдельвейс» кибетендә Лаеш сөтен мактыйлар. Яңа савылган сөтне һәр көнне иртә белән фермерлык хуҗалыгыннан китерәләр, кибеттә урнаштырылган махсус суыткыч җайланмага урнаштыралар. Кибетчеләр шуннан, самавыр борыныннан агызган кебек, сөтне шешәләргә тутырып бирә. 4 процентлы авыл сөтенең 900 граммы - 47 сум 50 тиен. Көн саен 35 литрлап Лаеш сөте сатылып бетә, ди кибетчеләр. Әле тагын Югары Ослан, Арча, Яшел Үзәннән китерелгән сөт тә җитәрлек.
Ә менә җиләк-җимеш, яшелчә рәтләре мактанырлык түгел. Мандарин - Пакыстаннан, әфлисун - Төркия­дән, кәбестә - Израильдән. Македония, Сербия алмалары янында Россиядә җитештерелгән «Семиринка» да күренә. Берничә көн элек кенә шушы кибеттән үзебездә үскән бер кәбестәне 71 сумга сатып алган идем! Күрәсең, бәясе шулай кыйбат булганга, аны кайтартмый ук башлаганнардыр. Ни дисәң дә, Израильнең шундый ук зурлыктагы бер кәбестәсен 50 сумга да алырга була. Кассага җитәрәк «Киндер» шоколадына күзем төште. 100 граммы 68 сум 50 тиен! Әле кайчан гына 35 сумга алып йөри идем мин бу тәм-томны. Хәзер аның урынына үзебезнең Казанда әзерләнгән 150 граммлы 54 сумлык чәк-чәкне алсаң, отышлырак, дип уйлап куйдым.
Татарстан җитештерүчеләренең эшчәнлеге чит илгә бәйле, авыл хуҗалыгы өчен техника, кирәкле җиһазлар, орлыкларны, үсентеләрне, ашламаларны күп очракта нәкъ менә читтән кайтартырга туры килә. Бу үз чиратында, әлбәттә, бәягә суга. Республика эшмәкәрләре чит ил продукциясенә бәйле булмасын дисәк, югары сыйфатлы җиһазлар җитештерүне үзебездә җайга салырга кирәк. Бу исә вакыт эше.
- Үзебездә җитештерелгән азык-төлекне кеше күбрәк ала. Ышанычлырак, сыйфатлырак бит. Әмма кыйбатрак. Сүз уңаеннан, күп товарга бәяләрне «катырдык», якын арада азык-төлек бәяләре артмас кебек, - ди «Эдельвейс» кибете мөдире.
Импорттан кертелә торган товарларны үзебезнекеләргә алыштыру бер көндә генә булмавы аңлашыла. Бүген утырткан алмагач быел ук алма бирми, җиләк- җимеш уңышын да сатуга чыгару өчен күпмедер вакыт кирәк. Шуңа да кибет киштәләрендә Сербия алмаларының, Израиль кәбестәләренең булуы гаҗәп тә түгел.
Татарстанда санкцияләр нәтиҗәсендә сәүдә үзәкләреннән 10 процент азык-төлек товары алынган. Республика Көнбатыш илләренә алмашка Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстан белән хезмәттәшлекне ныгытты һәм, әлбәттә инде, төп игътибарны үзебезнекеләргә ясый. Ваклап сату сәүдә челтәрләре мәгълүматларына караганда, кибетнең төренә карап, киштәләрдә соңгы араларда үзебездә җитештерелгән товар 1-2 проценттан 10 процентка кадәр арткан.
Бездә кальмар кайда бар?
Голланд сырлары, «Буш ботлары» булмаса да, ачтан үлмибез икән бит, җәмәгать, боларны барысын да үзебездә дә җитештереп була. Алай гынамы, хәтта мидий, кальмарларга кадәр үзебезнеке икән бит! Ни хикмәт, «Дивный берег» бренды белән чыккан продуктның савытларына «Татарстанда эшләнгән» дип язганнар. Баксаң, «Дивный берег» компаниясенең балык эшкәртү цехлары Югары Осланда урнашкан икән. Алар инде 2005 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Балыгы бер хәл, ә менә диңгез продуктларын кайдан алалар икән соң дип шаккаттым. Татарстанда диңгез юк ләбаса? «Дивный берег» компаниясенең технологияләр буенча генераль директор урынбасары Людмила Гафиятуллина белән элемтәгә чыктык.
- Без Россия компанияләре белән хез­мәттәшлек итәбез. Заводта Татарстан сулыкларында тотылган бер балык та кулланылмый. Без бит диңгез балыгын эшкәртәбез. Диңгез продуктларының 10-15 төре җитештерелә. Кальмарлар Ерак Көнчыгыштан кайтартылса, креветка, мидийлар Чили, Кытайдан китерелә. Барысы да үзебездә эшкәртелә, - дип аңлатты ул.
Тыштан ялтырый
Гап-гади пакетка төрелгән товар һәм ялтыравыклы каптагысы - кайсын сайлыйсың? Әлбәттә инде, матурына күз төшә. Бу маркетинг алымы, халыкны җәлеп итүнең бер ысулы. Гадәттә, читтән кайтарылган товарлар күз явын алырлык бизәлешләре белән кибет киштәләрендә әллә кайдан күренеп торалар. Еш кына үзебездә җитештерелгән сыйфатлы товар гадилеге белән шул ялтыравык арасында күмелеп кала иде. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та еш кына шул мәсьәләгә игътибар итәргә өнди бит: җитештерә алабыз, төрергә өйрәнергә кирәк!
Казанның агросәнәгать паркында да бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә кебек тоела. Кәрәзле баллар махсус «Татарстан балы» дигән язулы чемоданда, чәк-чәк аллы-гөлле савытларда, йогурт ачык рәсемле шешәләрдә күренә башлады, лаешлылар сөтне дә шешәгә тутыргач, өстәмә махсус кечкенә пакетларга салалар. Кәҗә сөтен бөтенләй затлы итеп бизәгәннәр, шешәсен сүс җеп белән дә әйләндереп алганнар.
Санкцияләр халык өчен көтелмәгән булды. Импортны алыштыру өчен дә шактый көч куярга кирәк әле. Сәнәгать тармагын аласыңмы, төзелеш материаллары җитештерү өлкәсен әйтәсеңме, кием-салымнар тегүне мисалга китерәсеңме... Республикада эшлисе эш­ләр күп. Шулай да, һәр таякның да ике башы булган кебек, эмбаргоның Татарстан өчен уңай яклары да юк түгел. Ни дисәң дә, нәкъ менә читтән товар кертүне чикләү нәтиҗәсендә, ниһаять, үзебезнең продукциянең сыйфатын бәяли белә башладык, эшмәкәрләр бер­ләште, фермерларга үз­ләрен ачар өчен мөмкинлекләр туды. Шул исәптән базар икътисады өчен мө­һим нәрсә - сыйфатлы товарны тыштан да ялтыратырга өйрәнә Татарстан эшмәкәрләре.
Сүзен-сүзгә
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының азык-төлек базарларын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ренат Сөләйманов:
- Эмбарго илнең эчке базар икътисадына әллә ни сизелерлек йогынты ясамады. Былтыр ел азагында бәяләрнең кинәт артуы да, беренче чиратта, сәүдә үзәкләрендә азык-төлек дефициты булырга мөмкин дигән шикле уйларга бәйле. Чикләүгә эләккән импорт товарларының күбесе Россиядә җитештерелә, шуңа да кибет киштәләре бушап калыр дип куркасы юк. Санкцияләргә бәйле рәвештә, азык-төлек ассортименты да кимемәде. Импорт товарларын үзебездә җитештерелгәннәренә, шулай ук эмбарго кагылмаган илләр белән хезмәттәшлекне ныгыту хисабына алыштырдылар. Татарстанга килгәндә, эмбарго кертелгәч үк, республикада авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек һәм чимал базарын контрольдә тота торган махсус оператив штаб оешты.
Дәүләт хакимияте органнарының, сәүдә үзәкләренең, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең бердәм эше нәтиҗәсендә, хәзерге вакытта бәяләр тотрыкланды, кайбер товарлар очсызланды. Эмбарго үзебезнең авыл хуҗалыгы товарлары үсешен тизләтүдә этәргеч булды, эшмәкәрләр сыйфатны арттыруга басым ясый, шулай ук товарны заман таләпләренә туры килерлек төргәкләр белән бизәүгә дә игътибар бирә башлады.
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин:
- Көнбатыш илләре санкцияләр игълан иткәннән соң, импортны алыштыру мәсьәләсе актуальләште. Бүген Әлмәт районында 6000нән артык урта һәм кече бизнес субъектлары теркәлгән. Сәнәгать тармагында «Нефтемаш» ачык акционерлык җәмгыяте дә уңышлы эшләп килә. Аның мәйданы 5,8 гектарга сузылган. Биредә 50дән артык резидент эшли. Яртысы җитештерү эше белән мәшгуль. Эшкәртү тармагы җитештерү мәйданчыклары белән кызыксыначак, чөнки кече бизнеста әлеге төр предприятиеләрнең үсеш динамикасы күзәтелә. «Татнефть-Актив» җәмгыяте дә Татарстанның Икътисад министрлыгында үзенең урта һәм кече бизнес үсеше өчен 7 меңләгән эшләп чыгару ноктасы булган сәнәгать мәйданчыгын аккредитацияләргә җыена. Иң зур предприятиеләрнең берсе «Алнас» та Россиядә иң яхшылардан санала («Алнас», нигездә, нефть чыгару өчен насослар җитештерү белән шөгыльләнә. - Ред.). «Әлмәт торба заводы» заманча технологияләр белән җиһазландырылган, биредә югары сыйфатлы җиз торбалар, шулай ук торбаларның тышын каплау өчен полиэтилен катлам җитештерелә. Биредә эшләнгән продукция конкурентлыкка сәләтле, хәзер аны республика хуҗалыгында куллану мәсьәләсе турында сөйләшүләр алып барабыз.
Районда фермерлык хуҗалыкларын үстерү - муниципалитет алдында торган төп бурычларның берсе. Әлмәтлеләр өстәлендә үзебездә җитештерелгән азык-төлек булырга тиеш. Җирле фермер район, шәһәр халкын бәрәңге белән дә, җиләк белән дә тәэмин итә ала. Гомумән, бездә, банан белән хөрмәдән кала, бөтен нәрсәне дә үстерергә мөмкин!
Сез санкцияләрнең тәэсирен сиздегезме?
Гөлзөһрә Сафина, Мамадыш, бал җитештерүче фермер:
- Соңгы дүрт елда бал, гомумән, авыр сатыла, чөнки читтән кертелә торганнары күп, Кытай балын хәтта авылларда да сатып йөриләр. Халык арзан дип кызыгып ала инде. Сыйфатны бәяли, аера белми бит кешеләр. Әнә, июнь башында ук яңа бал дип тәкъдим итә башлый сатучылар, кайдан килсен җәй башында яңа аерткан бал? Чыны бит аның августта гына өлгерә. Мин балның 3 литрлы банкасын 1 мең сумга бирәм, балдан эшләнгән башка нәрсәләр: перга, прополис кебекләрен дә сатам. Бер товар да сатылмаган көннәр була.
Б.Сафиуллин, Балтач, ит җитештерүче фермер:
- Республикада оештырылган ярминкәләр фермерларга ­шактый товарларын урнаштырырга ярдәм итә. Чөнки анда бәяләр өч тапкырга арзанрак, халык күп ала. Бу фермерлар өчен товарын тәкъдим итү өчен бердәнбер урын дисәң дә була. Күпләрнең сәүдә үзәкләре белән эшләү мөмкинлеге юк. Санкцияләр кертелгәч, читтән ит керми башлады анысы. Әмма үзебездә җитештерелә торганының бәясе күтәрелде. Ә бит республика халкының яртысыннан күбрәге урта хәлледер, мөгаен. Кайсысының килосы 450 сумнан ит аласы килсен? Үзем дә мәңге алмыйм мин ул суммага итне. Сөякле җирләрен, кабыргаларын 200 сумнан бирәбез. Карт әбиләр шуңа риза булалар инде, нишләсеннәр. Итле җире байларга эләгә. Былтыргы белән чагыштырганда, ит бәясе 30 сумга артты, сату авыр бара.
Л.Маврина, Казан оек, носки җитештерү фабрикасының товарын тәкъдим итүче:
- Бу - Татарстанда оеклар җитештерә торган бердәнбер фабрика. Сайлау мөмкинлеге зур, товар сыйфатлы, бер алган кеше гел килә. Соңгы арада сату әйбәт бара. Көненә 10 меңгә якын керем кергән көннәр дә бар, шөкер.
Кибетләрдә үзебездә җитештерелгән нинди товарлар җитми?
Барысы да җитә - 36% (798 тавыш)
Балык продуктлары - 28% (621 тавыш)
Яшелчә, җиләк-җимеш - 27% (594 тавыш)
Сөт, сыр ризыклары - 4% (81 тавыш)
Башка төр азык - 4% (81 тавыш)
Ит ризыклары (колбаса, сосиска) - 1% (21 тавыш)
WWW.AIF.RU сайтында үткәрелгән интернет сораштыру нәтиҗәләре, барлыгы 2196 кеше катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading