Шәһри Казан

Питерны уздык, алда Мәскәү генә калды

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Россия төбәкләренең инновацияле үсеш рейтингында икенче баскычка күтәрелде. Ә 2012 елда тәкъдим ителгән рейтингта без Воронеж өлкәсе белән унынчы урынны гына бүлешкән идек. Бу юлы көчле сикереш ясап, әле кайчан гына икенче урында ныклап утырган Санкт-Петербургны да узып киттек. Алда Мәскәү генә калды.

Реклама

«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты әзерләгән бу рейтинг төбәкләрнең инновацияләрне этәрү өлкәсендә эшчәнлеген бәяли. Аны төзегәндә төбәкләрдәге инновацияле сәясәтнең сыйфаты, инновация эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, социаль-икътисади үсеш өчен шартлар, фәнни-техник потенциал төп критерийлар итеп алынган. Шушы дүрт юнәлешнең һәрберсе буенча аерым рейтинг та төзелгән. Анда, 2008 елдан башлап, бу юнәлешләрнең үзгәреш динамикасы җентекләп анализлана. «Югары икътисад мәктәбе» белгечләре аңлатуынча, мондый бәяләү алымы һәр төбәктә инновацияле системаның көчле һәм көчсез якларын ачыкларга ярдәм итә икән.
Бер ел эчендә инновацияле үсеш рейтингында Татарстанның кисәк югары күтәрелүен экспертлар төбәктә хезмәт җитештерүчәнлеге динамикасына ирешү, кластерлар, федераль әһәмияттәге технопарклар үсеше белән бәйләп аңлата. Предприятиеләрнең инновацияле активлыгы үсү һәм компанияләрнең инновацияләргә чыгымнары арту да республиканы югары баскычка күтәргән төп факторлар буларак атала. Соңгы дүрт ел эчендә Татарстан социаль-икътисади үсеш шартлары буенча - 4, фәнни-техник потенциал буенча - 28, предприятиеләрнең инновацияле активлыгы буенча -7, инновацияле сәясәтнең сыйфаты буенча 5 позициягә күтәрелгән.
Алдынгы дөнья илләре тәҗрибәсе раслаганча, бүген инновацияләр икътисади кризистан чыгу өчен төп этәргеч булып тора, яңа сату базарларын яулауга, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүгә зур ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: