Шәһри Казан

“Процентсыз гына 3 миллион сум биреп торабыз. Поручителе – мөфти”

Милләттәшләребез яшәгән кайсы гына төбәккә күз салма, андагы дини һәм милли чаралар җирле эшмәкәрләр ярдәмендә оештырыла. Бүген төп көчләр – алар. Эшмәкәрләр мәчетләр салуда актив катнашты, әмма мәдәният йортлары һәм мәгариф үзәкләре кебек объектларга әле өлгереп җитмәгәннәр, дигән фикердә Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров.  

– Хәзер безгә шул юнәлешне үстерергә кирәк. Хөкүмәт ярдәм итәргә әзер, тик аның өлеше монда азрак, бу законнар белән дә бәйле. Аерым татарлар өчен генә салганда үз көчебезгә генә таяна алабыз. Инде булган мәгариф һәм мәдәният үзәкләре эшләп китсен өчен дә эшмәкәрләр тырышлыгы кирәк. Безсез дөнья бармый. Әйе, бизнесыбыз үсә. Ә менә мәгариф һәм мәдәният ягыннан алай дип булмый. Хөкүмәт уйласын дисәк, ул бөтен халык турында уйлый. Безгә исә үзебезнең милләт турында кайгыртырга кирәк, – дип билгеләп үтте ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды кысаларында узган “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дискуссия мәйданчыгында. 

Бизнес вәкилләрен иҗтимагый тормышка җәлеп итү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Саха (Якутия) республикасының “Туган як” иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Хәлилов үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

Ул оешма белән 1997 елдан бирле җитәкчелек итә. Аның фикеренчә, милли чараларны оештыруда ярдәм итү өчен башкаларны җәлеп итүнең төп ысулы – башта үрнәкне үзең күрсәтү. 

– Аукционнарда катнашканда, татар фамилияле бизнесменнарны күреп алам да, аларны үзебезнең оешмага чакырам. Бервакыт яшь кенә бер егет белән сөйләшеп киттек. Ул шунда, сез Игорь Нәкыйповичмы әллә, дип сорады. Мин институтта укыганда сезнең йорт аша үтә һәм узган саен, нинди бай кеше яши монда дип уйлый идем, ди. Ул эшмәкәр булып формалашкан инде. Аңа кулны сузып, үзебезгә җәлеп итәргә генә кирәк. Килде, танышты, ярдәм итә башлады. Үзләренең татар булмаган дусларын да алып килде әле ул. Җәлеп итүгә килгәндә, Якутиягә караганда, Татарстанда белем алу абруйлырак. Балаңны алып кил, Татарстанга укырга җибәрәбез, дисәң, алар моңа сөенеп, оешма эшендә актив катнаша башлый. Син татар, булыш дип кенә булмый хәзер. Кызыктыру чаралары кирәк һәм ул гел матди яктан гына булырга тиеш дигән сүз түгел. Аның проблемасын хәл итәргә алынып, син үзеңә фикердәш табасың, – ди Игорь Хәлилов.  

Конгресс съездына атаклы меценат, Мәгарифне үстерү һәм мәдәнияткә ярдәм итү фондына нигез салучы Исмәгыйль Әхмәтов та чакырылган иде. 2011 елда ирекле мөстәкыйль шәхес тәрбияләү һәм аның гармонияле үсешен булдыруны максат итеп куйган Homo Harmonicus балалар мәктәбе ачкан. Мәктәпнең төп аермасы – чит телләрне фәкать 10 яшьтән генә укыта башлау. 

– Кайсы телдә сөйли, яза һәм укый аласың – төп тел шул була. Шуңа да 10 яшькә кадәр үз туган телеңдә укытырга кирәк. Аннары төп идеологиябез дә – җәмгыять өчен файдалы кеше булу һәм үзең эшли алганны үзең эшләү, чит кешедән нәрсәдер көтеп утырмау, – ди ул.  

Ринат Насыйров делегатларга менә шундый проектлар белән танышырга, шуны үрнәк итеп эшләргә кирәклеген ассызыклап үтте.

Реклама

Саратов өлкәсе төбәк милли-мәдәни татар автоном оешмасы рәисе Мөхәммәд Мадьяров татар эшмәкәрләренең җирле мәктәп, балалар бакчаларына булышлык күрсәтүләрен, хәзерге вакытта заманча балалар мәйданчыгын эшләүләрен сөйләп үтте.  Болардан кала көрәш федерациясен оештырганнар. Үзләренең “Алга” дип аталган спорт залын ачканнар. 

– Үз эшен ачарга теләгән милләттәшләребезне җитештерү бинасы белән тәэмин итәргә тырышабыз, аларга административ киртәләрне үтеп чыгарга булышлык күрсәтәбез. Фермерларга грант алуда ярдәм итәбез, – диде ул. 

Россия төбәкләрендәге эшмәкәрләргә берләшү өчен исә бөтен җитештерүчеләрнең бердәм базасын булдырырга кирәк дигән тәкъдим җиткерде. Теге яки бу татар эшмәкәренең нинди продукт җитештерүен белеп торыр идек, ди ул. 

Татар иганәчесе дигән проект булдыру, әйтик, аның медален бирә башлау, “ТНВ” телеканалында иганәчеләр турында репортажлар төшерү стимул тудырыр иде дигән фикер дә яңгырады. 

Сүз уңаеннан Төмән вәкиле Ринат Насыйров үз өлкәләрендәге «Бәрәкәт» хәйрия фонды эше белән таныштырды.

– Квартал саен фондта якынча 10 миллион сум акча җыелып бара. Ул акчаның 500 меңгә кадәрге суммасы яңа эш башлаучы бизнесменга грант ярдәме булып тора. Ул акчаны күпмедер елдан кайтарырга тиеш була. 3 миллион сум да биреп торабыз, анысы да процентсыз гына. Поручителе имам яки мөфти була. Мондый фондлар акрынлап башка төбәкләрдә дә барлыкка килер дип өметләнбез. Үзебезнең татар егетләренә эш башларга ярдәм итәргә тиешбез, – диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: