16+

Роботлар Казанга килә

Казанда 20-22 июньнәрдә Теннис академиясендә робототехника буенча Россиякүләм олимпиада үткәрелә.

Роботлар Казанга килә

Казанда 20-22 июньнәрдә Теннис академиясендә робототехника буенча Россиякүләм олимпиада үткәрелә.

Сабый дөньяга аваз салып, күпмедер акыл утыртуга ук, нәрсәдер ясарга омтыла башлый. Мәктәп елларында бу сәләт тагын да киңрәк ачыла. Нәкъ шушы вакытта баланың омтылышын күреп алып, үсендереп җибәрү мөһим.
Бүгенге чор балалары 30-40 ел элеккегеләр кебек очкычлар, кораблар макетлары, курчаклар ясау белән генә чикләнми. Замана яшьләрен инде югары технологияләр кызыксындыра. Мәскәүдә 2002 елның 2 декабрендә Яңа технологияләр институты, Мәгълүмати технологияләр үзәге һәм «LEGO Education» тарафыннан мәктәп укучылары иҗат иткән роботларга ярыш-конкурс оештырыла. Корея роботлар бәйгесе кагыйдәләре нигезендәге әлеге чарада ул вакытта Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан 15 команда ярышкан. 2008 елда Word Robot Olympiad (WRO) Дөньякүләм олимпиадасының Россия этабында инде 80 команда катнашкан.
Быел WRO Бөтендөнья этабы 21-23 ноябрьләрдә Россиянең Сочи шәһәрендә узачак. Россиянең Мәгариф, Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыклары, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары ярдәмендә Word Robot олимпиадасының Россия этабы тәүге мәртәбә Казанда үткәрелә. Моңа кадәр робототехника буенча Россиякүләм Олимпиада Мәскәүдә генә уздырыла иде. Башкалага илебезнең 41 төбәгеннән һәм Казахстаннан 400 команда киләчәк. Кырымнан да команда катнашуы сөенечле күренеш. Иң тәэсирле (эмоциональ) дип бәяләнгән робот Теспиан да Казанга китереләчәк. Әлеге робот-андроид шигырьләр сөйли, җырлар башкара, театрда уйный ала.
Роботларны Теннис академиясендә 21 июньдә 15.30-19.30 сәгатьләрдә, 22 июньдә 10.00-13.00 һәм 15.00-16.30 сәгатьләрдә карарга мөмкин. Адресы: Оренбург тракты, 101.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading