Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә "Татфондбанк" клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү чараларын булдырырга йөкләмә бирде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Бу ярдәм кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренә ярдәм итү программасы кысаларында да күрсәтеләчәк.
- Күрсәтелгән чаралар беренче чиратта кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлеген тотрыкландыруга һәм алар үзләренең хуҗалык эшләрен дәвам итүгә юнәлдереләчәк, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар