Шәһри Казан

Рубль көчсезләнәме, әллә валюта ныгыймы?

Бу җәйдә Россиядә доллар курсы - 33 сум, евро курсы исә 44 сум чиген узды. Бу рубльнең көчсезләнүеме, әллә инде валютаның ныгуымы? Экспертларның фикерләре төрле.

Реклама

РФ финанс министры Антон Силуанов рубль курсының тирбәлүен җитди төшү дип санамый. «Җитди көчсезләнү турында сүз бармый, рубль чагыштырмача тотрыклы тора», - дигән фикердә ул. Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов та, рубльнең көчсезләнү тенденциясе күзәтелми, дип раслый. «Әгәр рубль курсы динамикасын башка валюталар курсы динамикасы белән чагыштырабыз икән, кайбер валюталарның долларга карата күтәрелүен, кайберләренең төшүен күрәбез. Ә рубль нәкъ уртада тора», - дип искәртә Швецов. Аның белдерүенчә, соңгы арада милли валютабызның долларга карата курсы төшүе тирбәлү генә, аны тенденция дип карарга ярамый.
Финанс министры урынбасары Сергей Сторчак исә мондый сикерешләрне (БРИК илләре валюталарында да шундый ук хәл күзәтелә), бу рубльнең позицияләреннән чигенүе түгел, ә доллар белән евроның ныгуы, дип бәяли. Мәскәү халыкара валюта ассоциациясе президенты Алексей Мамонтов искәрткәнчә, монда Европа һәм АКШ икътисадының авыр чордан чыга башлавы роль уйнаган булса кирәк. «Европада кризис артта калды, АКШ та үзен яхшырак хис итә башлады. Алар башка болай гына акча бастырып чыгармаячакларын белдерде. Ә бу - базар өчен яхшы сигнал. Шуңа да инвесторлар валюталарда инвестицияләүгә омтыла. Бу доллар белән евроның күтәрелүенә китерде», - дип аңлата ул. Аның фикеренчә, рубль тагын да очсызланыр иде, тик спекулянтларның аның белән кызыксынуы кимемәгән. Чөнки нефтьнең бер барреле элеккечә шактый кыйммәт - 110 доллар тора. Ә рубль нефтькә бәйләнгән.
Россия фәннәр академиясенең Икътисад институты вәкиле Борис Хейфец, рубль курсы төшүгә башка факторлар да йогынты ясады, дип саный. «Россия бюджет үтәлешендә кыенлык кичерә. Хөкүмәт, чыгымнарны киметеп, керемнәрне үстерү юлларын карарга тиеш иде. Ул анысын да, монысын да эшли алмый. Бары бер юл - салмак кына рубльне көчсезләндерү кала», - ди ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: