16+

Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеге хезмәт хакы үсешеннән 2 тапкырга калыша

Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеген ике тапкырга арттыру ниятләнелә. Бу ел башында шушы ниятне тормышка ашыруның финанс инструментларын күздә тоткан мөһим килешүгә кул куелды. Документ, «2013-2016 елларда Татарстанның машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» программасы кысаларында, ТР Хөкүмәте белән Россия Саклык банкы арасында имзаланды. 2012 ел йомгаклары буенча, Татарстан...

Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеге хезмәт хакы үсешеннән 2 тапкырга калыша

Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеген ике тапкырга арттыру ниятләнелә. Бу ел башында шушы ниятне тормышка ашыруның финанс инструментларын күздә тоткан мөһим килешүгә кул куелды. Документ, «2013-2016 елларда Татарстанның машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» программасы кысаларында, ТР Хөкүмәте белән Россия Саклык банкы арасында имзаланды. 2012 ел йомгаклары буенча, Татарстан...

Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеген ике тапкырга арттыру ниятләнелә. Бу ел башында шушы ниятне тормышка ашыруның финанс инструментларын күздә тоткан мөһим килешүгә кул куелды. Документ, «2013-2016 елларда Татарстанның машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» программасы кысаларында, ТР Хөкүмәте белән Россия Саклык банкы арасында имзаланды.
2012 ел йомгаклары буенча, Татарстан тулай төбәк продукты күләме буенча илдә - бишенче, сәнәгатьтә җитештерү күләме буенча алтынчы, төп капиталга җә­леп ителгән инвестицияләр күләме буенча - дүртенче, авыл хуҗалыгында җитештерү күләмнәре буенча өченче урынны алып тора. Ә менә тагын бер макроикъ­тисади күрсәткеч - хезмәт җитештерүчәнлеге буенча хәлләр мактанырлык түгел. Сумнарга күчергәндә, бер кешегә туры килгән хезмәт җитештерүчәнлеге узган ел уртача 760 мең сумга арткан. Бу аз. Бүгенгә әле бездә хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше темплары хезмәт хакы үсешенекеннән 2 тапкырга калыша. Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белдергәнчә, былтыр республикада реаль хезмәт хакы 11 процентка үссә, хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше 6,4 процент кына булган. Министр моның сәбәбен сә­нәгать предприятиеләре үсешендәге системалы проблемаларга бәйләп аңлатты. Предприятиеләрдә җиһазлар искергән, җитештерү чыгымнары югары, алдынгы технологияләр буенча югары квалификацияле кадрлар, фән һәм производство интеграциясе җитми. Профильле вузларыбызга да сәнәгать ихтыяҗларына һәм заман реалийларына җавап биргән белгечләр әзерләү буенча сораулар бар. Предприятиеләребездә нәтиҗәлелекне һәм конкурентлыкка сәләтне тикшергән экспертлар игътибарны хезмәт процессларының рациональ оештырылмавы һәм җиһазларны алмаштыруга, производстволарга яңа технологияләр кертүгә финанслар җитмәүгә юнәлтә. Бүген көндәшлеккә сәләтле булып калу өчен, республика предприятиеләренә продукциянең үзкыйммәтен киметүгә ориентлашу гына җитмәячәк, дип саный ТР Премьер-министры урын­басары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов. Аның искәртүенчә, безнең җитештерүчеләргә продукциянең сыйфатын тагын да яхшыртырга һәм җитештерү күләмнәрен арттыруны кайгыртырга кирәк. Моны тормышка ашыруда алдынгы идарә технологияләре, җитештерү куәтләрен модернизацияләү, хезмәт җитештерүчәнлеген интенсив үс­терү булышлык итәргә тиеш. Министр сүзләренә караганда, хезмәт җитештерүчәнлеге белән хезмәт хакы арасындагы пропорция бозылу тенденциясе алга таба сакланганда, ул җитештерүнең конкурентлыкка сәләте төшүгә китерәчәк. Ә хәзерге ВТО шартларында моңа юл куярга ярамый. Равил Зарипов, бүген көн­дәшлекне күтәрү чаралары күрелүен ассызыклап, инвестиция проектларының, предприятиеләрнең үз акчалары хисабына һәм читтән инвестицияләр җәлеп итеп производствоны модернизацияләве бу бурычны хәл итәргә булышуын җиткерде. Узган ел сә­нәгатьтә төп капиталга җәлеп ителгән инвестиция­ләр күләме 190 млрд сумнан артып киткән. РФ Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисади үсеш министрлыклары ярдәмендә 2012 елда федераль максатчан программалар кысаларында 5 млрд сумлык финанслар җәлеп ителгән. «Быел бурыч - федераль казнадан финанслар җәлеп итү буенча ирешелгән кү­ләмне саклау», - ди министр. Соңгы елларда республикада кулланылучы алдынгы «Сакчыл җитештерү» технологияләре дә хезмәт җитештерүчәнлеген кү­тәрүгә өлеш кертә. Аларны бүген Татарстанның 130дан артык предприятиесе куллана. Алдагы елларда Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдә күп­тән түгел кабул ителгән «2013-2016 елларда Татарстанның машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» программасына зур өметләр баглана. Аның максаты - хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү белән бергә, югары җитештерүчәнлекле эш урыннары санын да арттыру. Дөрес, әлегә икътисадның ике нигез секторы турында гына сүз бара. Программаны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе алга таба икътисадның башка тармакларына да таратылачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүнең бюджет тармагына да кагылырга тиешлеген ассызыклады. «Билгеле, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү эштә чәй эчәргә яратучылар арасында популяр була алмый. Чәй эчәргә кирәк, ләкин башка вакытта. Бүген исә базар шундый: син көндәшлеккә сәләтле булмыйсың икән, бернәрсәгә дә ирешә алм­ыйсың, бүген икътисадның конкурентлыкка сәләтен күтәрү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча нәтиҗәле эшләргә тиешбез», - ди Президент.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading