Татарстан Россия төбәкләре арасында туризм өлкәсендә иң алга киткән төбәкләрнең берсе санала. Республикада туристлар агымы үсте, туристлык инфраструктурасы яхшырды, операторлар саны артты. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясенең 2015 елдагы эшенә нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында комитет җитәкчесе Сергей Иванов шулай дип белдерде.
- Ел саен туристлар агымы уртача 12,1 процентка артып бара. Узган елны туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 10535,6 миллион сумны тәшкил итте. Турист Татарстанда калдырган 1 сум акчаның 43 тиене республика бюджетына керә. Бу - зур сан, - дип ассызыклады комитет җитәкчесе.
Татарстанга иң күбе Төркия (14968), Кытай (6343), Германия (6191), АКШ (2750), Франциядән (2264) киләләр. Туристлар арасында Казан Кремле популяр булып кала бирә. Анда узган елны 2 107 225 кеше булган. Болгарда - 349 765, Зөядә 261 418 кешене кабул иткәннәр.
Кунакларны «Цезарь» салаты белән генә сыйлап булмый
Республикада, «Татарстан - туристлар өчен иң яхшысы» программасы кысаларында, «Турист портреты» дигән проект эшләнгән. Анда 8 215 респондент катнашкан.
- Сораштырулардан күренгәнчә, аларның 72 проценты - Татарстанга беренче тапкыр килүчеләр. Туристларның күбесе гаиләләре яки дуслары белән бергә килгән. Аларның иң яраткан транспорт чарасы - поезд. Кунаклар, гадәттә, бездә ике-өч көн тора. Туристларның 40 проценты Казан турында телевизордан ишетүләрен әйткән, 73 проценты Казанга кабат әйләнеп кайтырга теләвен дә җиткергән. Сораштырудан күренгәнчә, безгә җәй көне күбесенчә яшьләр, көз көне урта яшьләрдәгеләр, Яңа ел каникулларында 46-60 яшендәге туристлар килгән. Алар арасында күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итә, - дип хәбәр итте Татарстан туризмын үстерү үзәге директоры Оксана Саргина.
Аның сүзләренчә, туристларга хезмәт күрсәтү сыйфатын әле яхшыртасы бар.
- Кунакханәләрдә интернетка бушлай тоташу мөмкинлеген арттырырга кирәк. Чит ил кешесе өчен иң кулай аралашу чарасы - Wi-Fi. Туклану урыннарында менюларны төрләндерәсе бар. Кунакларны «Цезарь» салаты белән генә сыйлап булмый. Алар монда татар, рус кухнясы белән танышырга тели. Милли ризыкларны күбрәк тәкъдим итәсе иде. Кунакханә персоналлары чит телләрне яхшы үзләштерергә тиеш. Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар булдыру зарур. Әлеге уңайдан Татарстан туристлык тармагына аерым стандарт һәм таләпләр булдырырга кирәк, - диде ул.
Шифаханәләрдә 150 мең кеше ял иткән
Татарстанда барысы 45 шифаханә-курорт учреждениесе эшли. Узган елны аларда 150 мең кеше ял иткән. 2014 ел белән чагыштырганда, шифаханәгә килүчеләрнең саны 6,6 процентка арткан.
- Шифаханәдә ял итүнең уртача чегы - 21 мең сум, - дип сөйләде «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе башкарма директоры Евгений Павлович.
Туристларны Алабуга белән Тәтеш тә җәлеп итә
- Нефть химиясе, «Камаз»лар, очкычлар төзелеше белән танылган республикада туризм дигән мөстәкыйль тармак барлыкка килер дип уйламаган да идек. Казан, Болгар, Зөягә туристлар күп килә. Алабуга да ныклап тотынды бу эшкә. Тәтеш районы узган ел 52 туристлар теплоходын кабул иткән. Экотуризм да популярлаша бара, - диде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, туризм тармагы эшчәнлегенә югары бәя биреп. Шул ук вакытта ул комитет алдына яңа бурычлар да билгеләде.
- Туристлык өлкәсендә хезмәт күрсәтүче белгечләр әзерләргә, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән элемтәләр булдырырга кирәк. Сабан туйлары бик күп төбәк-илләрдә уза, шуны республиканың туризм тармагы белән таныштыру мәйданчыгы итәргә була, - диде хөкүмәт җитәкчесе.
Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов исә киләчәктә республикада медицина, мәгариф, автомобиль туризмын булдырырга кирәклеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар