Шәһри Казан

Җылылык бәясе җанны «өшетә»

Бер гигакалорий җылылык өчен 638 сум түләгән булсак, беренче сентябрьдән ул 1278 сумны тәшкил итәчәк.

Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Премьер-министры Илдар Халиков белдергәнчә, энергияне «Казэнерго»дан алган Казанның кайбер микрорайоннарындагы, шулай ук энергетика тармагына инвесторлар килгән Баулы, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Менделеевск шәһәрләрендәге кебек, башкалардан да җылылыкның чын хакы түләттереләчәк.
Хөкүмәт халыкның тормыш дәрәҗәсен кисәк төшермәү максатында, аралаш субсидияләү чарасы кулланды. Ягъни халык файдаланган энергия бәясенең бер күләмен предприятиеләр түләде. Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң, мәсьәлә кискенләште.
- Күрше-тирә республикалар һәм өлкәләр аны күптән хәл иткәннәр иде инде. Мәсәлән, Ижевскида яшәүчеләр җылылык өчен, безнекеләр белән чагыштырганда - 2,5, Йошкар-Олада - 2,1, Самарада - 2,1, Түбән Новгородта 1,3 тапкыр күбрәк түлиләр. Җылылык белән тәэмин итү турындагы федераль закон 2011 елның 1 гыйнварыннан аралаш субсидияләүне тыйса да, без аны кичектереп килдек. Инде бүтән чигенерлек чама калмады. Ләкин әлеге адым матди яктан начар тәэмин ителгән катлауларны кинәт кенә авыр хәлдә калдырырга тиеш түгел, - диде Илдар Халиков.
Өлешчә субсидияләү әле тагын 3 ел сакланачак. Күчеш чоры өчен республика бюджетыннан 6 миллиард сум акча кирәк булачак. Ташламалы исемлеккә эләгү өчен гаиләнең торак хәле турындагы мәгълүмат һәм гаилә әгъзаларының табышы хакындагы белешмә зарур.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: