16+

Алты телне камил белүче Фәрһад Фаткуллин: «Итальянча төшләр күрә башлаган идем»

Тел – белем ачкычы, акылның баскычы, диләр. Кешелекнең гасырлар дәвамында туп­ланган белеме һәм тәҗрибәсе, дөнья мәдәнияте белән бары тик тел аша гына танышып була.

Алты телне камил белүче Фәрһад Фаткуллин: «Итальянча төшләр күрә башлаган идем»

Тел – белем ачкычы, акылның баскычы, диләр. Кешелекнең гасырлар дәвамында туп­ланган белеме һәм тәҗрибәсе, дөнья мәдәнияте белән бары тик тел аша гына танышып була.

Ни хәтле күбрәк телләр беләбез, без әлеге юлны шул хәтле тизрәк таба алабыз. Фәрһад ФАТКУЛЛИН – бу юлдан ныклы адымнар белән алга атлаучы, ул – алты телне камил белүче.

– Фәрһад, синең бик күп телләрне белгәнең мәгълүм, бу хакта бер әңгәмәдә әйткән идең. Телләрне өйрәнүгә омтылыш нәрсәдән башланып китте? Бәлки бу гаиләдән, нәселдән киләдер?
– Әти-әниләрем – инженерлар, ә мин ул юнәлешне сайламадым. Алар миңа: «90нчы елларда инженерларга бик авыр булды, икътисад яки башка юнәлешне сайла», – дип киңәш бирделәр. Нәтиҗәдә, мин тәрҗемәче булдым, әмма мондый теләк юк иде. Татарча белсәм дә, дөресен әйтим, практик яктан кирәксенми идем. Шәһәрдә туып-­үстем, шулай ук минем әти-әни дә, әби-бабай да Казанныкылар. Казанга күченгән бөек әби-бабамнарның туган авыллары исемнәрен генә беләм, бу хакта Википедия­дәге шәхси битемә яздым – анда нәсел җеп­ләре күрсәтелгән: алар – Буа (Бик-Үти), Кама Тамагы (Каратал), Яшел Үзән (Күгәй) һәм Балык Бистәсе (Яңасала) районнарыннан. Әти-­әниемнән сорашып, аларны таптым, ләкин үземнең әлегә ул авылларда булганым юк. Мельбурнда өч тапкыр булдым, Нью-Йорк яки Бангкогка баруларымның исәбен белмим, шулай ук Африка, Һиндстан, Канада, Көньяк Америка, Европада бик күп тапкырлар булдым, ә менә Әлмәттә ике-өч тапкыр берничә сәгать кенә булырга туры килде. Белемгә омтылыш бабаларымнан ук килә. Бик-Үтиле бабам, Беренче Бөтен­дөнья сугышыннан кайткач, гаиләсен Казанга күчергән. Биредә рус телле газеталар ярдәмендә, русча укырга өйрәнгән, балалары да рус телен һәм заманча техник һөнәрләрен яхшырак үзләштерсеннәр өчен, аларны техникумда укыткан.

– Күп тел белгән саен, яңасын өйрәнү җиңелрәк, диләр. Аралашудан тыш, күп телне белү кешегә тагын ничек ярдәм итә?
– Һәрбер яңа телне өйрәнү ул – дөньяга яңа призма, яңа күзлек аша карау. Телләрне күбрәк белгән саен, дөньяны күбрәк ачасың. Бер телне белүчене – суда йөзгән балык, икенче телне һавадагы кош белән чагыштырсак, аларны бер-берсенең мохите белән таныш булмаган, бер-берсен аңламаган хайван дип күрү урынлы. Икесен дә белгәндә, тел ярдәмендә һәркайсы башка мәдәният белән таныша, аның тормышы тотрыклана, ул инде чикләнгән шаблоннар буен­ча гына фикер йөртми. Берничә телне белүче, яңадан-яңа мохитләргә килеп кергәндә югалып калмый – тизрәк ияләшә.

Мин, татарчадан тыш, биш телдә уйлыйм һәм сөйләшәм: рус, француз, инглиз, төрек һәм италь­ян. Озак еллар хезмәттәшлек иткән бер клиентта документларның күп өлеше итальян телендә иде. Өйгә бер кочак китаплар алып кайтып, бер җәй дәвамында иртәдән кичкә кадәр өйдә яки бакчада аларны кычкырып укып, телне шомарттым. Ул шул дәрәҗәгә барып җитте, хәтта итальянча төшләр күрә башлаган идем. Аның хәзер бик кирәге дә юк, бер тапкыр гына «Иннополис» университетына итальян белгече килгәч, ул, кызык өчен, үз телендә IT иминлеге буенча лекция укыды, мин тәрҗемә итеп бардым. Ә, гадәттә, ул кирәкми, чөнки рус һәм инглиз теле бар.

– Ә чит телне үзлегеннән өйрәнергә теләүчеләргә, сөйләшә алыр­лык дәрәҗәдә белү өчен, күпме ва­кыт кирәк һәм нәрсәдән башларга?
– Менә кеше, мәсәлән, татар һәм рус телен белә. Аларны онытмас өчен нәрсә эшли? Һәркөнне бу телдә сөйләшә, яза, уйлый. Өченче телне үзләштерергә теләүче шуңа охшаш күнегүләр программасы булдырып, дәвамлы килеш, һәркөнне шул юнәлештә эшли. Радио тыңлый, китап укый, кабатлый, язарга тырыша. Сөйләшмичә һәм язмыйча, пассив тыңлау һәм уку белән генә чикләнеп телне үзләштерү һәм саклау мөмкин түгел – үзеңнең регуляр килеш контент тудыру практик тәҗрибәсе мәҗбүри. Бүген, мәсәлән, минем француз һәм татар телләре көне. Урамда булганда яки менә бу очрашуга килгәндә өйдән чык­кач, француз телендә сөйли торган радионы тыңлыйм һәм шуны, күңелдән, татарчага тәрҗемә итәм. Кичә төрек һәм итальян телләре көне иде. Өйрәнә башлаганда, сез аны тыңлыйсыз да кабатлыйсыз, башта үзегезне тыңларга өйрәтәсез. Бу – баланы сөйләшергә өйрәткән кебек, ул бит әүвәл сүзләрне генә истә калдыра, сөйли алмый, аннары сезнең арттан кабатлый башлый.

– Күп телне белеп, уйлап, иркен сөйләшә алгач, иртән уянып киткәч, автомат рәвештә, телләрне буташтырып сөйләшә башлаганың юкмы?
– Элек булгалый иде мондый хәлләр. Ләкин системага керткән идем мин аны. Кайвакытта кыланып кына башка телдә сөйли башлыйм. Кеше ни өчен, бер телдә сөйләгәндә, чит сүзләр кыстырып җибәрә? Әйтәсе килгән фикерне җиткерү өчен, актив сүз байлыгы җитеп бетмәгәндә, кирәк булган төшенчәне белдерә торган сүзне икенче телдән алып куша. Бер тапкыр Президентка төрекчәдән татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итәргә туры килгән иде. Яңа консул: «Без – кардәш халык, мин Президентның татарча сөйләшүен телим, ә үзем төрекчә сөйлим», – ди. «Мин төрекчә сөйләшәм, әмма сезнең дәрәҗәдә белмим», – дигәч, ул, миңа: «Курыкма, белмәгәннәрен инглизчәдән кушып җибәрә аласың», – дигән иде. Бу бөтен телләрдә дә шулай, кеше шул бушлыкны тутыра.

– Хәзер элеккеге сүзләр яңадан кайта, чит сүзләр тәрҗемә ителә. Әмма төрлесе төрлечә тәрҗемә итә һәм радио-телевидение, басма матбугат, кайбер зыялылар – бер телдә, ә халык көндәлек тормышта башка телдә сөйләшә. Кирәкмәгән эш белән шөгыльләнмибезме?
– Мин – тәрҗемәче, синхрон яки эзлекле сөйләм тәрҗемәчесе. Конференцияләрдә, наушниклар киеп, кабинкада утырам һәм синхрон тәрҗемә ясап барам. Күпчелек инглиз яки рус телләрендә. Инглиз теле бөтендөнья аралашу өчен кулланылган ысул булса, русчасы инде – элеккеге Россия империясе халык­ларының бер-берсе белән аралашуда кулланылган региональ эш теле. Минем төп максат – кешеләрнең бер-берсен аңлау мәсьәләсен кайгырту. Сүзен-сүзгә генә тәрҗемә итсәң, алар бер-берсен аңламас­ка да мөмкин. Ә тел чис­талыгы мәсьәләсенә килгәндә, тел яңарышы белән шөгыльләнүчеләр әйтүенчә, бу сораулар кайвакыт яңарыш мәсьәләләренә каршы килә. Ягъни, йә сез телне яшәтәсез һәм аны җәелдерәсез (электрон вариантта эшләсен, кешеләр смартфоннарда куллансын һәм аңласын өчен), йә борынгы тамырларга кайту дип уйлап, бүгенге ясалма тел рәвешенә китерәсез. Нәтиҗәдә, арбаны ат алдына куймас өчен, әүвәл телнең кулланышы турында кайгыртырга, аннан соң акрынлап башка сүзләрне кертеп була. Без Википедиядә язганда да бу өлкәдә бәхәсләр була. Кайберәүләр борынгы тамырларга кайту яклы, икенчеләре электрон энциклопедиянең асылына ишарә итеп, аның өчен беренчел максат – халык кулланган сүзләр белән язылган уңайлы практик белешмәлек булырга тиешлегенә өстенлек бирә. Тора-бара, 10, 50 яки 100 елдан соң, теге яки бу термин өчен кайсы бирка хәерлерәк икәнен халык үзе хәл итәр. Иң әһәмиятлесе – булганын сакласын, аралашсын, язып торсын. Борынгы тамырларга кайтуны түргә кую телне бүген һәм киләчәктә яшәтүгә һич ярдәм итми, бу минем фикер генә түгел – халыкара дәрәҗәдә практик яңарыш лингвистикасы белән шөгыльләнүче абруйлы галимнәрнең төрле тикшеренүләр нәтиҗәсеннән чыгып шулай әйтәм.

Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X