Википедия – көн саен миллионлаган кеше мөрәҗәгать итүче электрон энциклопедия. Быел россиялеләрдән беренче буларак «Ел википедиячесе» исеменә лаек булган Фәрһад Фаткуллин фикеренчә, әлеге электрон энциклопедия – кирәкле мәгълүматны бирү өстенә, телне яшәтергә, тулаем милләтне сакларга да ярдәм итә алучы чыганак.
– Фәрһад, Википедия электрон энциклопедиясе белән танышуың кайчан башланды һәм нәрсәдән чыгып бу өлкәдә эшләргә булдың?
– Беренче үзгәртүләр 2009 ел азагында булды. Ә 2012 елдан һәркөнне кереп, нәрсәдер яза башладым. Википедия ул – хобби. Ул акча китерми, ә вакытны ала. Башкалар компьютер уеннары уйный йә булмаса социаль челтәрләрдә вакыт уздыра, ә мин үземә акыллырак, файдалырак шөгыль таптым. Бу минем татар телемне камилләштерергә бик нык ярдәм итә. Әлеге эш белән шөгыльләнә башлаганчы, татарча язуым да, сөйләшү дәрәҗәсе дә башкача иде. Әби-бабай, әти-әниләрнең телне сакларга кирәк дигәннәреннән генә азмы-күпме патриотик дәрәҗәдә телне сакларга, үстерергә тырыштым. Тәрҗемәче буларак, идеологик стереотиплар калмады. 2000 елдан башлап кемнәр белән генә эшләргә туры килмәде. Әмма кайчандыр ышанган, мин уйлаган әйберләр берчак чәлпәрәмә килде. Тормыш, иртәме-соңмы, һәр нәрсәне үз урынына куя. Википедиягә килүемә сәбәпче – миндә татар теленә мохтаҗлык булуы һәм ул аның аркасында яши.
Мин гел хәрәкәттә, татар дөньясы яңалыклары белән танышып барырга вакыт юк, чөнки һәр проект саен яңа имтихан. Шуның өчен йә радио, йә башка бер кызыклы әйбер кирәк. Мин Википедияне таптым. Тәүлек буена эшли торган радио юк, миңа аның музыкасы кирәкми, фән һәм тормыш турында сөйләүчесе булмаганга, мин электрон энциклопедияне сайладым.
– Телне камилләштерүдә Википедия ничек ярдәм итә ала?
– Ул миңа укуда гына түгел, язуда да бик нык ярдәм итте, төзәткәндә, үз фикереңне белдергәндә уйлыйсың, кирәкле сүзләрне эзлисең. Шул рәвешле, нинди сүзне кайда кулланылганына төшенәсең. Нәтиҗәдә, мин татарча сөйләшкәндә башка телләр белән бутамыйм.
Мөмкинлеге булган һәркем Википедиягә кереп, үзенең гыйлемен башкалар белән бүлешеп, аны мең елларга калдыра ала. Статистика буенча, соңгы айда 70ләп кеше язды, аларның карашы төрле. Минем уйлавымча, ничек кенә булмасын, алар язсын, чөнки татар телендә энциклопедик контент юк дәрәҗәсендә. Аларның хаталы язулары да куркытмый, үз үрнәгемдә әйтә алам: башлап киткәндә, мин дә шундый идем, ә бүген менә, күрәсез, татарча рәхәтләнеп сөйләшеп утырам. Моның сәбәбе – язу, кызыксыну.
– Википедиягә теләге булган һәркем кереп нәрсә дә булса яза ала. Күбесе белгеч түгел, белгечләрнең анда утырырга вакыты да юк, ә мәгълүматлар һәрчак дөрес булмаска да мөмкин.
– Ә сез Википедиядә мәгълүматның дөреслегенә ышанмагыз. Бу хакта бит анда әйтелгән. Ул бернәрсәнең дә дөреслегенә гарантия бирми, хәтта инглиз телендә дә. Югыйсә инглиз телендә аңа тиңе булган башка энциклопедия күптән юк инде. Медицина өлкәсендә бернинди киңәш бирми, андагы мәгълүматка гына ышанырга кирәкми, табибларга мөрәҗәгать итегез дип язылган. Медицинага килгәндә, АКШ, Бөекбритания, Австралия илләренең Сәламәтлек саклау министрлыкларының сайтларына, абруйлы журналларга караганда да Википедиядән күбрәк укыйлар. Шунлыктан ул басмалар язмаларын электрон энциклопедиядә бастыра. Чөнки журналдагы язманы берничә йөз кеше укыса, Википедиядә аның белән миллионлаган кеше таныша. Ә дөреслеген тикшерүгә килгәндә, аеруча эре проектларда, инглиз, рус телендәгеләрен аны кешеләр үзләре тикшереп тора. Татар телендәгесен дә шулай, ләкин татарлар әлегә бик күп язмый. Миңа менә күптән түгел генә «Ел Википедиячесе» дигән исем бирелгәч, халык бераз кызыксына башлады. Никадәр күбрәк халыкны бу эшкә җәлеп итәбез, ул шулкадәр сыйфатлырак һәм татар теленең киләчәге иминлерәк булачак. Чөнки тикшеренүләр күрсәткәнчә, ниндидер халыкның иң популяр сайты электрон энциклопедия түгел һәм аның белән актив эшләмиләр икән, аның киләчәге юк. Яшь буын үзенә кирәкле мәгълүматны татар телендә таба алмаса, ул аны башка телдә эзли башлый һәм татар теле үсми.
– Википедия турында күбрәк сөйләнелә башлагач, аңа мөрәҗәгать итүчеләр артачак. Тел белән бәйле мәсьәләләр килеп тугач, ни өчен бу өлкәгә күбрәк игътибар бирелми? Галимнәр, тарихчылар үзләренең хезмәтләрен шунда урнаштырып, халыкка җиткерә алыр иде.
– Әмма Википедиянең чыннан нәрсә икәнен аңламыйча, галимнәр моңа әзер булмаячак. Алар анда адымнарын ясаса да, Википедия җәмгыяте моны кабул итмәячәк. Чөнки анда иерархия юк: син профессор йә дивана кагыйдәсе эшләми. Аның кагыйдәләре буенча язылмаса яки дәлилләнмәсә, әллә кайда Аргентинада яшәүче алты яшьлек малай ул хезмәтне кире кага ала.
– Алты яшьлек аргентиналы кире какмасын өчен, галим нинди кысалар эчендә эшләргә тиеш була инде? Нинди кагыйдәләр бар?
– Абруйлы чыганаклар кагыйдәсе бар. Нинди дә булса хәл турында язганда, мин шулай уйлыйм, хезмәтләрем шунда басылды дип түгел, ә башкалар да бу өлкәдә эшли дип, аларның хезмәтләренә сылтамалар бирү кирәк. Шулай ук тикшеренүчәнлек кагыйдәсе бар. Автор ниндидер чыганакларга таяна икән, аларның йә интернетта кайда тикшереп, йә кайсы да булса басмадан карап буласын күрсәтү мөһим. Ниндидер архив материалы кулланылса, энциклопедияне укыган кеше анда барып, шул материалны эзләп табарлык булырга тиеш. Әгәр болар күрсәтелмәсә, теге алты яшьлек бала, моңа ышанмыйм, дия ала һәм Википедия җәмгыяте аны хаклы дип табачак. Аннан соң, галимнәрнең язмаларын Википедиягә кыскача гына, халыкка аңлаешлы итеп язып, сылтамалар биреп урнаштырырга кирәк. Әгәр галимнәр хезмәтләрен монда гына урнаштыра башласа, безгә таяныч калмый.
– Димәк, Википедия өчен арадашчы кирәк?
– Алда әйткәнемчә, инглиз телле абруйлы медицина журналлары мисалында эшләп була. Википедиягә волонтерлар яза, ә галим үзе дә башкара ала бу эшне. Безгә бөтен халыкның хезмәттәшлеге кирәк. Википедиядәге мәгълүмат мең елларга калачак, моның өчен бөтен шартлар каралган. Җир йөзендә нинди генә хәлләр булмасын, электрон энциклопедия мәгълүматлары сакланып калачак, хәтта аның тулы күчермәсен 2019 елда Айга да җибәрәчәкләр һәм ул пластина 15 миллиард ел эчендә юк ителмәслек итеп эшләнгән. Галимнәр генә түгел, гади халык та бу системада катнаша алсын өчен, дөньяга бераз башкача карый башларга кирәк. Телне галимнәр генә яшәтә алмый.
– Википедия – энтузиастлар кулында, волонтерлар моннан бернинди матди файда алмый. Ул халыкка күбрәк таралсын, шул рәвешле халыкка күбрәк хезмәт итсен өчен, дәүләт тарафыннан ярдәм кирәкме?
– Ул бөтен дөньяда волонтерлар кулында. Әлбәттә, дәүләт ярдәм итә ала. Без инде ике министр белән очрашып сөйләштек, алар үзләре чакырды. Ничек без моны Татарстан һәм татар халкы өчен үстерә алабыз дигән сорау куелды. Беренчедән, бу хакта хәбәр итү, аның барлыгын белдерү кирәк. Бу уңайдан журналистлар, басмалар ярдәм итә. Әлеге энциклопедиянең халык тарафыннан язылганлыгын, бу эштә һәркем катнаша алганлыгын аңлату мөһим. Ә дәүләт системасы ярдәменә килсәк, әлеге эшчәнлектә катнашуны популярлаштыру өчен төрле бәйгеләр уздыруда, шул ук «Сәләт» мәктәбенә булышуда, семинарлар оештыруда катнаша алалар. Әлегә моның өстендә эшлисе бар.
– Бу өлкәдә Татарстан дәүләт дәрәҗәсендә Россиядә беренче буларак эш башларга җыенамы?
– Татарстан беренче буларак кызыксынып китте. Күрше дәүләтләрдән әрмәннәр бик актив эшли. Башкортстанда вики-әбиләр бар, алар да бик активлар. Күпме вакытыбызны юкка сарыф итеп социаль челтәрләрдә уздырганбыз, диләр, хәзер конференцияләр уздыралар, чыгышлар ясыйлар.
– Менә бу эшкә алынырга теләүче кеше нәрсәдән башлый ала?
– Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый. Теләсә нинди мәкаләне ачып, анда үзгәртүләр кертеп була. Аның өчен Википедиядә теркәлергә дә кирәкми. Теркәлә икән, аңа хәбәр калдыру өчен җайлы, без аңа ярдәм итә алабыз. Ә белмичә, нәрсәнедер бозып яки дөрес булмаган мәгълүмат калдыра, йә булмаса бөтенләй сызып ташлый икән, аны башлангыч вариантына кайтарып була. Боларны волонтерлар күзәтә һәм бөтенесе күренә. Моны хәтта теге Аргентинада яшәүче алты яшьлек малай да күрә ала.
– Халыкара исемне алганнан соң, тормышыңда нәрсә үзгәрде? Әңгәмәләр, очрашулардан тыш.
– Матбугат чаралары тарафыннан игътибар күп булды. Бу ике атна дәвам итте һәм хәзер тынды. Башка илләрдә волонтерларны таныту буенча эш алып барыла, Россиядә исә волонтерлык хәрәкәте һәм Викимедиа проектлары, аларның чыннан нәрсә икәне һәм әһәмияте турында белмиләр. Бездә рәхмәт яки бүләк өчен генә булмаган волонтерлык үсмәгән. Берәү башкаларга матур булсын өчен чәчәкләр үстерә, икенчесе халыкка җайлы булсын өчен электрон энциклопедия өстендә эшли. Менә мин шул эшне башкаручы. Элек мине тәрҗемәче генә дип беләләр иде, хәзер башка статуста очрашыйк дип чакыручылар да булды, горурлана башладылар.
– Күп телләрне белгәнлектән, Википедиягә башка телләрдә дә мәкаләләр язарга, тәрҗемә итәргә тәкъдимнәр буламы?
– Статистиканы карасак, мин адыгей телендә 400дән артык үзгәртү керттем, 800 үзгәртү – авар телендә, башкорт википедиясенә – 234, иң күбесе татарча, ул – 68 мең чамасы. Португал, испан, чечен, эрзя, мари, мукшы һәм башка бик күп телдәге википедияләргә дә үзгәртүләр кертелде, барлыгы – 117 мең, ничә телдә икәнен үзем дә белмим, минем хәтта шуны исәпләп утырырга да вакытым юк. Башка халыкларга да ярдәм итәм, мәсәлән, Карелиядә һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче вепс халкы. Алар дөньяда барлыгы 5700 кеше, бернинди телевидение-радиолары юк, Википедияләрендә 6 меңгә якын мәкалә урнаштырылган һәм алар моның белән бик горурланалар. Мин аларга булыштым, һәрбер волонтер нинди дә булса башка халыкларга ярдәм итә, минем андыйларның саны 15-20гә җыела. Менә сез әйткән бозарга теләүчеләр, ягъни вандаллар булган очракта, ясалма интеллект ярдәмгә килә, волонтерга хәбәр җиткерелә һәм ул анда кереп барысын да төзәтә. Һәм болар бөтенесе төп эштән бушагач эшләнә, беркемнән акча сорамыйча. Менә шулай яшибез.
Фото: Татар-информ
Комментарийлар