16+

Артур Исламов: «Иҗат белән дә акча эшләп була»

Алар гадәти генә дуэт түгел. Гомумән, татар эстрадасында һәм татар операсында да мондый дуэт юк. Артур Исламов һәм ­Эльза Заяри хакында сүзем.

Артур Исламов: «Иҗат белән дә акча эшләп була»

Алар гадәти генә дуэт түгел. Гомумән, татар эстрадасында һәм татар операсында да мондый дуэт юк. Артур Исламов һәм ­Эльза Заяри хакында сүзем.

Операда эстрада җыр­ларын башкаручыларны табып булмаса, эстрада артистлары арасында опера партияләрен башкара алырдай кешеләр бармы икән? Бу – икесе ике техника, ике юнәлеш. Җыр­чының организмы да, тавышы һәм сәләте дә җитәрлек дәрәҗәдә әзер булса гына, мондый адымга бара ала.

Тәмле торт сыман концерт

Исламовлар гаиләдә дә, сәхнәдә дә инде ун еллап бергә, әмма аларның икәүләп кенә эстрада концерты куйганы юк иде. Быел, ниһаять, тамашачы искиткеч зәвыклы, югары дәрәҗәле һәм тере тавышлы (хәзер моңа басым ясап яза башларбыз инде, юкса, күп җырчылар алай җыр­лауны онытып бара бит) концертны тамаша кылды.

– Ун ел дәвамында безнең өчен бик мөһим булган җырлар тупланды. Аларның иң әйбәтләрен генә сайлап алып, тамашачыга җиткерергә дигән уй йөри иде күңелдә. Әмма гастрольләргә йөрү һәм вакыт җитеп бетмәү аркасында, ул концерт була алмады. Быел менә без аны оештырырга булдык. Татарстанда бер артистның да мондый форматта эшләгәне юк, – дип билгеләп узды Артур Исламов үзе дә.
Җырчылар бу кичәдә оркестрга кушылып җырлады. Концертның алдан ук тере тавышлы булачагын кисәткәннәр иде.

– Без элеккеге традицияләрне саклап калып алга таба бару өчен, үсешне күрсәтүне максат итеп куйдык, – ди Артур.

Җырчылар бу максатларына ирешеп кенә калмый, күпләрнең кичәгә килгәндә булган өметләрен арттырып та үтәгәннәрдер әле. Бу – туйдагы тәмле торт төсле. Ул искиткеч тәмле, аның тәме авызда бик озакка кала, берничә елдан соң да онытылмаска мөмкин. Ләкин ул бик аз, чөнки кунаклар күп, ә торт бер генә. Шуңа да үз кисәгең тиз бетмәсен дип, аны ашауны озаккарак сузасы килә. Аңардан күзләр яна, күңелләр күтәрелә, тәнгә рәхәтлек иңә. Бу концерт та шундыйрак, тәмле торт кисәге кебек булды.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев хәтта социаль челтәрдәге сәхифәсендә бу уңайдан шигырь юллары язып калдырган:

«Концерт тыңлыйм. Ниләр әйтим Эльза белән Артурга?
Сезнең җырлардан күңелемнең офыклары яктыра,
Сезнең җырлар киләчәккә ышанычны арттыра».

Шагыйрь белән килешми мөмкин түгел. Алар – чыннан да, киләчәк җыр­чылары. Зәвыклы җырчылар!

«Халкыбыз сәнгатен үстерәсе килә»

Һәр ир-атка хас булганча, Артур әлеге дуэтта үзен әйдәп баручы дип саный. Әмма стилистик яктан җырларны матурлау Эльза җаваплылыгында икән.
– Концерт оештыру ул – бик авыр әйбер. Хәзер иҗат белән акча эш­ләүнең аермасы бар. Җырчылар арасында хәзерге вакытта бик аз кеше иҗат белән шөгыльләнә. Өч көнлек җыр, шигырьләр язып, сан өчен генә тиз арада 15 җыр яздырып, концертларга чыгып китәләр. Ул җырларның мәгънәләре дә, көе дә юк. Элек матур көйләр бар иде. 1990 елларны алсак та, алар – матур, җиңел, көйләп йөри торган җырлар. Бүген исә нишләптер шигырь язучыларның да, көй язучыларның да карашлары үзгәрде. Алар берничә нотаны язгалап куялар да, көе сүзләренә дә туры килми, аранжировка хакында әйтәсе дә юк, – дигән фикердә Артур Исламов.
Аның уйлавынча, иҗат ул – үз тавышыңа, образыңа туры килә торган текстлар табу, үз шагыйреңне, профессиональ шагыйрьне табу, үз композиторыңны эзләү. Әмма моның белән берәү дә шөгыльләнми, чөнки барысының да тиз генә акча эшлисе килә.

– Хәзер күп кеше акча эшли. Ә иҗат кая китеп бара? Иҗат турында берәү дә уйламый. Ә аннан соң, кайда безнең җырларыбыз, ни өчен шундый түбәнлеккә төшеп беттек, дибез. Проблемалар шуннан башлана. Без, иң беренче чиратта, иҗат белән шөгыльләнәбез. Үзебезгә хас булмаган җырларны беркайчан да җырламыйбыз. Профессионаллар белән генә эшлибез. Безнең планка шул һәм без аннан төшмибез. Халкыбыз сәнгатен күтәрәсебез килә. Әлбәттә, акчасыз булмый. Әмма иҗат белән дә акча эшләп була, – диде Артур Исламов.

– Төп эшебез – опера. Без – опера җырчылары. Ә опера җырчыларына җыр жанрында эшләү авыр бирелә. Без исә аны җырлый беләбез. Опера җырчыларын алсак, җыр жанрында эшләүчеләр, бәлки, Татарстанда без бердәнбердер. Без бер ай буе Европада «Кармен»ны җырладык. Ике-өч көн эчендә башка стилистикага күчеп эшләргә тиеш булабыз. Европада тавышыбыз белән залларны тутырып эшлибез. Хәзер тавышыбызны яңадан җыеп, җыр жанрына күчерер­гә тиеш. Бу профессиональ яктан бик авыр, аның өчен дөрес җыр мәктәбе булырга тиеш, – дип, тормыш иптәшенең сүзен хуплый Эльза да.

Артур Исламов татар эстрадасын күзәтмәүче тагын бер җырчы булып чыкты. Моның сәбәбен ул үзенә тыңларлык җырлар таба алмавы белән аңлата.
– Фонограммага җырлауны да кабул итә алмыйм. Бу – халыкны алдау. Кеше синең концертыңа билет алып килгән, ә син авыз ачып торасың... Ул сизелә, аның энергетикасы юк. Кайбер очракларда авырып китәргә мөмкинсең. Андый вакытта концертны күчерергә кирәк, – ди Артур.
Эльза исә, тавыш булмаганда җыр­ларга кирәк булудан да авыррак әйбер юк, ди.
– Тормышта төрле хәлләр була. Андый очракта концерттан баш тартырга яисә чыгышны җиңелрәк әсәргә алмаштырырга кирәк. Шулай ук көй яздырып, үз тавышың белән җырларга була. Бу да фонограмманың бер төре. Оркестрлар белән, яхшы аранжировкалар белән эшләргә мөмкин, – ди Эльза Заяри.
– Бу – Америкада, Англиядә поп артистлар өчен гадәти эш. Алар чын иҗатта. Бездә моның белән шөгыльләнүчеләр юк. Үзен хөрмәт иткән җырчы шуңа омтылырга тиеш, – дип тә өстәде Артур.

Сүз уңаеннан, Эльза Заяри ­Россия Президенты гранты ярдәмендә, Австриядә узачак концертта катнаша. Бу дәрәҗәгә илебездә бары тик дүрт җырчы гына лаек булган. Шуларның берсе – якташыбыз.
Артур да тамашачылары өчен яңалык әзерли. Тиздән ул яңа проектны тормышка ашырачак.

– Мин рок-проект әзерлим. Ул яңа төркем яисә сольный рок-проект булачак. Бу юлны дәвам итәсем килә. Без рок юнәлешен югалтырга тиеш түгел. Хәзер музыка нык үзгәрештә, мин ул үзгәрешләрне бик күзәтәм. Үзем шул уйларны җыеп, киләчәктә зур проект эшләргә максатым бар, – дип белдерде Артур Исламов.
«Бер сулышта» концерты башкалада бары бер көн генә күрсәтелде. Әмма аны күрми калганнар өчен артистлар программаны яз айларында да кабатларга ниятлиләр. Шуңа да зәвыклы музыка тыңларга теләүчеләргә язны көтәргә кала.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X