16+

Айдар Фәйзрахманов: «Күрсәтерлек байлыгыбыз бар бит»

Яңа, 81нче концерт сезонына Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе нинди планнар, ышанычлар белән керә. Бу хакта филармониянең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар ФӘйзрахманов белән сөйләштек.

Айдар Фәйзрахманов: «Күрсәтерлек байлыгыбыз бар бит»

Яңа, 81нче концерт сезонына Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе нинди планнар, ышанычлар белән керә. Бу хакта филармониянең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар ФӘйзрахманов белән сөйләштек.

– Без «сезон ачыла», «сезон ябыла» дип шартлы рәвештә генә әйтәбез. Барлык коллективлар да ел дәвамында, һәрвакыт эшләп торалар, – диде ул. – Ә инде сезонның беренче концерты Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының 25 еллык юбилеена багышланды. Бүгенге көндә халык уен кораллары оркестрының тамашачы, репертуар, ил һәм дөньякүләм танылган артистлар белән элемтәләр ягыннан кытлыгы юк. Бу, әлбәттә, Анатолий Иванович Шутиковның да, ул туплаган һәм чирек гасыр эчендә югары профессиональ биеклеккә җиткергән оркестрның да музыка дөньясында тоткан урынының гаять югары икәнлеге хакында сөйли.

Филармониядә дүрт иҗат коллективы эшли: халык уен кораллары дәүләт оркестры, бу сезонда яңа сәнгать җитәкчесе – танылган музыкант Сергей Васильев белән эшли башлаган Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармония әдәби-музыкаль лекторие бүлеге, минем җитәкчелектәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле. Һәр дүрт коллектив югары сәнгатьне, профессиональлекне алга сөрә. Татар филармониясе коллективларының концертларында бернинди зәвыксызлык, түбән сыйфатлы чыгышлар күрмәссез.

2019 елда Фольклор музыкасы ансамбле оешуга 20 ел тула. Бүген без, җиң сызганып, бик күп юнәлешләрдә эшлибез. Арада күңелемә иң якын булганы – мәктәп балалары алдында ясаган чыгышларыбыз. Аларны без «Фольклор ансамбленнән сәнгать дәресләре» дип атыйбыз. Әлеге эшне узган сезонда балаларыбызда милли сәнгатькә кызыксыну уята торган чара буларак башлап җибәргән идек. Быел Татарстанның тагын ун районында әлеге дәресләрне дәвам итәбез. Безнең чыгышларны караган авыл балаларындагы тыйнаклык, саф күңеллелек сокландыра. Бу аларның алкышларында да сизелә. Әлеге очрашуларның бик зур кыйммәте бар – алар милли моңны, телне, милләтне сакларга өнди. Бу очрашулардан соң минем социаль челтәрләрдә дусларым арта. Әлеге проект алга таба да дәвам итәр, Татарстанның 43 районында да булырбыз дип өметләнәм.
Бу сезонда яңа клибыбыз да чыгачак. Ул Кытайда яшәүче милләттәшләребез җырына төшерелде. Клипта халкыбызның игенчелек белән көн итүе чагыла һәм татар халык ризыклары данлана. Минем җырларымнан тупланган «Борчылма» дип аталган җыентык та чыгып килә.

– Айдар абый, быел «Олы юл әйтте» циклының дәвамы булачакмы?
– Булачак. Белгәнегезчә, әлеге циклда инде өч программа күрсәтелде. «Олы юл әйтте...», «Алып калыр ӨМЕТ», «Карурман аша...» программалары алар. «Борчылма» дип аталган яңа программаны 17 һәм 30 ноябрь көннәренә планлаштырдык. Дүртенче концертыбыз нәрсәсе белән аерылачак соң? Әлеге концертларда үз заманым шагыйрьләренең шигырьләренә язган җырларым яңгырый. Соңгы елларда мин Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмов, Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Илсөяр Иксанова һәм башка шагыйрьләрнең сүзләренә 100дән артык җыр яздым. Алар профессиональ җырчылар – Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, фольклор музыкасы дәүләт ансамбле башкаруында тамашачыга барып җитәләр.

Ул циклның тагын бер матур ягы – әлеге концертлар вакытында безнең китаплар, дисклар сатыла һәм сатудан кергән акчалар, хәйрия максаты белән, мохтаҗларга тапшырыла. Быелгы концертлар вакытында да яңа гына табадан төшкән «Борчылма» дип аталган китап сатылачак.
Филармония алып бара торган эшчәнлек – тамашачыга югары сәнгать әсәрләрен тәкъдим итү. Без нәкъ менә шушы юнәлештә эшлибез. Монда мин, әлбәттә, директорыбыз Кадим Нуруллинның эшчәнлеген аерып әйтер идем. Кадим Назыйрович бүген филармониядә милли рухны тоткан, һәр иҗат коллективына да иҗат итәр өчен бар мөмкинлекләрне тудырган җитәкче. Оркестрларның, ансамбльләрнең яңа уен кораллары мәсьәләсендә дә, костюмнар мәсьәләсендә дә, башка техник мәсьәләләрдә дә проблемалары юк. Сәнгать кешеләре яклауга, аңлауга мохтаҗ кешеләр бит алар. Нинди генә авырлыклар, чишеләсе мәсьәләләр булса да, Кадим Назыйрович барысын да чишәргә тырыша.

– Бүгенге көндә күңелегезне эшчәнлегегез белән бәйле борчып торган мәсьәләләр бармы?
– Безнең коллективларның чит илләргә гастрольләре күбрәк булса иде. Күрсәтерлек байлыгыбыз бар бит. Быел Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Россия Президенты Владимир Путин Рәхмәт белдерде. Бу бит зур хезмәт, масштаблы музыкаль проектлар нәтиҗәсе. Татар филармониясе уздыра торган фестивальләр генә күпме – «Филармониада», «Джазлы Казан», «Халык көйләре», Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивальләре. Әлбәттә чит илләргә чыгып күренү өчен ныклы матди база булырга тиеш. Без яхшыга өметләнәбез һәм ул өметләрнең тормышка ашачагына ышанабыз.

Фото: Филармониянең матбугат хезмәтеннән

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading