Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов «Калдырма, әнкәй!» дип аталган беренче повесте белән үк укучылар күңелен яулады. Хәзер инде ул – башка тугандаш халыклар арасында да киң билгеле шәхес. Айгиз – бүген безнең кунагыбыз. Сүзне, әлбәттә, әлеге повестьтан башладык.
– Мин бу әсәргә баштан ук бераз өстәнрәк карадым. Татар әдәбияты өчен яңа тема түгел кебек тоелды. Ләкин эченә килеп кергәч... Балалар йорты эченнән мондый репортаж бездә булганы юк иде әле. Зуррак әдәбиятларда, бәлки, бардыр. Мин хәтерләмим, ләкин ул булса да, болай ук түгелдер кебек тоела.
– Рәхмәт! Беренчедән, бу әсәрне язганда, кемнедер шаккатыруны максат итеп куймадым. Мин бары тик үзем кичергәннәрне, күңел авазымны халыкка җиткердем. Бик сызланып яздым повестьны. Чөнки моңарчы кичергән хәл-вакыйгаларны кабаттан күз алдыннан үткәрергә туры килде... Язучылык Ходай тарафыннан бирелә, дип еш әйтәләр. Чыннан да, табигатьтән ниндидер сәләт бирелергә тиештер. Шәхсән үзем язучы булам дип каләмгә тотынмадым. Югыйсә шушындый очраклар күп бит, үзе язучы булса, аның баласы да язучы булып китә. Шулай булырга тиеш дип кабул итәбез. Мин инде максат куймадым. Ә инде «Калдырма, әнкәй!» үзеннән-үзе күңелдән атылып килеп чыкты, чөнки мин язмый булдыра алмадым. Кешегә шушы ятимлек турындагы чынбарлыкны, ата-анасыз үсүнең никадәр авыр икәнен җиткерәсем килде. Моны ничек аңлатасың инде... Тагын шул бар: бик күп язучыларның биографиясен карасаң, шул сизелә: йә алар зур тетрәнү кичергән, яисә сугыш үткән, яисә аяусыз мәхәббәттә янган, шуннан соң ижатка тотынган. Бәлки әнә шул тормыш мәктәбен үткәч, башкалар белән уртаклашырлык уй-хисләрең тупланса, әсәр эчтә өлгереп, үзеннән-үзе каләм алдыртадыр...
– Язучы осталыгы дигән нәрсә бар. Синдә ул күзгә бик бәрелеп тормый. Күзгә бәрелмичә генә үзенекен итә. Күпләр, язучылык Ходай тарафыннан бирелә, дигән фикерне яклый. Син ничек карыйсың?
– Килешәм. Язучы осталыгы турында әйткәнгә үпкәләмим. Чөнки бу минем башлангыч әсәрем. Шушы повестемнан соң кеше мине таный башлады. Беренче китаптан соң ук осталык килми инде. Халык әйтә бит: биючегә сүз әйтмәгез, яңа биергә төшкән. Бу әсәрнең уңыш серен үзем дә аңлый алмыйм. Бик күп халык аны яратып укый.
Театрларда аның буенча спектакльләр бара. Казахстан һәм Кыргызстан илләрендә аны кат-кат китап итеп чыгардылар. Башкортстанда һәм Кыргызстанда ул уку программасына кертелде. Ярый, мактанмыйм әле. Болай, сүз уңаеннан гына әйтеп китүем инде. Бәлки, йөрәк белән язганга шулайдыр.
Икенчедән, повесть укучыга ят тормышны ача, шул уңайдан ата-анасын кадерләргә өйрәтә. Тормышка башкача күзлектән карарга мәҗбүр итә. Асылда, анда әллә нинди тел байлыгы да, ис китәрлек чагыштырулар да юк. Гади тел белән, аңлаешлы итеп язылган. Аны язганда, миңа 23 яшь иде. Аңлыйм: үсәргә, яңа әсәрләр язарга кирәк. Шуңа омтылам да. Миннән сорыйлар: син йолдыз чире белән авырмыйсыңмы, дип? Юк, чөнки мин балачактан ачлыгын да, ялангачлыгын да күреп үстем. Шуңа тормышка башкача карыйм. Әле бүген төрле илләрдә тәрҗемәләнгән унлап китабым чыкты. Моның өчен әллә ни шатланмыйм. Башта идеяләр бар, шуны халыкка аңлаешлы итеп ничек язарга икән дип борчылам.
– Көн таләбенә ярашлы әдәбият бар. Бар фәкать сәнгать өчен язылганы. Син кайсысы яклы?
– Бик фәлсәфи сорау. Мин болай әйтер идем: әсәр бер ук вакытта сәнгать өлгесе дә булырга тиеш, көн таләбенә дә ярашлы булырга тиеш. Хәзер бит шундый язучылар күбәйде: үзләрен бөек, философ дип атыйлар, ә әсәрләрен халык укымый. Мин андый «бөек» булырга теләмәс идем. Язучы үз заманы өчен җаваплы, ул – аның чоры. Шул чорда аның язганын укып калырга тиешләр, аны бүген халык укырга тиеш. Бездән соң башка буын килә. Ул заманда башкалар иҗат итәчәк. Әлбәттә, затлы язылган булса, бүтән чорда да укыячаклар. Бу инде классик дип атала. Язучы беренче чиратта үз заманы өчен эшләргә тиеш.
– Бүгенге тормышка әдәбиятның тәэсире бармы?
– Әлбәттә, тәэсире бар. Мәсәлән, китабым чыккач, хатлар алдым. Күпләр, аны укыгач, балалар йортыннан бала алдым, диделәр. Менә бит әсәрнең йогынтысы. Башка язучылар да шушындый очракларга тап булганнардыр. Гомумән, әдәбият кешегә яшәргә ярдәм итәргә тиеш. Менә мин дә кешегә яшәргә көч бирерлек берәр әсәр язасым килә. Иң зур хыялым шул.
– Чын язучы, синеңчә, нинди булырга тиеш?
– Тормышта да, иҗатта да үз идеалларына тугры булып калырга тиеш. Ягъни берне сөйләп, икенчене эшләп йөрергә тиеш түгел. Шәхес булырга тиеш. Чын интеллигент. Гади генә бер мисал. Хәзер шундый шагыйрьләр күбәйде – шигырьләрендә бер нәрсә ярылып ята: халкым өчен кайгырам, сызланам, халкым өчен һ.б., ә үзләренең балалары туган телен белми.
– Хәзер һәр ике кешенең берсе диярлек шигырь яки хикәя яза һәм һәркем үзен бөек дип исәпли. Менә шушы бөекләр арасында югалып калмас өчен, нәрсә эшләргә?
– Чын талант үзен бөек дип беркайчан да әйтми. Мин ул «бөекләр» белән аралашырга тырышмыйм. Син үз-үзеңне мактарга тиеш түгел, бүтәннәр синең хакта шулай әйтергә тиеш. Бөтенесе дә иҗат итә инде, берәүне дә тыеп булмый, әмма халык һәм вакыт иң яхшы бәһане бирә. Мин үзем турында ниндидер мактау сүзләре әйтергә куркам, чөнки язганнарым бүген халыкка кызык, ә киләсе заман кешесенә ят булырга мөмкин. Яшермим, беренче китабым чыккач, эйфория чоры да кичердем, әмма ул артта калды. Үземә ешрак тәнкыйть күзлегеннән карый башладым. Хәзер исә, мактаганга караганга, гадел тәнкыйть ишетергә теләр идем.
– Кайчагында без сәләте чамалы дип уйлаган язучылар да бик популяр булып китә. Моның сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсың?
– Популяр булып киткәч, димәк, халык күңеленә үтеп кергән. Бер чагыштыру китерәм. Бар чишмә суы, бар дистиллированная вода. Икенчесе – тап-таза, артык матдәләре алып ташланган, ягъни стандарт буенча яраклы хәлгә китерелгән. Әмма кеше чишмә суын ярата, ул – тәмлерәк. Әсәрләр дә шулай. Кайберләре фабула, сюжет, композиция һәм башка теоретик белемен кулланып яза. Моңа бәйләнеп тә булмый, барысы да әдәби кануннарга яраклы эшләнгән, ләкин ул әсәрне халыкның әллә ни кабул итмәве бар. Икенче очракта инде, чишмә суы белән чагыштырганда, йөрәк белән язганнар бар. Ул халыкчан була. Минемчә, әдәбиятның иң төп таләбе – кешенең йөрәгенә барып җитәрлек, уйландыра алырлык әсәрләр язу. Ә инде төрле кануннар диссертация язган кешеләр өчен кирәк.
– «Бүгенге чорның яшьрәк язучыларыннан кемнәрне укырга?» дигән сорау булганда, сине тәкъдим итүчеләр бик күп. Ә үзең кемнәрне тәкъдим итәр идең?
– Төрле әдәбият белән дә кызыксынам. Классиклардан инде Распутин, Фазыл Искәндәр, Чынгыз Айтматов, чит илләрдән Джек Лондон, Хэмингуэй ошый. Татар әдәбияты белән дә кызыксынам. Әле Сочига ял итәргә барганда, үзем белән Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев китапларын алып бардым. Яшьләрдән Рөстәм Галиуллинны әйтер идем. «Васыять» дигән шәп романын укып чыктым. Үсмерләр өчен хикәяләрен башкортчага тәрҗемә иттем. Гомумән, төрки халыкларына уртак әдәбият булса, нинди әйбәт булыр иде. Ул вакытта конкуренция дә арта. Димәк, күтәрелеш башлана. «Первый парень в деревне, а в деревне один дом» дигән принцип буенча әдәбиятта яшәсәк, алга китеш тә булмый.
– Сине барысы да аңлыймы? Гомумән, кирәкме ул адәм баласына башкаларның аңлавы?
– Мин бит бик җиңел стильдә язам. Әлбәттә, төрле метафоралар кулланып, катлаулы чагыштырулар кулланып та яза алыр идем. Тик халыкның башын бутыйсы килми. Әлбәттә, тәнкыйть сүзләрен дә ишетергә туры килә. Алары исә сирәк. Мәсәлән «Калдырма, әнкәй!» бездә 11нче сыйныф өчен мәктәп программасына кертелгән. Тик укытучылар ул класска җиткәнне көтми, әсәрне дүртенче класста ук укытып куя.
– Кеше уңышка ирешсә, артында гайбәт сөйли башлыйлар. Моңа карашың ничек?
– Элек аңа бик кайгыра, йөрәккә авыр кабул итә торган идем. Хәзер үзгәрдем. Ул гайбәтләргә, төрле интригаларга бирелмим. Әлбәттә, исемең дан алса, аңа бәйле гайбәтләр арта инде. Шуны яхшы аңлыйм, әгәр кеше синең хакта начар уйлый икән, син борчылу, кайгырудан бер нәрсә дә үзгәрми. Син борчыла дип, ул сиңа карата фикерен үзгәртмәячәк. Шулай булгач, ник үзеңне җәфаларга? Әгәр синең аркаңа төкерәләр икән, димәк, син алда барасың дигән гыйбарә бар бит. Әгәр кеше белән үзара мөнәсәбәт тикшерүгә көчеңне сарыф итә башлыйсың икән, алга китеш булмый. Иҗатың белән исбатларга кирәк!
– Бүген һәр тарафтан ишетелә торган «Татар (башкорт, мари, чуваш) әдәбияты начар хәлдә, укырлык әсәр юк» дигән сүзләргә ничек карыйсың?
– Әйе, әллә нинди стереотип барлыкка килгән. Әнә шул карашны без җимерергә, заман алымнарын кулланып, заман белән бергә атларга тиешбез. Моның өчен хәзәрләрне тәрҗемә итәргә, нык пропагандаларга тиешбез. Бер сүзем дә юк, Тукай – бөек! Ә нигә башка язучыларны халыкара аренага чыгармаска?! Без бит бер шәхескә генә тотынабыз да, шуны гына күтәрәбез. Әйтерсең борынгы язучылар шәп булган, ә бүгенгеләре начар. Маркетинг, пиар һәм башка алымнарны кулланырга кирәк. Мәсәлән, казахлар дәүләт программасы кулланып, язучыларның әсәрләрен дөньядагы иң таралган телләргә тәрҗемә иткән. Әле аларның максаты – казах язучыларының берсен Нобель премиясе лауреаты итү. Моның бер дә ояты юк. Астанада халыкара форумда булганда, алар үзләре сөйләде. Ә без үз казаныбызда гына кайнарга күнеккәнбез.
Фото: Татар-информ
Комментарийлар