16+

Филүс Каһиров: «Сәнгать дип яшибез, ләкин ашыйсы да килә»

- Филүс, сөйләшүебезне балачактагы иң истә калган хатирәләрне барлаудан башлыйк әле. Сәләт-талантыңның чишмә башы кемгә барып ялгана? - Белүегезчә, мин тумышым белән Башкортстаннан. Бүздәк районының Килем авылыннан. Ә чишмә башы дигәндә, җырлавым әткәйдән күчкәндер. Ул да матур итеп җырлый, гармунда уйный. Балачак хатирәләре дигәч, иң элек балалар бакчасында тәүге тапкыр...

Филүс Каһиров: «Сәнгать дип яшибез, ләкин ашыйсы да килә»

- Филүс, сөйләшүебезне балачактагы иң истә калган хатирәләрне барлаудан башлыйк әле. Сәләт-талантыңның чишмә башы кемгә барып ялгана? - Белүегезчә, мин тумышым белән Башкортстаннан. Бүздәк районының Килем авылыннан. Ә чишмә башы дигәндә, җырлавым әткәйдән күчкәндер. Ул да матур итеп җырлый, гармунда уйный. Балачак хатирәләре дигәч, иң элек балалар бакчасында тәүге тапкыр...

- Картәтәсенең куенына елышкан малай инде үзе дә 30 яшьлеген һәм зур сәхнәгә чыгуына 10 ел тулуны зур тамашалар белән билгеләп узды. Филүс, әлеге даталарны юбилей дип атарга мөмкин дип саныйсыңмы, әллә җырчы карьерасының тәүге, әмма саллы адымнары буларак бәялисеңме?
- Ун ел эшчәнлегемә нәтиҗә ясау дип әйтсәм, дөресрәк булыр. Шушы вакыт эчендә никадәрле чит илләр гизелгән, милләттәшләребез белән очрашылган. Һәр очрашу - йөрәк түрендә. Шуңа күрә узган ел шушы вакыйгалар уңаеннан, ике программа әзерләдем. Опера театрында симфоник оркестр белән концерт кую күптәнге хыялым иде. Аллага шөкер, юбилейга (15 ноябрьдә) аны да эшләп чыктык. Татарларда, гомумән, классик әсәрләргә нигезләнгән концертлар сирәк куела. Ә ул бик кирәк, чөнки алар - безнең хәзинәбез. Программа төзи башлагач, башка милләт әсәрләрен дә яңгыратасы килде. Шуңа күрә анда итальян, рус җырларын да керттек. Киләчәктә бары тик татар композиторларының әсәрләреннән генә торган концерт куясы килә. Икенче программада төп игътибар эстрада җырларына бирелде. Анысы март аенда узды. Яшермим, җиңел булмады. Ике программа әзерләү бик авыр, чөнки бөтен көч шуңа бирелә.

- Үз концертларыңнан канәгать каласыңмы?
- Концертны бервакытта да 100 процент уңышлы килеп чыкты, дип әйтеп булмый. Ул шулай булырга тиештер дә, чөнки киләчәккә дә стимул кирәк. Камиллекнең чиге юк. Канәгатьлек хисләре бөтенләй кичермәгән вакытлар да була. Андый чакларда гримеркага кереп утырам да: «Бүген миңа концерт ошамады», - дим. Ә инде тамашачыдан рәхмәт сүзләре, матур теләкләр ишеткәч, кабаттан канатланып эшли башлыйм.

- Филүс, сине бит әле Сәкинә Шәймиеваның да яраткан җырчысы дип әйтәләр. Бу хакта үзеңә әйткәне булдымы?
- Үзләренең соклану хисләрен белдергәннәре бар, әлбәттә, ләкин бу бит әле мин аларның иң яраткан җырчылары дигән сүз түгел. 22 яшемдә Камал театры сәхнәсендә беренче концертымны куйган вакытта Минтимер Шәрипович белән Сәкинә ханым да килделәр. Алар шул ук вакытта үзләренең хәер-догаларын биреп, күңелне күтәреп киткәннәр иде. Шуңа күрә аларга зур рәхмәт.

- Сине без башка җырчылар белән бергә дәүләт дәрәҗәсендә уза торган чараларда да еш күрәбез. Аларда катнашу җырчыга ни бирә: дәрәҗәме, танылумы, әллә ниндидер мөмкинлекләр ачамы?
- Татарстаннан тыш башка җирләрдә татар сәнгатен күрсәтә алу ул - горурлык.

- Ә туйларда, мәҗлесләрдә җырлауны ничек аңларга?
- Халык моңнарына, классик әсәрләргә нигезләнгән, татар халкының традицияләрен саклап калуны максат итеп куйган концертларга халыкны җәлеп итү җиңел түгел. Аеруча районнарда авыр. Кайвакыт алардан бер тиен акча да эшләмим. Ләкин бернигә дә карамастан, төркемебездә 15 кеше эшли, чөнки, минем уйлавымча, андый дәрәҗәдәге тамашаларны ике-өч кеше генә эшләп чыгарга тиеш түгел. Классик әсәрләрне, халык җырларын музыка уен коралларына җырлыйсы, ансамбль белән башкарасы килә. Сәхнә бизәлеше дә матур булырга тиеш. Аның өчен тагын кеше кирәк. Ә мәҗлесләрдә, туйларда, аерым чараларда мин генә чыгыш ясамыйм. Дөньякүләм танылган Элтон Джон, Пугачева, Киркоров, Басковлар да корпоративларда катнашып, акча эшли. Сәнгать дип яшибез, ләкин ашыйсы да килә. (Көлешәбез.) Гаиләне карарга кирәк. Шуңа күрә без аны да эш дип кабул итәбез.

- Филүс, әңгәмәләреңнең берсендә: «Тере тавышка җырлап, берничә көн концерт куеп булмый», -дигән идең. Тик Казанның концерт залларында бишәр көн рәттән концерт куйган җырчылар да: «Мин бары тик тере тавышка гына җырлыйм», - дип антлар эчә.
- Нәрсә һәм ничек җырлыйсың бит. Ул җырларның авырлыгыннан да тора. Беренчедән, өч юнәлештә эшләгән артистлар сирәк. Минем өчен аена 25әр көн тамаша кую авыр. Алай дисәң, Илһам Шакировлар көненә өчәр концерт биргән... Белмим, бәлки, яши-яши фикерем дә үзгәрер. Аннан соң, бу сәламәтлеккә дә бәйледер дип уйлыйм. Быел өченче ел консерваториядә укытам. Вакытым тыгыз булу сәбәпле, әлегә бер укучы белән генә шөгыльләнәм. Үзем дә һәр дәрес саен яңалык ачам. Мин генә түгел, өлкән, тәҗрибәле укытучылар да шулай ди. Классик җырчылар: «Җырларга өйрәнергә безгә бер гомер кирәк. Тагын бер гомер - җырларга», - диләр. Безнең андый мөмкинлекләр юк, шуңа күрә без укый торабыз, җырлый торабыз. (Көлешәбез.)

- Концертларыңда микрофонсыз җырлау традициясен дә керткәнсең икән.
- Әйе, Туймазыда тамашачылар соравы буенча башланган иде ул. Булдырганда, ник җырламаска әле, дип, «Китмә, сандугач» җырын башкардым. Андый концерттан соң хис-кичерешләр ургылып чыга, эмоцияләрдән үзеңне кая куярга белмисең. Артист шундый сәеррәк кеше бит инде ул. Безгә әллә ни күп тә кирәкми: кул чапсалар, чәчәк бәйләмнәре бирсәләр, җылы сүз әйтсәләр - күңел була.

- Филүс, Ходай сиңа лиризм, темперамент, иң югары ноталарны алырдай тавыш бүләк иткән. Опера сәхнәсендә дә үз урыныңны таба алыр идең. Бәлки, ялгышамдыр, тик син миңа «операмы, эстрадамы» дигән сайлау алдында торган төсле тоеласың.
- Әйе, андый каршылык бар. Аңлашылсын өчен, баштан ук башлыйм әле. Училищега да, консерваториягә дә «классик җырчы булам» дип бармадым. Илһам Шакиров, Хәйдәр абыйларны тыңласам да, Салават, Айдар абыйлар, Хәния апаларның җырларына мөкиббән булып үстем. Минем максат, теләк һәм хыял Татарстан мәдәниятендә, иҗатында, сәнгатендә күренекле эстрада җырчысы булу иде. Училищеда укыганда безгә халык җырларына басым ясалды. Шулай ук эстрада җырлары да читтә калмады. Андагы укытучым Галия Закировна мине Казанга: «Консерваториягә укырга керәсең. Бигрәк тә Зилә Даяновнада белем алырга кирәк», - дигән үгет-нәсыйхәт белән җибәрде. Анда укыганда да әле мин: «Бары тик эстрада җырчысы булам», - дип йөрдем. Тик «Евгений Онегин» операсында Владимир Ленский ролен башкарганнан соң, операга мәхәббәт кабынды. Бу рольне рәхәтлек белән башкардым. Уйнау да, җырлау да ошады. Консерваторияне тәмамлагач, операга барыргамы, әллә эстрадада калыргамы, дигән сорау туды. Кайвакыт: «Эстрада җырларын башкармыйм. Бары тик опера гына җырлыйм», - дип кабынып китәм. Күпмедер вакыттан соң эстрада кабат үзенә тартып ала. Халык җырларыннан башка яшәп булмый, ләкин шул ук вакытта опера да күңелгә якын. Аннан соң уйладым да, әгәр икесе дә күңелне җәлеп итә икән, ник әле берсеннән баш тартырга, дигән карарга килдем. Ләкин зур опера җырчысы булыр өчен, башка стильләрдән бөтенләй баш тартырга кирәк. Анда яшәргә, баш-аягың белән чумарга кирәк.

- Муса Җәлил исемендәге опера театрында Татарстан композиторларының әсәрләре яңгырамый, дигән тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Бу турыда син ни уйлыйсың?
- Эльмир Низамовтан кала, опера яза торган яшь композиторларыбыз да юк бит. Хәзерге вакытта Резидә Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте», Нәҗиб Җиһановның «Муса Җәлил»е куела. Быел үземә операның бөтен әсәрләрен карап чыгарга дигән максат куйдым. Тик спектакльнең заманча куелышын яратмыйм. Минем шул заманга эләгәсем килә. Джинс киеп җырлаган операларны кабул итә алмыйм.

- Филүс, элеккеге продюсерың Рифат Фәттахов күптән түгел генә биргән әңгәмәсендә кабаттан: «Филүс - бик талантлы, уникаль җырчы. Ул безнең фестивальне үстерүгә дә бик зур хезмәт куйды. Әмма ул безнең килешүне тупас бозды», - дип белдерде. Аңлавымча, сезнең юридик мөнәсәбәтләргә дә нокта куелмаган икән.
- Вакытында мин Рифат Әхмәтовичка килешүне матур гына өзәргә тәкъдим иттем. Ул: «Син - фестивальнең йөзе», - дип әйтә иде. Шуңа күрә фестиваль кысаларында уза торган чараларда катнашуыма риза икәнлегемне белдердем. «Кеше алдында матур итеп калыйк. Концертларыма чакырам, сәхнәдә куллар кысышыйк, хезмәттәшлек итик, ләкин башка ул читлектә утырмыйм», - дидем. Шушы сүзләрне берничә тапкыр әйттем, әмма уртак фикергә килә алмадык. Хәзер ул, килешү көтәм, ди. Ләкин мин көткәндә, нишләп ризалашмады икән соң?

- Фестивальдән киткәннән соң, бер ел җырламавыңның сәбәбе күңел төшенкелегенә бирелү булмагандыр бит?
- Юк, бу вакыйгалардан соң мин, киресенчә, «булдыра алам» дип, тагын да ныграк иҗат итә башладым. Бер ел өзеклекнең сәбәбе гади иде: репертуардагы җырларны җырларга ярамады, костюмнар юк, элеккеге видеоклиплар тыелды. Бер ел эчендә, иҗатташ дуслар ярдәме белән, бөтенесен яңа баштан эшләргә туры килде. Шуннан соң яңа адым, көч-куәт белән эшли башладым. Һәр нәрсә ике яклы була. Рифат Фәттаховның миңа зур ярдәме тиде. Мин моны инкарь итмим. Ләкин мин дә фестивальгә зур булышлык күрсәттем. Һәм Рифат Әхмәтовичның продюсер буларак тәүге адымнары да минем белән бәйле иде.



- Күңел тынычлыгын каян табасың?
- Төрлечә була. Кайвакыт уйлар белән ялгызым калырга яратам. Андый вакытларда еш кына милләт, тел язмышы турында уйланам. Ә кайвакыт гаилә белән Кабан күле буенда йөрергә яратам. Концертларны оештыру мәшәкате тулысы белән тормыш иптәшем Эльмира өстендә. Аңа бер дә җиңел түгел. Олы улыбыз Айдарга - 3 яшь тә 5 ай. Кечкенәсе Рөстәмгә - 7 ай. Казанда балаларны карашырдай туганнарыбыз юк. Шуңа күрә няня булыша.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading