16+

Г. Камал театрының артисты Фәнис ҖИҺАНША: « Әгәр дә ятлаган әйбереңне сигез сәгать эчендә кабатламасаң, ул бик тиз онытыла»

Ул – актер, тәрҗемәче, сценарист һәм әти Фәнис Җиһанша исемен әйтүгә күз алдына шат күңелле, һәркемгә ачык йөзле, ягымлы тавышлы актер килеп баса. Кайсы гына рольгә алынса да, ул үз эшен җиренә җиткереп башкара. Кыска гына рольләрендә дә күңелләргә үтеп керергә өлгерә. 

Г. Камал театрының артисты Фәнис ҖИҺАНША: « Әгәр дә ятлаган әйбереңне сигез сәгать эчендә кабатламасаң, ул бик тиз онытыла»

Ул – актер, тәрҗемәче, сценарист һәм әти Фәнис Җиһанша исемен әйтүгә күз алдына шат күңелле, һәркемгә ачык йөзле, ягымлы тавышлы актер килеп баса. Кайсы гына рольгә алынса да, ул үз эшен җиренә җиткереп башкара. Кыска гына рольләрендә дә күңелләргә үтеп керергә өлгерә. 

– Фәнис Җиһаншаны без төрле образларда күрәбез. Ә чынлыкта нинди ул?
– Бу сорауны, миңа калса, хезмәттәшләремә яисә мине белгән кешеләргә бирергә кирәктер дип уйлыйм. Үземне бер-ике сүз белән генә тасвирлый алмыйм. 

– Сез нинди гаиләдә үстегез?
– Мин укытучы һәм колхозчы гаиләсендә туып-үстем. Гомер буе әти – комбайнда, әни мәктәптә укытучы булып эшләде. Алар икесе дә Әтнә районыннан, шуңа күрә мин өч яшькә кадәр дәү әни белән дәү әти янында Күәм авылында тордым. Аннан инде тормыш мәктәбен шәпләп кенә Арча бирде. 

– Театрда дусларыгыз бармы?
– Театрда эшләүче һәрбер кеше шушы сүзләрне әйтә торгандыр: без барыбыз да зур, тату гаилә. Бу кызыл сүзләр генә түгел, ә хакыйкать. Юбилейлар, соңгы юлга озату булсынмы – барысын да бергә үткәрәбез, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә күтәрәбез, үзебезнеке кебек кабул итәбез. Һәркемгә таныш мәсәлдәге кебек арбаны төрле якка түгел, ә бөтенебез бергә режиссер тарафыннан куелган максатка таба тартабыз.  Театрдагы бүлмәдәшләрем – Олег белән Минвәли. Безнең барлык серләребез дә уртак. Кемнең тормышында нинди вакыйга, нинди сөенечле хәлләр булган – репетицияләргә җыйналган вакытта уртаклашып алабыз. Бу да, миңа калса, эшнең бер күзәнәге. Ул күзәнәкләрдә ниндидер дошманлык хисләре булса, аны сәхнәдә генә бетереп булмый. Гәрчә үземә алай туры килгәне юк. Мин барлык кешеләрне дә дус күрәм, барысын да яратам, бөтенесенә дә хөрмәтем зур, чөнки актерлыкның никадәр зур хезмәт икәнен аңлыйм. Минем өчен бердәм булып, дус-тату булып яшәү иң беренче урында тора.

– Үзегезне режиссер буларак сынап карау хыялы юкмы?
– Режиссер хезмәте бит ул бик катлаулы гына түгел, бик җаваплы да. Аның өчен күрә һәм сизә белә торган сәләт булырга тиеш. Аннан соң төпле белем булу мәслихәт. Безнең мәдәният институтында гына түгел, дөнья классикасы аша, Мәскәү, Санкт-Петербург театрларында ниндидер тәҗрибә туплап, профессионал укытучылардан белем алсам гына “менә шуны куям, моны куям” дип хыялланырга була. Болай бернинди белемем булмаган килеш алынмас идем. Әйе, аңа әллә ни әһәмият бирмиләр – хәзер бездә өч кешенең икесе режисер. Ну, теләкләре бар икән – куйсыннар, әйтер сүзләре бар икән – әйтсеннәр. Әмма мин мөгаллим гаиләсендә үскәнгә, үзем дә шул профессия вәкиле булганга белемгә нык басым ясыйм. Хәзерге вакытта, Аллаһка шөкер, андый хыял белән яшәмим. Миңа үз тормышымның режиссеры булу күпкә кызыграк һәм отышлырак.

– Иң яратып уйный торган ролегез нинди?
– Без бит һәр рольнең адвокаты булырга күнеккән. Автор тарафыннан катламнар җитәрлек тудырылган, характерны ача торган сәхнәләр белән баетылган икән,  андый рольләр, әлбәттә, эшләргә, репетиция ясарга, бер яктан, авыр, икенче яктан, күпкә кызыграк. Шуңа күрә өздереп кенә менә бу ролемне бик-бик яратам, менә монысына исем китми, дип әйтә алмыйм, әмма минем тормышымда роль уйнаган рольләр шактый булды. 

– Сәхнәдә көтелмәгән хәлләр килеп чыкканы бармы? Андый очракларда нишлисез?
– Сәхнәдә ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыкса да, тамашачы аларны аңлап кабул итә. Әле сезон ачылганда гына мине бер әүхәтле кешебез тәбрикләде дә, сәхнәдән төшәм дип, пәрдә керә торган тишеккә кереп китте. Аннан чыгып булмый – тупик. Ә мин күз кырые белән карап: “И Ходаем, исән-сау гына әйләнеп чыга алса ярар иде”, – дип теләп торам. Тәбрикләүчебез чыкты да: “Мин һәрвакыт шулай кирәкмәгән җиргә кереп китәм инде”, – диде һәм сәхнәдән югалды. Шул вакытта түзә алмыйча көлеп җибәрдем, сүземне башлый алмыйча тордым. Тамашачылар мине аңлады. Алкышлар белән теләктәшлек белдереп, шушы чыгышымны тәмамларга ярдәм иттеләр. Сәхнәдә нинди генә хәлләр булмасын, алар кабул итә. Без дә кешеләр бит.
“Үзебез сайлаган язмыш” спектаклендә мәктәп директорын уйный идем. Көтмәгәндә кар төшә башлады. Ә ул ахырдарак – кышкы сәхнәләрдә яварга тиеш иде. Артистлар гына түгел, бөтен театр белән, нәрсә булды инде бу, дип аптырап торабыз. Ә минем җыелыш бара. Укытучыларның башларына кар өеме ята. Такта, өстәл, парталар ап-ак булды. Монда инде көлеп кенә котылып булмый. Чыгу юлын эзләргә кирәк. Миңа җыелышны Туфан абыйның әсәрендә язылмаган сүзләр белән тәмамларга туры килде. Укытучыларны кайтарып җибәрдем һәм район башлыгына: “Кайчаннан бирле инде иске мәктәбебезнең түбәсе ремонт көтә. Әле генә педсоветымны тәмамлый алмадым, җәй көне кар яуды. Зинһар түбәсен ябыйк”, – дигәч, зал шуңа сөенеп, бик озак алкышлады. Менә шундый тамашачыны ничек яратмыйсың инде? 

– Камал театры тамашачысы нинди ул? Башка тамашачылардан аерыламы?
– Аллаһка шөкер, безнең башкалабыз Казанда театрлар да, тамашачылар да күп, премьераларда билетлар сатылып бетә, заллар тулы. Тамашачыларның җылы карашын тоеп уйнау үзебезгә дә бәхет. 
Ә инде Казаннан чыгып киткәннән соң, тамашачының спектакльдәге нинди вакыйгаларга күбрәк игътибар итүен күрәсең. Казанда дулкынландырган яисә көлдергән ситуацияләр битараф калдырганын күзәтәсең. Аннан соң нишләп шулай икән бу дип анализлыйсың. Кайбер комедияләрдә елап утырган тамашачыларны да беләбез. Ул яктан башкортстанлылар бик хисле. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург тамашачысы аерылып тора. Ләкин аларның барысын да бер омтылыш – театрны ярату берләштерә. 
Минем өчен безнең тамашачыдан да әйбәтрәк тамашачы юк. Кая гына барсак та, үзебезнекеләрне сагынып кайтабыз.

– Әгәр пьеса язсагыз, ул нәрсә турында булыр иде?
– Мин балалар өчен пьесалар, әкиятләр, кичәләр өчен сценарийлар язам. Театрдан заказлар килеп тора. Шуңа күрә: “Ай, шуның турында, ай, моның турында язар идем”, – дигән хыялым юк. Болай кирәк чакта язарга, барысын да җиренә җиткереп эшләргә тырышам. 

– Сәхнәдә рольгә кереп китеп гашыйк булганыгыз юкмы? 
– Сәхнә шундый әйбер инде ул: бөтен нәрсәне лупа кебек зурайтып күрсәтә. Шуңа күрә персонажлар бер-берсен үтерерлек дәрәҗәдә нәфрәтле булырга тиеш икән, син шул нәфрәтне уйныйсың. Аңа карап кына, сәхнәдән чыккач, ул кешене бәреп үтермисең бит. Буфетта бергә утырып чәй эчәсең. Гашыйк булмасаң, әлбәттә, ул синең үзеңә дә, партнерыңа да комачаулык тудыра. Гашыйк булуың халыкны ышандыруда төп коралың бит. Шуңа күрә андый хисләрсез эшләргә күңелсез, ә сәхнәдәге рольләр мәгънәсез булыр иде, миңа калса.

– Текстларны тиз ятлыйсызмы?
– Текстлар, гадәттә, репетицияләр вакытында керә, чөнки аяк белән йөреп ятлаган ныграк истә кала. Әгәр бик ашыгыч рәвештә кирәк булса, ул вакытта инде ике юллап, ятлаганнарын куша барып ахырга кадәр җиткерәсең. Һәрдаим кабатлап торырга кирәк. Әгәр дә ятлаган әйбереңне сигез сәгать эчендә кабатламасаң, ул бик тиз онытыла. Үземә әнә шундый алгоритм уйлап чыгардым. Ә рольләр көн саен репетиция вакытында иртәнге уннан кичке өч-бишкә хәтле партнерлар белән сәхнәдә ятлана. 

– Кинода төшү тәҗрибәгез дә шактый. Кайсысы күбрәк ошый: театрмы, киномы?
– Без бит материаллар белән эш итәбез. Ипи салучы – камыр белән, сынчы агач белән эшләгән кебек. Әгәр камыр сыйфатсыз, агач черек икән, ничек кенә тырышсаң да, зәвыксыз әйбер килеп чыга. Шуңа күрә киносценарийларны алдан укыйбыз. Әлбәттә, эчтәлек, фикер, зәвык ягыннан академия дәрәҗәсеннән түбән булмаса, без аңа алынабыз. Шулай ук пьесаларны да труппада укыйбыз. Аларны режиссерлар белән берлектә тикшерәбез. 
Иң мөһиме – материалның ныклы булуы. Минем өчен театр да, кино да бик якын. Икесе дә актерның аерылгысыз дуслары булырга тиеш.

– Фәнис абый, шәхси тормышыгыз турында мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Гаиләдә нәрсәгә өстенлек бирәсез?
– Шәхси тормыш шуның өчен дә “шәхси” дип атала бит инде ул. Иртән йокыдан: “Бүгенге бәхетемне Аллаһы Тәгалә берүк күпсенмәсен!”, – дип уянам. Буш вакытым булуга, балалар белән тезелешеп ятып Уно уены уйныйбыз. Шуннан да кызыгы һәм рәхәте юк. 
Якын дусларга, туган-тумачага һәм яраткан тамашачыларыбызга да шундый бәхет телим. Һәр мизгелнең кадерен белеп, язмышларының шәп режиссеры булып, шатлык тулы иртәләр каршылап яшәргә язсын! 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Минем яраткан артисым экиятларен яратып тынлыйм саламатлек хаерле баракатле озын гомерлар янадан яна роллар талант чишмаларе саекмасын!!!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Иҗади, нечкә күңелле кеше бит ул, безнең Фәнис абыебыз. Бик нык яратабыз һәм хөрмәт итәбез аны. ❤️ Матур әңгәмә килеп чыккан. Рәхмәт сезгә! 👏🏻

      Мөһим

      loading