Шәһри Казан

Гөлназ Шәрипҗанова:«Каенанам – «мировой» хатын»

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар сәхнәдә инде күптәннән. Әмма тамашачы аларны бары соңгы берничә елда гына якыннан белә башлады дисәк, ялгыш булмас.

Икесе дә тырыш, максатчан, энергияләре ташып торган әлеге пар узган ел «Әниләр һәм бәбиләр» проектында да катнашты. Хәзер дә мәҗлесләр уздыра, концертларда чыгыш ясый алар. Әмма әлегә шәхси концертларын кую, гастрольләргә чыгу хакында уйланмыйлар. Моның сәбәпләре, гаилә серләре турында Гөлназ Шәрипҗанова «Шәһри Казан»га да сөйләде.

Кем баш?


...Гөлназ белән Илсур танылган җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов төркемендә эшләгәндә таныша. Апрель аенда, инде гастрольләр тәмамланып килгәндә, алар егет белән кыз сыман очраша башлый. Әмма моны вакытлы мавыгу, гастрольләр тәмамлангач, аралашулары да сирәгәер дип уйлыйлар. Әмма мәхәббәт үзенекен итә.

Гөлназ туган көнендә, беренче булып, Илсурны дус кызлары белән таныштыра. Ә Илсур исә, «җавап йөзеннән», 1 майда әнисе белән таныштырырга, ә бер атнадан исә бәрәңе утыртырга булачак хатынын авылга алып кайта.

– Әни (каенана турында сүз бара. – Л.Л.), авылдагы тормышыбызны үзләре килеп күрсен, ашыгып ялгыша күрмәсеннәр, дип, әниең белән бергә кайтыгыз, дип, безне кунакка чакырды. Әнине машинага утырттым да, Актанышка Илсурларга киттек. Шунда никахның төгәл көнен билгеләдек. 1 июньдә Азнакайда була дип сөйләштек, чөнки минем туганнарымның күбесе Азнакайда. Актаныштан, Чаллыдан да Азнакайга килү җайлы иде. Табаны кызуында сугарга кирәк, диләр бит. Безнең очракта да шулайрак булды, – дип искә ала Гөлназ.

Читтән карап торганда, гаиләдә барлык мәсьәләләрне дә Гөлназ хәл итә, гаиләдә ул баш кебек тоела. Ә чынлыкта ничек соң?

– Мин туры сүзле. Башта әйтәм, ә аннан уйлыйм дигәндәй. Ә Илсур ул уйлабрак эш итә. Шуңа да гаиләдә мин баш булып тоеламдыр. Әмма минем иң курыккан кеше ул – Илсур. Бу тормышта да, сәхнәдә дә, эштә дә сизелә. Әгәр дә берәр хилафлык бар икән, Илсурның күз карашын, күрмәсәм дә, сизеп торам. Үз эшләрем белән чыгып китсәм, ул кечкенә балалар белән өйдә кала. Мисалга, маникюр ясатырга барсам, башка хатыннар кебек җәелеп утыр­мыйм, әлбәттә. Миңа тиз һәм сыйфатлы кирәк, чөнки уем белән мин өйдә. Өйдә ипи, сөт булмаса да, кибеткә кермим, эшем бетүгә, өйгә чабам, – ди Гөлназ.

Гөлназның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә берәр нинди интрига, имеш-мимешләр күрәсез икән, белеп торыгыз: Илсур аларның барысы хакында да хәбәрдар. Бер сүз белән әйткәндә, бар нәрсә дә уртага салып киңәшләшелгән, уйланылган.

«Әйбәт каенана булачакмын»

Килен-каенана темасы электән булган. Төрле гаиләдә үсеп, төрле холыклы кешеләргә туганлашу, бергә яшәп китү җиңел эш түгел.

– Каенанамны хөрмәт итәм, ул да мине шулай ук. Ул безнең «мировой» хатын. Үзем әллә нинди яхшы килен түгелмендер, чөнки өйдәге эшләрне әни гел үз көенә үзе эшләп йөри. Мин гел балалар янында. «Комачаулама, шуның белән файда китерерсең», – диләр бит. Бу – минем хакта. Үзем исә бик әйбәт каенана һәм әйбәт «теща» булырмын, – ди Гөлназ, үзенә бәя биреп. 

Балалар дигәннән, Шәрипҗановлар гаиләсе әле күптән түгел генә ишәйде. Хәзер аларның Асылбикәсе – Минтимер исемле «чибәр егет»нең апасы.

– Асылбикә безнең, кыз бала булса да, елмаерга бик яратмый иде. Бераз усалрак та булды. Ә Минтимер исә бик мәхәббәтле, бераз ялкаурак, күбрәк йокларга, ятып торырга һәм имәргә ярата. Әни малае инде. Көчне дә алардан алам, чөнки балаларны үстерү, кеше итү өчен без җаваплы. Бар да бездән тора, – ди яшь әни.

Артистлар «каерып» акча эшләми

«Яңа Гасыр» телеканалының Яңа ел тамашасын төшерү буенча кызыклы хәл килеп чыкты. Бу хакта газеталарда да, интернетта да яздылар инде. Әлеге теманы күтәрүчеләрнең берсе Гөлназ Шәрипҗанова да булды.

Реклама

– Халык, артистлар каерып акча ала, дип саный. Кемдер заводта эшли, кемдер укытучы, кемдер артист. Бу – безнең хезмәт. Безнең һөнәребез. Сине чыгыш ясарга чакырсыннар өчен, репертуардан тыш, әйбәт реклама да сорала. Әйтик, клиплар төшерергә, аны күрсәтергә кирәк. Клипларны өч-дүрт каналга ротациягә бирәсең. Шулай ук радио аша да ротация эшлисе. Билгеле инде, болар барысы да түләүле. Беркем дә синең җырыңны бушка куймый. Халык артистымы син, көн саен концертлар куеп йөри торган җырчымы – түләмисең икән, синең җырларыңны куймыйлар.

Әгәр дә башта шалтыратып «Яңа Гасыр» телевидениесенә чакырмаган булсалар, мин бу теманы күтәрмәгән дә булыр идем. Әмма алар шалтыратып, без сезне язып куйдык, төгәл вакытын әйтербез, дип шалтыраттылар. Бер атнадан соң безгә смс-хәбәр килә. «Катнашу 25 мең сум тора, сезгә ялгыш шалтыратканнар. Анда берничә өлкән җырчы гына катнаша, ә башкалар барысы да акча түли», – диелгән. Шуннан ачуыбыз чыкты. Ничек инде алай? Без сезгә ай саен акча ташыйбыз. Безнең дә балалар да үстерәсе, яхшы, зур өйләрдә дә яшисебез, елына бер булса да ял да итәсе килә. Юк, мин зарланмыйм, әмма безнең бөтен эшләгәнебез ротациягә китеп бара. Ул смс безгә генә түгел, ә күп артистларга килде. Ләкин күбесе дәшми генә утыра. Лилия Муллагалиева да әлеге теманы күтәреп чыкты. Бу хакта язарга курыкмадыгызмы дип, хезмәттәшләр арасында да язучылар булды. Әмма телевидение белән радио хәзер җырчылар хисабына яши, – диде безгә Гөлназ Шәрипҗанова.

Аның фикеренчә, әгәр артистлар күпләп акча түләүдән баш тарта башласа, бәяләр дә моның кадәр булмас иде. Шәрипҗановларга, мисал өчен, 100 мең сумга реклама хезмәте күрсәтергә дә тәкъдим иткән телекомпанияләр булган.
Шуңа да хәзер артистлар интернет мәгълүмат чыганакларына, социаль челтәрләргә басым ясыйлар һәм шул ысул белән үзләрен рек­ламалыйлар.

– Кемнәрдер, үзләрен рекламалау өчен, нинди генә хайп уйлап тап­мый, ди. Әмма һәр популяр кеше ничек тә булса үзен халыкка чыгарырга тырыша. Шуңа да хайплар күбәйгәннән-күбәя барачак, – дигән фикердә җырчы.
Үзәк телевидениеләр популяр булган «топ» артистлардан аларны төшерү өчен шулай ук акча сорамаячак дип саный ул.

– Алар шул дәрәҗәгә җитәр өчен миллионлаган, миллиардлаган акча тоткан. Шуңа да алардан акча сорамыйлар. Әйе, алар хәзер көн саен концертлар куя. Без алар кебек концертлар да куймыйбыз, безгә халык йөрми, дип тә зарланмыйбыз. 
Тамашачы хәзер бик таләпчән. Аңа концерт кына кирәк түгел. Аңа шоу, кыйммәтле, сыйфатлы утлар, көчле аппаратура, биюләр кирәк. Аларның барысын да туплап җыю өчен акча сорала. Хәзер без ике бала үстерәбез һәм «очып» йөрмибез. Барысы да үз җае белән бара, һәр нәрсәнең үз вакыты. Хәзер без репертуарыбыз­ны яңартабыз. Аранжировкаларны да яңарттык, чөнки өч-дүрт ел элек булган аранжировка хәзер тыңланмый. Җырларга килгәндә, сан ягыннан кумыйбыз, алар да бушка килми. Популяр композиторлар хәзер җырлары өчен 20 мең сум сорый. Аранжировка – 20 мең, өстәвенә тавыш яздыру бар. Бер җыр – 50 мең сум дигән сүз. Сез дә бит банкетка бушка килеп җырламыйсыз, диләр. Әлбәттә, җырламыйбыз. Әгәр дә сез безне чакырасыз икән, димәк, без сезгә кирәк. Кеше сыйфат өчен түләргә тиеш, – ди Гөлназ Шәрипҗанова.

Яхшы җыр сиңа эләксен өчен, акча гына җитми, яхшы мөнәсәбәт  тә булырга тиеш, ди ул. Шулай ук композиторлар, шагыйрьләр дә җыр­ларын эшләгән артистларга бирергә тырыша икән. Шәрипҗановлар очрагында да шулай.

– Безне соңгы ярты елда күрә башладылар һәм хәзер композиторлар җырларын үзләре җибәрә.

Әле бер-ике атна элек кенә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның «Синнән башка» дигән җырына төшерелгән клипны тамашачылары да күрә алды. Гөлназ анда бик шәп актриса буларак ачылган.

– Бу хакта минем үземә дә әйтүчеләр, нишләп театр училищесына укырга кермәдең, диючеләр дә булды. Чакырганнар иде, ләкин минем 11нче сыйныфны тәмамлыйсым килде. Ә инде урта мәктәпне тәмамлаганнан соң югары белем аласы килә. Шуңа да Педагогика институтының музыка факультетына укырга кердем. Мине берәү дә өйрәтмәде. Табигатьтән бирелгән сәләт. Клипны төшергәндә режиссерлар миннән, киресенчә, монда безгә Камал театрында, Тинчурин театрында кебек уйнарга кирәкми, дип таләп итте. Андый әйберләрне уйнау җиңел кебек, ә менә гади кеше ролен башкару бик авыр булды.

Әниләр һәм бәбиләр

Хәтерләсәгез, биш иҗади гаилә берләшеп, «Әниләр һәм бәбиләр» проектын тәкъдим иткән иде. Алар арасында Шәрипҗановларны да күрергә мөмкин булды. Бу проект тагын дәвам итәчәкме? Тамашачылар әлеге концертны тагын тамаша кыла алачакмы? Гөлназ безгә шул хакта да сөйләде.

– «Әниләр һәм бәбиләр»нең башлап йөрүчесе безнең Лилия Муллагалиева. Безнең проект хәзер Президент тарафыннан ярдәм көтә. Лилия аны фестиваль кебек ясамакчы була. Шуңа да, әлбәттә, дәвамы булачак. Без, артистлар гына түгел, ә тамашачыларыбыз, районнардан гади гаиләләр дә анда катнашыр дип ниятлибез, – ди Гөлназ ханым.

Ул үзен бәхетле хатын-кыз һәм бәхетле ана дип саный.
– Моннан биш ел элек мин күп нәрсәне үз кулыма алып хәл итә торган булсам, хәзер исә мин тулысынча Илсур артында. Ул мине бәхетле хатын-кыз итте. Аның белән ничек кавышып киткәнбез, ничек яшәп киткәнбез... Ул бер мизгел­ ­сизелми дә үтте. Шулай булырга тиештер дә. Бер тамчы да үкенмим. Аллага шөкер, уңымда – кызым, сул ягымда – улым. Бер көнлек дөньяда яшибез, барыбыз да дөнья куабыз, матур яшәргә тырышабыз. Ул безнең татар халкына хас әйбер, шулай булырга тиеш тә, – ди җырчы.

Шәрипҗановлар бүгенге көннәренә шөкер итеп, киләчәктә йөз­­ләгән хыялларын тормышка ашырыр­га ниятләп, кулларыннан килгәнчә, башкаларга да ярдәм итеп яши. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!


Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: