16+

Гөлия Вәлиәхмәтова: “Марат сүзләремә колак салды, ул мине ишетте”

Эстрада йолдызы булмаса да, аның тормышын 250 меңнән артык кеше күзәтеп бара.

Гөлия Вәлиәхмәтова: “Марат сүзләремә колак салды, ул мине ишетте”

Эстрада йолдызы булмаса да, аның тормышын 250 меңнән артык кеше күзәтеп бара.

Сүзем, танылган блогер, эшмәкәр, сәяхәтче Гөлия Вәлиәхмәтова турында. Кемдер Гөлияне аранжировкалар остасы, композитор Марат Мухинның тормыш иптәше буларак та белә. Тормышта Гөлия нинди соң ул? Бу сорауга җавапны интервьюда табарсыз. 

– Сез бик күп сәяхәт итәсез, кайсы сәфәр аеруча нык истә калды? 
– Мин гел хәрәкәттә булырга яратам. Сәяхәтләр күңел халәтемә якын, башка илгә баргач, яңа хисләр, эмоцияләр туплап яңадан туам шикелле. Әни дә: “Безнең нәселдә синең кебек сәяхәт итәргә яратучы кеше юк”, – ди. Һәр сәяхәттә кызык, дулкындаргыч мизгелләр белән истә кала. Дус кызым белән Африкага сәяхәтем гомер буена истә калыр, мөгаен. Безгә Кениянең джунглиларына чын табигать кочагына бару бәхете татыды. 4 көн дәвамында тыюлыклар буенча экскурсиядә йөрдек. Зоопарктагы фил, жирафларны иректә булганнары белән чагыштырып та булмый. Алар шундый зур. Шул минутларда бала-чага кебек шаккатасың, кайвакыт куркып та куясың. Тыюлыклар буенча сәяхәтебезнең берсендә зур филне күрдек тә, артык якын килмичә генә машинабыз белән туктап, күзәтә башладык. Әкрен генә үз җаена барган фил көтмәгәндә безгә таба чаба башлады. Машина йөртүче тизрәк “газ”га басты, хәер, барысы да яхшы тәмамланды. Ә бит машинаң сүнеп тә кала ала, фил ике дә уйламый таптап китә. Чак кына исән калдык. Сәяхәттән тагын бер кызык хатирәм Милан шәһәре белән бәйле. Без анда килен (энесенең тормыш иптәше) белән 3 көнгә генә барып кайтырга уйладык. Соңгы көнне кире кайтырга рейсның ничәдә булуын карарга онытканбыз. Бервакыт машина йөртүче шалтырата: “Мин килеп җиттем, төшегез”, – ди. Безнең киемнәр җыелмаган, тиз-тиз әйберләрне төреп тә тормыйча гына җыеп, аэропортка ашыктык. Юлда барганда, бераз акча түләп билетларны алыштырырга булдык. Нәтиҗәдә, машина йөртүчегә безне берәр кунакханәдә калдырырга сорадык. Әйберләрне калдырдык та, шул ук машина йөртүчедән тәмле ризыклар пешерә торган ресторанга алып баруын сорадык. Ул безне шунда калдырды да, китте. Без ашадык, кире кайтырга такси тоттык. Утырдык, ә рульдәге хатын-кыз инглиз телен белми. Ә без итальянча сөйләшмибез. Озак кына тырышкач, аңлаштык. “Кая алып барыйм”, – дип сорый. Ә без белмибез! Гадәттә, ачкычларда отельнең исеме, адресы языла. Ә монда бернәрсә юк. Отельнең исемен дә, адресын да белмибез. Ярый әле, безне кунакханәгә илткән әфәнденең номеры сакланып калган. Аңа шалтыратып, көч хәл белән кунакханәбезгә кайтып җиттек. Ул көнне айлык адреналин нормасын алганмындыр.

– Балачактан хәзергә кадәр сакланып килгән иң мөһим тормыш принципларыгыз нинди?
– Әби безгә һәрвакыт туганнар белән бердәм булырга кирәк дип кабатлый иде. “Бер туганыңны кунакка чакырсаң, башкаларын да һичшиксез чакырырга тиешсең”, – дип әйткәне хәтеремдә. Хәзер туган көннәрне дә кемнәрдер дуслары, гаиләсе белән генә үткәрә. Без һәрберебезнең гомер бәйрәмендә бергә җыелабыз. Гомумән, беренче урында туганнар, якыннар аннан соң гына дуслар. Дуслык бер көнлек, ә туганлык – мәңгелек. Гаиләбез шундый бердәм, тату булуга бик шатмын. Дөресен генә әйткәндә, һәркем безнең кебек аралашып яши дип уйлый идем. Тик социаль челтәргә гаилә бәйрәмнәрен куйгач: “Безнең дә шулай булсын иде”, – дип язучылар бар. Туганнарның аралашмавы белән кешеләрне шаккаттырып та булмый, бу бик кызганыч. Һәр гаиләнең дә күрешергә шатлыклы сәбәпләре булып торсын иде. 

– Соңгы арада блогерларны салым түләмәү буенча җаваплылыкка тартуларын күзәтәбез. Социаль челтәрләр эшчәнлеге  дә берникадәр чикләнә, шәхси блогта акча эшләп буламы? 
– Салымнарны түләмәү блогерларга гына кагылмый. Бу мәсьәлә бөтен өлкәгә дә кагыладыр. Хәзерге вакытта блогерларның хәле катлаулы дип әйтмәс идем. Бизнесның барлык төп “уенчылары” безгә реклама сорап мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, акча эшләү мөмкин. Канунны үтәп, салымнарны вакытында түләп барырга гына кирәк. 

– “Блогер – эш түгел ул”, – дип уйлаучы кешеләр бар. Блог алып бару вакытында барысын да ташларга теләгән мизгел булдымы? 
– Шәхсән минем очракта, блог алып бару – көндәлек эшем. Көн саен язылучылар белән хәбәргә чыгып, контент куям, видеоязмалар төшерәм. Бу бик күп вакытны ала. Читтән караганда шундый җиңел кебек тоела ул, әмма яңа видео өчен яңа темалар эзләү, уйлап чыгару – иҗади процесс бит. Шәхси блогка бик җитди карыйм, бары профессиональ камерага, яхшы ут, җиһазлар, оператор белән төшерәбез. Мин моны чын эш дип саныйм. Блогны башлаган чакта миңа да бик кыен иде. Үз-үземә, көчемә ышанмый идем. Шулай да курыксам да, эшләп карадым. Һәркемгә дә ярап бетеп булмый. Барыбер кемгәдер ошамаячаксың. Кеше белән аралашмыйча гына, социаль челтәрдә начар сүзләр язучыларны бәхетсез кешеләр дип саныйм. Бер генә бәхетле, уңышлы кеше дә үз вакытын башкалар турында юк-бар язуга сарыф итмәячәк. Мин үзем оптимист кеше. Ниндидер уңышсызлыклардан да яхшы яклар табарга тырышам. Алай яшәве, эшләве дә рәхәтрәк. 

Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading