16+

Гөлназ Нәүмәтова: “Әти-әни күз алдында батып үлә яздым”

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова гел ачык йөзле булуы белән аерылып торадыр.

Гөлназ Нәүмәтова: “Әти-әни күз алдында батып үлә яздым”

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова гел ачык йөзле булуы белән аерылып торадыр.

Кайчан гына карасаң да, ул һәрвакыт ягымлы итеп кенә елмаеп тора. Ә язмыш аны балачактан ук сыный башлаган икән. Тик ул тормышына бер дә үпкәләми, аны ничек бар шулай кабул итә белә.

– Балачакка кире кайтыйк әле. Истә калган иң якты хатирәгез нинди?
– Мин үземнең балачагымны бик яхшы хәтерлим. Кечкенә вакыт онытыла диләр, ә минем хәтта 3 яшьлек чакларым да истә. Бәлки, киеренке мизгелләр күп булганга шулай ачык хәтеремдә уелып калгандыр. Бәхетле, кайгы-хәсрәтләрсез, рәхәт балачагым 5 яшьтән башлангандыр. Әниләрнең чөкер-чөкер көлешеп бергәләшеп эшләүләре, ә без, бер төркем балаларның урам буйлап рәхәтләнеп йөгерешеп йөрүләре әле дә хәтеремдә. Мин тумышым белән Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылыннан. Авылда кибетләребез бик мул иде. Кыш җитү белән Яңа елга ялт-йолт килеп торучы серпантиннар, бизәкләр сатуга чыга иде. Шул кибет киштәләре яныннан кайту, бизәкләр алу – иң рәхәт мизгелләр. Бик сагынам ул вакытларны, хәзер дә әйләнеп кайтыр идем. 

– Балачагыгызның иң кыен мизгелләре – әниегезнең авыруы булгандыр. Ул чакларны да хәтерлисезме?
– Кечкенә булсам да, әнинең авыруын аңлый идем. Ул хастаханәдә яткан чакта әнинең бертуган апасында да, без квартирантлар булып яшәгән Таня түтидә дә яшәргә туры килде. Таня түти безнең гаиләне бик якын күрә иде. Кечкенәдән мине санарга, укырга йөрәтте. Әнием шундый авыр хәлдә калгач та, ярдәм кулын сузды. Таня түти мине үз баласыдай якын итте. Ул бик дини кеше иде. Бервакыт Таня түти әнидә “яман шеш” дигән сүзләр ишеткәч, мине икона янына бастырды да: “Молись, проси у Боженьки!” – диде. “Мин бит татар кызы. Миңа чукынырга ярамый”, – дип әйттем. “Син кечкенә әле, ничек булдыра аласың, шулай сора”, – диде Таня түти. Ул үзенчә сорап, мин үземчә сорап, икона каршында басып торуым әле дә хәтеремдә. Мин бик тыныч бала идем, ул вакытта ук кешеләр алдында елап утыру килешмәвен аңладым. Кайвакыт әби-бабай янына авылга да кайтып яшәдем. Анысы минем өчен сөргенгә тиң иде. Әби-бабай эшкә киткәч, берүзем калгач кына фотоларга карап елап утыра идем. Әни 3 ай ярым хастаханәдә ятты. Аның бер бөерен алыштырырга туры килде. Әле аннан соң да, ул хастаханә юлын таптаудан туктамады. Әнинең үз хәле хәл иде, шуңа күрә әнине бик юксына идем. Әнисез үткән Яңа елны әле дә оныта алмыйм. Туган апалар белән дусларына кунакка бардык. Бала-чагалар рәхәтләнеп чабыштык та, һәркем үз әти-әнисе кочагына килеп сыенды. Ә минем әни юк. Шул мизгелдә үземне ятим бала кебек хис иттем. Әнинең хастаханәдән кайткан көне иң бәхетле көннәремнең берсе иде. Апада кунакта майлы кильки балыгын рәхәтләнеп, пычранып ашап утырган мизгелдә ишектән әни килеп керде. Тизрәк янына барып кочаклап алыр урыныма, хәрәкәтсез калдым. Әйтерсең, әни күз алдыннан югалыр кебек тоелды. “Син башка китмисеңме?” –дип сорадым. Әни: “Юк, кызым, бүтән китмим”, – дигәч кенә муенына барып сырылдым. Мин әнине югалтудан куркып үстем. Әни яшь чагында бик еш авырды. Хәле җиңел булмаса да, мине берүземне калдырмас өчен ахыргы чиккә кадәр хастаханәгә мөрәҗәгать итмичә йөрде. Аны гел ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китәләр иде. Әле дә ул тавыш күңелемә шом сала. Әнигә бик күп операцияләр кичерергә туры килде, ә шулай да ул сынмады. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Хәзер инде Аллаһка шөкер, әти белән үз көйләренә яшәп яталар.

– Әти-әниләрегез аерылганнар дип беләм. Әтиегезгә ачу сакламыйсызмы?
– Әтигә үпкә дә сакламыйм, “начар” дип тә әйтмим. Яшьлек, дуамаллык белән эшләнгән хаталары булды инде. Әни дә операциядән соң үзгәрде. Ул элек озын чәчле иде. Хастаханәдә аларны тарый алмыйча, иза чигеп беткәч, чәчләрен кистереп атты. Үзен якларга өйрәнде, бу авыру аны чыныктырды. “Баламны аякка бастырырлык булса да, саулык бир”, – дип сораган Ходайдан. Шулай да миңа әти җылысы җитмәде дип зарлана алмыйм. 

– Үги әтиегез белән уртак телне тиз таптыгызмы?
–  Әтине (үги әтисе турында сүз) минем бәхеткә килгән кеше дип әйтәм. Ул беренче күрешүдән үк ничектер күңелемә үтеп керә алды. Элек әни белән үз йортыбызда яши идек. Күрше-тирә йортларны җимереп, алар урынына яңа ике катлы күпфатирлы йортлар төзи башладылар. Безгә дә башка фатирга күчәргә туры килде. Шул чакта бер бригада эшчеләр килде. Берсе дә өйләнмәгән. Күрше апа: “Бу хатын иреннән аерылган. Сез аны тизрәк эләктерегез, кулыгыздан ычкындырмагыз. Бик уңган хатын”, – дип котыртып җибәргән. Әти белән беренче очрашуны әле дә оныта алмыйм. Төзелеш барган җиргә килеп бастым. Өйдән алып чыгарга кирәк әйберләр бар иде. Сорарга кирәк, әмма абыйлар янына барырга куркыта. Әти кырыйдан гына килеп чыкты да, күтәреп тә алды. “Нәрсә качып торасың?” – диде дә, күккә чөйде. Менә шул мизгелдән башлангандыр бала-ата мәхәббәте. Үз әтиемнән андый әйбер күргәнем юк иде. Шулай әти (үги әтисе турында сүз) безгә фатирга әйберләр күчерергә булышты. Ешрак кунакка килә башлады. “Әни, Миша абый бездә калсын инде”, – дип әйттем. Аңа “әти” дип эндәшергә бик тиз күнектем. Моннан тыш, әтием ¬ балта остасы. Кайсы эшкә тотынса да, барысы да кулыннан килә аның. Ул һәрвакыт өйдә нәрсәдер ясап, үз көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышты. Шулай күңелләребезне яулап алды. Мине үзе барган җирләргә ияртә иде. Аның белән һинд киноларын карарга, балык тотарга барулар да кызык булды. Ул миңа ата назын, җылысын бирде. Әле дә хәтеремдә мәктәпкә укырга кергәч тә, әти мине алырга килгәч, гел иң башына утырып кайта идем. Күрше хатыннар: “Үз баласы булмаса да күтәреп кенә йөртә”, – дип көнләшәләр иде. 

– Үлемнән бер адым гына калган мизгелләрем булды, дип сөйләгән идегез.
– Мин тыныч бала идем, әмма кызыксынучанлыгым аркасында бик күпне күрдем. Кызлар белән мәктәптән кайтканда карда калган бер зур эз артыннан эре-эре атлап киттем. Ярый әле артым белән борылып барганмын, алдым белән барган булсам, бәлки, туп-туры канализация тишегенә төшеп киткән булыр идем. Артым белән баргач, аягым баскычка эләгеп калдым. Әле үземне кар астына төштем дип уйладым. Аягым белән суга баскач, борынга ис килеп бәргәч кенә, канализациягә төшкәнемне аңладым. Авылда күршеләр сараена кереп тә чак кына исән калдым. Уенчык пистолет, әтинең кара шләпәсен алып, күршеләрне кызык итәргә кердем. “Руки вверх, я чудовище!”– дип кычкырып җибәрдем. Күрше абый куркуыннан сәнәген миңа җибәрә язды. Әле ярый хатыны да мал карарга чыккан булган. Ул иренең кулына асылынып: “Тукта, үтерәсең бит”, - дип кычкырды. Ә мин бу хәлне күреп катып калдым. Күрше апа: “Кит, үләсең бит”, - дигәч кенә айнып киттем. Үлемнән бер адым гына калган чакларым күп иде. Әти-әни күз алдында батып үлә яздым, Аллаһы Тәгалә саклады. Шундый хыялый бала идем, Илгизә. Әкиятләр, космос турында сөйли идем. Хыялый тормышыма әкиятләр өйрәтүче Таня түти, һинд кинолары каратучы әтием, әби-бабамның гүзәл табигатьле авылы этәргеч булгандыр. Ә болар үз чиратында гомеремне театр белән бәйләүгә тәэсир итте. Әни үзе гел авыргач табиб булуымны теләде, ә әти - тәрҗемәче булырмын дип ышанды. Әмма театр артисты булырга теләгәч, алар бер дә каршы килмәделәр. Мин шуңа да рәхмәтлемен. Хәзер дә спектакльләремә йөриләр. Премьералардан соң бергәләшеп фикер алышабыз.

– Тинчурин театрында 21 ел эшлисез. Холкыгызга туры килмәгән рольләрне дә еш уйнарга туры киләдер?
- “Чулпан” спектаклендә Марзия роледер. Ничә еллар уйныйм, күнектем дә бугай инде. Әмма Марзия артык дөрес, тыйнак хатын-кыз ул. Бу образ бик төче тоела. Тормышта да андый артык “дөрес” кешеләргә шик белән карыйм. Барысы да гел яхшы гына була алмый. Кешенең барыбер ниндидер кимчелеге бар. Шулай да кешеләргә бик тиз ышанам. Кайвакыт дөньяны алсу күзлекләрдән күрәмдер. Кыенлыклар булса да, алар вакытлыча гына дип уйлыйм. Әлбәттә, кайбер рольне күбрәк яратасың. Бөтенесен дә тигез күреп булмый. Мәсәлән, “Акча бездә бер букча” спектаклендә Галия образын озак кабул итә алмадым. Галия ирен акча юк дип тинтерәтә, тынгы бирми. Мин андый хатын-кыз түгел. Бу образ авырлык белән бирелде. Ә хәзер аны рәхәтләнеп уйныйм. Бөтен эмоцияләремне шул роль аша чыгарам. Беренче бүлектән соң: “Ах, бетемне коеп чыктым”, - дим (көлә). 

- Ялгышмасам, декрет ялыннан да иртәрәк чыккансыз. Бу адым да җиңелләрдән булмагандыр?
– Эшкә чыкканда улыма 1 яшь иде. Баланы күкрәктән аерып, улыма 1 яшьтә 3 ай булганда Себергә бер айлык гастрольләргә киттем. Гастрольләргә чакырдылар, әле түләү ягы да яхшы була дигәч ризалаштым. Әмирхан дәү әти, дәү әни карамагында авылда калды. Күңелем үз урынында булмады. Бик авыр булды. Аннан кайткач, нәкъ үземнең балачагымны искә төшердем. Улым да мине башта танымыйча тынсыз калды. Аннан соң гына кысып-кысып: “Әннәм!”, - дип сарылды. Әмирханны гастрольләр вакытына гына әти-әнием белән калдырырга тырыштым. Улыма күңел җылысын, наз, игътибарымны бирдем. Балам белән гел янәшә булыр идем дә бит, акча эшләргә, дөнья дилбегәсен тартырга кирәк булды. Кечкенә вакытта Әмирхан үпкәләп тә алды. Хәзер барысын да аңлыйм дип әйтә. Әмма һәр эшләүче артистның да баласы бераз үпкә белән үсәдер. Игътибарны йә театрга, йә балага бирәсең. Баламның өсте бөтен, тамагы тук булуын теләдем, шуңа эшләргә туры килде.

– Эшкә чыгуыгызның сәбәбе – ирегез белән аерылышу булгандыр. Аның белән ничек танышкан идегез?
– 8 март алдыннан иптәш кызларыма фатирга кунакка килдем. Кызлар белән аулак кына сөйләшеп утырганда ишек шакыдылар. Дусларым качышып бетте дә, ишекне үземә ачарга туры килде. Ачып җибәрүем булды каршыда бер егет басып тора. “Яңа йөзләр дә бар икән”, – ди. Менә шуннан танышып киттек. Шул бер күрештек тә, бүтән аралашмадык. Мин каникулларга авылга кайтып киттем. Аның турында уйласам да, бернинди өметләр дә багламый идем. Казанда иске фатирдан әйберләрне алырга килгәч, шул вакытта ул шалтыратты. Әйтерсең, алдан сизгән. Менә шул көннән аралашып калдык та инде. Дөресен генә әйткәндә, без бер очраштык, бер аерылыштык. Ике ел ярым бөтенләй югалып та торды. 2007 елда никахыбыз булды, аннан туй уйнаттык. Безнең егет-кыз булып йөргән чакта ук барысы да аңлашылган булгандыр. “Икегез ике төрле” дип әйтә иде дус кызлар. Ирем эшемне кабул итә алмады. Ул тырышты, әлбәттә. Әмма: “Синең театр беренче урында” - дия иде. Гәрчә, миңа алай тоелмады. Авырга узгач та, бала барысын да үз урынына куячагына ышандым. Йә бергә булабыз, йә аерылабыз. Бала туганчы, тормышымны иремнән башка күз алдына китерә алмый идем. Бала миңа көч бирде. Әлбәттә, гаепләп сөйлисем килми. Аерылуда икебезнең дә үз сәбәпләре булды. Миңа түземлек җитмәде. Авырлы вакытым бик авыр узды. Бар нәрсәне күңелгә якын алып, елый идем. Елак хатын-кыз нинди ир-атка ошасын инде? Тик шулай да аның белән булганда читлектә яшәгәнмен. Миңа үземнең ирекле булуым ошый. Хәзер читлеккә кертү дә җиңел булмаячак. Безнең мөнәсәбәтләрдә барыбер кемгәдер буйсынып яшәргә туры килер иде. Ә ул буйсынучы кеше мин идем. 

- “Бүтән гаилә кормыйм”, дип әйтүегезме?
- Миңа начар ирләр, начар егетләр очрамады. Очрашып йөргән кешеләр дә булды. Мин тиз гашыйк булам, әмма ул хисләр бик озакка сузылмый. “Бүтән гаилә кормыйм”, - дип авыз тутырып әйтәсем килми. Яшь барган саен иләк аша уза алучылар да кими. Аның аша үтә алырлармы икән?

- Дусларыгыз күпме, Гөлназ?
- Аралашкан кешеләр бихисап инде. Якын дусларны бармак белән санарлык. Якын дусларым ул - минем улым, әти-әниләрем. Улым ирлек хисе белән үсүен теләдем, шуңа кечкенәдән аннан киңәш сорый идем. Хәтта киемне сайлауга кадәр Әмирхан белән киңәшләшәм. Ул да минем белән фикер алыша. 

- Сезнең өчен идеаль ир-ат нинди?
- Миңа аның янында тыныч һәм шул ук вакытта җиңел булган ир-атны идеал дисәк тә буладыр . “Әйдә, киттек”, – дигәч тә, тиз генә җыенып чыгып китә ала торган, шундый “җиңел” кешеләрне яратам. Мин артист буларак эмоциональ кеше. Хисләргә бирелгән вакытларда мине кочагына алып тынычландыра ала торган ир-ат - идеал дияр идем. 

- Иң зур үкенечегез нинди?
- Мин үкенеп яши торган түгел. Эшлисе килгән эшем бар икән, мин аны тормышка ашырырга тырышам. Андый позиция белән яшәгәндә үкенечләр калмый. Шулай да улымны музыка мәктәбенә бирмәвемә үкенәм. Аның тавышы да матур, сәләте дә бар. Хәерлесе булсын инде. Хәзер Әмирхан пешекче-кондитер һөнәре буенча укый. Иң мөһиме - тормышта үз юлын тапсын.








Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading