16+

Гүзәл Галләмова: "Беренче мәхәббәтемне онытырга җай булмады..."

Гүзәл Галләмова исеме укучылар күңеленә “Ялгыз көймә”, “Зәңгәр кыңгыраулар”, “Түз, йөрәк!”, “Ызандашлар”, “Күңелнең дә үлчәме бар” китаплары аша үтеп керде. Аның ничек әдәбиятка килүе, беренче мәхәббәте һәм кемнән гафу үтенүен шушы әңгәмәне укып белерсез.

Гүзәл Галләмова: "Беренче мәхәббәтемне онытырга җай булмады..."

Гүзәл Галләмова исеме укучылар күңеленә “Ялгыз көймә”, “Зәңгәр кыңгыраулар”, “Түз, йөрәк!”, “Ызандашлар”, “Күңелнең дә үлчәме бар” китаплары аша үтеп керде. Аның ничек әдәбиятка килүе, беренче мәхәббәте һәм кемнән гафу үтенүен шушы әңгәмәне укып белерсез.

– Гүзәл апа, сүзне әдәбиятка килүегездән башлыйк әле.
 – Әдәбиятка килү?! Килү – юлга чыгу дисәм, юлы бик җаваплы шул, Дания. Әдәбият дөньясына “Ялгыз көймә” дип исемләнгән китабым белән 2016 елда аяк бастым. Күләмле әсәрләр язармын дип беркайчан да хыялланганым булмады. Биш проза китабым да укучылар тарафыннан яратып укылуы белән бәхетлемен. Моңа ирешү юллары урау булмагандыр ул үзе. Авыл мәдәният йортында үткәргән чараларга язылган сценарийларыма иҗади якын килеп, театраль күренешләр белән баета идем. Бер пьеса да язып сәхнәләштердем. Билгеле сәбәпләр белән җан аткан эшемне калдырып киткән елда (2012), “Татарстан яшьләре” газетасына кайтаваз мәкалә яздым. Шул мәкаләдән “ТЯ” үзеннән җибәрмәде – язарга канат куеп торды. Рәхмәт яусын, олы йөрәкле Исмәгыйль абый Шәрәфиевка (рухы шат булсын!), киң күңелле журналист Халидә Минһаҗевага. Каләм мине авырлыктан коткарды, иҗатта камилләштерде дә. Кызыксынып санаганым булды – әлеге газетага тугыз ел эчендә 125 күләмле мәкалә язганмын. Озын сүзнең кыскасы, публицистикадан әдәбиятка килдем.

– Укучылар һәр китабыгызны көтеп ала, яратып укый. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Зур рәхмәтлемен укучыларыма! Әсәрдәге һәр вакыйганы, йөрәгем аша үткәреп язам. Гадәттә, йөрәктән – йөрәккә булганы кадерле була бит, шуңа яратып кабул ителә дип уйлыйм.

– “Ялгыз көймә” китабында геройларның прототиплары юк дип язылган иде. Әсәр тулысынча уйлап чыгарылганмы?
– Әсәрдә, авыл (Имәнкискә, Лаеш районы) исеме аталып язылганга, геройларын да чынбарлыктан кабул итүчеләр булды шул. Хезмәт юлымны башлаганда ук, Бөек Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан, сугыш чоры авылдашларымнан күп истәлекләр язып алган идем. Хатирәләрнең, “су килгәнче...” дип башлануы, Куйбышев сусаклагычы җәелүнең авылдашлар өчен авыр вакыйга булуы күңелемә уелып калды. Ул заманадагы авылдашлар турында кемдер төгәл итеп сөйләсә дә, аларны прототип итеп алырга теләгем булмады һәм хакым да юктыр. “Ялгыз көймә”не укыгач, Минзәлә районыннан 80 яшьлек әбекәй: “Минем язмышны язгансың...” – дип хат язды. Әсәрләрдәге һәр уйдырма геройга – җир йөзендә аңа охшаш язмышлы кеше табылырга мөмкин шул.

– Заманча чит ил әдәбияты белән кызыксынасызмы?
– Зур тираж белән басылган бер бестселлер укыдым. Иҗат күп вакытны ала. Чит ил әдәбиятына кадәр, үзебезнең барлык тарихи әсәрләрне укып чыгуга ирешсәм иде ул!..

– Ни өчен китапларыгызны “Татарстан китап нәшрияты”нда бастырмыйсыз?
– Шәхси нәшриятларда китап бәясе һәм редакцияләү вакыты кимрәк. Татарстан китап нәшрияты фирмасы белән инде биш ел хезмәттәшлек итәм – алар китапларны сатарга ярдәм итә. Әйтүләре буенча, китаплары иң күп сатылучы авторлар исемлегендә мин.

– Кайбер шәхси нәшриятлардан: “Шушы темага яз, укучыларга ул кызыклы”, – дигән сүзләрне ишеткән бар. Сезнеңчә, укучы күрергә теләгәнне язу дөресме?
– “АкБүре” нәшрияты белән генә эшләгәнем булды. Бары яхшы киңәш кенә алганга аларга зур рәхмәтлемен.
Мондый сүзне китап кибете хуҗасы әйткәне булды. Мәгълүм авторның исемен атап: “Нигә син дә аның кебек язмыйсың”, – диде. Базар мөнәсәбәтләре буенча нәтиҗә ясаганда, җиңел укылышлы, гаилә темасы куертылган әсәрләр кирәк. Үз алды белән генә яшәгән күпчелек китап укучы җәмгыять тормышын тасвирлаган әсәрләр укырга яратмый шул. Уйлавымча, матур әдәбият базар мөнәсәбәте белән дуслашса, аңа яраклаша ук. Яраклашу кешелек дөньясын бер дәвердә дә уңышка китермәгән. Ә бәлки әле, рух сафлыгын кайгырту әдәби процессында, “якалашу” да кирәктер?! Укучыны язучы үзе артыннан ияртә килгәндә, каләм, рух сафлыгын кайгыртучы корал булып кала бирер, иншаллаһ.

– Беренче мәхәббәтегезне хәтерлисезме?
– Бик күңелле сорау бирдегез, рәхмәт! Беренче мәхәббәтем – соңгы мәхәббәтем икәнен әйтсәм, аңлашыладыр – аны онытырга җай булмады, чөнки 32 ел аның белән яшим.

– Гаиләгез турында да сөйләшик инде алайса.
– Гаиләнең – гаиләдә генә калуын телим мин. Социаль челтәрләрдә көн саен диярлек пост куйган чаклар да булды. Бик еш кына (төп нигездә яшим) уңдырып таба ашлары да пешерәм, йортыбызда истәлекле вакыйгалар да булып үтә, күрсәтердәй уңышлар да бар. Аларны уртаклашыр өчен Ватсапта, Вконтактеда аерым төркемнәрем бар. Инде сорау бирелгән икән, кыскача җавап мондый. Туган авылыбызда яшибез, ике кыз үстердек. Олысы кино сәнгатен үстерүдә хезмәт итә, кечесе – банк хезмәткәре. Икесе дә кияүдә. Өч оныгыбыз үсеп килә.

– Сез нинди холыклы кеше?
 – Әүвәл шуны әйтәм, милли тамырыбыздан килгән татар хатыны холкында мин: кирәкмәгән дәрәҗәдә сабыр, күндәм, эшкә түзем, гаилә саклаучы, туган җанлы. Горурланырдай бер сыйфатым бар: көнләшә белмим. Тирә-ягымдагы уңган-булган кешеләрнең матур эшләренә бары сокланам гына. Шушы сыйфатым миңа тыныч, матур яшәргә ярдәм итә. Ләкин хезмәтемнән канәгать була белмим. Бу камилләшү өчен алшарт үзе. Гаилә саклаучы дип бәяләп үтсәм дә, мин гаилә тормышы өчен генә яратылмаган. Зур эшләр булдырып яшәргә яратам. Ә бит, егерме ел гомер чаптар ат кебек, чабулап, мәдәният гөрләтеп үтте. Өй тормышы гына минем күңелгә тар. Эзләнүчәнлегем сәбәпле, хыялымда идеяләр туа тора, юк мөмкинлекләрне табып, аларны тормышка ашыра торам. Аллаһка мең шөкер! Алга таба да, “якты эзле булырга язсын”, дип тырышам.

– Язу бүген төп эшегезме?
– Язу – ул күңел халәте бит. “Төп эш итеп максат куям”, – дип кенә нидер язып булмый. Әгәр басыласы китапларымны көтеп алучылар бар икән – нигә язмаска, ди? Хобби итеп кенә карамыйм. Әлеге дә баягы, постлар язуга килгәндә дә, күңел төпкелендә туган уйларны уртаклашасы килү шул язучылык эшенә тугрылык түгелме соң? Үзеңдә туган җылы хисне, күңел яктылыгын укучы белән бүләшәсе килә бит ул.

– Әдәбият белән тамак туйдырып буламы?
– Әдәбият рухи яктан туендыра. Әсәр язып, китап бастырып, сатып баеган кеше юк бит безнең илдә. Иш янына куш була үзе, сүз дә юк.

– Татар әдәбиятына нәрсә җитми дип саныйсыз?
– Татар әдәбиятына бар да җитәдер, укучысы гына җитмидер бәлки? Язу белән генә шөгыльләнмим, төрле авторларның китапларын укыйм, укыганнарым белән әдәби марафоннарда уртаклашам. Әдәбият сөйгән кеше теләгән китабын ераклардан да юллап укый ул. Халкыбыз китап белән дус булсын иде.

– Очрашуларга еш йөрисезме?
– Менә бу сорауга җавап бирү авыр миңа. Күңел төпкелендәге кып-кызыл булып күмерләнеп торган утын агачларын кузгатырга кирәк. Алар кузгалганда очкыннар ата, үрләп яна... Гадәттә, андый учакларның кайнарлыгы, ялкыны үз-үзеңне тотышыңда, гамәлләрдә күренә. Ә мин аны кеше күзенә күрсәтмәскә тырышам. Тыныч кына җавап бирәм. Халык белән очрашу өчен аягың йөрергә, күзең күрергә, колагың ишетергә, тел байлыгың булырга тиеш. Бик кирәкле булсаң, кемдер синең өчен күбрәк сөйләп, күзең күрмәсә дә, аягың йөрмәсә дә, чит куллар ярдәме белән очрашуга алып килергә мөмкин. Ә менә ишетмәсәң, синең өчен кемдер бу вазифаны башкара алмый. Ләкин бу кимчелегемне белеп тә чын күңелдән очрашуга чакыручыларның гозерен кире какмадым. Бөгелмә, Питрәч, Арча районнарындагы иҗатымны яратучылар белән очрашып кайттым. Күңелләрендә урын тапканнары өчен зур рәхмәт! Килгән китап укучылардан, “...гадәти очрашу булмас, сорауларыгызны язмача бирүегезне үтенәм, ”– дип, алдан гафу үтендем, әлбәттә.

– Гүзәл апа, сорамый булдыра алмадым. Ә нишләп алайса, әдәби марафонда язучы буларак, сәхнәгә менүдән баш тарттыгыз? Күп сандагы китап укучылар сезнең чыгышны көткән иде бит.
– Гафу сорыйм. Күрер күзгә сәер хәл булып чыкты ул. Мөмкинлек чикле булуын аңлатучы бер күренеш иде бу. Әлеге дә баягы ишетмәүчелек сәбәпле, тантана башланганчы ук уңайсызлыкка калуым белән, бөтенләй “сүндем”. Ә чыгыш ясау өчен утлы күмерләргә ялкын өстәргә – дәртләнеп сөйләргә кирәк. Юкса ул, сөйләнү генә була. Әйе, мөмкинлекләр чикле булу күңелне үтерә. Әмма анда “тормышны ярату” дигән бер очкын кала. Әнә шул үрләп зур учак булырга сәләтле. Аның җылысында тирә-яктагыларны да җылытырга теләк зур. Әйе, Аллаһы Тәгалә бер яктан алса, икенче яктан – хәерлесен бирә ул. Мәдәният ишеген япкан иде, әдәбият ишеген ачты. Мин түгел! Бөек Кодрәт иясе! “Кертегез әле!” – дип шакып, таптанып тормадым. Үзе насыйп итте. Биш елга – биш проза китабы – зур хезмәтем нәтиҗәсе. “Кеше күңеле карурман!” – дип белми әйтмиләр шул.

 – Интернетта “Зәңгәр кыңгыраулар”ның икенче кисәген сорап язучыларга игътибар иткәнем булды. Кайчанрак басыла? Һәм сер булмаса нәрсә турында?
– “Зәңгәр кыңгыраулар” романы дилогия дип ниятләнгән идем шул. Дөньяга кайчан чыгуын әйтә алмыйм, ә менә төп геройларның журналистлар булуын яшермим. Яшьлектә калган журналист булу теләгемне әсәремдә тормышка ашырачакмын. Күңелем – редакциядә – журналистлар янында еш була...

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дания белэн уткэргэн интервьюны бик кызыксынып укыдым. Рэхмэт, килэчэктэ ижади эшегездэ зур унышлар сезгэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ңи әйтсәң дә, реклама кирәк шул ул!!! Менә Хэзер табып укыячакмын!!! Чаллы. Һидая.

      Мөһим

      loading
      2
      X