Буа театрына нигез салучылардан ул. Хөрмәткә авырлыклар аша ирешкән.
Әминә ханым Шәрәфетдинова Буа дәүләт театрында эшләп, лаеклы ялга киткән беренче һәм бердәнбер артистка әлегә. Ял дигәне генә аңа, язмыш әмере белән, олы сынау алып килгән.
“Ник интегәсең, Әминә?”
Күркәм көзләренә керсә дә, якты елмаюы яшьлектәгечә. Бер үтенү җитә – сәхнәгә чыгарга җыенгандай төзәтенә дә, җырлап та җибәрә. Рольләрен дә хәтерли. Театрдан китмәгән дә шикелле. Өйдә дүрт бүлмәне бер итеп йөрүендә, сизеп торам, сәхнә кызулыгы сүрелмәгән. Әминә апа шул ук әле, шул ук. Тик сынаулар гына күңел түренә җәрәхәтләр өстәгән.
– Әминә апа, күп артистлар егәре барында 70-80 яшенә тиклем сәхнәдә уйный. Театр сүзен ишетүгә сезнең дә күңел канатлана. Сагынасыз кебек.
– Сагынмыйм алай. Гастрольләрдән кайтып та кермәгәндә: “Их, өйдә генә торасы килә. Тәмле әйберләр пешеренеп, Рафаэльнең эштән кайтканын көтәр идем” – дип хыялландым. Театрда 20 ел эшләдем. Гастрольләргә чыгып киткәч, Рафаэль абыегыз: “Ашадыңмы? Акчаң бармы?” – дип көненә әллә ничә мәртәбә шалтыратып сорар иде. Әле бит үзем япкан никадәр компот, тушенкалар төяп чыгам, ярты юлда егетләр: “Әминә апа, бер генә банка компотыңны ачыйк әле”, – дип сумкаларны кабалый башлыйлар. Их, кызык чаклар... Без Түбән Наратбаш авылында яшибез, иртән мине эшкә Рафаэль абыегыз илтеп куя иде. Көндезге сәгать икегә кадәр репетиция, кичке сәгать алтыга тиклем ял. Буада яшәүчеләр өйләренә кайтып килә, ә мин театрда гына көтеп тутырам, кичен спектакль уйныйсы бар. Кышларын кайсы гына клубка сугылма – салкын. Яшьләр сәхнә артында тик тормый, үзләренә шөгыль табалар да, ә безнең нәрсә, яшь бара, хәрәкәтсез торган ике минутыңда да тын салкын күкрәк читен эләктерә. Суыклар үзәккә үтте инде. 26 декабрь иде, репетиция төнге уникенче яртыга кадәр барды. Рафаэль алырга килгәч, машинага чыгып аудым да елап җибәрдем. Туңдым, җелегемә кадәр суык үтте, мин әйтәм. “Ни җитми сиңа?..” – дип бер генә сүз әйтте. Ә бит тормышыбыз җитеш, чынлап та үз рәхәтемне аңлап яшисе генә! “Кадердә кадерләнә белмичә, ерак юлларда ник интегәсең, Әминә?” – дидем дә, гариза язып керттем, эштән китәм, мин әйтәм.
– Тыныч кына җибәрделәрме?
– Раилнең күзе маңгаена менде. Өч көн дулады. Артистлар картаймый ул, иң көчле спектакльләрдә төп рольләрегез бар бит, ди. Аларын гына уйнарга килеп китәм, мин әйтәм. Аек акыллы, бик зирәк кеше ул, тынычландырыр өчен генә әйткәнемне белә, ышанмады. “Киттегезме, килмисез бүтән”, – диде. Гаризам өч көн өстәлендә ятты.
– Раилнең кырыслыгы бар инде барын...
– Кырыс түгел, дөрес кеше ул. Кирәк чакта шундый итеп акыл өйрәтә. Берсендә бүлмәсендә җыелыш җыя. Икенче катка яшьләр юрттырып менеп киттеләр дә, әлеге дә баягы Әминә апагызның яше бара. Менеп җитсәм, утырышып беткәннәр, буш урындыклар калмаган. “Бухгалтериягә сугылып, урындык кына алып чыгам да”, – дип ишеккә генә борылган идем: “Әминә апа, туктагыз! Ә сез бөтенегез дә басыгыз! Килегез, сезнең урыныгыз түрдә!” – диде. Җыелыш буе басып тордылар. Беләсезме, нинди тәрбия бу! Нотык укымыйча да каннарына сеңәрлек итте. Икенче юлы гастрольдә без. Раил гримеркага килеп керде. Әй, чыркылдыйбыз, кызык, бизәнәбез, спектакльгә әзерләнәбез. Раил күз генә төшерде, урындыкларда безнең сумкалар өелгән. Бөтенесен бергә күтәреп алды да, урамга алып чыгып, карга ташлады. Шуннан соң бервакытта да гримеркадагы урындыкларга сумкалар куймадык. Гастрольләрдә безгә өстәл көйлиләр. Утырышып бетәбез дә көтәбез, ике сәгать үтәме, өчме, әмма Раил килмичә беребез дә кашыгына кагылмый. Бу да бер гаилә булу тәрбиясе. Сыра, хәмер эчү юк театрда, хәтта тәмәке тартучылар да кеше күзенә күренмичәрәк тарта иделәр.
– Аның хөрмәтен казану, димәк үзе батырлыкка тиң...
– Раил белән без Буа театрына нигез салучылар, беренчеләр! Бик хөрмәт итә ул мине. Үзем уйнамаган спектакльләрнең репетицияләрендә дә мине залда утырта иде. Режиссерга: “Әминә апа актерларның уйнавын төзәтә икән, ул ничек әйтә шулай эшлисе!” – дия иде. Лаеклы ялыма зурлап озатты. “Буа театры – гомер иткән йортыгыз, ишеген беләсез, Буага килгәч, сугылмыйча китмәгез. Бикле икән – шакыгыз. Ачмыйлар икән – миңа шалтыратыгыз”, – дигән сүзләре күңелемдә. Киткәч, юллар өзелә икән, хәлләрен белешеп торам, бик сирәк барам.
“Донорны озак эзләдек”
– Артист, сәхнәне сагынмыйм дисә дә, ышанмыйм. Күңелендә кайнап торган иҗат бер мәлдә генә сүнәме?
– Яз тиз үтте. Рафаэль абыегыз мине җәен бакчага да чыгармады, яшелчәсен, чәчәген үзе үстерде. Күңел бушап калды. “Нигә яшим?” – дидем, төрле уй килде. Ярый әле район газетасында белдерү күреп алдым, мәдрәсәгә укулар башлана икән, чыгып йөгердем. Кочак җәеп каршы алдылар! Кертеп утырттылар. Минем кебекләр әз түгел. Рафаэль йөртмәс инде, дим, эчемдә уй. Шул вакыт ишектән күршем Фәрдәнә килеп кермәсенме, гомерлек укытучы! Ире китергән. Аның артыннан икенче урамдагы Сәвия, Рәфис – ишәйдек! Аллаһы бирде бит – Рәфиснең мәчеттә намаз укуын гына көтәбез дә, төялешеп мәдрәсәгә китәбез. Бергә кайтабыз, Рәфиснең җае юк икән, Рафаэль абыегыз килеп ала иде. Хуҗалык тулы терлек, 50шәр баш каз-үрдәк, берсе дә кулыма тимәде. Минем эш шул, кайтам да дога ятлыйм, Коръән укыйм.
Гыйнвар ае җиткәч Мәскәүгә китәргә туры килде. Кызыбызның өч баласы бар, уртанчысының чирләп торганын соңрак белдек: бөерләре үсмәгән. 3 яшеннән хоккейга йөргән бала ул! Тренировка арты тренировка, ничек күтәргән? 14 яшенә җитәрәк, йоклый башлады. Көн йоклый, төн йоклый. Кая утыра, шунда чүмәшә, дигәндәй, йокыга изрәгәненә аптырап кына хастаханәгә алып баргач, яңа бөер куярга кирәк, дигәннәр. Донорны озак эзләделәр. Шул сәбәпле Мәскәүгә киттек тә. Әти-әнисе эштә, буш кеше мин генә.
– Мәскәүнең үз бәясе...
– Фатир эзләргә тотындык, бер айга кеше фатирында яшәп тору 80 мең сумнан башлана икән. Әле күпме яшисен кем белгән. Безгә яраклы бөер килеп чыкканын көтәсе бит. Буада гына торыр идең – юлы ерак, табиблар сызгыруга хастаханәгә килеп җитәсе. Туганнарның танышлары аша тапкан фатирда бер айга 42 мең сум түләп, ярты ел Мәскәүдә җан асрадык. Акчаның су кебек аккан чагы. Рафаэль шалтырата, авыл җирлеге башлыгына кодалыйлар, тәмам үзәгемә үттеләр, ди. Ул банктан соң, авыл җирлегендә эшләп, туеп чыккан иде инде, кер, дидем. Акчасы кирәк бит. Утарда асраган 3 сыер сөтен, 4 үгез итен күрмәдек инде, Мәскәү йота барды. Рафаэль ай саен 70-75 мең сум акча салып барды.
– Оныгыгыз да борчылгандыр.
– “Ник мин генә чирлим икән?” – дип бөгелеп төшкән мәлләре күп булса да, сынарга ирек бирмәдем. “Син яткан хастаханәнең алтынчы каты тулы авырулы бөерләре эшләмәүдән интегәләр. Аллаһы биргән сынау бу – бергәләп кичәрбез!” – ди идем. Фатир ике балконлы, мин күрмәгәндә аска ташланмасын дип, ул йокламыйча керфек тә какмадым. Даруларын белә иде, вакытында үзе эчеп барды, яраган ризыкны гына ашады.
– Операция көнен озак көттегезме?
– 23 июль көнне дәшеп алдылар. Яп-яшь егет бөере, диделәр. Авырып үлгәнме, үтергәннәрдерме, анысын белмәдек. Чишенеп, кушеткага ятарга куштылар. Мин артым белән борылып, киемнәрен көтеп торам бит. Оныгым әзерләнеп беткәч, борылдым да: “Балам, бөтен гәүдәңә әмер бит, тәнеңә яңа “кеше” керә: кулларың, аякларың, күзең белән йөрәгеңә кадәр бу бөерне кабул итсеннәр. Ул сиңа яңа тормыш бүләк итәчәк! Җебеп төшмә, көчле бул! Син яшәргә тиеш. Син безгә кирәк: әтиеңә, әниеңә, абыең белән сеңлең савыгып кайтуыңны көтәләр”, – дидем. Үзем елыйм. Әнисе телефонда өзгәләнә. Табиб керде. Ранисның күзләренә карады да, мин әйткән сүзләрне әйтте. Ишек төбендә тыңлап торган диярсең. 4 сәгать ясадылар. “Бөернең соңгы каналын тоташтыргач, бөтен гәүдәсенә куырылып килде дә бар көченә эшләп китте. Яңа әгъзаны бер сулышта кабул итте, шөкер!” – диде табиб. Рафаэль белән безнең туй көнебез иде ул. Бөтен туганнарны, дусларны чакырып, бәйрәм итәргә җыенган 45 еллык топаз туебызга дип, Аллаһы Тәгалә оныгыбызга гомер бүләк итте, хисапсыз рәхмәтле мин. Сакларга әтисе килде. Ә мин мәдрәсәгә кайтып очтым.
– Мәдрәсәгә?
– Әйе. Курсташларымнан төшеп каласым килмәде. Дәфтәргә язып барган лекцияләрне көнлек төшереп җибәрә бардылар, ә мин өйрәндем. Кайтып имтихан бирдем дә, укуымны дәвам иттем. Тагын ике елым бар әле. Укыйсы да укыйсы.
– Кабат мондый хәсрәтләр кичәргә язмасын.
– Әле бит оныгым операция көткәндә Рамил киявемне табиблар пычак астына салды. Хәл юклыгы борчыса да зарланмады. Кызыма да әйтмичә, Казанга киткән. “Ике сәгать гомерең калган, тиз”, – дип табиблар операция өстәленә кертеп салганнар. Яман шеш үсеп яткан. Кызым Раниягә генә хәбәр биреп җитешкән. Хәле әйбәтләнде хәзер. Киләсе сынауларны кичми нишлисең. Оныгым да савыгып кайтты. Рәхмәт, дуслары гел хәбәрдә булдылар. Дуслар, туганнар ярдәме авыр чакта терәк ул тормышта. Әлегә шулай яшәп ятыш. Исән, имин булыйк!
Комментарийлар