16+

Илдар Сәгъдәтшин: «Хыялыбыз – һәр китапның аудиоверсиясен эшләү»

Замана тәгәрмәче шулкадәр югары тизлек белән тәгәри ки, кулга китап алып уку түгел, бераз туктап тын алырга да вакыт таба алмаган көннәребез шактый була.

Илдар Сәгъдәтшин: «Хыялыбыз – һәр китапның аудиоверсиясен эшләү»

Замана тәгәрмәче шулкадәр югары тизлек белән тәгәри ки, кулга китап алып уку түгел, бераз туктап тын алырга да вакыт таба алмаган көннәребез шактый була.

XXI гасыр кешесенең телефон, компьютер, планшет һәм башка шуның ише вакытны тагын да тизләтә торган гаджетларга бәйлелеге көннән-көн көчәя. Ә бит яңа китаплар чыга тора. Классик язучыларыбызның әсәрләре дә киштәдә тузан җыеп ятарга түгел, ә укылырга, тыңланырга, үз укучысын табарга тиеш. Шуны истә тотып, быелдан Татарстан китап нәшрияты яңа проектына старт бирде: аудиокитаплар чыгара башлады. Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин белән әңгәмәбез әнә шул хакта.

– Илдар Камилевич, аудиокитаплар чыгару ихтыяҗы кайчан туды, бу идея кайсы вакытта барлыкка килде?
– Заманында «Таткнигафонд» дигән сайтыбыз бар иде. Анда 1,5 меңнән артык электрон китап куелган иде, ләкин вакыт узу белән, ул яңарту таләп итте. Андагы китаплар юкка чыкмасын дип, без өр-яңа сайт ясадык. Шул вакытта ук электрон китаплар өчен дә, аудиокитаплар өчен дә бөтен мөмкинлекләр исәпкә алынды. Шуннан соң без укучыларыбызның теләкләренә игътибар итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан аудиокитаплар әзерләүдә булышлык итүне сорадык. Аңа бик зур рәхмәт, ул бу идеяне хуплады. Әлеге эшкә ике куллап тотынганчы, юридик мәсьәләләрне хәл итәсе бар иде. Аудиокитапларны эшләгәндә, авторлык хокукларына зур игътибар бирәбез. Моның өчен дә шактый вакыт таләп ителде. Һәм, ниһаять, быел без бу проектны башлап җибәрдек. Шулай итеп, аудиокитаплар www.tatkniga.ru сайтына урнаштырыла башлады. Аларны тыңлау бушлай һәм теләгән һәркем файлны үзенә күчереп алырга мөмкин. Моннан тыш, бүген сайтта 1 меңгә якын электрон китапны да бушлай уку мөмкинлеге бар. Коммерциячел оешма буларак, безнең бурыч – нәшриятка табыш китерү дә. Шуңа күрә социаль әһәмияткә ия булган проект белән беррәттән, интернет кибет тә булдырдык. Әгәр автор китапларын бушлай куярга теләмәсә, аны шунда урнаштырабыз. Киләчәктә аудиокитаплар белән дә шулай эшләү мөмкинлеге бар. Бу авторларның да матди хәлен яхшыртырга ярдәм итәр иде. Шулай ук киләчәктә сайтта һәр авторның үз блогын булдыру бурычын да куйдык. Бу аларга укучылар белән тыгыз элемтәдә булырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, без әдәби әсәрләр чыгару белән генә тукталмыйбыз. Дәреслекләребез дә бар. Монда эшкә килгәч, аларның электрон вариантына гына түгел, интерактив вариантын булдыруга да игътибар бирдек. Алар белән сайтта танышырга була. Һәр интерактив дәреслек – бушлай.

– «Бу проект кулга китап алып укучылар санын киметер, басылып чыккан әсәрләр киштәдә тузан җыеп ятар», – дигән курку булмадымы?
– Юк, чөнки һәр төр мәгълүмат чарасының үз укучысы бар дип саныйм. Кемдер мәгълүматны күзе, кемдер колагы яисә башка тою әгъзасы аша җиңелрәк кабул итә. Россиядә, мәсәлән, соңгы дистә елда басма китап сөючеләр саны кимеми. Матур тавышлы, аһәңле, дөрес әдәби телдә укылган аудиокитапларны тыңлау, киресенчә, басма китапка кызыксыну уятыр дип өметләнәм. Димәк, бу очракта без басма китапка яңа аудитория җәлеп итәбез дигән сүз.

– Аудиокитаплар кемнәрнең тавышлары белән яздырыла?
– Аудиокитаплар чыгаруның бер максаты авторларны һәм әсәрләрне популярлаштыру булса, икенчесе – алтын тавышлы дикторларыбызның тавышын тарихта калдыру. Шуңа күрә бу эшкә Галиәсгар Камал һәм Кәрим Тинчурин исемендәге театр актерлары, телевидение һәм радио дикторлары җәлеп ителде. Татар халык әкиятләрен – Хәлим Җәләй, Луара Шакирҗанова, Дания Нурлы һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Идел Кыямов, Фатих Әмирхан әсәрләрен Фәнис Җиһанша белән Зөлфия Шәмсуарова уку күздә тотыла. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын Гүзәл Сибгатуллина укыды, чөнки ул, белүегезчә, әлеге әсәр буенча төшерелгән фильмда төп рольне башкарды. Шуны әйтәсе килә: әсәрләрне тавышландырган артистларның бу эшкә карата булган мөнәсәбәте, матди мәсьәләләрне беренче урынга куймаулары сөендерә. Моның өчен аларга зур рәхмәт.

– 2018 ел ахырына якынлашып килә. Быелга куелган максат-бурычларыгызга ирештегезме инде? Алдагы елларга тагын да зуррак планнар белән керәсездер, Илдар Камилевич?
– Техник мөмкинлекләрдән чыгып, быел без 162 сәгать яздырып, 21 авторның 35 әсәрен сайтка эләргә тиеш. Быелга куелган бурычларны башкарып чыктык дип әйтергә дә мөмкин. Киләсе елда 600 сәгатькә якын аудиоматериал яздырырга планлаштырабыз. Аудиокитаплар әзер булганчы, шактый вакыт кирәк. Башта әсәрне яздырып бетерәсе, аннан соң монтажлыйсы бар. Кыскасы, монда тулы бер команданың хезмәте куела. Шунысы куанычлы, халыктан уңай фикерләр күп алабыз. Аудиокитапларга сорау зур. Беренче көнне 63 тапкыр күчереп алдылар. Аннан соң бу хакта күбрәк кешегә мәгълүм булгач, сайтка көндәлек керүчеләр саны да 600гә җитте. Шуның кадәрле кешегә файдасы бар икән, без бик шат. Димәк, без кирәкле эш белән шөгыльләнәбез. Бу әле башы гына. Әлегә быел чыгасы китапларның уннан бер өлеше генә сайтка куелган. Киләчәктә аудиокитапларны тыңлаучылар тагын да артыр дип өметләнәбез. Бушлай булгач, шикләнеп караучылар да бар. Ләкин монда куен астында бернинди дә «таш» юк. Без үз халкыбызга менә шундый бүләк кенә ясыйбыз.

– Авторларны нинди принциплардан чыгып сайлыйсыз?
– Ел саен без нәшриятның социаль әһәмияткә ия исемлеген төзибез. Бу исемлек редколлегия утырышында кабул ителә. Исемлекне төзегәндә, иң популяр авторларны һәм XX йөз башы татар әдәбиятының классикасын алырга тырышабыз. Әлеге исемлекне хөкүмәткә юллыйбыз. Һәм ул аның карары нигезендә кабул ителә. Аудиокитаплар шул исемлектәге авторлардан сайлап алына. Киләчәктә безнең хыял – Татарстан китап нәшриятында чыккан һәр китапның аудиоверсиясен ясау. Публицистик әсәрләрне әдәби әсәрләр кебек укып булмый, әлбәттә. Андыйларның өзекләрен булса да укып, укучыда кызыксындыру уятырга телибез.

– Китаплар нинди студиядә яздырыла?
– Безнең бөтен эшебез аукционнар һәм торглар аша уза. Аудиокитаплар чыгаруга фатиха бирердәй ике тендер уйнатылды, аларда барлыгы дүрт аудиостудия катнашты. Ахырда китапларның шәхси эшмәкәр Р.Р.Вәлиев студиясендә яздырылачагы билгеле булды.

– Киләсе елда Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула. Әлеге матур вакыйганы ничек каршыларга уйлыйсыз, Илдар Камилевич?
– Әйе, безнең бер гасырлык тарихыбыз бар. Татарстан китап нәшриятының милли әдәбият үсешенә керткән әһәмияте әйтеп бетергесез. Бүген дә мактанырлык эшләребез байтак, 100 еллыкны матур итеп каршылыйсы килә. Киләсе елга куелган тагын бер планыбыз – мобиль кушымталар ясау. Әлегә электрон китапларны сайтта гына укырга була. Киләчәктә мобиль кушымталар булдырылгач, аларны да күчерү мөмкинлеге булачак. Әгәр сайтка керүчеләрнең, электрон китапларны укучыларның, аудиокитапларны тыңлаучыларның сайт эшчәнлегенә карата теләк-тәкъдимнәре бар икән, безгә язып җибәрсәләр, рәхмәтле булыр идек. Менә шулай кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышлар да, үзгәрешләр дә нәтиҗәлерәк һәм кадерлерәк булыр.

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X