16+

Илнар Гарифуллин: «Оешып беткән милләтләрдә ыру-кабиләләргә бүленеш юк, башка куркынычлар бар»

Һәркем үзенең кимендә җиде буын бабасын белергә тиеш. Бу уңайдан бәхәсләр куерып, кайберәүләр татарларны үзләренең чыгышын белмәүдә, тамырларын югалтуда гаепли.

Илнар Гарифуллин: «Оешып беткән милләтләрдә ыру-кабиләләргә бүленеш юк, башка куркынычлар бар»

Һәркем үзенең кимендә җиде буын бабасын белергә тиеш. Бу уңайдан бәхәсләр куерып, кайберәүләр татарларны үзләренең чыгышын белмәүдә, тамырларын югалтуда гаепли.

Моның сәбәпләре күп, шуларның берсе – советлар хакимияте, диләр. Ыру-кабиләләргә бүленеш советлар чорына хәтле күптән юкка чыкканын аңларга теләүче юк: ыруыңны белмисең, димәк, син хәтереңне җуйгансың. Әлеге һәм башка сорауларга җавапны тарихчы Илнар Гарифуллин белән бергәләп эзлик.

Үткәннәрне сүгеп үзбилгеләнү

– Илнар, ыру-кабиләләргә бүленеш чорына хәтле, әүвәл бүгенгесен карап үтик әле. Социаль челтәрләрдә төркиләр арасында нинди генә тема күтәрелмәсен, алар совет чорын, тирә-күршене, бөтен дөньяны сүгеп утыра. Мисаллар да шактый: совет чорындагы репрессияләр, ачлыктан кырылу, сугыш. Шул ук Бөек Ватан сугышын алсак, кайберәүләр фикеренчә, Гитлер – азатлык алып килүче булган икән... Бу нәрсәгә бәйле һәм үткәннәр – «совок» заманы белән көрәшү нигә кирәк?
– Мондый күренеш, 1990 елларда СССР җимерелгәч, «совок» дигән сүзләрне бездә дә ишетеп була иде. Күп республикалар мөстәкыйльлек алганнан соң, алардагы җәмәгатьчелекнең бер өлеше үзләренең дәүләтле булуларын ассызыкларга тырышалар, элек безгә авыр иде, без анда юкка чыгар идек, телсез калыр идек дип аңлатырга омтылалар. Икенчедән, сугыш темасын карасак, болар өмет белән генә бәйле. Без – тарихчылар, галимнәр өмет, фаразлар белән генә яши алмыйбыз, ә документларны өйрәнәбез. Ост планын карасак, анда Урал тауларына хәтле Өченче Рейх колониясе җәелергә тиеш булганлыгы әйтелгән. Кайберәүләр «Германиянең көче җитмәс иде», «халкы аз булган» дияр, әмма бу әлеге дә баягы фаразлар гына һәм ул дөрес түгел.
Кайбер төрки халыкларны алсак, әйтик казахларны, аларны аңлап була, совет чорын тәнкыйтьләүләрнең төп сәбәбе – 30нчы еллардагы ачлык. Әмма шундый ук ачлык украиннарда да булган, ул корылык белән дә, коллективлашу белән дә бәйле. Идел буендагы 20нче еллардагы ачлыкны карасак, анда да шул ук корылык сәбәпче. Ә Казахстан, Украина фаҗигасен алсак, моны совет хакимияте сәясәте белән бәйләп карау дөрес түгел. Мондый фаҗигаләр Россия империясе чорында да еш булып торган, 15-20 ел саен кабатланган. Бу хәл Американы да читләп үтмәгән, әйтүләре буенча, бер миллионга якын халык ачлыктан кырылган. Казахларда ул бер тапкыр булган, ләкин минем уйлавымча, бу – турыдан-туры геноцид түгел. Казах, украин халкына каршы махсус эшләнгән эш дип исбатлаулар, фактлар бүгенге көндә юк.

– Шәҗәрәләргә килсәк, бу темага кагылганда, күбесе: «Мин – фәлән ыруның горур вәкиле», – дип кабатларга ярата һәм башкаларның кайсы ырудан икәнен сорашып, әңгәмәдәшен диварга терәргә маташа. Шул ук вакытта татарны казанлы, кырымлы, себерлегә бүлгәләргә омтылу да бар. Ләкин бу ыру-кабилә бүленеше түгел бит.
– Ыру-кабиләләргә бүленү оешып бетмәгән милләтләрдә бар. Мондый бүленешне казахларда, башкортларда күзәтергә була. Фәнни күзлектән караганда, ыру-кабиләләргә бүленү трайбализм дип атала. Без, татарлар, XIX гасырда ук бер милләт булыр оешып беттек, заманча милләткә әйләнгәннән соң андый эчке бүленеш юкка чыга. Бүгенге көндә, әйтик, французларда андый бүленеш бармы? Юк, чөнки Европа милләтләре күпкә иртәрәк оешкан. Башка халыкларда да, вакытлар үтү белән бер милләт булып оешып беткәннән соң, андый ыру-кабиләләргә бүленү булмаячак. Казахлар өч төркемгә бүленә: төньяктагылары – кыпчаклар, көнбатышныкылар – ногайлар (Кече Җүз) һәм көньякныкылар, ягъни чагатайлар. Үзара да ызгышалар, кемнең көчлерәк һәм «бөегрәк» булуын ачыклыйлар. Шундый ук проблема башкортларда да бар. Бу нәрсәне аңлата? Алда әйтелгәнчә – бер милләт булып оешып бетмәү нәтиҗәсе. Татарларда андый нәрсә күптән юк.

Ә кырымлы, себерле яки казанлы дип атау – ул региональ бүленеш кенә. Региональ бүленешне мин милли интеллигенциянең амбициясе белән бәйлим, үзләренә шул рәвешле пиар да ясыйлардыр. Икенчесе – татарны бүлгәләргә тырышучы «дуслар» да күп, алар да котыртып торалар. Бу хәл Себер татарлары арасында бар, шулай ук керәшеннәрне дә атап үтеп була. Себер татарлары төп халык дигән статус алуга ирешсә, аларның үз җирләрендә яшәү хокуклары башка дәрәҗәдә торачак. Андагы табигый байлыклардан да ниндидер дәрәҗәдә файда алуга ирешә алачаклар һәм бу шуның белән дә аңлатыла. Кырым татарларын карасак, аларда да татар дигәннән котылырга омтылучылар бар, ләкин андыйлар күп түгел.

Милләт нигезе – уртак тарих

– Милләт эчендәге бүлгәләнеш җанисәп алу белән дә бәйле, татардан берничә милләт ясап, аның саны кими. Элегрәк болгарчылар бар иде. Берәүләр уйлап чыгара, икенчеләре белеп яки бөтенләй үк аңлап бетермичә, шуңа ияреп китә. Киләсе җанисәп алдыннан безгә нәрсәләргә әзер булырга?
– Болгарчылар идеясе хәзер үлде, аларның вакыты узды. Ул хәзер татарлар өчен куркыныч тудырмый. Ә менә Себер татарларын яки керәшен татарларын аерып алу безнең өчен бүген зур проблема. Уйлавымча, Казанда керәшен татарлары өчен аерым милли үзәк төзү дә шатландырмый, бу бөтенләй үк дөрес гамәл түгел. Шул рәвешле без аларга формаль рәвештә булмаган хәбәр җибәрәбез, андый үзәкләре булгач, аларның милли мәдәниятләре дә бар, шуңа нигезләнеп, алар аерым милләт дигән фикер тудырабыз. Үзебез дә аңламыйча шундый идеология таратабыз.

– Татарлар үзләре дә бүлгәләнергә ярата бит, һәркемнең «текәрәк» буласы килү теләге дә юк түгел. Диалектларны өйрәнү дә мондый бүлгәләнүгә сәбәп түгелме? Диалектология дә монда үз өлешен кертмиме?
– Диалектологиягә фән буларак карасак, мин моның зыянын күрмим, ә күбрәк зыянны этно-территориаль бүленештән күрәм, мәсәлән: мишәрлеккә, Себер татарларына бүленеш. Диалектлар һәр халыкта бар, тора-бара аларның бөтенесе дә юкка чыга, бу бөтен дөнья күләмендә күзәтелә. Диалектларның булуы безнең телнең бай булуын дәлилли, икенчедән, аларны өйрәнгәндә, үзебезнең башка төрки халыклар белән уртак тарихыбызны, тамырларыбызны таба алабыз. Мәсәлән, мишәр диалектын өйрәнгәндә, аларда кыпчак йогынтысы күбрәк булуын күрәбез, Казан татарларына исә болгарларның йогынтысы зур. Һәркем тел өлкәсендә белгеч түгел. Кайберәүләр тел – милләтнең төп нигезе дип уйлый. Чынлыкта исә алай түгел, мисал өчен, Германия, Люксембург, Австриядә – күпчелек, шулай ук Швейцария халкының бер өлеше немец телендә сөйләшә, әмма алар төрле милләт. Ягъни тел – бер, ә милләтләр – аерым. Шулай булгач, милләтне уртак тел түгел, ә тарих берләштерә. Ә этно-территориаль бүленеш, аерым милләт дип карауның зыяны күбрәк.


Ирек БИККИНИН, Саранск шәһәре, Туган як тарихын өйрәнүче, журналист:

– Төрки халыкларның күпчелеге ыру һәм кабилә дигән төшенчәне бөтенләй белми. Татар авылларында «кавем», «токым», «халык» дигәнне ишетергә була, мәсәлән: Тавык халкы (нәселе). Димәк, бу нәселгә әлеге исемне бирүче борынгы бабаларының кушаматы шундый булган. Без, мәсәлән, әти ягыннан «Көмешче» нәселе. Әтинең әтисе дә, бабасы да көмешчеләр булган, бүгенге тел белән әйтсәк – ювелирлар. Әни ягыннан без «Сулагайлар кавеме», дөрестән дә, бу нәселдә сулагайлар күп. Әмма бу ыру түгел.

Ыру-кабиләләргә бүленеш беренчел-община төзелешеннән ерак китмәгән һәм феодаль этапны узмаган халыкларда күзәтелә. Үз дәүләтләре булган милләтләрдә ыру-кабиләләргә бүленеш саклана алмый. Ырудашлык мөнәсәбәтләре үсешнең аерым бер баскычында кирәк: әйтик, гаилә әгъзаларының мәнфәгатен яклау өчен. Ырудан тотрыклы кабиләләр оеша икән, әлеге баскычта законнар барлыкка килергә мөмкин, бу очракта ырудашларның гаиләне яклау мохтаҗлыгы кими. Ә дәүләт барлыкка килгәч һәм ул озак вакыт яшәвен дәвам иткәндә, законнар, хокук саклау органнары пәйда була, ыру җәмгыять институты буларак юкка чыга. Кешеләр берникадәр ыру-кабиләләрен хәтерли һәм горурлана, без моны кайбер халыклар мисалында бүген дә күрә алабыз. Дәүләттә төрле ыру гаиләләренең территориаль катнашы кичектергесез. Шул рәвешле ырулар хәтердән җуела, ул вакытта аңа ихтыяҗлык та булмый. Европа төркиләрендә – Идел-Урал татарларының борынгы бабаларында мондый катышу Алтын Урда барлыкка килгәнче бик күпкә иртәрәк булган. Әүвәл Бөек Төрки, аннан соң Көнбатыш Төрки каганлыкларында, Хазарлар каганлыгы составында, Бөек Болгар иле, Идел буе Болгарстанында, Бортас кенәзлегендә. Хакимият хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен төрле җирләргә күчереп утырткан. Шул сәбәпле, ыруларның бергәләшеп күченеп йөрергә мөмкинлеге булмаган. Без гомер кичергән җирләр – киң далалар түгел, ыруы белән күчереп утыртулар сирәк булган. Аларның күченүенең сәбәбе – ныгытмалар төзү, басып алынган җирләрне бастыру, аларны һәм чик буйларын саклау. Алтын Урда таркалган чорга татарларның күпчелегендә ыру-кабилә бүленеше калмаган, бик аз төркемнәрдә генә сакланган, аларда ул хәтта рус хакимлеге астына эләккәнче барган. Башкортларда тагын да озаккарак сузылган. Әмма нәтиҗә һәрвакытта да бер – практикада кирәкмәгән әйбер юкка чыга.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading