Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оешуга – 80 ел. Шул уңайдан без филармониянең директоры Кадим НУРУЛЛИН белән сөйләштек.
– Кадим Назыйрович, филармониянең 80 еллык тарихы бар. Әгәр артта калган елларга күз ташлап, филармониянең бүгенгесе белән чагыштырсак, аның эшчәнлегенә нинди бәя бирер идегез?
– Бу ике төрле филармония дип әйтер идем. Советлар Союзы заманында эшләгән оешма бөтенләй башка була. Ул еллардагы филармониянең беренче эшчәнлеген без авылларда күрдек. Җырчылар Советлар Союзының кайсы гына почмагына, авылына барып җитмәделәр. Ул вакытта бүгенге кебек 500 артист юк иде. Мин сезгә бер факт китерәм: филармония җырчыларының авыллардан кайтканын опера театрлары, симфоник оркестрлар көтеп тора торган була, чөнки алар матди яктан тәэмин итүчеләр булган. Күз алдына китерәсезме, классиканы татар эстрадасы ашата! Культураның чишмә башы узган берничә гасырга барып тоташа. Тамашачыны, 9 мең сумга билет алып, концерт карарлык дәрәҗәгә җиткергәнбез икән, бу – 18 елда гына эшләнгән эш түгел. Аның тарихы бик еракка барып ялгана. Ул – шул чордагы бөек җырчыларның хезмәте. Димәк, филармония тамашачыларны концертларга акча түләп килергә өйрәткән. Бу яктан да аның хезмәте бәяләп бетергесез. Минемчә, филармониягә тиешле бәя бирелгәне юк әле. Ә менә сүгүчеләр күбрәктер дә бәлки. Тарихка күз салсак, аның директорлары 60нчы елга кадәр тотрыклы рәвештә эшләми. Киләләр, китәләр, чөнки даими үзгәрешләр булган җирдә тотрыклылык була алмый. Даимилек 60нчы елларда гына формалаша. Әгәр бездә филармония булмаса, опера театры да соңрак барлыкка килер иде бәлки. Миндә, без бәлки, филармонияне соңарып тудырганбыздыр, дигән уйлар да бар. 90нчы еллардагы үзгәрешләр, әлбәттә, аңа да кагыла. Бүгенге филармониягә килгәндә, эшчәнлегебез күрсәткечләребезгә бәйле. Мәдәният министрлыгы безнең алга өч бурыч куя: тамашачы, куелган концерт саны һәм җыелган керем. Бүген без бик күп жанрлар белән эшли торган оешма. Биредә классик концертлар да, сөйләм жанрларына нигезләнгән кичәләр дә уза. Ачынып әйтәм: татарлар башкаруындагы поэтик концертларыбыз юк. Ә бит саллы, тирән мәгънәле фикерләрне шигырь юлларына салу һичшиксез югары сәнгать булырга хаклы. Әгәр без әдәбиятта тирән эз калдырган шагыйрьләрнең шигырьләрен артистлар башкаруында ишеттерә алсак, бу концертларга йөрүчеләрнең саны бермә-бер артыр һәм әлеге кичәләр зыялыларны үстерүгә бик зур этәргеч булыр иде. Сүз уңаеннан, 23 февральдә Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел була. Шушы уңайдан 26 февральдә, филармониягә Тукай исеме бирелгән көнне, аны искә алу кичәсе узачак. Әйтәсе килгән тагын бер фикерем: филармония дигән вакытта, аны татар яки руска аерып карарга кирәкми. Филармония – Европа сүзе. Ул – гармониягә мәхәббәт дигәнне аңлата. Без Габдулла Тукай исемен йөрткәч, мине: «Нишләп фестивальләрдә татарча чаралар түгел?» – дип еш тәнкыйтьлиләр. Читтән караганда ул бәлкем шулай тоеладыр. Ә икенче яктан караганда, без башка филармонияләр белән бер вакуумда торабыз. Безнең барыбызны да уртак бурыч – югалып барган жанрлар сагында тору берләштерә.
– Кадим Назыйрович, филармониягә зур зал кирәклеге турында сез әледән-әле әйтә киләсез. Аңа мохтаҗлык шул дәрәҗәдә зурмыни?
– Татар филармониясенең үз залы булмавы – безнең бик зур югалтуыбыз. Ул безне бик нык аска тарткан, күтәрелергә ирек бирмәгән тимер чылбыр. Аның ни дәрәҗәдә зыян салганын мин чагыштырмача да әйтә алмыйм. Әлеге вазифага 2003 елда билгеләндем. Мин килгәндә, аның хәтта репетицияләр өчен аерым залы да юк иде. Ничек инде сәхнәгә чыгып карамаган артист сәхнә киңлекләрен тойсын ди? Без бүген дә элек мәдәният йорты булган бинада эшлибез. Әгәр филармония бинасы яки концерт залы булса, иманым камил, концерт карау һәм эстрада культурабыз бүген күпкә югарырак булыр иде. Ә бит бездән күпкә кечкенә шәһәрләрнең, мәсәлән, Ульянның 80нче елларда ук 1300 кеше сыйдырышлы залы бар иде. Казанда исә бүген дә андый концерт залы юк. Самара, Түбән Новгородта да хәлләр начар түгел. Ә бездә 600 урынга исәпләнгән зал. Бу гына җитми, әлбәттә. Зур залыбыз булса, филармония тагын зуррак уңышларга ирешер, яңа сулыш белән эшли башлар иде дип уйлыйм.
– Сезнең татар эстрадасына булган фикерегезне дә беләсебез килә иде.
– Эстрада элек нәфис сүз, бию һәм үзенчәлекле жанрларны үз эченә ала иде. Ә хәзер ул сәхнәгә чыгып җырлау гына булып калды. Хәзерге көндә аның ярлылануы шушы башка жанрларның төшеп калуы белән бәйле. Ул хәтта шигъриятне дә юк итте, чөнки нәфис сүз гомумән төшеп калды. Бүген безнең фикерле әсәрләрне җиткерерлек кешеләребез юк. Яшьләребез, анекдот сөйләп, тел чарлый. Әйе, халыкка ул ошый, ләкин мин моны яхшы нәрсә дип санамыйм, сәхнә ул тәрбия сагында булырга тиеш. Аннан соң, концертка, жанрга бәйле рәвештә, тамашачы арасында да бик зур аерма ярылып ята. Кызганыч, бүген китап культы юк. Халыкның китап укымавы бик нык сизелә. Ә әдәбият белән аз кызыксынган кеше классиканы аңламый. Халыкка китап укытуны да менә шулай сеңдерәсе булгандыр. Кызганыч, без аны кире кайтаргысыз итеп югалттык төсле. Бүгенге көндә мине сәхнәдә катнаш телле булуыбыз да бик борчый. Рус сүзләрен күп куллану колагымны ерта. Элеккеге эстрада артистларында ул юк иде. Бу да милләтебезне җуюга китерә торган әйбер. Ә эстрада концертларына бәйле әйтәсе килгән фикерем шул: филармониядә алар бик куелмас дип уйлыйм.
– Хәзерге вакытта биредә эстраданың шактый җырчылары үз тамашаларын куя бит...
– Дөрес, аларның саны шактый, әмма 2007-2014 еллар белән чагыштырганда, сизелерлек кимеде. Ул елларда эстрада җырчылары концертларының 70 проценты биредә уза торган иде. Абонемент системаларын ачу нәтиҗәсендә, аларга урын азрак калды. Мин ул жанрны кысрыклап чыгару яклы түгел. Кая кизәнсәк тә, без үзебезгә кизәнәбез. Монда шулай ук уйланырга нигез бар. Эстрада һәрвакыт ашатты. Аны без ниндидер керем чыганагы итеп карарга өйрәндек. Шулай да чагыштыруым өчен гафу итсеннәр, ләкин мин моны үзенең характеры буенча чүп үләненә охшатам. Аны ничек кенә утасаң да, нәрсә генә сипсәң дә, ул кабаттан чыга. Һәм син аның каян чыкканын да белмисең. Эстрада да шулай ук. Иртәгә кемнең популяр буласын беркем дә белми. Ул бернинди законнарга буйсынмый. Эстраданы башка көчләр башка тарафка борып җибәрә алмасалар да, алар бу эшне үз эчләрендә башкара ала. Мәсәлән, заманында Салават Фәтхетдинов, үз яңалыгы белән, эстрада әйдаманы булды. Бүген популяр булган Радик Юльякшин башкарган җырларның эчтәлеген анализламыйм, ә бит ул техник якка бик зур басым ясап, яңалык алып килде. Аңа карап, башкалар да аппаратураларын, утларын яхшыртты. Бу да культураны үстерү. Соңгы вакытта үзем өчен тагын бер кызыклы ачыш ясадым: татар концертлары Сабан туена охшаган. Тамаша вакытында торып йөрүләр, рәт арасында азык капкалап утырулар, «бәйрәм итүләр» – болар барысы да безнең тамырлардан килә. Аннан соң концертта без күптән күрешмәгән танышларыбыз белән очрашабыз, аралашабыз. Сабан туеннан беркем дә күңелсез кайтмаган кебек, халык тамаша залыннан да күтәренке кәеф белән чыга.
– Филармония 80нче – юбилей сезонында тамашачыларны нинди чаралар белән сөендерәчәк?
– Филармониянең 80 еллыгына багышланган чаралар сезон дәвамында бара. Кызганыч, 2017 елда безнең өчен зур югалтулар булды. Әлфия апабыз, Хәния Фәрхи арабыздан китте. Декабрь ахырында Россия Президенты мәдәният өлкәсендә хезмәт итүчеләр белән очрашты. Анда мәдәниятне яхшыртуга юнәлгән эшлекле һәм дөрес фикерләр әйтелде. Бүген дә Россиядә төрле программалар эшләп килә. Үзебезнең хакимияткә дә зур рәхмәт. Төрле грантлар булдырып, аларны коллективларга бирү буенча зур эшләр башкарыла. Фестивальләр уздырыла. Аларны дәүләт ярдәменнән башка берничек тә эшләп булмый. Абонемент серияләребез эшләп килә. Декабрь аенда гына да филармониядә 60ка якын концерт куелды. Залларыбыз һәрвакыт тулы диярлек. Ә бит ун ел элек кассада көне буена дүрт билет сатылса да без бәхетле идек. Ул вакытта миңа: «Ун елдан соң сездә һәр көн концерт булачак. Аларга халык агылачак», – дисәләр, ышанмас идем. Бу бик зур күрсәткечләр. Тамашачыларның теләкләренә дә игътибар итәргә тырышабыз. Боларның барысы да коллегаларымның көндәлек эш нәтиҗәсе. Бүген филармониядә дүрт коллектив – Татарстан халык уен кораллары дәүләт оркестры, Татарстан филармония джаз-оркестры, Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, әдәби-музыкаль лекторий эшләп килә. Хезмәттәшләремнең һәрберсе үз эшләренә табынган кешеләр. Мин аларның һәрберсен бриллиант бәясенә бәялим. Алар шундый булмаса, уңышларыбыз да булмас иде. Аларга бик зур рәхмәт. Аллага шөкер, филармониябез ул яктан бик бәхетле. Аңа 100 еллыгын да, 500 еллыгын да үткәрергә насыйп булсын иде. Хезмәтеңнең кирәклеген тоюдан да зуррак бәхет юктыр. Әлеге вакытта үзем хезмәт иткән филармониямне бик яратам. Миңа аның бинасы, һәр баскычы кадерле. Еллар узган саен, мәхәббәтем көчәя генә. Һәм минем яктан аңа карата хыянәт булмас дип уйлыйм. Алдагы көннәрне Ходай гына белә. Әмма филармония республика өчен бик кирәк, терәк булды. Минемчә, 80 яшь булуына карамастан, филармония бик чибәр туташ төсле. Мин аны шулай күрәм. Филармония эшчәнлегенә карата әйтелгән тәнкыйть сүзләрен мин шәхси сыйфатларыма карата әйтелгән тәнкыйтьтән дә авыррак кабул итәм. «Филармония начар», – дип әйтсәләр, төн йокыларым кача, авыруга сабышырга мөмкинмен.
– Кадим Назыйрович, җитәкче буларак, яңа – 2018 елга нинди теләк-өметләр белән аяк атладыгыз?
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында концерт залы төзү буенча әйткән иде. Шул юнәлештә зур эш эшләнер дигән өметем бар.
Комментарийлар