Әле яшь булуына карамастан, шактый урыннарда, шул исәптән ике алдынгы журналда баш мөхәррир булып эшләү тәҗрибәсе бар аның
Иҗат дөньясында кайнаучы, әмма математиклардай төгәл эшләүче кеше ул. Һәркемне игътибар белән тыңлый белә, әмма һәрвакыт үзе дөрес дип санаган юлдан атлый.
Сүзебез язучы, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин турында.
– Рөстәм, үзеңне, иң беренче чиратта, кем итеп хис итәсең: язучымы, әллә “Казан утлары” журналының баш мөхәрриреме?
– Дөресен әйткәндә, ул сорау буенча үзем дә еш уйланам. Миңа, беренче чиратта, язучы булуым кадерлерәк, кызыклырак. “Казан утлары”ның 100 еллык юбилей елында иҗат берникадәр арткарак чигенеп торды, чөнки беренче урынга редакция эшләре чыкты. Мондый бәйрәм гасырга бер генә килә бит! Төп әдәби журналның юбилеен зурлап оештырасы килде. Узган елның ахырыннан шушы көнгә кадәр көчнең иң күп өлеше “Казан утлары”на юнәлтелде. Әле һаман да зур эшләр башкаруыбызны дәвам итәбез.
“Казан утлары” баш мөхәррире вазифасы – шул ук иҗади эш инде.
Редакциядә әдәбияттан читтә булган кеше эшли алмый. Әлеге ике эш тә бер-берсенә нык бәйләнгән.
– Журналда чыккан барлык әсәрләр белән дә танышып барырга өлгерәсеңме?
– Мин иң алдан укыйм. Баш мөхәррир шулай алдан укып барырга, ниндидер төп юнәлешләрне билгеләргә тиеш, чөнки тиз генә хәл итә торган әйбер түгел. Һәрхәлдә, роман, поэма, повестьларны ярты ел булса да алдан укып чыгам. Ә журнал ны басмага тапшырганда яңадан укыла.
– Уку җене, ялгышмасам, сиңа кечкенә чакта ук кагылган...
– Биш яшьтә укырга өйрәндем. Укытучы малае булгач, башлангычта белем алганда, өлкән сыйныф укучыларының диктантларын тикшерә идем. Моңа күп укуым булышлык итте. Әти-әниләр 1978 елдан бирле өзлексез рәвештә “Казан утлары”н алдыра. Ул өйдә иң күренә торган җиргә – киштәгә куела. Башлангыч сыйныфларда ук әлеге журналны укыдым. Аның күбесен аңламаганмындыр да инде.
Әдәбиятка мәхәббәт көчле булды. Көнгә бер китап уку минем өчен норма иде. Хәтта клубтан кайткач та төн уртасында китапка ябыша идем.
– Хәзерге заманны тасвирлаган әсәрләр татарларда бик әз шикелле.
– Ул язучыларның өлкәнәюе белән дә бәйледер. Алай да бүгенге заманны тасвирлау юк дип әйтеп булмый. Дөрес, шактый гына өлешне бездә мемуарлар алып тора, алар безгә бик күп килә. “Казан утлары”нда басыла дип әйтмим. 600-800 битлеләре бар. Аларның барысын да укыйбыз. Укырга тиешбез, чөнки кире борган очракта да дәлилләргә, аңлатырга кирәк.
Заманча авторлар бездә бар үзе. Алар белән гел элемтәдә торам, нәрсәләр язулары, кайчанга тәмамларга җыенулары белән кызыксынам. Язучыга барыбер игътибар кирәк. Андый мөнәсәбәт башта йөрткән әйберне дә утыртып яздыра. Шуңа күрә ялкауланып йөргән, әмма таланты булган язучылар белән элемтәдә торырга тырышам.
– Бүген үзең нәрсәләр язасың? Язарга вакыт табасыңмы?
– Беркайда да басылмаган берничә хикәям бар. Алар әкренләп кайдадыр дөнья күрерләр. Шулай ук укучыларга тәкъдим ителмәгән ике повесть үз сәгатләрен көтеп ята. Алар китапка керерләр дип уйлыйм. Һәм ике ел бугай инде бер роман язам. Әкрен-әкренләп, тәмен белеп кенә.
– Повестьларны озак язасыңмы?
– Мин озак уйлап, тиз яза торган кеше. “Әдрән” повестен бик тиз яздым. Ике ел уйлап йөрдем. Районнарга барганда прототиплары белән танышып куйган идем. Туачак әсәр турындагы уйлар бик озак борчыды. Бер хикәя итеп булса да кәгазьгә күчерәсе иде шуны, дип уйладым. Аннары утырдым да дүрт көндә язып куйдым.
– Бераз читкә китеп сорыйм әле: ни өчен балдак кимисең?
– Андый әйберләрне яратмыйм. Сәгать тә такмыйм. Өйләнгәч, балдак тагып эшкә киттем. Шул бармагым гел эчне пошырып торды. Беркөнне эшкә барганда, хатынга белгертми генә, кайтканда киярмен дип, машинада салып калдырдым. Аннары бу турыда онытканмын. Хатын балдакны машинада күрде дә, болай йөрмәсен дип, үзе алып куйды.
–Хатының кайсы өлкә кешесе? Гаиләң турында журналистларга сөйләргә яратмыйсың ахры.
– Минем хатын үзе дә ул әйберне яратмый. Эльвира белән биш ел буе бергә филология факультенда укыдык. Кызыл дипломга тәмамладык. Хатын аннары башка юнәлеш буенча тагын бер югары уку йортын бетерде. Бүген ул баш хисапчы урынбасары булып эшли.
Укырга кергәч үк, егетләргә, бу кызга өйләнәм, дип әйтеп куйган идем. Ул вакытта әле таныш та түгелбез, исемен дә белми идем.
– Ә нәрсәсе белән җәлеп итте соң сине?
- Минеке, минеке түгел дигән әйбер була бит. Бу очракта да шулай. Ә йөреп китүебез беренче курста ук булмады әле. Мин – романтик кеше. Күрешүләребез матур узуын теләдем. Шул миңа этәргеч бирде – беренче курста ук эшкә урнаштым, студент вакытта ук машина алдым. Үземчә аякка басканнан соң очрашып йөри башладык.
– Балаларың турында да сөйләп үт инде.
– Камиләгә 11 яшь. Музыка мәктәбендә укый, ишеткән теләсә нинди көйне фортепианода уйнап бирә ала. “Бишле” билгеләренә генә укый. Әле Карелиягә барып кайттылар. Хорлары бик көчле. Опера театрында да һәрвакыт чыгыш ясыйлар. Әле шушы арада куелган операда Камилә Муса Җәлил кызын уйный. Хәтта гонорар да түлиләр аңа.
Ирхан каратэ белән җенләнгән. Республика ярышларында урыннар ала. Шактый медальләре бар. Аңа 8 яшь. Улыбыз минем әтигә охшаган: мускуллы, гәүдәле.
Без балаларның тормышларына бөтенләй кысылмыйбыз. Кызыксындырган өлкәне үзләре сайладылар. Ул яктан иркенлек тудырырга тырышабыз.
– Рөстәм, син шигырьләр дә язган булгансың. Әмма бер дә аларны укыганым юк.
– Шигырьләремне беркайчан бастырганым булмады. Поэзиягә аяк атлап караганымны бөтенләй оныткан идем. Бер очрашуда иҗат дөньясына ничек кереп китүем турында сөйләдем. Ә ул болайрак булды: университетка укырга кергәч, “Әллүки” түгәрәгенә килдем. Балалар өчен язылган хикәяләрне анализлап утыралар. “Әй, мин болай гына язмыйм”, – дидем дә, шуннан соң бик күп хикәяләр язып ташладым. Ул чакта миңа 16 яшь иде.
Шулай сөйләгәч, әни миңа ике дәфтәр күрсәтте. Анда 8-9 яшьтә язылган шигырьләрем иде.
– Хәзер шигырьләр иҗат итәсең килмиме?
– Шулхәтле әйбәт шагыйрьләр бар, шуларны укырга рәхәт.
– Рөстәм Галиуллин нинди ул? Карап торышка син бик тыйнак шикелле. Ә эшләгән эшләреңә карасаң, син бик тәвәккәл кеше.
– Һәр кеше үз эшен яхшы башкарырга тиеш дип саныйм. Кечкенәдән әдәбият өлкәсе күңелгә якын иде бит инде. Әгәр шулай тыйнак кына эшләгәнемне дә күреп алалар икән, аңа бик сөенәм, әлбәттә. Һәр кешенең, бигрәк тә ир-атның күрсәтерлек эше булырга тиеш дип саныйм.
Ә өйдә мин шактый таләпчән әти. Бездә дисциплина бик көчле, чөнки үзем шулай үстем. Әти шактый кырыс иде. Иртәнге алтыдан озаграк йоклаганымны хәтерләмим. Бөтен эшне, хәтта әти-әниләргә мәктәптән кушылган кыр эшләрен дә эшләп үстек. Шуңа күрә Казанга килгәч тә беренче курстан эшләдем. Хезмәткә кечкенәдән тартылуым белән үземне бәхетле кеше дип саныйм.
Комментарийлар