16+

Алмаз хәзрәт Сафин: «Корбанлыкның сөякләрен эткә-мәчегә бирергә ярый, аларны изгеләштерергә ярамый»

Мөселманнарның көтеп алынган зур бәйрәме – Корбан гаете якынлашып килә. Гарәп теленнән «корбан» сүзе «нәрсәгә дә булса якынаю» дип тәрҗемә ителә. Бу очракта без, корбан чалып, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз.

Алмаз хәзрәт Сафин: «Корбанлыкның сөякләрен эткә-мәчегә бирергә ярый, аларны изгеләштерергә ярамый»

Мөселманнарның көтеп алынган зур бәйрәме – Корбан гаете якынлашып килә. Гарәп теленнән «корбан» сүзе «нәрсәгә дә булса якынаю» дип тәрҗемә ителә. Бу очракта без, корбан чалып, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз.

«Кәүсәр» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз», – ди. Корбан чалу бөтен кешегә дә мәҗбүриме? Аның ите кемнәргә таратылырга тиеш? Гает көннәре якынлашканда, без «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән корбан чалу тәртипләрен искә төшердек.

– Хәнәфи мәзһәбендә, корбан чалу ваҗиб, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле гамәл. Бу гамәлне үтәү балигъ, үз акылында булган, Корбан чалу көннәрендә мосафир булмаган һәм матди яктан мөмкинлеге булган һәр мөэмин-мөселманган йөкләнелә.

– Сез, мосафир кеше корбан чалмый, дидегез. Ул бит корбанлыкка акчасын да биреп калдыра ала?..
– Корбан чалу көннәрендә үзенең яши торган шәһәреннән яки авылыннан 90 чакрым ераклыкта булган мосафир кешегә корбан чалу Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча ваҗиб түгел. Ул, әлбәттә, сез әйткәнчә, акча биреп калдырып та чалдыра ала. Әгәр дә үз исеменннән корбан чалырга акча биреп калдырмаса, аңа гөнаһ булмый.

– Хаҗга баручылар изге җирдә корбан чала дип беләм. Алар мосафир саналмыймы?
– Хаҗ кылучыга, мосафир булуына карамастан, корбан чалуны Аллаһы Тәгалә Коръән аяте аша йөкләде.

– Нинди хайваннарны корбанга чалырга була?
– Дөя, сыер, сарык һәм кәҗәне. Дөя – биш яшьлек, сыер яки үгез – ике яшьлек, сарык яки тәкә бер яшьлек булырга тиеш. Әгәр дә җиденче айга чыккан тәкә белән сарык зурлыгы ягыннан бер яшьлек кебек күренсә, шулай ук корбанлыкка ярый.

– Ә нишләп атны корбанга чалырга ярамый?
– Аллаһы Тәгалә Коръәндә, без сезгә «әнгам» төренә кергән хайваннарны корбан итеп чалырга куштык, ди. Гарәп телендә «әнгам» дигән сүз пар тояклы: сыер, дөя, сарык, кәҗә кебек дүрт төрле хайванны үз эченә ала.

– Сыерны җиде кешегә ният кылынып та чалырга буламы?
– Сыерны, үгез, дөяне кеше үзе генә дә, берләшеп җидәү дә чала ала. Җиде кеше бер сыер суярга уйласалар, җидесе дә корбан чалу нияте белән кушылырга тиешле. Әгәр дә шуларның берсе бу гамәлгә корбан чалу нияте белән түгел, ә ит өчен дип кушылса, Хәнәфи мәзһәбе буенча, берсенең дә корбаны кабул булмый.

– Корбан ите ничек бүленә?
– Итне өч өлешкә бүлү дөрес. Бер өлешен үзеңә калдырасың, бер өлешен мохтаҗларга таратасың, калган өлешен күршеләргә, туганнарга бирәсең яки аларны җыеп аш уздырасың.

– Димәк, аш үткәрмәсәң, гөнаһы юк?
– Аш уздыру мәҗбүри түгел, корбан итен бөтенләй таратып бетерсәң дә була. Аш үткәргән очракта, аны корбан чалу көннәрендә эшләү хәерлерәк, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.с.) Мөхәммәд, бәйрәм көннәре ул – ашау-эчү көннәре, ди.

– Корбан чалуда үзең катнашмыйча, башка берәүгә шушы гамәлне йөкләү дөресме?
– Алай да дөрес, әмма иң хәерлесе – чалган урында үзең булу.

– Үлгән кеше исеменнән корбан чалалармы?
– Корбан чалу иң беренче чиратта – мөселман, акыллы, балигъ, билгеле бер күләмдә малга ия булган һәм каядыр сәфәргә чыгып китмәгән тере кеше өстенә йөкләнелгән гамәл. Әгәр дә бер кеше бер генә корбан чалса, аны үз исеменнән чала һәм әҗер-савабын вафат булган әби-бабасы, әти-әнисе рухына багышлый ала. Ике корбан чалган очракта, берсен – үз исеменнән, ә икенчесен вафат булган кеше исеменнән чала. Мөхәммәд Пәйгамбәр бервакытны ике тәкәне корбан итеп чалды, берсе – үз исеменнән, ә икенчесе –үзенең өммәтеннән корбан чалмаган мөселманнар исеменнән. Шулай ук Гали ибн Әби Талиб та гает көнендә ике корбан чала иде: берсе – үз исеменнән, икенчесен – Мөхәммәд Пәйгамбәр исеменнән. Бу хәдис Әбү Давыд, Тирмизи, Бәйһәкый хәдисләр җыентыгында килә.

– Мәет өчен аның нинди савабы бар?
– Аларның гамәл дәфтәренә корбан чалуның әҗер-савабы языла. Аллаһы Тәгалә аларның хәлләрен җиңеләйтергә, гөнаһларын гафу итәргә, җәннәттә дәрәҗәләрен күтәрергә мөмкин.

– Әгәр дә мин исән булган әти-әнием исеменә корбан чалдырсам, савабы миңа да буламы?
– Корбанлыкны кем үз акчасына сатып ала, савабы шуңа була. Әгәр дә бала әти-әнисенә корбанлык сатып алырга бүләккә акча бирсә яки корбан чалырга сарык бүләк итсә, әти-әнигә корбан чалган өчен әҗер-савап языла һәм шулай ук бүләк итүче кешегә дә.

– Корбан сатып алганда сатулашырга ярыймы?
– Сатулашырга рөхсәт ителә, аның өчен гөнаһ язылмый.

– Корбан итен күчтәнәч итеп биргәч, дога кылынамы?
– Пәйгамбәребез, әгәр дә сезгә бүләк бирсәләр, сез аңа да бүләк бирегез, бирә алмасагыз, дога кылыгыз, ди. Аның аерым догасы юк, үз телеңдә Аллаһтан, чалган корбаннарын кабул ит, бу дөньяда афәтләрдән, бәла-казалардан сакла, әҗер-савабын кыямәт көнендә дә бир, җәннәтле ит, дип сорарга кирәк. Сәдака биргәч әйтелә торган доганы да укырга була:
«Әллааһүммәхфәз саахибә хәәзиһис-садәкати гәниль-әәфәәти вәл-бәләәйәә вә-әмраад. Әллааһүммә-гъфирь зүнүүбәһү вә сәббит иимәәнәһү, вә бәәрик ләһү фии әмвәәлиһи вә вәффикһү галәә хайри мәкаасыйдиһи».

Мәгънәсе: йа Аллаһ, шушы сәдака биргән кешене төрле бәла-казалардан, афәтләрдән, авырулардан сакла, гөнаһын гафу ит, иманын ныгыт, кыямәт көнендә изге гамәлләрен үлчәүдә авыр китер һәм аңа изге максатларына ирешергә ярдәм ит.

– Корбанлыкның сөякләрен нишләтергә? Этләргә бирергә ярамый, күмеп куярга кирәк, диючеләр дә бар...
– Сөякләрен эткә-мәчегә бирергә ярый. Аларны изгеләштерергә ярамый. Эч майларын тавыкка чабып бирүчеләр дә бар. Коръәндә, чалган корбаннарыгызның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешмәс, бары тик ихлас тәкъвалыгыгыз ирешер, диелә. Корбан чалган кеше үзенең Аллаһы Тәгаләгә буйсынуын да белдерә, шул ук вакытта фәкыйрьләрне кайгыртып, изге гамәл дә кыла, чөнки корбан ите мохтаҗларга өләшенә.

– Тиресен нишләтергә?
– Сатып алучы булса, сатарга һәм шул акчаны сәдака итеп бирергә кирәк. Сатып алучы юк икән, җиргә күмеп куясың.

– Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?
– Ярый, әмма табында исерткеч эчемлекләр булмасын.

– Корбан бәйрәменә ничек әзерләнергә?
– Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән алып тугызынчы көненә – Гарәфә көненә кадәр ураза тоту сөннәт гамәл. Ягъни ураза тоткан кеше саваплы була, тотмаганы гөнаһлы булмый. Корбан гаете көнне ураза тотарга ярамый. Башка изге гамәлләр кылырга тырышыгыз. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.), Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кылу иң сөекле булган көннәр ул – Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне, ди. Пәйгамбәребезнең шулай ук, Гарәфә көнендә ураза тотсаң, элеккеге һәм киләсе елга булырга мөмкин гөнаһларың да гафу ителә, дигән сүзләре бар. Ул үзе дә шул көннәрне ураза тоткан. Гает алдыннан мунча керү сөннәт.

– Корбан көнне нәрсәләр эшләргә тиешбез?
– Ирләр мәчеткә барып гает намазы укырга, корбан чалырга тиеш. Бу көндә башкарыла торган эшләрнең иң күркәме: яңа матур киемнәр кию, туганнар белән күрешү, хәл белешү, бүләкләр бирешү, мәҗлес үткәрү, зиратка бару. Зөлхиҗҗәнең тугызынчы көнендә иртәнге намаздан алып унөченче көннең икенде намазына хәтле фарыз намазлардан соң «Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр, ләә иләәһә илләллааһү Әллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмде» дип тәкбир әйтү ваҗиб гамәл. Шулай ук бу көннәрдә Аллаһы Тәгаләне ешрак искә алып, «Аллаһу әкбәр», «Әлхәмдүлилләһ», «Лә иләһә иллаллаһ» кебек сүзләрне кабатларга кирәк. Күбрәк дога кылыгыз, сәдака таратыгыз, Коръән укыгыз.

– Корбан чалуны хатын-кыз карап торса, гөнаһы юкмы?
– Юк.

– Корбанны кем чалырга тиеш?
– Ислам дине кануннарын үтәп яшәгән кеше. Иң хәерлесе – биш вакыт намаз укучы һәм корбан чалу тәртипләрен яхшы белүче кеше. Чалган вакытта ул, бисмилләһи, Аллаһу әкбәр, дияргә тиеш. Алай итмәсә, корбан ите хәрам була.

– Корбан чалучы хезмәте өчен түләү алырга тиешме?
– Ул рөхсәт ителә. Аңа хезмәт өчен акчалата бирергә кирәк. Хезмәте өчен Корбан ите белән түләргә ярамый.

– Казан мәчетләренә сарык чалып бирүчеләр шактый җыела. Алар аны акча эшләп калыйм дигән ният белән эшләсәләр, гөнаһы булмыймы?
– Аның гөнаһы юк. Бары тик әҗер-савабы кыямәт көнендә генә булмый, гамәл дәфтәренә изге гамәл итеп язылмый, чөнки алар әҗерен бу дөньяда акча белән ала. Ә бушка эшләсә, савабын ала.

– Корбанлык сарык сатучы аны ничек карарга тиеш?
– Аңа сыйфатлы чиста ризык ашатырга тиеш. Бәйрәмгә ике-өч ай кала, корбанлык хайванны башкалардан аерып, аерым чиста урында тоталар. Аны кыйнарга, дорфалык күрсәтергә, аңа сүгенергә ярамый. Кимчелеге булмаган хайваннарын гына сатарга ярый.

 

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X