16+

Ленар Шәех: "Милиция булып, бандитлар тотарга да хыялландым"

Язучы, шагыйрь, Абдулла Алиш премиясе лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех өчен ел аеруча истә калырлык булган. Быел аңа кырык яшь тулды – ир уртасы юбилее. 

Ленар Шәех: "Милиция булып, бандитлар тотарга да хыялландым"

Язучы, шагыйрь, Абдулла Алиш премиясе лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех өчен ел аеруча истә калырлык булган. Быел аңа кырык яшь тулды – ир уртасы юбилее. 

Тагын бер сөенече – Ленарның Татарстан китап нәшриятында 2019 елда дөнья күргән “Галинең песие” дигән китабы быел Балалар китабы буенча Халыкара советның шәрәфле исемлегенә кертелеп (элеккеге Андерсен премиясе), авторга зур дәрәҗә китергән. 
– Китап балаларга аталган булгач, Ленараның үзенең нинди малай булганын да бик беләсе килә.
– Уйланып утырырга, хыялланырга ярата торган, өлкәннәр кебек гамьле, тормышны аңларга тырышкан артык акыллы малай идем бугай мин. Табигатьне һәм ирекне яратуым беренче сыйныфта мине тәмам тәртипсезләр рәтендә дә йөретте әле. Дәрескә кермичә, урманнарга-кырларга, туган авылга хозурланып, тирә-якны күзәтеп йөрергә ярата идем. Ләкин белем алырга кирәклеген дә аңлый идем. Практика белән генә булмый бит, укырга кирәк. Бигрәк тә, Тукай, Алиш, Андерсен әкиятләре ошый иде. 

– Киләчәктә ул чакта кайчандыр Андерсен премиясен  алырмын дип башыңа да килмәгәндер...
– Юк, билгеле. Икенче сыйныфта каләм кыштырдата башлаган идем инде үзе. Кызганыч, ул дәфтәр сакланмаган. Бу вакытта әһәмиятен аңламаганмындыр. Алтынчы сыйныфта укыганда беренче шигыремне яздым. Үзебезнең зур тату гаилә турында иде ул. Әти, әни, дәү әни, сеңлем һәм мин, шулай ук хуҗалыктагы мал-туар, кош-корт хакында. Ничә сыер, ничә сарык, ничә тавык бар, дигәндәй. Җиденче сыйныфта каләмне ныклап тота башладым. Рус телендә дә язып карадым.

– Мәктәп елларына кайтсак, кайсы дәресләр ошый, ә кайсыларында хыялланып шигырь генә язып утыра идең?
– Юк, шигырьләр дәрестә язмылмады. Актаныш районы Такталачык урта мәктәбендә бик әйбәт укытучылар укытты безне. Алар бер генә минутыбызны да бушка уздырмады, армый-талмый белем бирде. Кесә телефоннары, смартфоннар, интернет юк заман. Мәктәптә хәтта компьютер да юк иде. Дөрес, узган гасырның 90нчы елларында берничә “беренче” компьютер кайтты, ләкин алар хәзерге исәпләү машиналары түгел инде. 

Кызыксынучан булгангадыр инде күп төрле һөнәрләр ошый иде миңа, милиция булып бандитлар тотарга да хыялландым. Ләкин үсә төшкәч, әйбәт укытучыларыбызга охшап, минем дә мөгаллим буласым килде. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, язмыш Минзәлә педагогия көллиятенә “юллады”. Беренчедән, туган-торган җирем Актанышка якын. Икенчедән, анда туганнарыбыз яши, үз йортлары белән торалар. Өченчедән, әниемнең әтисе – дәү әтием, күренекле педагог, безнең якларда билгеле шәхес Нәҗип Газизов та яшь чагында шул уку йортын тәмамлаган булган. Муса Җәлил исеме белән дә бәйле бит әле ул мин укыган көллият. Шагыйрь булып, шигърият серләрен ачарга җыенучы егеткә илһамны шул каһарман-әдип тә бирде бугай.

Минзәләдә иҗатның диңгезенә чумдым. Язганнарымны "Сабантуй" газетасына җибәрдем. Аларга Татарстанның халык шагыйре Илдар абый Юзеев игътибар иткән, беренче хаты да озак көттермәде. Аннары ул минем остазыма әверелеп, иҗатымның төп гадел бәяләүчесенә әйләнде. Моның өчен аңа бик зур рәхмәтлемен, рухы шат булсын. 

– Гадәттә, язу сәләте буыннан-буынга күчә. Сезнең нәселдә дә каләм тотучылар булгандыр? 
– Әнием яшь чагында шигырьләр язган. Калын гына шигырь дәфтәре дә бар иде. Мәктәптә укыганда берничә мәртәбә сорап карадым, нәрсә язылганын укыйсы килә иде. Әни рөхсәт итмәде. Үзе өчен генә иҗат иткәндер ул аларны... Туганнарыбыз – төрле һөнәр ияләре. Тәрбия дә шулардан булды. Бигрәк тә әнинең әнисе – дәү әни белән дус идек. Ул бик таләпчән, тырыш һәм гадел иде. Тәти апа, Дәү апа, Ерак абый – һәрберсе минем яхшы кеше булып үсүемне теләде. Чып-чын халык педагогикасы инде бу!..

– Тыйнаклыкка да алар өйрәттеме? Халыкара бүләккә лаек булганны белгән белде, белмәгән белми дә калды. Хәер, синең чит илдә алган бүләк-исемнәреңнең бу беренчесе генә түгел, ияләнеп тә беткәнсеңдер инде. Чит илләргә тәрәзәң кайчан ачылды?
– Мәктәптә алман телен өйрәндем. Ул Минзәләдә дә, Казан дәүләт университетында да дәвам итте. Университетның дүртенче курсында укыганда телне камилләштерергә Германиягә тел курсларына җибәрделәр. Аңарчы Россия буенча да күп йөргән идем. Йөргән таш шомара, диләр бит. Хак сүзләр. Себердә Печора ярында яшәгән әти-әнием. Аннары үзебезнең якларга кайтканнар. Мин дә 4-5 яшьлек чакта ук инде самолетта, вертолетта очканмын, поездда җилдергәнмен. Чит илләрне күрү фикерне тулысынча үзгәртә. Офыклар киңәя. Кайда да бер кояш икәнен белү дә бик кызык. “Аларда болай, ә бездә шулай”, –дип чагыштырып карый башлыйсың. Европада, төгәлрәге, Германиядә узган бер айда бик күп шигырьләр яздым. Балалар өчен егерме елдан артык иҗат итәм.

– Бу Халыкара Дипломны алырга Малайзиягә бардың. Бик ерак бит. Ниндирәк хисләр кичердең?
– Иң беренче милләтебез, татар балалар әдәбияты өчен шатлану һәм горурлану хисе. Бу бер миңа гына бирелгән бүләк түгел, балалар әдәбиятына хезмәт итүче барлык фидакарьләр өчен дә дип уйлыйм. Балалар китабы буенча Халыкара советның шәрәфле исемлегенә Шәүкәт Галиев (1982), Роберт Миңнуллин (1994), Рафаэль Газизов (2006) кергән. Быел бу исемгә 63 язучы, 22 рәссам, 48 тәрҗемәче лаек булды. Россиядән без дүрт автор идек. Нишләптер, мин генә бардым. Бүләкләнүче барлыгы 163 кеше иде конгресс утырышында. Юл, чынлап та, бик озын булды. Казаннан – Мәскәүгә, Мәскәүдән – Баһрейнга, аннан – Дубайга, Филиппинга һәм Малайзиягә очтым. Февральдә үк чакыру килгән иде инде. Баштарак үзем дә ышанып бетмәдем. Дипломны кулыма алгач, күңелемнән генә әти-әниемә, туганнарга-дусларга, гаиләмә, иҗатымны яратучы хәерхаклы кешеләргә рәхмәт укыдым. Татарстан китап нәшриятына да, китабым рәссамы талантлы Фәридә ханым Харрасовага да, язмышыма да өлеш чыгардым.
Әдәбиятта чикләр булырга тиеш түгел. Татар әдәбиятын дөнья белергә тиеш.

– Ленар, син чынлап та бәхетле автор. Иҗатыңа фатыйханы Илдар ага Юзеев үзе биргән. Теләсә кемгә тәтеми бу. Үзеңнең дә шәкертләрең бармы?
– Соңгы елларда район һәм республикакүләм, төбәк һәм халыкара конкурс-бәйгеләрдә бик теләп жюрида катнашам, әйбәт әсәрләргә юлыксам, чын күңелемнән сөенәм. Үз әсәрләремне укыган малай-кызлар ана телебезне дә, милләтебезне дә, һичшиксез, яратырлар дип ышанам. Әле Апас районының Борнаш авылында, Муса Җәлил музей-фатирында, Казан шәһәренең 20нче гимназиясендә искитмәле очрашулар узды. Балалар шигырьләремне яттан өйрәнгәннәр, рәхәтләнеп сөйлиләр, чын бәйрәм ясадылар.

– Ул Җир читенә барып алган Дипломга капчык ярым акча бирделәрме инде?
– Юк. Аны бернинди матди кыйммәтләр дә алыштыра алмый. Бу җиңү авторга китапларын дөньяның бик күп илләрендә нәшер итәргә, күргәзмәләрдә катнашырга хокук бирә. Китабымны чит ил балалары да укый алачак дип сөенергә нигез бар. Шулай да без язганны туган телебездә укый алырлык балалар саны артсын иде дип телим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading