16+

Лилия Гыйбадуллина: "Ике йөз меңлек поэма сынган кул белән язылды..."

"Миңа тылсымлы таяк тоттырсаңмы! Җирдәге бөтен кеше татарча белер иде һәм татарча әдәби китап укыр иде. Ул китаплар арасында бәлки үземнеке дә булыр иде дим. Китап укыган кеше чагыштыра, анализлый белүче, аңларга омтылучы кеше бит ул", ди шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.

Лилия Гыйбадуллина: "Ике йөз меңлек поэма сынган кул белән язылды..."

"Миңа тылсымлы таяк тоттырсаңмы! Җирдәге бөтен кеше татарча белер иде һәм татарча әдәби китап укыр иде. Ул китаплар арасында бәлки үземнеке дә булыр иде дим. Китап укыган кеше чагыштыра, анализлый белүче, аңларга омтылучы кеше бит ул", ди шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.

Лилия Гыйбадуллина шигърияте, минем күзлектән караганда, серле, ихлас, тәмле һәм берникадәр усал да. Ә үзе нинди соң ул? Әйдәгез, якыннанрак танышыйк әле.
– Лилия, миңа син Җир кешесе түгел, ә күктән ялгыш егылып төшкән җан иясе сыман тоеласың. Үзеңне каян дип хис итәсең?
– Егылып төшәргә язмасын! Кунар урының булып, үз вакытында ипле генә төшеп утырырга язсын җиргә. Бер генә очыш та, гомер дә, канатлы вакытлар да мәңгелек түгел. Җирдә туып, җирдә үскән гап-гади кеше мин. Тәгаен күктән түгелмен. Биеклектән куркам. Җирдә нык басып тору миңа күбрәк ошый. Аннары шунысы да бар, сез бит мине мин рөхсәт иткән күләмдә генә беләсез...

– Чаллыда яшәп иҗат итү ошыймы? Казан үзенә тартып, ымсындырып тормыймы?
– Чаллы – Казан арасы ерак санаган кешегә бик ерак, якын итүчегә бик якын бит ул. Казанда еш булам. Өзелеп Казанда яшәргә теләгем булса, моны тормышка ашыру кыен булмас иде. Миңа Чаллыда җайлы, рәхәт, иркен. Җылы әдәби мохит тә бар монда, гаиләмә тормыш шартлары да уңайлы. Үз-үзем белән гармониядә яшәр өчен, миңа авыл мохите, урман-тугайлар киңлеге, туфрак җылысы да кирәк. Җир кешесе мин дидем бит бая. Туфрактан каерылып китәсем килми. Төп нигез килене дә бит мин. Балаларымның бабалары гомер иткән нигезне ятим итеп китимме? Ни хакына? Авылымны сагынам дип, Казанда шигырь язып ятар өченме? Әнием, әнкәм, әткәм (каенанам һәм каенатам) исән-саулар, Аллаһка шөкер. Алар белән аралашып яшәүдән дә җаныма гамь алам. Улларымның әби-бабай назын, тәрбиясен күреп һәм тоеп үсүе дә олы әйбер. Әсәрләремдәге кыйммәтләрнең тормышымда да булуы кыйммәт миңа.

– Тел комиссиясе үткәргән ябык әдәби бәйгедә берничә номинациядә җиңеп чыктың. Нинди хисләр кичердең?
– Ихластан әйтәм, аптырадым, шаккаттым. Берничә номинациядә катнашып дөрес эшләмәдем бугай дип үз-үземне битәрләдем аннары. Поэмамны бик яратып, янып яздым. «Нәүрүзбәк» тәхәллүсле шигырь дә җанны айкап язылды. Әмма үсмерләр өчен повестем дә беренче урын алганын белгәч, башка суккан кебек булды. Көтмәгән идем. Хәерлегә булсын.

– Әсәрләр шушы бәйгегә махсус язылган идеме?
– Повестьтән кала, башкалары махсус язылды. Аларын җәй көне, балалар авылда ялда вакытта яздым. Кул сындырып, өйдә яткан чагым иде. Повесть исә – үземнең малайларга языла башлаган әйбер. Сериал кебек – язам да укытам. Алар дәвамын көтә. Әйдә болай-тегеләй ит, дип үзләре дә фантазиягә бирелеп китәләр. Кызык өчен генә башланган эш иде. Инде язылган әсәр булгач, төгәлләп, конкурска җибәрдем. Жюри игьтибар итмәсме, китап итеп бастырып булмасмы дигән бәләкәй генә өмет бар иде. Артыгына өметләнмәдем.

– Тылсымлы таягыгың булса, иң беренче эш итеп нәрсә булдырыр идең?
– Миңа тылсымлы таяк тоттырсаңмы! Җирдәге бөтен кеше татарча белер иде һәм татарча әдәби китап укыр иде. Ул китаплар арасында бәлки үземнеке дә булыр иде дим. (Көлә). Китап укыган кеше чагыштыра, анализлый белүче, аңларга омтылучы кеше бит ул. Ни кызганыч, «китап укымыйм, укырлык әйбер юк» дип, наданлыгын байрак итеп күтәргән бәндәләр артты. Укымый ул, тик начар икәнен белә. Гаҗәп! Гаяз Исхакый, Гали Рәхим, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башкаларның рухлары алдында оят булып куя андыйлар өчен. 

– “Җирдән бераз аерылган” кешегә гаилә учагын сүрелдермичә яшәве авыр түгелме?
– Төп эшем, төп көчем – гаиләм. Мин, беренче нәүбәттә, гаилә учагын саклаучы хатын-кыз, әни кеше. Әдәби иҗат тормышымда беренче урында тормый. Моны шулай тиеш дип кабул итәм. Иҗат өчен вакыт бик тансык миңа. Ирем аерым бүлмә, язу урыны хәстәрләп бирде. Эшләп тә йөрмә, рәхәтләнеп яз, ди. Белә бит ул: язасым язалмый калган икән – миңа рәхәт түгел, күңелем тыныч түгел. Ә әни кешенең кәефе юк икән, өйдә берәүгә дә рәхәт түгел. Гаилә җылылыгы – сәламәт, бәхетле, елмаеп-көлеп торган әнидә. Безнең гаилә очрагында, шигырь язган әнидә, дип тә өстик инде. Әмма үсмерлек чорына җитеп килгән ике малайның әнисе буларак, бүген минем вазифаларым, бурычларым бик күп. Көндәлек мәшәкатьләрдән тыш, аларның тәрбиясе һәм татар телле татар егетләре булып үсүе фәкать миннән тора. Җәмгыятьтән, мәгариф системасыннан моны өмет итеп булмый. Ике татар егете үстерүме, әллә татар шагыйре булумы – ни кызганыч, милләт өчен кайсы кыйммәтрәк икәнен тәгаен әйтә алмыйм бүген. Ике якны да алып барырга тырышам. Чорыбызның талантлы шагыйрьләре күп, шөкер. Ә менә улларымның әнисе берәү генә.

– Бүген шигырьнең көче калдымы?
– Шигырьнең тәэсир көче һәм миссиясе артты дип тә уйлыйм. Адәм баласы робот түгел бит. Никадәр генә автомат «эш аты» ясарга тырышсалар да, күңел дигәнен кая куясың. Шомлы, салкын дөньяда адәм баласының күңеленә җылыныр учак, таяныр терәк кирәк бит. Халык ул матурлыкны, рухын дәваны шигырьдә таба. Шигырь укыйлар, шигырь язалар, халык шигырьгә сусаган бүген. Мин моны «Мәйдан» журналының поэзия бүлеге редакторы буларак та бик белеп әйтәм. Табигый күренеш бу. Авыр чорларда безнең милләт шигырьгә сыенган, әрнүен шигьри сүзгә салган.

– Син нинди гаиләдә үстең? Шагыйрьлек каян килә?
– Әтием урманчы иде, әнием – шәфкать туташы. Әти – таләпчән, усал, корырак холыклы, интеллектуаль яктан да, физик яктан да бик көчле кеше иде. Үлгәнче Сабантуйларда штанга, гер күтәрде, кул көрәштерде. Китаплар укый, әдәбият белән дә кызыксына, укыганын онытмый торган хәтерле кеше иде ул. Безнең дә акыллы, үзфикерле, көчле булуыбызны таләп итте. Әни, киресенчә, бик йомшак, нечкә күңелле безнең. Гаиләдә өч бала – өч кыз. Бәләкәйдән эшләп үстек. Әти-әнинең дәрес хәзерләшеп, билге тикшереп утырганын хәтерләмим. Бер закон бар иде бездә: нинди дә булса ярышта, бәйгедә көч сынашырга алынгансың икән, кимендә дүртенче урында бул. Булдыра алмасаң – катнашма, җиңелеп хурланма. Балалар бакчасына йөрмәдек. Әнинең әнисе – Нәсимә әбекәй күршедә генә яшәде. Әбекәй янында иркәләнсәң дә була, ул башка! Нәсимә әбекәебез бәетләр чыгара, шигырьләр яза иде. Бик киң күңелле, көчле рухлы кеше иде мәрхүмә. Шигырь «җене» әбекәйдән йоккандыр мөгаен. 

– Татар теле, әдәбияты киләчәген ничек күзаллыйсың?
– Әдәбият язмышы тел язмышы белән бәйле. Без – мәгарифтәге эксперементлар белән теле, рухы имгәтелмәгән соңгы буын. Тел һәм әдәбиятның киләчәге – милли мәгарифтә. Бүгенге халәттән торып, ни дә булса гөманлавы авыр, әмма өмет юк түгел. Республикабызның төрле авылларында яшәүче мәктәп балаларына әдәби әсәрләр килеп тора. «Көмеш кыңгырау»ны укып, балаларыгызгы укытып карагыз әнә. Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллин дигән егет шигырьләр, хикәяләр, хәтта пьесалар яза. Аларны үзе үк инглиз теленә тәрҗемә дә итә. Һәм андый сәләтле балалар бик күп. Актанышта өметле каләм ияләре бар. Бу балаларны иҗат юлыннан тайпылдырмый сакларга иде. Нәкь менә сакларга, сакланырга кирәк. Безнең әдәбиятыбыз, телебез бик авыр чорларда да сакланып калган, кабат күтәрелеп, үсеп киткән. Тарих божра буенча хәрәкәттә, кабатланучан ул.

– Безнең әдәбиятка нәрсә җитми? Моны ничек үзгәртергә була?
– Әдәбиятка укучы җитми. Ә күпчелек укучыга әдәби зәвык һәм китап укырга вакыт җитми. Әдәбият – укучыга яраклашырга тиешме соң? Юк, минемчә. Бу утопия. Әдәбиятка, язучыга хөкүмәт тарафыннан ярдәм, пиар кирәк. Һәм боз кузгалды кебек.

Фото: vk.vom

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading