16+

Марсель Шаһидуллин: «Интернет-мошенниклар электрон адреска .com урынына net яки .org. доменын өсти»

Интернет кибеттән товар алганда ничек алданмаска?

Марсель  Шаһидуллин: «Интернет-мошенниклар электрон адреска .com урынына net яки .org. доменын өсти»

Интернет кибеттән товар алганда ничек алданмаска?

Интернет кибетләр елдан-ел популярлаша. Шул ук вакытта бу өлкәдә кулланучының хокуклары бозылу очраклары да еш күзәтелә.

Кәкре каенга терәтмәсеннәр өчен нишләргә соң? Интернет сатып алулар вакытында кеше хокуклары хакында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН белән сөйләштек.

– Интернеттан товар сатып алганда, кулланучының хокукларын яклый торган берәр закон каралганмы?
– Әйе, интернет кибетләрдә сатучы белән сатып алучы арасындагы мөнәсәбәтләр Россиянең «Кулланучылар хокуклары турында»гы (№ 2300-1 26.1нче маддә, 1992 елның 07 февраленнән) законында һәм Россия Президентының дистанцион рәвештә товар саткандагы кагыйдәләр турындагы нигезләмәсендә әйтелгән. Закон нигезендә, интернет кибеттәге сатучы товарның кайда, кем тарафыннан җитештерелгәне турында мәгълүмат җиткерергә тиеш, шулай ук товарның бәясе, кулланучыга күпме вакыт эчендә килеп җитәргә тиешлеге, куллану вакыты, түләү ысуллары турында да әйтергә бурычлы.

– Интернет аша товар сайлаганда, кеше аны тотып карый алмый, сурәткә, язылган тасвирламага гына ышанырга мәҗбүр. Бу өлкәдә кулланучыга нәрсәгә игътибар итәргә киңәш итәр идегез?
– Дистанцион юл белән товар сатканда, чынлап та, кулланучы әйберне каталог, буклет, сурәтләр аша гына сайлый. Интернет аша товарга заказ биргәндә, кулланучы бу фирмага тулысынча ышанган булырга тиеш. Гадәти кибеттән әйбер сатып алганда, без аның адресын беләбез, чек буенча сатучыны табарга да мөмкин. Ә интернет кибетләрнең барысы да юридик адресын күрсәтми.

Шуңа берәр хокук бозу килеп чыккан очракта, кулланучыны яклау кыенлаша. Товарны сатып алганчы, кибетнең сайтын җентекләп тикшерегез. Еш кына нәкъ шундый сайт булдыручы мошенниклар бар. Электрон адреска .com урынына алдакчы оешмалар net яки .org. доменын өсти. Шулай ук адреска артык хәрефләр язарга мөмкиннәр. Мондый сайтларда товар бәясе дә күпкә очсызрак булуы белән шикләндерә.

– Интернет кибеттән товар алганда да чек бирелергә тиештер, әйеме, ул электрон рәвештә буламы?
– Интернет аша товар сатып алганда, акчаны берничә юл белән түләргә була: турыдан-туры акчалата, банк картасы аша, электрон ысул белән акча күчереп, товар килгәч, почта аша түләү, товарны курьер китерсә, акчаны аңа түләргә мөмкин. Чек һәрчак бирелергә тиеш. Интернет-сайт аша банк картасы белән түләгәндә, чек кәгазь формада бирелми, сатып алучыга электрон рәвештә җибәрелә. Чектан тыш акча күчерелү турындагы смс хәбәр, электрон почтага килгән мәгълүматлар да товар сатып алганны раслый ала.

– Интернет аша сатып алынган товар ошамады ди. Аны кире кайтарырга буламы?
– Әгәр дә заказны рәсмиләштерсәгез, әмма товарны алмаска уйласагыз, килеп өлгергәнче, аннан теләсә кайсы вакытта баш тартырга була. Әгәр товарны инде китергәннәр икән, җиде көн эчендә кайтарырга мөмкин. Бу хакта товар килгәндә бирелә торган язмача белешмәдә дә искәртелгән булырга тиеш. Мондый мәгълүмат юк икән, димәк, товарны өч ай эчендә кайтарырга була. Мәсәлән, җәй көне 1 августта сез көзге куртка алдыгыз ди. Сентябрьгә кадәр аны кимәдегез. 15 октябрь көнне кияр көн җиткәч, куртканың сезгә ярамавын белдегез. Әгәр дә сатучы товарны алыштыру вакытын язмача күрсәтмәгән икән, куртканы кайтара аласыз.

– Товарны кире кайтарганда, чыгымнарны кем түли?
– Товарны нинди сәбәпләр аркасында кайтарырга телисез бит? Әгәр ул сыйфатсыз икән, бу очракта чыгымнарны сатучы күтәрә. Әгәр размеры туры килмәсә, ошамаса, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 26.1нче маддәсе буенча, товарны кайтарган өчен тотылган акчаны сатып алучы түли.

– Еш кына интернет кибетләрдә товар өчен алдан йә өлешчә, йә тулысынча түләргә кушалар. Бу законлымы?
– Әйе. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 26.1нче маддәсе һәм Россия Гражданнар кодексының 486нчы маддәсе буенча, сатып алганчы ук товар өчен акча сораулары дөрес. Интернет кибетнең товар өчен өлешчә дә, тулысынча да алдан акча сорарга хаклары бар. Моның белән ризалашыргамы, юкмы? Анысы кулланучы ихтыярында.

– Акча түләп алган товар югалса, вакытында килеп ирешмәсә нишләргә була?
– Әгәр дә товар тиешле вакытка килеп җитмәгән икән, кулланучы бу хакта интернет-кибеткә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мондый очракта, гадәттә, товарны алудан баш тарталар, акчаны кайтаруны сорыйлар. Әгәр товар килмәсә, ә аның өчен акчаны кайтарырга теләмиләр икән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Интернет аша товар алу тиз, җайлы, ләкин шул ук вакытта күрмичә товар алу бик җаваплы икәнен дә онытмасак иде.

Интернет кибеттән товар сатып алганда 5 киңәш

1. Интернет аша товар сатып алганда, бу кибет турында кайтавазларны укыгыз. Әлеге сайтта кире элемтә, контактлар, товарны алу, акча түләү ысуллары турында мәгълүмат булырга тиеш. «Контакты» бүлегендә кибет исеменнән тыш, аның адресы да күрсәтелгән булуы мөһим.

2. Товарны кире кайтару шартларын өйрәнегез.

3. Товарны интернет юл белән алганда, электрон чекны алырга онытмагыз.

4. Товарны курьер китергән икән, аның кимчелекләрен җентекләп тикшерегез, товарны курьерга кире кайтарырга була.

5. Алкоголь продукциясен,кайбер төр даруларны интернет аша сату тыела.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X