16+

Наил Дунаев: «Минем дә акчаларым янды»

Наил абый, Дунай, Коля, Николай Иванович... Барыбызга да таныш Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаевны хезмәттәшләре әнә шулай йөртә. Аның иҗаты, кызыксынулары хакында үзен күреп сөйләштек.

Наил Дунаев: «Минем дә акчаларым янды»

Наил абый, Дунай, Коля, Николай Иванович... Барыбызга да таныш Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаевны хезмәттәшләре әнә шулай йөртә. Аның иҗаты, кызыксынулары хакында үзен күреп сөйләштек.

«Хәзерге акылым булса, Нил Дунаев булыр идем»

– Наил абый, ни өчен исемегезне алыштырырга туры килде?
– Без, Мәскәүдән Михаил Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлап кайткан яшь артистлар, диплом эше итеп әзерләгән спектакльләрне Камал сәхнәсендә күрсәтергә җыенып йөргән чаклар. Әсәрләр арасында Әхмәт Фәйзинең «Тукай» спектакле дә бар иде. Без әле училищены яңа тәмамлаган студентлар анда төп рольләрне башкардык, ә театрның аксакаллары – Шәүкәт Биктимеров, Вәкил Закиров һәм башкалар – массовкада йөрделәр. Сәгыйть Рәмиевне, Галимҗан Ибраһимовны татар артистлары уйный, ә татарның бөек шагыйрен рус исемле Николай Дунаев башкара. Моңа күпләр канәгатьсезлек, гаҗәпләнү белдерде. «Көзге ачы җилләрдә» спектакленә афиша язганда, миңа исемемне алыштырырга тәкъдим иттеләр. Ул вакытта исем ниндидер зур проблема тудырыр дип уйламый да идем. Чөнки элек-­электән без керәшеннәр татарлар белән аралашып, бергә уйнап үстек, Сабан туена бара идек, татарлар Питрауга килә. «Исемегезне Наил дип куйыйк», – дигәч, уйлап та тормадым, ризалаштым. Бары әтиемнең исеменә генә тимәгез, дидем. Ул исем миңа гомерлеккә ябышып калды. Хәзерге акылым булса, исемемне үзгәрттермәс идем, мөгаен, йә Нил дип куштырган булыр идем. Күпләр минем Николай икәнне белгәч, аптырап кала.

– Документларда да исемегез Наил дип барамы?
– Юк, Наил Дунаев дисәм, миңа бер сукыр тиен дә бирмәячәкләр. Барлык документларымда Николай Дунаев мин.

– Әтиегез умартачы булган, сез аның шөгылен дәвам итмәдегезме?
– Әтием профессиональ умартачы иде, аны хәтта «Бал Иван» дип тә йөрттеләр. Эшен дәвам итүче юк шул. Апаның малае бу эш белән ныклап шөгыльләнә башлаган иде. Кызганыч, фаҗигале рәвештә гүр иясе булды. Әти мине умартачы итеп күрергә теләгән иде анысы. Үзем дә мәктәптә укыган чакта бу һөнәрне үзләштердем. Колхозда эшләгәндә, умарталарны карарга гел аңа булыша идем, хуҗалыкта да умарталарыбыз бар иде. Тик хәзер умартачылык белән шөгыльләнмим. Хатынымның бал кортына аллергия. Бал корты үкчәңнән чакса, күзең шешеп чыга бит, дип көләм. Безгә килен булып төшкәч, бал корты чаккач, бар җире шешкән иде. Үземнең бал кортына иммунитет. Ә менә шөпшә чакса, үтереп авырта.

– Зәй районы, Әхмәт авылына еш кайтасызмы, туган нигезегездә кеше яшиме?
– Без биш туган идек, кызганыч, бүген икәү генә калдык. Сеңлем Түбән Камада гомер итә. Туган нигезне саттык. Зәйгә еш кайтабыз, туган йортны да күреп чыккалыйбыз. Шөкер, район җитәкчелеге Сабан туена, Питрау бәйрәмнәренә гел чакыра.

– Яңа өйләнешкән чорда сезгә театрда да яшәргә туры килгән дип укыганым бар.
– Мин генә түгел, күп артистлар шулай яшәде. Туфан Миңнуллин гаиләсе, башкалар да. Безгә – Мәскәүдән кайткан яшь белгечләргә, фатирлар вәгъдә иттеләр, әмма тиз генә бирмәделәр. Булачак хатыным Татьяна белән дә шуның аркасында язылыша алмый йөрдек. Чөнки аның өчен теркәлү урыны кирәк. Прописка булып, кабат ЗАГСка барганда, без өчәү идек инде: мин, хатыным һәм аның йөрәк астында туачак улыбыз.

– Ничә ел бергә гомер итәсез инде?
– 60 елга якын. Улым кечкенәдән театрда үссә дә, эчке эшләр өлкәсен сайлады. Хәзер ул – полковник. Кечкенәдән детективлар укып үсте. Китаплары бүген дә бакчадагы йортыбызда тора. Улым бик тыйнак, хәтта дәрәҗәле исемнәр алганын да кешедән генә ишетеп беләм. Ике кыз үстерделәр. Хәзер оныкчыкларыбыз да бар инде: Сафина һәм Айнар. Алар безгә зур терәк.

– Спектакльләрдә мәхәббәт тарихларын да уйнарга туры килә. Хатыныгыз көнләшмиме? (Татьяна Дунаева, Мәдәният һәм сәнгать университетында профессор.)
– Юк, әллә көнләшми, әллә сиздерми. Ничә ел яшәп, бер тапкыр да бу хакта сүз кузгалтканы булмады. Шөкер, аңлашып яшибез.

– Ә сез көнләшәсезме?
– Хатының чибәр булсын да, ничек көнләшмисең ди инде?

«Премьера йоклатмый»

– Театр белән кызыксынуыгыз ничек башланды?
– Балачактан. Әни бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә беренче булып җыр­лап җибәрә иде. Бик моңлы иде тавышы. Әти аны тын да алмый тыңлый. Радиолар барлыкка килә башлагач, гаиләбез белән бар эшне дә ташлап, «Микрофон алдында ­театр» тапшыруын тыңлый идек. Анда сәгатьләр буе романнар, повестьлардан өзекләр укыйлар. Җыр, моңны яратып үстем.

– Премьерадан соң ниләр кичерәсез?
– Өйгә кайткач, күзләрне йомам да, спектакльне кабатлап чыгам. Партнерның ниләр эшләгәне, режиссерның карашы, тамашачы реакциясе – барысын да хәтеремнән уздырам. Премьера йоклатмый ул. Үзеңнең генә түгел, партнерыңның сүзләре дә, декорацияләр дә истә кала. Үземә анализ ясыйм, ялгышлар киткән булса, камилләшергә тырышам.
(Әңгәмә вакытында күңеле тулдымы икән, кайбер сорауларга җавап биргәндә, Наил абыйның күзләре яшьләнде. Спектакльләрдә уйнаганда да ихлас елый ул. – Авт.)

– Ничек шулай чын-чынлап елый аласыз?
– Үзеннән-үзе килеп чыга ул. Нечкә күңелле дә түгел кебек үзем, киресенчә, усал диләр әле мине. Чынлап та, кайбер кешеләр спектакль уйнаганда авыр елый. Күз асларына вазелин сөртүчеләрне дә беләм. Ә мин, киресенчә, күңелгә тия торган урында тыела алмый елыйм. Кай­чакта бу миңа комачаулый да хәтта. «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектаклендә ахырдан мин монолог сөйлим. Кайчакта тамакка төер тыгыла да, сөйләп тә бетерә алмый елый башлыйм. Тамашачы ихласлыкны сизә, биш-җиде минут буена безне сәхнәдән кертмичә, кул чаба.

– «Гөргөри кияүләре» спектакле дә халыкныкына әйләнде, ялгышмасам, быел да репертуарда бар.
– Ул әсәрне башта Түбән Камада куярга алынганнар иде. Иң кызыгы – спектакльне гади керәшен карчык­лары белән сәхнәләштерергә уйлаганнар. Беренче көнне барысы да яхшы килеп чыккан, ә аннары профессионаллар булмагач, уйнаучылар текстны, хәрәкәтләрне кабатлый алмаган. Марсель Сәлимҗанов теләмичә генә алынды бу әсәргә. Моның кадәр уңыш белән барыр дип уйламагандыр да. Тик ул менә инде 24 ел сәхнәдән төшми. 500 тапкырдан артыграк куелды. «Гөргөри кияүләре» керәшеннәр тормышын, аларның гореф-гадәтләрен ачып бирә. Анда керәшен диалектын да сакларга тырышабыз. Мин бит хәзер Камал ­театрында бердәнбер керәшен.

– Үзегезне кино сәнгатендә дә сынап карадыгыз? Күңелегезгә кайсысы якынрак: театрмы, киномы?
– Тиз арада популяр буласың килсә, фильмда төшәргә, телевидениедә күренергә кирәк икән. Театрдагы кешеләрне күпләр белеп бетерми бит. Дөрес, танылу ул әле һәрчак әйбәт дигән сүз түгел. Ләкин чын профессионал булыр өчен, театр мәктәбен узарга кирәктер. Сәхнә, ­театр күңелемә якынрак. Бу – көндәлек хезмәт, гел хәрәкәттә булу дигән сүз.

– Сезгә – 82 яшь. Сөбханалла, һаман да шундый мәзәкчән, зирәк, төз сез. Сере нидә?
– Фитнес белән шөгыльләнмим, балыкка йөрим. Кыш көне җылы киемнәреңне киеп, аркаңа балыкчы биштәрен, авыр боравыңны асып, унар чакрым йөреп кайт әле, фитнесың бер якта торсын. Минем яшьтә балыкка йөрү юләрлектер инде, әмма бу миңа рәхәтлек бирә. Җәен балыкка резин көймәдә чыгып китәм. Бакчабыз Идел буенда гына урнашкан. Хәзер кеше дөрес тукланырга тырыша, ләкин мин нәрсә телим – шуны ашыйм.

– Тәҗрибәле артист буларак, яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Аларга киңәш кирәк тә түгел. Барысын да белеп, өйрәнеп үсәләр. Укыган чакта ук массовкаларда катнашалар, рольләрдә уйныйлар. Хәзерге яшьләр бәхетле. Без спектакльләр белән чит илләргә чыга алмый идек. Хәзер театрларга хөкүмәт тә ярдәм итә, төрле фестивальләрдә катнашалар, читтәге милләттәшләребезгә спектакльләрне тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар. Яшьләргә барлык шартлар да тудырылган. Алар өчен шатланырга гына кала.

– «Татфондбанк», «Интехбанк» банкларыннан зыян күрүчеләр арасында сез дә бар дип ишеткән идек.
– Минем дә акчаларым янды. Шөкер, Республиканың Ярдәм фонды булышты. Анда бик игътибарлы кызлар эшли, алар документларны тутырырга да ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Акчаларны чүлмәктә дә, мендәр астында да саклап булмый, барыбер банклардагы исәп счетларына салырга мәҗбүр буласың.

 

2017 елда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, кредит-финанс оешмалары банкротлыгыннан зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатыннан, Республика Ярдәм фонды оештырылды.
«Президент карары белән, «Татфондбанк», «Интехбанк»тан зыян күргән беренче, өченче чираттагы вкладчыларның барысына да 100 процент күләмдә ярдәм итү бурычы куелган иде. Быелның июненә кадәр зыян күргән кешеләр махсус реестрда теркәлделәр. «Интехбанк», «Татфондбанк»тан зыян күргән кешеләргә фонд 1 миллиард сумнан ­артыграк акча түләгән. Барлыгы 2 миллиард сумлык ярдәм күрсәтү ният­ләнелә. Тиздән «ИК» «ТФБ Финанс» клиентларына да акчасын кайтара башлая­чаклар. Бүген акчасын югалткан клиентлардан барлыгы 7 мең гариза кабул ителгән, аларның 5 меңе имзаланган. «Тат­фондбанк», «Интехбанк»тан зыян күргән клиентларга, «Барысына да 500» дигән этап нигезендә, акчасы кайтарылган. Бу җиңел эш булмады. Бездән, вкладчылардан документлар җыю, озак көтү процессы сабырлык таләп итте. Авырлыкларны җиңдек, 1 миллиард сум түләнгән акча – 4 меңгә якын вкладчы, шуларның 3 меңенең таләпләрен тулысынча канәгатьләндерү дигән сүз. Ташламага ия категорияләр дә бар. Аларга икенче тапкыр акча кайтару мөмкинлеге каралган. 250 ташламага ия категориягә барлыгы 100 миллион сумлык ярдәм күрсәтергә җыенабыз», – ди Республиканың Ярдәм фонды матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Оюшина.


Материал Республика Ярдәм фонды белән берлектә әзерләнде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading