16+

Татарстанның бер авылы халкын китап ду китерде

16 апреля 2025, 09:39
911
0
1
Уку өчен 3 минут

Җир йөзендә дәүләтләрнең, шәһәрләрнең һәм хәтта авылларның бәхетле дә, гыйбрәтле дә, кайчак, фаҗигале дә язмышлары бар.

Татарстанның бер авылы халкын китап ду китерде

Җир йөзендә дәүләтләрнең, шәһәрләрнең һәм хәтта авылларның бәхетле дә, гыйбрәтле дә, кайчак, фаҗигале дә язмышлары бар.

Балык Бистәсе районындагы Балтач авылына багышланган “Балтач (Юлсаба) авылы тарихына сәяхәт” дигән китап дөнья күрде.
Мәдәният йортында басманы тәкъдим итү әдәби-музыкаль кичәсе авыл мулласы Фирдинанд Хәкимов әйдаманлыгында дога уку белән ачылды.

– Авыл турында китап чыгаруга башлангыч биргәне һәм эшләрне оештырганы өчен Нәзирә Гыйззәтуллинага, шулай ук финанс ярдәме өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Һашимовага, инженер Линар Гыйззәтуллинга зур рәхмәт! Китап, дигән сүз генә дә авыл халкын бер елга якын аякка бастырып тотты, халык дәррәү  мәгълүмат туплады, – дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов.

Тарихчы Нурулла Гариф әйтүенчә, Балтач авылы тарихы Бөек Болгар чорларыннан ук килә. Юлсаба (Юлсубино) җирлегендә болгар кабиләләре яшәгән. Юлсаба атамасының Балтачка әверелүе авыл хуҗасы (староста) булып заманында Теләкәй Балтачевның торуы белән бәйле. Бу мәгълүмат 1642 елга караган документта күрсәтелгән.

Китапта авылның тарихы,  Октябрь революциясе һәм колхозлар оешу чорлары, Бөек Ватан сугышы еллары, “Татарстан” колхозы вакытлары, бүгенге тормышы чагылдырыла. Төп урынны Балтач авылында яшәүче кешеләр, шушы җирлектән чыккан танылган шәхесләр алып тора. 

– Бөек Ватан сугышына Балтачтан 277 ир-егет киткән, шуларның 147се яу кырында һәлак булган. Җиңүгә – 80 ел, Ватан сакчысы елы быел. “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында Ватан сугышында катнашканнар һәм һәлак булганнар хөрмәтенә Балтач авылында да агачлар утырту өмәсе оештырырбыз. “Хәтер аллеясы” Сабан туйлары үткәрелә торган болында урнашса, халык хозурында булыр, – диде Харис Гатиятов.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин:”Киләчәккә аек карар үз тарихын анык белгән! Ил үткәнен онытма син! Кайтыр җирем – авылым Балтачым, нигезем бар. Балтачны үстерәсез, – дип,  авылдашларына уңышлар теләде. Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының социаль-мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина балтачлыларның үзешчән сәнгатьтә дә актив булганлыкларын мактап сөйләде. “Матбугат. Ру” электрон басмасы җитәкчесе, журналист Данил Сәфәров:”Балтачтагы йортларның, юлларның, чишмәләрнең төзеклегенә сокланып карап йөрдем. Клуб, дип әйтәм инде, яхшы Мәдәният йортыгызны күреп, көнләштем, хәтта. Туган авылым Яншыкта да шушындый клуб булса иде, әй! Гомрә хаҗына Балтачтан берьюлы 26 кеше барып кайтуыгыз белән дә сокландырдыгыз. Алга таба да шулай бердәмлектә яшәгез!” – диде.

Истәлекләр авыл үзешчәннәренең җырлары белән үрелеп барды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading