Шәһри Казан

Орнитолог Илгизәр Рәхимов: «Попугай гына түгел, каргалар да сөйләшә»

Күчмә кошлар кышны уздыру өчен кай якларга китә, попугайдан кала тагын нинди кошлар сөйләшә белә, күгәрченнәрне ни өчен ашатырга ярамый? Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр РӘХИМОВ белән әңгәмәбездә шул сорауларга җаваплар таптык.

– Илгизәр Ильясович, Татарстанда ничә төрле кош бар?
– 300дән артык төр яши. Безнең республика хәтле территориясе булган өлкәләр белән чагыштырганда, кошларның саны бездә күбрәк. Бу флора байлыгы белән аңлатыла. Республика ике табигать зонасы чигендә урнашкан. Бер яктан кара урманнар – тайга, ә икенче яктан далалар белән чиктәш. Гадәттә чиктәш территориядә кошларның гына түгел, үсемлекләр белән хайваннарның да саны күбрәк була. Аннары Татарстанда имән урманнары, сулык­лар шактый, алар да үз ролен үти. Зур елгалардан кала, сусаклагычлар, берничә йөз күл генә бар.

– Кошларның төрләре арту яки кимү күзәтелмиме?
– Кайбер төрләр чынлап та юкка чыга. Шул ук вакытта яңа кошларга  да байыйбыз. Безгә, гадәттә, су кошларының яңа төрләре килә. Бу Куйбышев сусаклагычы барлык­ка килү белән дә бәйле. Әстерхан, Ростов, Саратов өлкәләреннән бик күп төрле акчарлаклар, шөлдиләр, үрдәкләр, челәннәр килеп җитте. Кайбер төрләренең, киресенчә, югалып баруына шәһәрләрнең үсүе, киңәюе сәбәп булып тора. Урман паркларында кешеләр күп йөри башлады, якында гына машиналар үтеп йөри, этләр, мәчеләр дә шунда чыга. Кайбер кошларда депрессия башлана, тынычсызланалар һәм китеп тә баралар. Әйтик, сандугач куакта түгел, җирдә оялый. Эт һәм мәчеләр аларны тота, балаларын да ашап бетерә. Шуңа кош­лар бу тынычсыз урыннан очып китү ягын карый.

– Китү дигәннән, күчмә кошлар көньякка юл тоттылармы инде, әллә җыеналар гынамы?
– Сез аларны көньякка китә дип уйлыйсызмы? Хәер, күп кеше шулай дип уйлый. Чынлыкта кая гына очмый алар. Үрдәкләр, Африка, Һиндстанда җылырак булса да – Урта диңгез якларына, Испаниягә, Төркия­не узып – Сүрия, Израильгә кадәр оча. Иң еракка очучылар – керәшә һәм карлыгачлар. Алар Үзәк Африкага кадәр барып җитә. Кайбер кош­лар көнчыгышка, әйтик, Кытайга да юл тота. Чинар чыпчыгы (яшел чыпчык) элек-электән шул якка китеп кышлый, шуннан киләләр дә.
Кошлар суытканны, азык беткәнне көтеп тормый, алар юлга иртәрәк кузгала. Әйтик, керәшә август урталарыннан ук китеп бара. Саратов, Волгоград, Әстерхан тирәсендә берничә көн яшәп алалар да, аннары Төркия ягына очалар. Африкада берничә ай булгач, тагын безнең якка кузгалалар.

– Алар юлда ничек адашмый оча икән?
– Кошларның баш миендә «ориентлашу үзәге» була. Кешеләрдән аермалы буларак, алар магнит кырларына бик сизгер. Шуңа таянып, йомык күз белән дә юлда адашмыйча очалар. Аннары күрү хәтерләре дә көчле. Сулыкларга, аларның агым юнәлешенә карап ориентлашалар.

– Торналар көтү булып оча, алар алдан ук тәгаен көнне юлга чыгабыз дип «сөйләшеп» куялармы?
– Август ахырында бер торна гаиләсе күршеләре белән берләшә, алар икенче төркем белән җыелыша. Сентябрь аена инде билгеле бер җирдә барысы бергә очраша. Күптән түгел Әтнә районы территориясендәге Ашыт дигән табигый тыюлыкта булдык. Торналар, гадәттә, шунда җыелыша. Алар арасында иң абруйлысы, көчлерәге лидер булып сайлана һәм аңа ияреп очалар. Ул арыгач, акрынлап артка күченә, аны икенче кош алыштыра. Шулай чылбыр булып очалар.

– Кошлар бертуктаусыз ничә сәгать оча ала?
– Алар зур арага очмый, чөнки энергияләре күп китә, шуңа да туктап, ял итеп, тукланып алалар. Күбрәк иртән яки кичен очалар. Көндез бер сулыкка яки паркка төшеп ял итәләр, төнлә йоклап алалар.

– Язын кире кайтканда, алар кабат бездә тукталамы? Әллә «пропискаларын» алыштырып торалармы?
– Күбесе туган ягына кайта. Әмма һәрвакыт алай түгел. Кыргый ана үрдәк үз районына, үз күленә әйләнеп кайта. Моны галимнәр кошларның аякларына балдак кидереп җибәреп ачыклый. Ә ата үрдәкләр туган җирләренә алай ук тугры түгел. Чит илдән килгән бер ана үрдәккә гыйшыклары төшсә, аңа ияреп тә китәргә мөмкиннәр. Моны шулай ук аякларындагы балдакларга карап белеп була. Бездән очып киткән кыр­гый үрдәкләрне Франция, Швеция­дә тапканнар. Ә ана үрдәкләрнең моңа исе дә китми, чөнки алар бала чыгарганда гына парлаша. Үз күленә кайта да тавыш бирә башлый, аның кычкырганына «егетләр» килә. Бер генә даими «ир» яки «хатын» булмый бу кошларда. Ана үрдәк оясын да ясый, баласын да чыгара, үстерә дә. Ата үрдәкләрнең монда берни катнашы юк.

Реклама

– Иң тугры кошлар дип кайсыларын әйтер идегез?
– Аккошлар, казлар, торналар, ерткыч кошлар, зур ябалаклар, гомумән, зур кошлар үзләренә мәңгелек пар таба. Әмма җырлардагыча, әкиятләрдәгечә, парлары үлгәч, кыялардан ташланмыйлар, шунда ук икенче пар белән кушыла. Ялгыз калган аккош икенче ялгыз калган иптәш таба.

– Соңгы вакытта күчмә кошларның кайберләре кышны бездә дә чыга башлады бугай?
– Кыргый үрдәкләрне бездә кыш буе күрергә була. Яз килүне белгертә торган кара каргалар да кала башлады хәтта. 80нче елларда ун-унбер төр кош кына калса, бүген 30лап төр кош кышны бездә үткәрә, чөнки аларга азык бар. Ашарга булгач, ниш­ләп каядыр китеп азапланып йөрергә. Үрдәкләрне кыш буе халык ашата, аннары Кабан күленә җылы сулар агып тора, ул катмый. Үрдәкләр су төбеннән дә ашарга таба.

– Кошларның гомер озынлыгы күпме?
– Табигать шартларында яшәү вакытлары кыскара, шул ук көчле җилләр, азык таба алмау проблемасы аларны таушалта. Ә зоопаркларда аларны ашатып, тәрбияләп торалар. Шуңа да озаграк яшиләр. Сыерчыклар зоопаркта 20 ел, аннан да күбрәк яши ала. Ә табигый шартларда биш-алты ел яшәсә дә әйбәт булыр иде. Чыпчыкларның уртача гомер озынлыгы – 2 ел. Гомумән, вак кош­лар азрак яши.

– Күгәрченнәрне ни өчен аша­тыр­га ярамый? Бездә генә түгел, чит илләрдә дә тыялар икән. Анда моның өчен хәтта штраф та түләтәләр, ди.
– Күгәрченнәр инфекцияләр, гриппка охшаган вируслы орнитоз авыруларын тарата. Ул кешегә болай гына иярми, аларны ашаткан вакытта яки авыру күгәрченне тотканда күчә. Тротуарда яткан күгәрченне күтәреп алып өйләренә алып кайтучылар да бар. Болай эшләргә һич ярамый. Бигрәк тә балалар авырып яткан күгәрченне алып, төкрекләрен эчертәләр. Авырып яткан хәлсез күгәрчен яныннан үтеп кенә китегез, аны барыбер берничек тә коткарып кала алмыйсыз, үзегезгә проблема гына ясыйсыз. Балконга да ияләштерергә кирәкми. Алар анда ояларга ярата. Күгәрченнәр ояларын чиста тота торган кош түгел, анда ис тә, паразитлар да була.

– Күгәрченнәр кайда туган, шунда яши, хәтта берничә квартал ерак­лыкка да китми, диләр?..
– Күгәрченнәр артыннан үзебезнең дә күзәткән бар, алар чынлап та үз кварталыннан еракка китми.

– Тәва кошының куркыныч туганда башын комга яшерүе шулай ук уйдырмамы?
– Әлбәттә, уйдырма. Азык эзләп чынлап та комда казына ул, әмма башын яшерми.

– Попугайга сөйләшү сәләте каян килгән?
– Попугай гына түгел, карга, козгын, сыерчыкны да сөйләшергә өйрәтергә була. Көн саен шөгыльләнсәң, попугай кебек синең артыңнан кабатлаячаклар. Каргалар иң акыллы кошлар да санала әле.

– Үзегезгә нинди кош ошый?
– Песнәк. Алар җитез, сайравы да матур, гаилә булып яшиләр. Иң күп файда китерүче кошлар да алар. Башка кошлар ашамаган зарарлы бөҗәкләрне дә чүпләп-ашап баралар, табигатьне чистарталар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: