16+

Рифат Фәттахов: «Эре булып күренүем – саклану чарасы»

Рифат Фәттахов – 15 еллык тарихы булган Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе.

Рифат Фәттахов: «Эре булып күренүем – саклану чарасы»

Рифат Фәттахов – 15 еллык тарихы булган Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе.

Заманында «Мәгърифәт» газетасы, «Татарстан» журналларын җитәкләгән журналист-җитәкче, күп дәрәҗәләре, регалийлары булган кеше дә. Рәшит Ваһапов фестиваленең 15 еллык сезоны башланыр алдыннан без аның белән әлеге бәйге турында... сөйләшмәдек. Минем нәкъ менә Рифат әфәнде турында – аның үткән юлы, язмыш борылмалары турында гәп корасым килде. Дөресен әйтәм, ачыктан-ачык, күңел бушатып сөйләшерлек әңгәмәгә өметләнеп бармаган идем. Әмма ни гаҗәп – мин дистә еллар буе бөтенләй икенче кеше буларак кабул иткән Рифат Фәттахов, Актукның гап-гади авыл малае амплуасында, үзенең күңел тәрәзәләрен киереп ачты...

«Мин – әби малае»

– Рәшит Ваһаповның бит аның минем тормышта булмый торганы да юк, – дип башлый сүзен Рифат әфәнде. – Балачактагы аның кара тәлинкәләре гаиләбезнең иң зур байлыгы булып, иң түрдә сакланды. Мин бит әби тәрбиясендә үскән кеше, ике абыйдан соң, энем һәм сеңлемә кадәр туган уртанчы малай, нигәдер гел әби янында бөтерелүче кеше идем. Ул авылда абыстай ролен үтәде. Аны ашларга озатам да укып чыкканын көтеп торам. Әби миңа шуның кадәр «ышанып тапшырылган» булган, күрәсең – ул төннәрен сәхәргә торганда, аның белән мин дә тора идем. Чөнки әбинең газ плитәсеннән коты чыгып тора, мин – чәй тергезеп бирүче.

– Әбиегез аша Рәшит Ваһапов иҗатына да сукмак салынган дип беләм.
– Әйе, Рәшит Ваһаповның беренче хатыны Халифә ханым белән әби яшь вакытында бик дус булган. Әле бер тарихны да сөйләп калдырган иде. 30нчы елларда Рәшит Ваһапов концертыннан соң аның башка хатыннар белән чуалуы турында сүз таралган. Халифә ханым, минем әбине ризалатып, качып, күрше авылдагы концертка барганнар. Янәсе, ул тәмамлануга, Ваһаповның кемнең артыннан баруын карап торачаклар. Хатынын Рәшит Ваһапов залда шундук күреп тә алган. Һәм шунда бер генә җөмлә әйткән: «Кемдер йөри баш саклап, кемдер йөри арт саклап». Дәһшәтле 30нчы еллар бит бу!

– Димәк, легендар авылдашыгыз Рәшит ага турында сез китап-архивлар аша гына таныш түгел алайса.
– Юк, әлбәттә. Аның минем язмышымда үзенә күрә бер кызыл сызык булырлык юлы бар. Рәшит Ваһапов бит ул авылдашларына да бик тә хәерһахлы кеше булган. Мисалга, ул, концерт белән килгәч, авыл буйлап, ялгыз яшәүче әбиләрнең хәлен белеп йөргән. Концертка килә алмаган әбиләрнең һәрберсенең өенә кереп, берешәр булса да җыр җырлап, такта чәен калдырган. Шундый ук авыл урауларның берсендә – 1961 елда, әнием олы абыем Илфат белән капка төбендә басып тора икән. Рәшит Ваһапов, әни янына туктап, Илфат абыемны кулында күтәреп сөеп китеп барган. Мин абыйга гел әйтә килдем инде: сине түгел, мине сөяргә тиеш булган ул, синең, мәйтәм, Ваһаповка ни катышың бар (көлешәбез).

«Бөтен җырчыга бирелә торган бер соравым бар иде»

– Легендар авылдашлары булган кешеләр шактый инде, әмма берәү дә сезнең төсле андый бөекләрне күтәрү, дөньяга таныту буенча зур эшкә тотынмый. Моның нигезендә, миңа калса, сәнгатькә, җыр-моңга үлеп гашыйк булу ятадыр?!
– Мин җырга, концертларга беркайчан да битараф булмадым. Мәктәптә укыган вакытта ук мин авылда концерт оештырып (өлкәннәр катнашында), күрше авылларга гастрольгә чыгып китә торган идек. Авылга килгән җырчылар белән дә аралашып-танышып калам берочтан. Һәм аларның һәрберсенә бирелә торган «коренной» соравым да әзер тора: «Ә сез Рәшит Ваһаповны беләсезме?»

– Белми калучылар булмагандыр?
– Юк инде! Габдулла Рәхимкулов, Әзәл Яһудин, Динә Сираҗетдиноваларның истәлекләрен яңартканын хәтерлим. Гөлшат апа Зәйнашева килгән вакыт та хәтергә теркәлгән. Шундый җылы итеп аралаштык без аның белән. Ул мине хәтта аларның гастрольләре вакытында авылдан-авылга йөрергә чакырган иде. Һәм мин 32 көн рәттән һәр авылда аларның концертын карап чыктым. Бер үк концертны – 32 тапкыр!

– Димәк, музыка дөньясы шул вакытта ук күз кыскан инде сезгә.
– Бәлки, әмма музыкага якынаю да, бераз эреләнү дә 6нчы сыйныфтан соң «Артек» лагерена барып кайткач башланды. Мине никтер анда быргычылар һәм барабанчылар отрядына куйдылар. Кадрия Асадуллина исемле башкорт кызы ул вакытта миңа быргы да биреп карый, барабан да суктыра – һәм миннән икесенең берсе дә килеп чыкмый гына бит. Әле шул арада мине Советлар Союзының бөтен почмагыннан җыелышкан яшьтиләрем отряд советы рәисе итеп сайлап куйдылар. Лагерьда ун отряд – ачылыш тантанасында безнең отряд иң беренче атларга тиеш. Оештыручылар шунда гына минем бу отрядта икәнемне күреп алганнар булса кирәк, «Бу нишләп йөри монда? Нука башка отрядка күчерегез үзен», – димәсеннәрме. Ә күчереп булмый – отряд мине демократик төстә бертавыштан рәис итеп сайлап куйган! Аптырап, мине байрак күтәреп баручы иттеләр. Һәм мин лагерь ахырына кадәр маршировка вакытында ун отрядның алдында байрак тотып баручы булдым. Шулай итеп, 40 көн буе быргычылар һәм барабанчылар, ягъни музыкаль отряд белән җитәкчелек иттем.

– Ә нигә тәкәбберләнеп кайттыгыз?
– Тәкәбберләнү түгел инде ул – кыюлану димме шунда. Аннан кайтканнан соң мин – үз фикеремне курыкмый әйтергә, дөрес булмаганда, бәхәсләшергә өйрәндем. Мисалга, авылдагы мәктәп директоры мине өнәми иде. Күп беләм бит инде, уйлаганны турыдан әйтәм, линейка вакытларында сораулар яудырам. «Бишле»гә генә укыган миңа бу географиядән «дүртле»ләр чәпи башлады. Беләм бит инде – минем география белү-белмәүдән түгел, телем тик тормаганга үч итә. Мин тоттым да бойкот игълан иттем. Бер атна буе мәктәпкә бармадым. Аннан партия райкомына барып, мине башка мәктәпкә күчерүләрен сорадым. Райком секретаре районның мәгариф бүлеге җитәкчесен чакырып китерде, тегесе, күрәсең, безнең мәктәп директоры белән элемтәгә кергән. Кайтышыма, бөтен «дүртле»ләр «бишле»гә төзәтелеп, елмаеп басып торалар иде.

«Бер тапкыр кычыткан белән ярдылар»

– Сез бик үзсүзле бала булгансыздыр алайса?
– Булгандыр, әмма мин сүз тыңлаучан бала да идем. Әти Әхмәт, мәрхүм, җырларга оста иде, аның бөтен «наказание»се – бераз эчеп кайтса, үзенең җырлаганын тыңлату булды. Йоклап яткан җирдән торгызып утырта да Рәшит Ваһаповның «Зөләйха»сын суза башлый. Югыйсә, абыйлар да миннән әллә ни зур түгел, кечтекиләр дә бишек баласы түгел, әмма тыңлаучы аудитория һәрвакыт нишләптер Рифат булды. Механизатор булып эшләсә дә, җырны яхшы тоемлый иде әти. Моңлы җырлый иде. Әнинең алай җырга һәвәслеген хәтерләмим. Әнием Нурсанә типографиядә хәреф җыючы булып эшләде. Журналистикага мөнәсәбәтем аның аша булгандыр дип гоманлыйм.

– Журналистикага – әниегез, җыр сәнгатенә әбиегез күпер салган, димәк.
– Әби ул – сәнгать, дин дөньясына гына түгел, тормышка да яхшы нигез салган кеше. Бездә –Нижгар мишәрләрендә – дини тәрбия көчле бит ул. Без, мисалга, Кафият бай нәселеннән. Ике катлы йортлары булган байлар авылда өчәү генә булган. Шуларның берсе – безнең бабай. Әби аның кем һәм нинди шәхес булуы турында тәфсилләп сөйли торган иде. Репрессия елларында зур йортыбызның беренче катын, икенче катның яртысын кисеп алып китүләре турында да ул сөйләде. Сугыш елларында ялгызы, ач-ялангач өч бала үстергән әбиебез – өйнең төп кешесе булды. Ул ашарга утырмый торып, безгә өстәл янына килү дә тыела иде.

– Гел тәртипле, акыллы гына малай булмагансыздыр әле. Тал чыбыгы да бераз сырт ашагандыр.
– Әтинең дә, әнинең дә ялгыш та кул күтәргәннәре булмады. Мисалга, клубка чыгасы булса да – сорашлы. Әнидән сорыйсың – әтиеңнән сора, дип җибәрә. Әти соравыңа эндәшми икән, димәк – табу, клубка чыгу тыела. Шулай да бер кычыткан эләккән икән, ялганлый алмыйм. Анысы бала чакта күрше малае белән күрше Чүмбәли авылы (Хәйдәр Бигичев туган авыл) күленә әйтми-нитми, балыкка киткән өчен булды. Качып киттек бит инде, анда да балык күле белән коена торган күлне бутаганбыз. Коена торган күлгә көне буе кармак салып утырганбыз. Бернинди балыксыз кич әйләнеп кайттык бит инде. Өйгә кергәч, әни рәхәтләнеп кычыткан белән кирәкне бирде. Ярый йөрәге ярылмаган инде – алар мине көне буе авылның иңен-буен бер итеп эзләп йөргән, бер тыкрык, бер кое калмаган.

«Авылдагы кушаматым – юнкор булды»

– Алла, бу баланың чагасы... Ул вакытта да ут яндырып сүкмәделәрме?
– Әти кырысрак булса да, әни йомшак иде безнең. Минем кирәкне бирүдән бигрәк, йөрәк януын баскандыр дим. Ә алай пычрак сүзләр, кул күтәрү безнең гаиләдә булмаган нәрсә. Түрдә әби булу да зур роль уйнагандыр.

– Ә журналистикага сукмак кайчан салынды?
– Мәктәптә укыганда, мин инде район газетасында шактый язмалар белән күренә килдем. Шул вакытта авылда миңа кушамат та тагылды – Рифат килә, димиләр иде, әә, юнкор, сәлам, ди торганнар иде. Казанга килүемдә, язмышымны әлеге башкала белән бәйләвемдә авылдагы татар теле укытучым Әнвәр ага Ташбулатовның роле зур дип саныйм. 6-7нче сыйныфтан соң ул берничә укучысын Казан күрсәтергә алып килгән иде. Башта экскурсияләрдә йөрдек бит инде, ә беркөнне, ул мине генә аерып, татар зиратына алып китте. «Менә бу – Тукай кабере. Менә бусы Сәйдәшнеке. Ә менә монда Рәшит Ваһапов», – дип күрсәткәнен хәтерлим. Миңа шок булды. Рәшит Ваһапов... Шунда күңелдән, мин дә шушы шәһәрдә яшәргә тиешмен, дигән уй сызылып үтте.

«Беренче көнне утырып еладым»

– Күпләрнең язмышына әйләнгән Казан тагын бер үгиен теләп сыендырдымы?
– Сыендырган ди инде! Беренче килгән көнне утырып елаганым истә калган. Авылдан кесәгә аз-маз акча салып таңда чыгып киткән малай төн ката диярлек кенә килеп җитте бит инде Казанга. Тулай торакның коменданты инде кайтып киткән, миңа матрас-юрган биргән кеше дә юк, пружиналы карават, якын-тирәдә ачтан үкереп үлсәң дә капкалап чыгар урын юк. «Акчарлак» ресторанына кадәр җәяүләп, бер чокыр чәйгә өметләнеп бардым – анда да ресторан ябылган булып чыкты. Кайттым да, калай кружкага краннан су агызып, пружиналы караватка пинҗәкне җәеп салып, утырып елап җибәрдем. Авылны сагындырттыра, әти-әни искә төшә, тамак ач – су йотам да елыйм, йотам да елыйм. Икенче көнгә җайланып китте инде үзе.

– Бу вакытта журналистика җыр сәнгатен җиңеп чыкты, димәк?
– Минем алдымда МГУ һәм Казанның журналистикасы калды. Әмма журналистикага киттем дә җырдан өзелдем дигән сүз түгел – мин якынайдым гына! Ерак араларны якынайтып, үзебезнең Нижгар якларында Казан артистларының концертларын оештыру белән мәшгуль булдым. Хәтерлим, безнең якларга Хәйдәр ага Бигичевның күптән килгәне юк иде. Ул вакытларда бит телефон-мазар юк, күрер өчен берничә тапкыр опера театрына бардым – тота алмадым. Шуннан, адресын алгач, Хәйдәр абыйларның өйләренә кич барып кердем. Шулай-шулай мәйтәм, сезне бездә көтәләр (хәзер уйлап куям инде – беркатлы авыл баласы, туп-турыга тут пашул). Кайтты Хәйдәр абый, Зөһрә ханым белән. Шул ук студент елларында Әлфия апа Авзалова белән дә концертлар эшләдек. Ай, зерә шаян-үткер телле иде ул. Ул вакытларда билетлар 2 сум 50 тиен тора бит инде, гримеркадан тәрәзәгә карап торган Әлфия апа, ирле-хатынлы парга ишарәләп, бер сүзе белән «үтереп сала»: «Кара, энем, әнә 5 тәңкә килә».
 
– Димәк, журналистика белән җыр параллель барды?
– Әйе, әйтәм бит: Ваһапов минем тормышта кызыл җеп булып барган шәхес. Мин гади корреспондент этабын үтеп тормадым, башта университет газетасын җитәкләдем, аннан «Мәгърифәт» газетасына, соңрак «Татарстан» журналына баш мөхәррир булып билгеләндем. Анда эшләгән елларда Ваһапов фестиваленә тотыну да мантыйкый нәтиҗә булды кебек.

«Белгән булсам, тотынмас идем»

– Рәшит Ваһапов фестиваленә – 15 ел. Бу вакыт эчендә күңелле вакыйгалардан тыш, су болганулар да, эләгешеп-тарткалашып алулар да шактый булды. Ник тотындым моңа, дигән вакытыгыз булдымы?
– Әгәр бу вакыйгаларны алдан белсәм, сәхнә арты пычраклары турында хәбәрдар булсам, бәлки тотынмаган булыр идем. Әмма эшләгән эшемнең дә саллы булуын беләм мин! Ул бит минем рухи ихтыяҗым җимеше.

– Җырчылары белән матур итеп аерылыша белүче продюсерлар бармы ул?
– Юк. Дөньяда 90 процент җырчы нинди дә булса ызгыш белән продюсерыннан китә. Бездә, татарда, продюсер сүзен бик авырлык белән генә кабул итәләр. Бер нәрсәне аңлатып китәргә кирәк дип саныйм мин – продюсер ул бай абзый да, спонсор да түгел. Аның төп максаты – табыш алу.

– Рифат абый, «Шәһри Казан»га эксклюзив рәвештә сер капчыгын ачыгыз әле – нинди процент нисбәтендә эш итәсез?
– Бари Алибасов әйткән иде, һәр табышның 40 проценты – офиска, 30ы – артист, 30ы – продюсер өлеше дип. Безнең фондта да якынча шундый нисбәт.

– Кырт сорауларга күчим әле: сез тәкәббер бит?!
– Тәкәбберлек түгел ул, Гөлнара, ул – минем саклану чарасы. Гадәттә иҗади кешеләрнең күбесендә була торган үзенә күрә бер калкан. Безнең заманда нечкә күңелеңне белеп кенә алсыннар, таптап китүчесе шундук табылачак.

– Сезнең турында, судта еш йөрергә ярата, диләр...
– Анысы да – заман таләбе. Төкерек чәчеп үзеңнең дөя түгел икәнеңне исбатлап йөргәнче, закон нигезендә җавап бирүең, җавап алуың күпкә җиңел. Ә минем вакытым кысан, шуңа суд – иң үтемле чара. Бу эш белән бездә мин түгел, ә махсус белгечләр – юристлар шөгыльләнә.

«Әби пәрәмәче белән җиңелгән гастрит»

– Ваһапов фестивале, аның аша үткән талантлы яшьләребез, бүген килешү нигезендә эшләүчеләргә артык тукталмыйча гына... Сез продюсерлык буенча китап яза башлагансыз икән?
– Әйе. Әлегә ул «Татар продюсеры язмалары» дип атала. Кызык мизгелләрне, сөрлегү аша табылган җиңүләр, кемнәрнеңдер атылганчы ук пыскып юкка чыгулары турында продюсер каләменнән тамган хакыйкать кызыклы булыр дип уйлыйм.

– Һәр кешенең үз каланчасыннан үз өе матуррак күренә – яшьләр белән эшләүнең иң авыр ягы нидә?
– Беләсеңме, матур тавышыннан тыш, җилкәсендә үз башы, үз фикере булган яшьләр белән эшләве рәхәтрәк. Ә чынлыкта күбесе, бераз танылуга ук баш чөеп, аяк астындагы туфракны тоймый башлый. Күп кеше әзер продукт чыгарганчы күпме юллар тапталганын, күпме ишекләр шакылганын, күпме акчалар чыкканын белми дә. Шундый вакытларда, русча әйткәндә, обидно да була...

– Ә үртәлүләрнең берсе дә эзсез узмый гадәттә.
– Ун еллар элек мин күзгә күренеп кибеп беттем. Ашказаныңда җәрәхәт бар, диделәр диюен, әмма төгәл диагноз, төгәл дәвалану курсы биргән кеше булмады. Бер сүз белән – тамактан ризык үтми. Шул вакытта бөтен эшне ташладым да туган авылга кайтып киттем. Әби белән әнинең, мине күрүгә, үзәкләре өзелде бит инде. Яныма әби утыра да: «Бәлки, бер-бер ашыйсы килгән әйберең бардыр, улым?» – ди. Ашыйсы килгән әйбер бар инде ул – әнинең майда кыздырып пешергән майлы пәрәмәчләре! Өеп пешерделәр дә шуларны әби белән әни, аша улым, артыннан катык эчеп куярсың – хәлләнерсең, диделәр. Берне ашадым мин моны! Үзем туйдым, күзем туймады. «Аша, улым, туйганчы аша!» – дип, әби кыстап басып тора. (Ә мин эчтән генә уйлыйм бит инде – суга пешкән ботка «үтмәгәнен» бу, минем хатынча әйткәндә, «холестерин бомбасы» ничә көнгә бөгеп салыр икән?) Икенчесен, аның артыннан тагын берне сыпырттым да бераздан катык эчтем. Күңел дә болганмады, эч тә авыртмады ул төнне. Һәм мин иртән сау-сәламәт булып уянган да идем.

– Хатыныгыз, дигәннән – ул сезне ничек бар, шулай кабул итә торган кешеме? Һәм, гомумән, мәхәббәт-гаилә сезнең өчен беренче урында торамы, әллә эштән соң «һәм башкалар» исемлегендәге пунктмы.
– Мәхәббәт – бер, гаилә – икенче нәрсә ул. Гаилә ул – команда, бер курс, җаваплылык дигән сүз. Мәхәббәт ул – җиңелрәк, иреклерәк, бунтарьрак нәрсә. Миңа алай романтика, сүз белән алдаулар хас түгел. Без Диләрә белән мин оештырган бер кичә вакытында очраштык, аралашып киттек. Гадәти аралашу зуррак хискә, гаиләгә әверелде. Әле хәзер дә көлеп искә ала ул, очрашып кына йөри башлаган вакыт булган: «Ярар, кайтыйк инде, минем иртәгә кабминга барасы бар», – дигәнмен икән. Онытмаган! Аннан хатынның әнисе – каенанам нәсыйхәте: «Кемгә-кемгә, түлке мишәргә чыгасы булма!» – дигән булган. Диләрә: «Кияүгә чыгам»,– дип кайтып әйткәч, кияүнең мишәрнең дә мишәре булганын ишеткән каенанамның сыны каткан. Ә аннан минем белән танышкач, миннән дә әйбәт кеше булмый башлады аңа.

«Минем психотерапевт Сарысаз исемле»

– Ничек ял итәсез, Рифат абый? Замана теле белән әйткәндә, гармония өчен сезгә нәрсә кирәк?
– Без күптән түгел Яшел Үзән ягында йорт җиткереп кердек – мин үз йортым белән яшәүдән тәм, тынычлык табам. Әтәч тавышына уянуы гына да ни тора бит инде аның! Әмма берәрсе, психологларга йөрисезме, дип сорый калса, шундук шаярырга тотынам – ә кәкҗе! Минем психотерапевтлар Сарысаз белән Ишмәт исемле! Кайтам ике-өч көнгә туган авылыма – төшеп утырам Сарысаз күленә, аны урап чыгам, тынлыкка чумам. Менеп китәм Ишмәт тавына... аннан мин инде бөтенләй башка кеше, Актукның яланаяклы, чебиләп беткән аяк-куллы Рифаты булып төшәм...

Фото: Татар-информ

Гөлнара Җәлилова

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading