Шәһри Казан

Роберт Миңнуллин: «Гомер – малай белән бабай арасы ул»

Бүгенге кунагыбыз – 1 августта 70 яшен тутырса да, сабый җанлы булып кала алган Татарстанның халык шагыйре, Тукай, Җәлил, Алиш бүләкләре, Андерсен исемендәге Халыкара Диплом иясе Роберт Миңнуллин.

– «Без барыбыз да балачак иленнән», – дигән Антуан де Сент-Экзюпери. Кешенең холкына да, язмышына да нигез балачакта салына. Шул нисбәттән, бик беләсе килә, малай Роберт ниндирәк булды икән?
– Горурланып әйтә алам: мин – авыл баласы. Мине авыл тәрбияләде. Авыл, Сөн буйлары шагыйрь итте. Сугыштан соңгы авыр елларда үстек: җитмәгәне җиткәненнән күбрәк булды. Хыялларны арттырырга, өметләрне үстерергә, бәхетебезгә, китап дигән тылсым бар иде. Без – китап укып үскән, аның тәмен татыган буын. Куыклы лампа яктысында әни төннәр буе тегү текте. Иртәнге өчләргә кадәр. Шул ут яктысында мин китап укыдым. Китапханәдә мин укымаган китап калмаган иде ул чорда. Хәтта машина-трактор турындагысын да кат-кат укып чыктым. Бик тәртипле дә түгел идем. Әнкәй әрләп торса да, өстәл янына ашарга да китапсыз утырмый идем.

Танылган җырымдагыча, «без әнкәйнең биш баласы идек». Мин – иң өлкәне. Абый кеше. Абыйның эше дә күп, җаваплылыгы да бик зур аның. Сугыштан кайткан әти, сабыйларын ятим итеп, бик иртә гүр иясе булды. Мин бишенче сыйныфта гына укый идем әле. Аны югалткач, бер мәлгә кояш сүнгәндәй, тормыш туктагандай тоелды. Ләкин әнинең, туганнарымның янымда булуы көч биргәндер. Хәер, аларга да минем терәк бик кирәк иде. Әнкәй улы идем, аны бик яраттым. Аңа булган рәхмәтемне бик күп шигырьләремдә әйтергә тырыштым. Ләкин әнкәйләргә рәхмәтне күпме генә әйтсәң дә, бик аз булуын адәм баласы соңрак, аларны югалткач кына аңлый шул. Уңышларымның нигезендә дә әнкәм тора! Аны сөендерәсем килгәнгә ирештем мин аларга.

Хыялый малай идем. Бер энекәшем, юкка гына: «Әнкәй абыйга эш куша иде. Ул аны безгә эшләргә кушып калдыра да үзе табигатькә чыгып китә: елга-күл буйларын йөреп кайта иде», – дип искә алмый бит инде.

Тагын бер сыйфатым: үземнән олы малайлар, почти егетләр белән аралашырга ярата идем. Бу да, күрәсең, әтисез үсү галәмәтедер. Өлкәннәргә тартылу тормышны өйрәнергә теләү булгандыр. Дөрес, алар мине еш кына тәпәлиләр дә иде. Бу, гадәттә, шул тиктормас телем аркасында була иде. Сугыша белми идем. Минем өчен «сдача»ны Фән энекәш биреп кайта иде. Үземнән өлкәннәргә (акыллыракларга дип тә уйланылгандыр инде) тартылу гомерем буена дәвам итте. Әдәбияттагы дусларым-остазларым да шундый булдылар. Шәүкәт Галиев мине улы кебек якын итә иде. Илдар Юзеев, Рәдиф Гаташлардан да күп нәрсәгә өйрәндем һәм аларга бик рәхмәтлемен.

– Роберт малай нинди булганын белдек, ә Роберт бабай ниндирәк кеше?
– Роберт малайдан әллә ни аерылмыйдыр кебек. Чөнки мин – гомер буе балачак дигән серле илдә торып калган сирәк бәхетлеләрнең берсе. Әгәр шулай булмаса, сабыйлар өчен кызыклы шигырьләр яза, китаплар чыгара алмас идем. Бабай белән малай бертөслерәк дияр идем. Юкка гына рифмалашмый инде ул. Тик картлык ул – хыялсыз балачак. Балачакта кешене хыяллар алга әйдәсә, олыгайгач (ул хыялларның күбесе чынга ашкан була), хатирәләр белән яши башлый адәм баласы. Ә болай, дөресен генә әйткәндә, хәзер миңа бабай булу ошый да хәтта. Өйрәнүе җиңел булды димәс идем. Хәзер күнегәм инде, ияләшеп киләм. Бабай булуның үзенә генә хас ысуллары, тәме, серләре бар икән. Акрын гына, салмак кына, уйлап кына, үткәннәрне барлап яши башлыйсың. Мине бабай иткән дүрт оныгым бар. Чәчәк кебек дүрт кыз бала. Олысы, Алмазның кызы, быел мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Кечесе, Таңсылуның өченчесе, сөйләшергә маташа. Шатлыгым да бар – төпчек оныкның теле туган телебездә, татарча ачыла. Моңа гаҗәпләнмәдек, билгеле. Чөнки безнең өйдә татарча гына сөйләшәләр. Ләкин аңа карап, берәүнең дә урысчасы аксамый.

Реклама

– Менә сүз үзеннән-үзе барыбызны да борчыган туган тел мәсьәләсенә килеп тоташты. Бүген бу хакта дәшми калу һич мөмкин түгел. Сезнең караш ничегрәк: оптимистмы сез, пессимистмы?
– Язучы-шагыйрь ул – халыкның рупоры, гел халык белән бергә булып, аны өметләндереп торырга тиеш. Оптимистик чыгышлар ясый-ясый, үзем тәмам пессимистка әйләнеп беттем бугай инде (мыек астыннан елмаеп куйды. – Й.Ш.). Соңгы аралардагы тел вазгыяте өметләрне бик дөрләтеп тормый шул. Өметне сүндермибез дип, дөреслекне, хакыйкатьне яшерергә ярамый. Хакыйкать ачы булса да… Ләкин дару да ачы, әмма файдалы. Балаларын татар мәктәбендә укытмаган, татар телен сайламаган татар гаиләләренә элек рәнҗи идем, хәзер үпкәли алмыйм. Нишләсеннәр инде алар шундый шартларда яшәгәч?! Һәркемнең үз баласының белемле, тәрбияле кеше булуын күрәсе килә. Мәктәптә бер-ике сәгать өйрәнеп кенә телне белеп булмавын һәркем аңлый. Барлык фәннәр дә татарча укытылса, вузларда да туган телне өйрәнергә мөмкинлек тудырылган булса, әти-әниләрне «Балаларыгызны нигә өйрәтмисез, туган телдән мәхрүм итәсез?» – дип гаепләп булыр иде. Ә болай кемне гаепләргә дә кемгә үпкәләргә?! Алайса, акка кара белән, татар теле ахырзаманга кадәр яшәячәк дип язалар. Кемне алдыйлар? Яшәтсәк, яшәр дип өстәргә кирәк. Чөнки һәр кешенең, һәр гаиләнең үзеннән дә тора бит ул.

– Роберт абый, әйе, бу тема сезнең өчен бик якын, сез озак еллар Татарстан Дәүләт Советында милли мәсьәләләр һәм мәдәният комитетын җитәкләдегез. Хәзер йоклый алмый яткан төннәрдә: «Их, шул чакта болай эшлисе калган...» – дип үкенмисезме?
– Үкенүдән ни файда. Гомумән, үкенү ул – булдыра алмаганар эше. Ә без үз чиратыбызда ул чорда туган телне дәүләт теле иттек. Аның уңышларын күреп сөендек. Ә нәрсәдер эшли алмый калганбыз икән, ул инде бездән генә торган нәрсә булмаган, күрәсең. Яшәешнең үз законы. Империяләр мәңгелек була алмый. Тарихта моңа мисаллар шактый. Рим да, башкалары да таркалган. Чебен дулап тәрәзә вата алмый дигәннәр безнең акыллы бабайлар. Артың белән киртә җимереп булмый дигәне дә бар. Үткән эшкә салават. Ләкин шунысын әйтә алам: безнең милләтне аңлавы авыр. Ул булган белән бик тиз канәгатьләнә дә киләчәк турында кайгыртмый да башлый. Сабак та ала белми. Кемнәрнеңдер китереп биргәнен көтеп утыра кебек. Тарихка күз салыйк, булган дәүләтебезне саклап кала алмаганбыз бит… Шул сыйфатлары да булмаса, менә дигән халык югыйсә. Башкалардан бер дә ким түгел. Туры Тукай әйтмешли, «Без тынычта аттан артык эшлибез. Без сугышта юлбарыстай көчлебез.» Бәлки милләтебез бала чагында гынадыр әле. Өлгерәсе, гаярь ир буласы алдадыр… Бәлки, самими бабай чагына кереп барадыр инде…
Татарга коллык психологиясе дә хас. Коллык үзе күптән бетсә дә. Мәскәүнең дистәләгән телеканаллары экраннан Сүрия, Украина турында сөйлиләр, туп артыннан куганны күрсәтәләр. Гүя бездә хәл итәсе мәсьәләләр, проблемалар беткән диярсең. Ләкин өметсез шайтан гына. Тарих спираль буенча бара. Үзгәрешләрнең яхшы якка, безнең файдага булуы да бар. Һәрхәлдә, шулай булсын дип телик!

– Балачакта калырга «Яшь ленинчы»да («Сабантуй») эшләвегез, аның баш мөхәррире булуыгыз да бик булышкандыр?
– «Яшь ленинчы» («Сабантуй») гомеремнең иң иҗатлы, иң гамьле һәм иң ямьле чаклары булды. Балалар газетасында эшләү мине күп кенә начар гамәлләрдән саклап калды дип әйтә алам. Кем икәнеңне беләсең килсә, балалар янына кил: алар сиңа бәяне бик дөрес бирәләр. Ялганлап та, ялагайланып та тормыйлар, сабыйлар – иң ихлас халык. Дөрес, шагыйрь булып китмәсәм дә, мин тормышта югалып калмаган булыр идем. Бәлки, әйбәт укытучы, йә яхшы умартачы чыккан булыр иде... Ләкин язмыш шагыйрь әдип вазифасын әзерләгән. Үкенмим. Без киләчәккә ышанып, шул матур тормыш өчен яхшы балалар тәрбияләргә тырышып эшләдек. Авыр итеп эшләгәнбез. Бер генә сан да бер-берсен бизәлештә дә, эчтәлектә дә кабатламасын өчен тырыштык. Хәзер матбугат җиңел юлдан барадыр, калыплашкандыр төсле тоела миңа. Журналистка ярдәмгә техника килде. Әңгәмәләрне дә телефоннан гына алалар күп вакыт. Ләкин әңгәмәдәшеңнең күзләрен күрмәгәндә сөйләшү җанлы була алмый һәм укучыны да кызыксындыра алмый дип уйлыйм мин үзем «карт мөхәррир».

Балалар әдәбиятына килүемә дә шул балалар матбугаты сәбәпче. Тормышта бернәрсә дә болай гына, сәбәпсез генә булмый бит. Шәүкәт Галиев белән очрашып, аның шигырьләренә гашыйк булып йөргән заманда, улым Алмаз туды һәм мине балалар дөньясына якынайтып, баштанаяк чумдырды. Беренче шигырьләремне улымның кыланмышларын күреп яза идем. Аны тәртипле, әдәпле итеп үстерәсе килү теләге дә бар бит инде ата кешенең. Бер генә бала да өйрәткәнне яратмый. Ә өйрәтәсе, кешелек кыйммәтләрен күңеленә саласы килә. Шигырь юлларына яшердем бу өйрәтүләремне. Балалар сизми калды. Йотлыгып шигырь укыды. Ятлады. Әти-әниләргә ошады. Шулай китап артыннан китап чыгара башладым. Бүген аларның саны 70кә җитте. Араларында татар, рус, башкорт, белорус, черногория, әзәрбайҗан, чуваш, мари телләрендә нәшер ителгәннәре дә бар, Һәм, иң сөендергәне, алар кибет киштәләрендә тузан җыеп ятучылар рәтендә түгел.

– Моңа көнләшүчеләр дә байтактыр инде. Бер чыгышыгызда: «Миңа көчле булырга, уңышларга ирешергә дошманнарым ярдәм итте, аларга рәхмәтем зур», – дигән идегез. Чынлап та, алар сездә шулай күпме?
– Күп дип инде, бер дә санаганым юк. Ләкин шунысын курыкмый әйтә алам: дусларым күпкә, бик күпкә күбрәк. Рәхмәтле шәкертләрем дә байтак. Хәзер дошманнар мине кызыксындырмый инде. Эт өрә, бүре йөри, диләр ич. Өргәннәр өрә торсын! Шартласыннар! Аларның бар булдыра алган эшләре дә шул гына, димәк. Үзе талантлы кеше беркайчан да кешедән көнләшми. Дошманнарга чынлап та рәхмәт әйтерлек, алар мине гомерем буе сизгер булырга өйрәттеләр, әйбәт ижади формада тоттылар, начар булмаска өндәп, өйрәтеп тордылар. Аларның булуына аптырамыйм, дөнья бит бу. Кемгәдер минем талантым, китапларымның чыгып, бик тиз таралып бетүе, абруем, депутат булуым ошамаска мөмкин. Тәмәке тартмавымны, аракы эчмәвемне яратмаучылар да бардыр. Алар минем рухымны ныгыттылар. Рух ныклыгын саклап калу – иң авыр эш, бигрәк тә бүгенге безнең заманда. Рух ныклыгы шәхесне халыкка якынайта, халык мәхәббәте барлык бүләкләрдән дә кыйммәтрәк. Укучыңа, илеңә-телеңә, гаиләңә, гомумән, тормышта кирәклегеңне тою кешегә яшәр өчен көч бирә. Мин шул чишмәдән сугарылам. Шуңа да яңадан-яңа шигырьләрем туып тора. Аларда халкымның фикерләре, аның әйтергә теләгәннәре.
 
– 70 – аксакаллар яше. Аксакал Роберт агадан укучылар колагына бер акыллы сүз ишеттерәсе килә.
– Акыллы сүзләр әйтелеп беткәндер инде ул, миңа калмагандыр. Шулай да, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәсем килә. Булганына канәгать булып, булмаганын булдырырга тырышып, намусыңа, вөҗданыңа, иманыңа хыянәт итмичә, һәр мизгелнең кадерен белеп, бүген яшәргә тырышырга кирәк. Тормыш җиңел түгел һәм ул беркайчан да җиңел булмаган. Кешенең башка җан ияләреннән аермасы да максатчан һәм хыяллы булуында. Нәкъ менә шул сыйфатлар сезгә дә, безгә дә авырлыклар алдында каушап төшмәскә ярдәм итсен иде.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: