16+

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова: «Без лагерь белән бизнес ясамыйбыз»

«Сәләт» яшьләр үзәген яңа директор җитәкли хәзер. Хәер, «Сәләт» дөньясында кайнаган, «Сәләт»не әз генә белгән кеше өчен Айгөл Габдрахманова исеме ят түгел инде. Башта «сәлкеш», хәзер инде директор Айгөл белән «Сәләт»нең киләчәккә планнары, юбилей елы һәм лидер булу серләре турында сөйләштек.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова: «Без лагерь белән бизнес ясамыйбыз»

«Сәләт» яшьләр үзәген яңа директор җитәкли хәзер. Хәер, «Сәләт» дөньясында кайнаган, «Сәләт»не әз генә белгән кеше өчен Айгөл Габдрахманова исеме ят түгел инде. Башта «сәлкеш», хәзер инде директор Айгөл белән «Сәләт»нең киләчәккә планнары, юбилей елы һәм лидер булу серләре турында сөйләштек.

«Сәләт»кә – 25

– Айгөл, киләсе җәйгә «сәлкеш»ләрне нинди яңалыклар, яңа аланнар көтә?
– Быел яңа аланнар ачарга планлаштырмыйбыз. Ә менә кайбер проектларны яңартачакбыз. Әйдаман һәм башҗитәкләр арасында конкурс игълан иттек. Аларга «Йолдызлы» лагере өчен ике яңа алан концепциясен булдырырга кирәк. Әлеге лагерьда «Сәләт – тел», «Сәләт – Раушан» аланнары уза, хәзер менә өченче һәм дүртенче сменага яңа аланнар уйлап табачакбыз. Мәсәлән, медиа өлкәсендә эшләүче алан булдыру идеясе бар. Бездә медиа юнәлешендә эшли торган тар гына проектлар бар иде. Ә аерым алан булмады. Интеллектуаль яктан үсеш бирә торган проектлар да тәкъдим ителде. Киләсе елга Казан «WorldSkills» чемпионатын кабул итә. Эшче һөнәрләренә бәйле проект булдыру турындагы идеяләр дә тәкъдим иттеләр. Һәрхәлдә, җиңүчеләр гыйнвар аенда билгеле булачак.

– Узган елны «сәлкеш»ләр Канаданың Монреаль шәһәрендә ял итеп кайтты, быел чит илләргә чыгачаксызмы?
– Юк, быел киресенчә, чит илләрне үзебезгә чакырабыз. «Тулпар» дигән проект кысаларында, чит илдә яшәгән мәктәп укучыларын үз аланнарыбызда катнаштырачакбыз. Узган елны 15 илдән 50 «сәлкеш» килгән иде безгә. Аларны безгә җыю күпкә отышлырак дип таптык. Беренчедән, «сәлкеш»ләр «Сәләт», татар теле мохитенә тизрәк чумалар, башка аланнар белән дә аралашып китәләр. Инде хәзер аларның әти-әниләре безгә яза, киләсе җәй турында сораша башлады.

– «Сәләт»кә 25 ел тулды, аның белән бәйле нинди чаралар уза?
– «Сәмрух» ел премиясе юбилеебызга багышланган булачак. Аны зурлап, 26 февральдә Филармония концертлар залында үткәрәбез. Без анда ел әйләнәсендә һәм 25 ел дәвамында башкарылган эшкә нәтиҗә ясыйбыз. Остазларыбызга, «Сәләт»не башыннан үстергән кешеләргә дә анда рәхмәтебезне җиткерәчәкбез.

Татар теле чит илгә илтә

– Сер түгел, кайбер ата-аналар, балаларын тел өйрәнсен дип, «Сәләт»кә махсус җибәрә. 18 көн (1 смена) дәвамында баланы татарча сөйләштереп буламы?
– Тел мәсьәләсенә килгәндә, без: «Сәләт» – өч телле мохит», – дибез. Бездә бит татарлардан тыш руслар, чувашлар, марилар да бар. 95 процент очракта аралашу телебез – татар теле. Кичке чаралар, уеннар да татар телендә бара. Әгәр дә кешедә теләк бар икән, ул бер смена дәвамында да телне үзләштерәчәк. Моның өчен мөмкинлекләр күп. Татар телен бездә белергә кирәк тә әле. Шул ук «Сәләт – Монреаль» аланына эләгер өчен дә татар һәм инглиз телен белү мәҗбүри иде. Анда Бөгелмәдән Арина Быкова исемле кыз катнашты. Ул – «Сәләт – Бөгелмә» «сәлкеше», активисты. Аның әти-әнисе рус, өйдә, гомумән, татарча сөйләшмиләр. Татар телен «Сәләт»тә өйрәнгән. Өстәмә үзлегеннән татар теле дәреслекләрен үзләштергән, татар телендәге матур әдәбият укый башлаган. Менә ул, бәйгедә җиңеп, Канадага бару хокукына ия булды. Бу мөмкинлек аңа нәкъ менә татар телен белгәне өчен бирелде.

– «Сәләт» белән бөтенләй таныш булмаган балага җәйне нинди аланда үткәрергә киңәш итәр идең?
– Кайсысына барса да ярый. Монда күбрәк яшькә, сәләткә, мөмкинлекләргә игътибар итәргә кирәктер. 10-12 яшькә кадәр булганнар – «Шәхес», «Осталар бистәсе», «Болгар туган тел» аланнарына бара ала. IX-X сыйныфта укыйсыз, фән белән кызыксынасыз һәм татар телегез камил икән, сезгә «Раушан»га юл ачык. Минем иң беренче аланым «Раушан» булды. Татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында җиңгән өчен, миңа чакыру килгән иде. Әгәр дә сез иҗатка гашыйк кеше икән, сезгә «Рухият» аланы ишекләре ачык. Күп телләр белергә телисез икән, «Сәләт – тел» аланы бар. Һәр аланның үзенә генә хас мохите бар. Менә шуны татып карау өчен, сезгә аларда булып карарга кирәк.

– «Сәләт» аланнарының анасы кем: «Раушан»мы, әллә инде «Сәләт – Санак»мы?
– Беренче аланның исеме, гомумән, «Сәләт аланы» дип кенә йөртелгән. Ул Арчада IT юнәлеше буенча оешкан иде. «Раушан»мы, «Санак»мы дип, еш кына бәхәс туа бездә. Ләкин барлык аланнарның анасы дип «Раушан» санала. Ул – башкалардан аерылып торган зур алан. Анда инде иң-иңнәре, «сәлкеш»ләрнең каймагы гына эләгә.

«Берәүгә дә ташлама ясамыйбыз»

– Элек иң актив «сәлкеш»ләргә «Сары галстук» бүләк итәләр, аннан соң «Сәләт» әләмен күтәрү-төшерү мөмкинлеге бирәләр иде. Хәзер актив яшьләрне нәрсәләр белән үсендерәсез?
– «Сары галстук»лар әле дә бар. Барлык «сәлкеш»ләр дә аңа ия булырга омтыла. Хәзер активистларга таҗлар һәм значоклар бирә башладык. Алардан тыш мактау кәгазьләре, диплом, грамоталар бирелә. «Әдип Әлмир рәхмәте» бар. Аны алу өчен, «Сәләт»тә кимендә өч ел эшләргә кирәк. «Сәләт»не үстерүгә үз өлешен керткән кешеләрне Әдип Әлмир үзе билгели. Шулай ук активистларга стипендия бирәбез. Узган ел аның суммасы 15 мең иде. Иң-иңнәрен шулай ук «Сәмрух» премиясендә билгеләп китәбез.

– «Сәләт»тә ял итү бәяләрен караган идем – 10 меңнән алып. Авыл, район җирләрендә яшәүче ата-аналар өчен бу зур сумма бит.
– Әти-әниләр бу хакта, шалтыратып, төрле фикер белдерә. Кайберәүләр хәтта: «Ник шундый арзан бәяләр, сез балаларны яхшы ашатмыйсыз мәллә?» – дип тә сорый. Уйлап карасаң, 18 көнгә ун мең сум акча түлисең, көненә бер мең сум да килеп чыкмый дигән сүз бит бу. Ә бит балалар көненә биш тапкыр ашый, без аларга футболкалар, куен дәфтәрләре, каләмнәр таратабыз. Шуңа өстәп, укытабыз да әле. Анда медицина хезмәте, сакчылар бар. Республиканың башка лагерьлары белән чагыштырсак, бездәге бәяләр очсызрак та. Без лагерь белән бизнес ясамыйбыз, җитсен дип кенә эшлибез.

– Сәләтле балаларга льготалы түләүләр юкмы?
– Бездә бөтен бала да сәләтле. Алар һәммәсе дә ниндидер конкурсларда, олимпиадаларда җиңеп безгә килә. Шуңа да кемгә дә булса аерым ташлама ясау дөрес булмас иде. Ләкин кайбер районнар үз балалары өчен түләүнең бер өлешен үз җилкәсенә ала. Моны инде без хәл итмибез.

«Сәләт»тә дәрәҗәңә карамыйлар»

– Менә син үзең читтән карап торганда бик тыныч кеше, ә үзең инде беренче сменаңда ук «Сары галстук»ка ия булгансың. «Сәләт»тә ничек лидер булырга икәнен үз мисалыңда сөйләп кит әле.
– Лидер ул – үз өстенә җаваплылык ала белә торган кеше. Миннән «Ничек лидер булырга?» дип еш сорыйлар. Ә бәлки бөтен кешегә лидер булырга кирәкмидер? Һәркем үз-үзе белән комфортта яшәргә тиеш. Лидерларның да төрлесе бар бит. Бар «кызыл» лидер, аның кем икәне инде читтән күренеп тора. Ә бар күренми генә эшләүче лидерлар. Лидерлыкка өйрәтеп бетереп булмый, бу – эчке халәтең, тормыш тәрҗибәсе, үз өстеңдә эш нәтиҗәсе. Ләкин «мин иртәгәдән башлап лидер булам» дип кенә яшәргә кирәк түгел, әлбәттә.

– Эш вакытында нинди кыенлыкларга дучар булганың бар?
– Көн саен төрле дәрәҗәдәге авырлыклар каршына басасың. Иң зур авырлыкларым әйдаман булган чорга туры килгәндер. Әйдаман тәүлекнең 24 сәгатендә 20 «сәлкеш» өчен җаваплы. Иң беренче төркемемдә төрле язмышлы балалар эләкте миңа. Кемнеңдер хроник авырулары бар иде, кемнеңдер әти-әнисе юк һәм аларның һәрбер авырлыгын мин үз йөрәгем аша үткәрдем. Сменаның һәр 18 көнендә дә ниндидер «сюприз»лар көтә иде. Биләрдә хроник авырулы балалар белән биш көн яшәве дә ул зур риск. Алар бииләр, тегендә-монда чабалар, үз халәтләрен белеп тә бетермәскә мөмкиннәр. Икенче мәсьәлә – башка балалар белән уртак тел таба алмаган балалар. Алар бер яктан фикерле, акыллы, төрле олимпиада җиңүчеләре, икенче яктан башкалар белән аралаша белмиләр, төркемдә югалып калалар. Беренче тапкыр әйдаман булуым менә шундый көтелмәгән очраклар белән истә калды.

– Син «Сәләт»кә «сәлкеш» булып килдең, хәзер директор вазифасын башкарасың. Шундый фикер бар: ир-атка караганда, хатын-кызга нинди дә булса уңышка ирешү өчен ике тапкыр күбрәк көч сарыф итәргә кирәк. Син моның белән килешәсеңме?
– Мин беркайчан да директор булырга омтылмадым. «Сәләт»тә вазифаңа, дәрәҗәңә карап эш итмиләр. Без барыбыз да бертигез монда. Министрлыкларда, төрле киңәшмәләрдә катнашканда, эш мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып барган вакытта «Сез директормыни?», «Ә сезгә ничә яшь?», «Сез студент түгелме?», «Сез 60 кеше белән идарә итәсезме, хатын-кызга ул авыр түгелме?» дигән сораулар бирә башладылар хәзер. Дөрес, минем өстемдә бик зур җаваплылык тора. Ләкин мин үзем генә эшләмим, ярдәмчеләрем бар. Курыкмыйча: «Менә бу әйберне мин белмим, әйдәгез киңәшләшеп хәл итәбез», – дип әйтәм. Кайвакыт хатын-кыз булуым җитәкчелек эшендә ярдәм итеп тә куя әле. Шуңа күрә монда үлчәүнең ике ягы бар дип әйтер идем.

– Кешенең кем икәнен беләсегез килсә, аның нинди китап укыганын сорагыз, диләр. Яраткан китапларың нинди?
– Татар әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләнгән вакытта миңа бик күп матур әдәбият укырга туры килде. Ул чактагы иң тәэсир иткәне – Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» китабы. Мин аны өч тапкыр укып чыктым, соңгы варианты рус телендә иде. Хатын-кызның асылын ача торган күңелгә кереп китәрдәй китап иде ул. Ике тапкыр Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» әкиятен укып чыктым. Матур әдәбияттан шулай ук Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е бик көчле тәэсир калдырды. Хәзер цикллап чыга торган «Куриный бульон для души» дигән китапны укыйм. Психология, үз-үзеңне үстерү буенча Тони Шварцның «Жизнь на полной мощности!», Сингапур җитәкчесе Лик Куан Ю язмышы турында китапларны укырга киңәш итәм. Соңгысы безнең Президентыбыз өчен махсус тәрҗемә ителгән.

– Гаиләң турында да сөйләп китсәң иде.
– Тумышым белән Чаллыдан мин. Әтием – Чаллы янәшәсендә генә урнашкан Тукай районыннан, әнием – Оренбург якларыннан. Әбиләрем дә бик ерак, Урал таулары арасында яши. Өч кыз үстек. Мин – уртанчысы. Апам инде кияүдә, ике баласы бар. Алар барысы да Чаллыда яшиләр. Гаилә, әлбәттә, һәр кешенең терәге, тәрбия бирүче. Сине кеше һәм шәхес буларак формалаштыручы. Әти-әниемнең миңа шундый тәрбия бирүләренә бик рәхмәтлемен. Мине кеше буларак формалаштырган мохит – гаиләм, «Сәләт» һәм мин укыган Пушкин лицее.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X