16+

Сөннәткә утыртырга дип, кемдер 40 яшендә дә мөрәжәгать итә...

Ир-бала туган гаиләдә яшь әти-әни очраша торган иң мөһим һәм баланың саулыгы өчен кирәкле бер процесс бар. Ул – сөннәткә утырту. Бу сүзне ишетүгә күз алдына әдәби әсәрләрдәге сөннәтче бабай килә.

Сөннәткә утыртырга дип, кемдер 40 яшендә дә мөрәжәгать итә...

Ир-бала туган гаиләдә яшь әти-әни очраша торган иң мөһим һәм баланың саулыгы өчен кирәкле бер процесс бар. Ул – сөннәткә утырту. Бу сүзне ишетүгә күз алдына әдәби әсәрләрдәге сөннәтче бабай килә.

Күңелемдә туган шик-шөбһәләрне юкка чыгару, борчыган сорауларга җавап табу максатыннан, Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар белгече, уролог-андролог Рәшит Байбиковка мөрәҗәгать иттек. Аның башка дәрәҗәле исемнәре дә бик күп. Иң мөһиме ул – меңләгән ата-ананың ышанычын аклаган шәхес. 
– Рәшит Салихович, иң башта сөннәткә утырту тарихы белән таныштырып китегез әле?
– Сөннәткә утырту – ата-бабаларыбыздан калган йола. Соңгы елларда, халык дингә кайтып, бу ритуалга зур әһәмият бирә башлады. Сөннәткә утыртуның тарихы бик бай.
Таш кыяларда сакланган рәсемнәр буенча, сөннәткә утырту операциясе 15 мең ел элек, палеолит эпохасында ук ясалган. Борынгы Мисырда безнең эрага кадәр ике мең ярым ел элек бу процедура эшләнүе турында Фараон каберлекләрендә, папирусларда язылган.
Операция ритуаль, дин, гигиена максатыннан һәм медицина таләпләре буенча дөньяның барлык континетларында һәм илләрендә эшләнгән һәм эшләнүен дәвам итә. Гигиена максаты белән, хәзерге көнгә бу процедураны  Американың 75% ирләре ясаткан. Ул аларда мәдәни норма. Британиядә 1948 елга хәтле бу операция туучы ир балаларның өчтән беренә ясалган. Хәзерге көнгә бу саннар арта гына. Германиядә дә ясыйлар. Кайбер Европа илләрендә һәм Америкада бу операцияне пропагандалау онанизм, мастурбация белән көрәш алып баруга да бәйле.

– Операциянең мәгънәсе нәрсәдә?
– Ирләрнең тышкы женес органының башын каплаучы тире, медицина теле белән әйткәндә, «җенес органы каплавычы» дип атала. Приматларда ул тышкы йогынтыдан саклау функцияләре белән 65 миллион ел элек барлыкка килгән. Кайбер балалаларда тумыштан, ә кайберләренең шул тире ялкынсыну сәбәпле, сидек юллары тараеп, кече йомышын үтәргә комачауларга мөмкин. Операция вакытында, бу тире кисеп ташлана. Бала шул ук көнне өйгә кайта. Атна-ун көн эчендә яра төзәлә.

– Баланы ничә яшьтә сөннәткә утыртырга ярый?
– Коръәндә сөннәт һәм ничә яшьтә сөннәткә утыртырга кирәге турында әйтелмәгән. Библиядә Ибраһим пәйгамбәр (русча дип әйткәндә, Авраам) Аллаһы Тәгалә әйтүе һәм булышуы белән, 99 яшендә сөннәткә килә (үзенә үзе ясый), диелә. Ибраһим улы Исмәгыйльгә – 13 яшьтә, Исаакка сигезенче көндә ясала. Шуңа күрә, Талмуд буенча, еврей балаларына ул операцияне сигезенче көндә ясыйлар. Алар уйлавынча, бу көнгә бала ныгый, кан агуны туктатучы фактор – протромбин барлыкка килә. Күп хәдисләр язуы буенча, Мөхәммәт пәйгамбәр (Салләллаһу галәйһи үә сәлләм) сарыклар суеп, оныклары Хәсән һәм Хөсәенне туганнан соң җиденче көндә сөннәтли.
План буенча, наркоз белән эшләнә торган операция буларак, без балаларга 3 яшь тулгач ясый идек. Кайбер гаиләләр ашыга, әби-бабайлары ашыктыра, наркозсыз гына ясауны таләп итәләр. Бала кечкенә чагында хәтерләми, авыртуны да сизми, диләр. Ләкин дөньяга яңа гына туган балага нигә тагын шок ясарга? Авырта, дип әйтә белмәсә дә, киләчәктә ул тирән эз, тискәре тәксир калдырырга мөмкин.
Өй шартларында, кайбер район үзәк хастахәнәләрендә яки лицензиясе булмаган клиникаларда, сертификатсыз хирурглар гына ясалган операцияләрдән соң, еш кына, кайвакыт атнасына икешәр бала төрле катлауланулар, кан агулар белән Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлегенә алып киләләр. Кайбер очракта тире киселеп бетми, кайчак бөтенләй дөрес ясалмаган була – яңадан ясарга туры килә.
5-7 минутлык операциянең наркозы куркыныч түгел. Заманча җиһазлар һәм наркоз бирү өчен елдан-ел җиңелрәк препаратлар кулланыла. Әлбәттә, иң мөһиме – тәҗрибәле белгечләр.
Әбиләр-бабайлар ашыктырган очракта ул операцияне ике яшьтә дә, бер яшьтә дә ясыйбыз.
Тагын баланы сөннәткә аның яше так санга туры килгәндә, әйтик, 3, 5, 7 яшьтә утыртырга кирәк, диләр. Без, хирурглар өчен, аерма юк. Кем ничә яшендә тели һәм өлгерә. Кемдер 40 яшендә мөрәжагать итә, кемдер 99 яшендә генә өлгергән.

– Операция ел фасылына бәйлеме, әллә аны теләсә кайсы вакытта ясарга ярыймы?
– Әнинең: «Казлар йомырка басып утырганда сөннәткә утыртырга ярамый», – дип әйткәннәре хәтердә. Ник алай дигәннәрен табиб буларак аңлата алам. Яз көне, сөннәт кебек косметик операцияләрдән соң тән ярасы келоидлы җөй белән төзәлергә мөмкин. Ләкин 29 ел эшләү дәверендә андый куркыныч булмавын күрәм. Ел давамында ата-аналар мөрәҗәгать итәләр, ел дәвамында бу операцияне ясыйбыз.

– Сөннәткә утыртуга ничек әзерләнергә? Аның өчен нинди анализлар бирергә кирәк?
– Беренчедән, баланы белгеч, балалар уролог-андрологы карарга тиеш. Кайбер очракларда бу операцияне ясарга ярамый яки соңрак ясала. Балада тумыштан төрле тайпылышлар булырга мөмкин, мәсәлән, гипоспадия, эписпадия, яшерен җенес әгъзасы һәм башкалар. Кайбер балага бүтән операция планлаштырылган булса, икесен берьюлы ясарга туры килгән очраклар да бар.
Сөннәткә утыртуга башка операцияләргә әзерләнгән кебек үк анализлар тапшырырга кирәк. Операция алдыннан баланы педиатр һәм наркоз бирүче белгеч карый. Билгеләнгән көнне баланы иртән ашатырга, эчертергә ярамый. Операция алдыннан һәм аннан соң, ата-аналарга хирург барысын да аңлата, әти-әнидән рөхсәт алына. 
Хәзерге көндә ата-аналарлың наркоз препаратларын (севоран, ксенон) һәм операциянең төрле (хирургия яки лазер) ысуллар белән ясауын үзләре сайлый ала.

– Сөннәткә утыртмау нинди аяныч хәлләргә, авыруларга китерергә мөмкин?
– Әйтеп кителгәнчә, сидек юллары тараюы, бөер һәм сидек юллары инфекцияләренең сәбәбе булырга мөмкин. Ачылмаган «сөннәтлек» эчендә барлыкка килгән смегмада бактериялар жыела һәм үрчи, инфекциядән башка, төрле онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман шеш очраклары күбрәк. «Дерматология архивы» дигән журнал үткәргән тикшеренүләр буенча, сөннәткә утыртылган ирләрнең венерик авырулары (сифилис, гонорея) өч тапкыр кимрәк, СПИД авыруы афәте 6 тапкыр азрак очрый.

– Бу процедурага каршы булган әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
Ата-бабалардан калган йоланы, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, милләтне саклап калу, сафлык, баланың исәнлеге, аның киләчәге һәм булачак гаиләсенең саулыгы турында кайгыртучы әти-әниләр монда икеләнергә тиеш түгел. Сөннәткә утырту сексуаль тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттырганда да иң яхшы ысул дип санала.
Баланың йомышын ничек эшләвенә игьтибар итегез. Баланы төрле яктан тикшереп, бөтен анализларын карап эшләүче белгечләргә мөрәжәгать итсеннәр иде. Бик ярлы илләрдә генә бу процедураны бабачылар, хәтта чәчтарашлар ясый.

Фото: https://pixabay.com/ru
Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

10

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Соннэткэ утырту купме тора микэн?Рашит Салихович казанда эшлиме??адрес кирэк иде

    Мөһим

    loading
    2
    X