16+

Табиб Владимир Жаворонков: «Үз-үзен җиңгән белгеч кенә эшеннән бизми»

Гадәттә без табибларга нинди дә булса авыруга кагылышлы сораулар бирәбез, алардан дәвалану хакында сорашабыз. Бу юлы табиб һөнәрен башка яктан ачарга булдык. Авырулардан тыш нәрсә белән шөгыльләнә, ни белән яши икән табиблар?

Табиб Владимир Жаворонков: «Үз-үзен җиңгән белгеч кенә эшеннән бизми»

Гадәттә без табибларга нинди дә булса авыруга кагылышлы сораулар бирәбез, алардан дәвалану хакында сорашабыз. Бу юлы табиб һөнәрен башка яктан ачарга булдык. Авырулардан тыш нәрсә белән шөгыльләнә, ни белән яши икән табиблар?

Моны без Республика клиник онкология диспансеры табибы, хастаханәдә оештыру-методик эшләр буенча баш табиб урынбасары Владимир Жаворонков мисалында карап китәргә булдык. Күптән түгел Владимир «Лидеры России» Бөтенроссия бәйгесеннән кайтты. Ярышның финал өлешенә Татарстаннан нибары биш кеше генә чыга алган. Владимир – шул сирәк кешеләрнең берсе. Моңа өстәп, ул әле бик яхшы татарча да аралаша.

– Владимир Владимирович, әлеге бәйгедә ничек катнашырда булдыгыз?
– Бәйгедә теләгән һәр кеше үзе өчен катнаша ала. Моның бер авырлыгы да юк. Бу минем икенче бәйгем инде. 2017 елда бәйге турында очраклы гына ишеттем һәм үземне анда сынап карыйсым килде. Бәйге ике зур этаптан тора. Беренчесендә читтән торып белем аласың, онлайн тестлар үтәсең. Монда әле Россия тарихын, географиясен белүеңне дә тикшерәләр. Узган елны менә шул этапта тукталып калдым һәм миндә спортчыларныкы кебек ачу барлыкка килде. Быел үземне тагын сынап карарга булдым.

– Катнашучыларны финалга ничек сайлап алалар?
– Быел бәйгедә 227 мең кеше катнашты. Беренче этапта онлайн тестларда тиешле балл җыя алган катнашучылар финалга чыга. Тест ахырында сиңа көчле һәм көчсез якларың күрсәтелгән отчет тапшыралар. Укырга тиешле китаплар исемлеген дә шунда җибәрәләр. Миңа, мәсәлән, ул вакытта стратегик фикерләү сәләтен үстерергә киңәш биргәннәр иде.

– Тестлар һөнәрләр буенча бүленәме?
– Юк шул. Монда барлык һөнәр ияләренә дә бертөрле сораулар бирәләр. Бәйгенең үзенчәлеге дә шунда. Син монда һөнәри яктан түгел, ә күбрәк лидерлык, идарә итү кебек сәләтләреңне чарлыйсың.

– Сочи шәһәрендә узган финал этабы турында тулырак сөйләп китегез әле.
– Сочида без биш көн булдык. Төрле өлкәдә уңышка ирешкән кешеләрдән осталык дәресләре алдык, кейслар – ил белән идарә итү, икътисад тармагын үстерү кебек төрле проблемалар күтәрелгән мәсьәләләр чиштек. Без анда берничә командага бүленеп эшләдек. Һәр командага бер остаз билгелиләр иде. Миңа уңыш елмайды, чөнки остазым Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иде. Ул минем идеяләрне тыңлады, үз киңәшләрен бирде. Хәтта кайбер идеяләремне Татарстанда да тормышка ашырырга сүз бирде.

– Нинди идеяләр инде ул?
– Анысы сер булып калырга тиеш. Без, бәйгедәге серләрне башкаларга чыгармыйбыз, дигән документка кул куйдык.

– Димәк, сез идеяләр тудырасыз, ил җитәкчеләре аны тормышка ашыра. Ә ул идеягә авторлык хокуклары биреләме соң?
(Көлә). Нинди авторлык хокукы инде?! Әгәр дә минем берәр идеям илне, республиканы яхшырак итәргә ярдәм итсә, мин моңа шат кына булам.

– Россия Президенты Владимир Путин белән дә шунда очрашкансыз бит әле сез.
– Без аны үзебез белән таныштырдык. Форумда күтәрелгән проблемалар белән Президент чыннан да кызыксына икәненә инандым. Санкт-Петербургтан килгән бер катнашучыдан ул хәтта төгәл объектлар буенча фикерен сорашты. Президент үзе дә шул шәһәрдән бит. Төрле һөнәр ияләре булсак та, ил җитәкчесе мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнәгать кебек төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар бирде. Бөтен кеше дә Президентка үз фикерен җиткерә алды.

– Форум сезне нәрсәгә өйрәтте?
– Һәр проблеманы төрле яклап карап була икәнен аңладым. Мәсәлән, мин, табиб буларак, әлеге проблемага бер яктан карыйм, IT өлкәсендә эшләүче аңа бүтән күзлектән караячак һәм башка төрле чишү юлларын эзләячәк. Форумда без төрле һөнәр ияләре идек, менә шунда бу әйбер ачык күренә инде. Проблеманы төрле яктан бәяләгән очракта гына син аны чишә алачаксың.

– Финалга чыккан катнашучыларга 1 миллион сумлык сертификат биргәннәр дип беләм. Аны ничек кулланачаксыз?
– Әйе, ул – белем алу өчен грант. Акчаларны бары тик укыр өчен генә бирәләр. Аны финалга чыккан һәр кеше алды. Без чит илдә белем ала алмыйбыз, уку бары тик Россиядә генә барырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, безнең илдә дә яхшы белем бирәләр, моның өчен читкә чыгып йөрисе юк. Мин менеджмент һәм стратегик планлаштыру юнәлешен сайладым. Ун ай дәвамында, аена бишәр көн Мәскәүдә белем алачакмын.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт үз чыгышларында кеше капиталы, кадрлар әзерләүгә басым ясый. Сездә кадрлар белән эш ничек бара?
– Бездә яшь белгечләр советы бар. Ярты елга бер тапкыр без яшьләр белән очрашып, аларның үсеш юлларын өйрәнәбез. «Клиника аларның үсеше өчен ничек файдалы була ала?» дигән сорауга фикерләрен туплыйбыз. Безгә эшкә килгән һәр яшь белгечкә берәр тәҗрибәле табиб беркетелә. Әлбәттә, остазлык өчен ул табибка күпмедер акча да түләнә. Өлкән ординаторларыбыз бар, гадәттә алар 35 яшьтән дә өлкәнрәк түгел. Менә шулай без кадрларыбызны туплыйбыз, аларны үстерәбез.

– Табибларда карьера үсеше мөмкинлеге зурмы?
– Барысы да табибның үзеннән тора. Ул һәрвакыт үз белемнәрен арттырып торырга, замана белән бергә атларга, башкалар алынмаган эшне башкарырга тиеш. Мондый табибны җитәкчеләр дә тиз күреп ала, мөмкинлек булганда, аңа яхшырак эш тәкъдим итәчәкләр. Миңа эшемдә укытучылар белән бәхет елмайды. Карьерамны 6нчы шәһәр хастаханәсендә башлаган идем (хәзер ул КФУ каршындагы хастаханә), аннан онкология диспансерының эндоскопия бүлегенә күчендем. Минем эшемдәге һәр этапта остазларым, яхшы киңәшләрен биреп, үсәргә мөмкинлек бирде.

– Авыруларны дәваларга вакытыгыз каламы соң, әллә тулысынча идарә эшенә күчтегезме?
– Мин әле хәзер дә һәр чәршәмбе саен ашыгыч хирургия бүлегендә эндоскопист булып дежур торам. Практикамны ташламаска тырышам.

– Табиблар һәм укытучыларга «психологик яну» дигән төшенчә хас. Эштә янып бетмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Миңа бер кешенең бу хакта әйткән сүзләре ошый – «җиңүчеләрдә психологик яну булмый»! Хәтта көн саен бер үк эш башкарсаң да, үзеңә һәр көнне нинди дә булса максат куярга кирәк. Көн саен билгеләнгән максатларыңны тормышка ашырып, син җиңүгә ирешәсең. «Мин булдырдым!» дигән хис эшне бөтенләй яңа яктан ачарга ярдәм итә. Кешелеккә хезмәт итәм дип югары уйлар белән эшләсәң дә, эштән бизү, ару барлыкка килми. Җитәкчеләр дә табибларын һәрвакыт күзәтеп, аларга стимул биреп торырга тиеш. Эмоциональ яктан арыган белгечнең эшләү сәләте дә кими бит.

– Сезнеңчә, кем ул лидер? Лидерлык сыйфатларын үзеңдә тәрбияләп буламы?
– Минемчә, һәркем үзендә лидерлык сыйфатларын формалаштыра ала. Лидер ул – башкалар булмый дип уйлаган әйберне булдыра торган кеше. Ул үзе артыннан башкаларны алып бара, юнәлеш бирә. Лидерның күзләре янарга тиеш. Кешенең күзләре янмый икән, нинди генә белем алмасын, нинди генә сыйфатларга ия булмасын, ул лидер була алмый инде. 

«Лидеры России» Бөтенроссия бәйгесе 2017-2018 елларда үткәрелә башлый. Россия Президенты Владимир Путин карары белән, ул ел саен оештырыла торган чарага әйләнде. Проект идарәчеләр, җитәкчеләр үстерү, лидерлар әзерләүгә корылган. Быел бәйгедә катнашу өчен 200 мең гариза килгән. Финалга нибары 300 кеше генә чыга алган. 103 кеше җиңүче дип билгеләнгән. Аларга ел дәвамында ил җитәкчеләре, зур оешма топ-менеджерлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән киңәшләшеп эшли алу мөмкинлеге биргәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading