Шәһри Казан

Тарих тәгәрмәчен борсак, бүген кай тарафта булыр идек

Үткәннәргә хәзерге халәттән чыгып бәя бирергә омтылучылар шактый. Күп очракта уңай яклары күрелмичә, тискәре якларына гына өстенлек бирелә.

Совет чорын яманлаудан тыш, ул чор белән бүгенге вазгыятьне бәйләргә омтылу да юк түгел, янәсе, ул чакта эшләнгәннәрнең нәтиҗәсен хәзер күрәбез. Бүген килеп туган тел белән бәйле мәшәкатьләрне дә советлар заманы дилбегәсенә бәйләп җибәрергә омтылучылар бар. Әмма тарих тәгәрмәчен кирегә бору мөмкинлеге юк, булса да, ул без теләгән тарафка юнәлгән булыр идеме? Башка шартларда татар нинди хәлдә булыр иде? Бу хакта тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы cоветы әгъзасы Илнар ГАРИФУЛЛИН белән сөйләштек.

Җәлилчеләр эшчәнлегенең милләт язмышына йогынтысы

– Илнар, үткәннәрне хәзерге вазгыять белән бәйләү омтылышы күзәтелә. Күптән түгел социаль челтәрләрдә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре темасы күтәрелде, җәлилчеләр Советлар өчен көрәшкән, ә хәзер шул дәүләтнең варисы булган Россиядә яшәп без телсез калдык, аларның эшчәнлеге – татар халкына хыянәт итү, диючеләр дә булды. Моны җитди кеше сүзе дип кабул итеп буламы?
– Андый караш, минемчә, бик примитив. Җәлилчеләрне, «ИделУрал» легионындагы төркемнең эшчәнлеген кемдер шул рәвешле хурларга маташа. Янәсе, алар башка милләтләрне урыслаштыру сәясәте алып барган Совет властен яклаган, аның өчен көрәшкән һәм җәлилчеләрнең гамәлләре безнең халыкка хыянәт булмаганмы дип уйлау – бик гади карау, булмаган нәрсәне буташтыру. Беренчедән, Россия империясен карасак, әлбәттә, анда урыслаштыру сәясәте алып барылган һәм ул милли үзаңны бетерергә тырышкан. Әмма бу турыдан-туры геноцид – халыкны кырып бетерү сәясәте түгел, ә ассимиляция. Шуны күренеш дөнья күләмендә бик күп илләрдә бара. Икенче бөтендөнья сугышы чорында ассимиляция турында гына түгел, ә турыдан-туры икенче, өченче сортлы халыкны кырып бетереп, геноцид сәясәте хакында сүз бара. Шуңа күрә ассимиляция (фәнни телдә – этноцид) белән геноцидны бутау дөрес түгел.

Икенчедән, шул ук «Идел-Урал» легионын алсак, ул вакытта без, татарлар, нәрсә белән горурлана алабыз? Германия оештырган легионнар арасында «Идел-Урал»дагылар – Кызыл Армиягә каршы сугышмаган бердәнбер легион. Шул ук вакытта башкаларның икенче якка чыгып, советларга каршы сугышканнары да мәгълүм: власовчылар, казак частьлары, Төркестан, Балтыйк буе легионнары. Без милли темага кагылабыз икән, аларның үз милләттәшләренең канын түккәннәрен дә атап үтик. Ә татарлар алай эшләмәгән, немецлар аларны бер-ике тапкыр кулланып караган, ләкин нәтиҗәсе булмаган: татарлар, фронт линиясен узып, партизаннарга барып кушылган. Мин моны татарның холкы белән генә түгел, ә җәлилчеләрнең уңышлы эш алып баруы белән бәйлим. Легион төзелгән, ә эчтән яшерен төркем үзебезнекеләргә – ватандашларына каршы сугышмаска өндәп, аңлату эшләре алып барган, шуңа күрә моны бергә кушу, болгату – дөрес нәрсә түгел.

Башка төрле фаразлар да бар, шуларның берсе – җәлилчеләрнең ике төрле сәясәт алып барулары, әмма моңа күпләр ышанмый һәм дәлилләр юк. Янәсе, Германия җиңгән очракта да, бик кыен шартларда татарның мәнфәгатен бераз гына булса да яклау, милләтне саклап калуда «Идел-Урал» үз өлешен керткән булыр иде дип уйлаганнар. Икенче яктан, Советлар Союзына каршы көрәшмичә, биредә калган якыннарын, милләттәшләрен куркыныч астына куймау өчен тырышкан. Чөнки шундый фараз бар – 1942 елда, легион булдырылгач, Идел-Урал буенда гомер кичергән татарларны депортацияләү планы төзелгән. Әмма дәүләт җитәкчелеге моңардан баш тарткан. Берәүләр бу планның чынга ашмый калуын татарларның күп булуы белән аңлатырга тырыша, икенчеләре легионның немецларга каршы көрәше, татарларның хыянәт итмәүләренә инану белән бәйли. Ничек булганын төгәл әйтә алмыйбыз, ләкин халык депортацияләнмәгән, һәм биредә җәлилчеләр үз эзен калдырган.

Реклама

Милли автономиясез татарның хәле аяныч булыр иде

– Примитив караш, дидек. Гади халык шулай сөйләсә – бер хәл. Әмма алда әйтелгәнчә, уйлаучылар арасында язучылар, зыялылар, җәмәгать эшлеклеләре бар. Бу – алар өчен мөгез чыгарырга тырышумы, үзбилгеләнүме?
– Хәзерге вакытта сугыш чорындагы вакыйгаларны бүгенге белән бәйләп, үзен күрсәтергә тырышу мейнстрим – төп агым булып тормый. Андый нәрсә 90нчы елларда бар иде: татарларның Икенче бөтендөнья сугышында катнашуын йә булмаса Сталинны сүгүчеләр күп булды. Ә бүген исә бу үпкәләгән баланы хәтерләтә: аны кыерсыталар һәм ул бөтен дөньяга ачулы. Бүген татарны үпкәләтәләр, телебезгә, милли үзаңга каршы чыгалар һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, кайберәүләр бөтен дөньяга ачулы. Минем уйлавымча, аларның эчендә явыз ният юктыр. Ул шулай ук гражданнар сугышы, шул чорның сәясәтенә караштан да ачык күренә. Большевиклар белән элемтәдә булган милли әйдаманнарны да сүгәләр, әмма шуны аңларга кирәк – кызыллар җиңмичә, адмирал Колчак кебекләр җиңгән очракта, Россиядә фашистлар дәүләте төзелер иде. Ул чагында телне саклау түгел, милли автономияләр дә булмас, һәм татар халкының хәле хәзергегә караганда да катлаулы булыр иде. Шул заманда милли республика төзү, бик үк көчле булмаса да, яулап алынган ниндидер ныгытма булып калды. Территориаль-милли автономия булмаган очракта, татарның бүгенге хәле күпкә аянычрак булыр һәм Гаяз Исхакый әйткән инкыйраз иртәрәк килеп җитәр иде.

– Россия һәм СССР тарихындагы сугышлар татарлар өчен бернинди дә Ватан сугышы булмаган, диләр кайберәүләр, алар нәрсәгә нигезләнә? Кеше кайда туган, кайда гомер кичерә – ул аның Ватаны лабаса. Илбасарларның славян, яһүдләрдән кала башка милләтләрне өйләренә кайтарып җибәргәнен хәтерләми тарих.
– Беренче бөтендөнья сугышы – Ватан сугышы түгел, анда һәр милләт, һәр дәүләт үзенең сәяси мәнфәгатен яклаган, ул – империалистик сугыш. Ә Икенче бөтендөнья сугышын алай карап булмый. Дөрес, татарның үз милли дәүләте булмаган, ул үз дәүләте өчен сугышмаган, әмма Ост планы турында да онытырга ярамый. Советлар Союзы җиңелгән очракта, Уралга хәтле булган территория колониягә әйләнергә һәм анда немецларны күчереп утыртырга мөмкин булулары турында әлеге планда күрсәтелгән. Җирле халыкның яртысы юк ителергә, калганы кол хәлендә калып, яңа хуҗаларга хезмәт итәргә тиеш булган. Шулай ук әлеге планда җирле халыкның дүрт сыйныф кына белем алырга тиешлеге турында да әйтелгән. Бу очракта татар халкы телен, милли үзаңын гына түгел, иреген югалтып, кол хәлендә калыр иде. Шуңа күрә Икенче бөтендөнья сугышын татарлар өчен үз халкын саклап калу көрәше дип атасак, дөресрәк булыр. Җиңелгән очракта урысның да, татарның да, шулай ук башка халыкларның да киләчәге булмас иде.
Гитлер тарафыннан монда килгәнче үк куелган максат – немецларга урын аз, аларга күбрәк җирләр кирәк. Көнбатыш тарафы түгел, ә көнчыгыш сайлана – беренчедән, алар фикеренчә, биредә икенчел сорт халыклар яши, икенчедән, җир белән байлык күп. Моңа тагын бабалары – тевтон рыцарьларының бу якларга килеп яңа җирләр эзләвен безгә дәвам итәргә кирәк, дип тә өстәгән фюрер.
Бу очракта нинди нәтиҗә ясый алабыз? Ике явызлыкның кечерәген сайларга кирәк булган. 30нчы еллардагы репрессияләр, милли кысуларны немец илбасарлары астында калу белән чагыштырып карап булмый. Совет заманының иң начар чоры да гитлерчылар астында изелүгә якын да килми, алар арасындагы аерма – күк белән җир кебек.

Коммунизм белән нацизмны тәңгәлләштерү дөрес түгел

– Шул ук вакытта коммунизм белән нацизмны тәңгәлләштереп, Сталин белән Гитлер – ике тиран, һәм боларның бернинди аермасы юк, диючеләр дә бар.
– Бу бик гади караш, һәм һәр ике идеологияне аңламау нәтиҗәсе. Алар бер-берсе белән тәңгәл түгел, якын да килми. Нацизм, фашизмның дошманы – коммунистлар белән социалистлар. Ә тоталитар системаларның охшаш булуы гына коммунизм белән нацизмны тәңгәлләштерми. Нацизм халыкны ике сортка бүлә, һәм бу идеология буенча беренчеләре яшәргә, ә калганнары үләргә тиеш. Ә коммунизмда андый нәрсә юк, киресенчә, бу идеология халыкларны бер дәрәҗәдә үстерергә тиеш. Шуңа күрә, әлеге идеологияләрне тәңгәлләштереп, аларны бер үк дип әйтү гомумән дөрес әйбер түгел.

– Бер сүз белән дорфа гына әйткәндә – наданлык?
– Турыдан-туры наданлык, тоталитар системаларны чагыштырганда да аңларга кирәк – Сталин башка халыкларга Гитлер сыман каршы түгел, ә партия әгъзаларына карата репрессияләр үткәргән. Бу очракта бит аерым милләт вәкилләре генә зыян күрмәгән, барысына да эләккән. Сталинның максаты – партия әгъзаларын юкка чыгарып, анда күпләп үз тарафдарларын кабул итү һәм дәүләтне контрольдә тоту булган. Бу очракта да аларны чагыштырып карау һәм тәңгәлләштерергә омтылу – дөрес түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: