Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.
Уйламаган җирдән генә Ркаил Зәйдулла белән җәһәт әңгәмә корып алырга туры килде. Сезгә дә тәкъдим итәбез.
– Сүзне көтелмәгән яктарак башлыйк әле. Бу постта утыруга ике ел да узмады, зурдан кубып Язучылар союзы бинасына ремонт ясала башлады. Кай җирләре таушалган иде бинаның?
– Кайбер бүлмәләргә кар, яңгыр сулары үтә иде. Берничә урында түшәмнәр “чәчәк атты”. Ремонт эшләре әйбәт кенә барып чыкты дип уйлыйбыз. Түбәләрне япкач, түшәмнәргә су үтеп керми хәзер.
Ремонт эшләренең икенчесе – подваллар өлешендә фундамент казу иде. Су дигәнең терекөмеш кебек үткер, тәвәккәл нәрсә бит ул, подвалларның бер өлешенә су төшә иде. Эшче кул осталары биредә дә үз эшләрен һөнәри яктан канәгатьләнерлек итеп башкарды, су керү юлларына цемент-бетоннан эшләнгән корыч киртә салынды.
Аннары инде подвалны чүп-чарлардан чистарту эшләре башкарылды. Өч бригада дивар-түшәмнәрне штукатурлау, буяу эшләрен ерып чыкты. Этаплап капиталь ремонт ясалды. Берничә бүлмә, әнә шулай итеп, өр-яңадан “туды”, хәзер аларны файдалы эшкә җигәргә кирәк. Ачыграк итеп әйткәндә, үзебезнең китап нәшриятын ачарга ният бар. Кадрлар да табабыз. Бик мәшәкатьле эш булса да, куркып тормаска булдык.
– Синең, хәзер укучылар санына караганда язучылар саны күбрәк бугай, дигән сүзләрең истә калган. Шаяртыбрак әйтсәң дә, бу сүзләрдә күпмедер хаклык бар. Язучы исемен йөртүчеләрнең күплеге начарга түгелдер ич. Ни әйтсәк тә, тел осталары, туган тел сакчылары бит алар...
– Әйе, шаяртыбрак әйтелгән сүз иде ул. Бездә 300дән артыграк язучы бар. Хәйран сан бит бу. Әдипләрнең уртача яше 70 тирәсе. Димәк, “картаябыз” бугай. Өстәвенә, пандемия дә үзенең кара эшен эшләде – байтак өлкән каләмдәшләребезне мәңгелекнең туфрагына озаттык. Әлбәттә, тормыш дәвам итә. Яшерен-батырын түгел, бөтен дөньяда электрон вариантны укучылар да күбәйде. Татар китапларын цифрлаштыру да үзен сиздерә. Сайлап алырга мөмкинлекләр бар. Элек китаплар кибет киштәләренә “уптым” менеп кунаклый иде.
– Мин үзем китапны кулга тотып, “тере килеш укырга яратам. Болай укуның тәэсире ун мәртәбә көчлерәк, күңелгә якынрак...
– Килешәм... Без бит өлкәнрәкләр турында сүз башлаган идек. Менә җыелышларны, әдәби-мәдәни чараларны искә алыйк. Өлкәннәребезнең күбесе авырый, җыелышларга да җүнләп килмиләр яисә килә алмыйлар. Яшьләр исә эштә! Көндезләрен аларның вакыты юк. Пассивлыкның сәбәпләре менә шушылар белән дә аңлатып булыр иде. Мин яшьләрнең активрак булуын теләр идем. Ә бит әле һәр актив язучының беренчел иҗат планнары яки эш өстәлендә яза башлаган әсәренең караламасы “елап” ята, моның өчен дә вакыт кирәк, әттәгенәсе! Һәм менә бу юнәлештә каләм ияләрен аклап та, мактап та бетерә торган түгел.
– ХХ гасырга күз салсак, әдипләр сафына чит өлкәләрдән килүчеләр саны 60тан артыкка китә. Исемлекне зурайтып тормыйча, ике классик язучыны гына атап китик: Һади Такташ – Тамбовтан, Муса Җәлил – Оренбург өлкәсеннән... Ә хәзер, туган телне мәктәпләрдән “кугач”, чит төбәктән килүчеләр саны бермә-бер кими бара түгелме?
– Үз соравыңа үзең үк җавап бирдең түгелме соң? Ә татар мәктәпләре кысрыклана яки бөтенләй юк икән, татар әдәбияты да юк дигән сүз. Яшереп торырга кирәкми, туган телебезнең киләчәге куркыныч астына куелды. Республикабызның җитәкчелеге һәм төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче милли мөхтәриятләр эшчәнлеге карагругчыларның (?) әлеге басымына ни дәрәҗәдә җавап бирер – монысы вакыт эше...
– Хатын-кыз шагыйрәләр күбәйде, дигән сүзләр еш ишетелә хәзер. Моның “феномены” нәрсәдә дип уйлыйсың?
– Бернинди феномен күрмим. Чөнки хатын-кыз таифәсе бөтен тармакларда хезмәт куя. Хәтта сәясәт дигән зур сәхнәдә дә үзләрен берән-сәрән күрсәтүчеләр бар. Шулардан кала, җәмгыятебезнең бөтен тармакларында да аларның активлыгы сизелә.
– Депутат булу кыен түгелме? Ә инде Язучылар союзын җитәкләп баруда иң кыены нәрсә дияр идең?
– Дәүләт Советында эшли башлау, ияләнеп китү башта кыенрак булды шикелле. Андагы депутатларның күбесе – зур оешма, предприятие җитәкчеләре, араларында район башлыклары юк түгел. Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев традицияләренә таянып, зур трибунадан чыгыш ясаудан куркып тормадым. Татарстаныбызның мәнфәгатьләрен, аның законлы хокукларын яклап сөйләдем. Әнә шулай тора-бара фикердәшләр табылды, үзләшеп киттек. Кайбер чыгышларымнан соң кулуарда яки тәнәфес араларында, минем сөйләгәннәрне хуплап, аркадан кагучылар да байтак булды. Алар бит үзләре (зур җитәкчеләр!), трибунага менеп, әйтәсе килгән фикерләр әйтеп, чыгыш ясарга атлыгып тормый. Гәрчә моның җитди сәбәпләре бар – этика саклау йөзеннән, мин моны аңлатып-шәрехләп тормыйм. Аңлаган кешегә болар барысы да аңлашыла. Ил күләмендәге бу вазгыятьнең тамыры тирән. Шушында тукталам.
Ә инде Язучылар союзы эшчәнлегенә килсәк, иң кыены шул – әгәр дә миңа нинди дә булса ярдәм итүне сорап үтенеч белән керәләр икән, шуны эшли алмасам, мин кыенсынып, уңайсызланып калам. Алар бит миннән “алтын торак” сорамый, тормыш-яшәеш мәшәкатенә баткач, нигездә, гади генә сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар әле. Сиңа нинди ярдәм кирәк, оешма файдасына мин нәрсә эшли алам, дип берәүнең дә килеп әйткәне юк. Хәер, икенче караганда, язучылар арасыннан яңа татар байлары чыкканы юк. Аларга иҗади хезмәте өчен түләнә торган акчасы бүгенге “тешләк” заманда очны-очка ялгар өчен генә җитә.
– Татарның күндәмлеген, Мәскәү авызына карап яшәвен аңлаткан соры төстән ак төскә күчә баруын кайчан күрербез икән?
– Тормыш һәм табигать бер генә төстән тормый. Салават күперендәге барлык төсләр дә бар анда. Хәтта урманнарның кайберләре күгелҗәм, икенчеләре исә малахит (ягъни ямь-яшел!) төстә була. Татарда: дөнья куласа, бер әйләнә бер баса, дигән гыйбрәтле сүзләр бар. Гел күндәм булып яшәсәк, без сорылык полосасын тиз генә чыга алмабыздыр. Хәрәкәт салмак кына түгел, көчле дә булырга тиеш. Зирәк, акыллы һәм көчле дә булырга тиеш. Зирәк, акыллы һәм көчле! Безнең яхшы, көчле лидерларыбыз бар, ләкин аларның саны да, сыйфаты да күбрәк булырга тиеш. Тукайның: “Шушы халыкныңмы хокукка хакы?” дигән сүзләре татар өчен һәрвакыт актуаль.
– Инде килеп, 30-40 елдан соң милләтебезнең, туган телебезнең киләчәген ничегрәк күз алдына китерик икән?
– Әгәр вазгыять һаман да болай барса, милләтебезнең киләчәге аяныч хәлдә күз алдына килеп баса. Халык санын алу кампаниясеннән соң 10 ел эчендә әгәр татарлар саны Россиядә 600 мең кешегә кимегән икән, бу инде бик тә гыйбрәт алырлык күрсәткеч. Татар телен белүчеләр саны да берничә миллионга кимегән. Гаяз Исхакый әйтеп калдырган инкыйраз шулкадәр тизлектә якынаеп килә микәнни? Ышанасы килми, ләкин саннар – үтергеч факт. Нәрсә эшләргә? Кем гаепле? Тарихта бик күп даһилар бу сорауга җавап эзләгән.
Кызганыч, кем-кемнәр гаепле икәннен яхшы беләбез, әмма “нәрсә эшләргә?” дигән сорауга җавап таба алганыбыз юк.
Ә инде турыдан-туры биргән соравыңа төгәл генә җавап бирә алырлык әүлия хәзергә тумаган дип саныйм. Бу сорауга вакыт кына җавап бирә алачак.
Әңгәмәдәш – Рашат НИЗАМИ.
Комментарийлар