16+

Татарча көрәш белән “Мортал Комбат”ны нәрсә берләштерә?

Монда классик булган физик уеннар һәм экран алдындагысы бер урында бара.

Татарча көрәш белән “Мортал Комбат”ны нәрсә берләштерә?

Монда классик булган физик уеннар һәм экран алдындагысы бер урында бара.

Стадионда футбол тибәсең дә шунда ук компьютер яисә консоль алдына утырып, виртуаль дөньяда шуны кабатлыйсың. Бу фиджитал-спорт дип атала.
Нәрсә соң ул фиджитал уен һәм аның мәгънәсе нәрсәдә? Бу хакта без Татарстанның Фиджитал-спорт федерациясе вәкиле Булат Габделвәлиев белән сөйләштек.

– Әңгәмәне фиджитал-спортның ни икәнен һәм аның нинди файдасы булуы хакында сораудан башлыйк әле. Алайса күпләр өчен бу яңа сүзләр.
– Фиджитал-спорт ике өлештән тора: “фиджитал” дигәнендә классик уеннарны күз алдында тотабыз, ә “диджитал” виртуаль дөньядагы ярышларны һәм турнирларны үз эченә ала. Балалар башта чын мәйданда, әйтик, футбол уйный, аннары консольдә ФИФАда “туп тибә”. Икесендә дә баллар бирелә, ә соңыннан аларны берләштереп, җиңүчене ачыклыйлар. Анда төрле форматларны уйлап чыгарып була.  Менә без чын татар көрәшен компьютердагы “Мортал Комбат” уены белән берләштердек. Балаларга бу бик ошый, чөнки әлеге спорт аларның ихтыяҗына туры килә.

– Мондый формат кешегә кызыклы була аламы?
– Әлбәттә, балаларның үзләренә генә түгел, ата-аналарга һәм дәүләткә дә бу кызыклы булырга тиеш. Без аңлыйбыз бит инде, хәзерге дөньяда цифрлаштыру бар җирне дә басып алды. Мәктәп укучылары бик күп вакытын компьютер алдында уздыра. Нишләп әле моны файдага кулланмаска? Балалар берүк вакытта сәламәтлеген дә кайгырта, үзләре бик ярата торган виртуаль дөньяда да була. Әйе, бу өлештә кайберәүләр экран алдында утыруны, киресенчә, чикләргә кирәк дияр, әмма һәрнәрсәдә дә чамасын белү зарур бит. Монда иң мөһиме – балаларның кызыксынуларын дөрес калыпка салу нияте тора. Ата-аналар аларның теләсә кайда йөрмәгәнен һәм вакытын файдалы уздыруын аңласа, берсе дә моңа каршы булмас дип уйлыйм.

– Димәк, әтиләр һәм әниләр фиджитал-спортның мәгънәсен аңлаячак инде?
– Әлбәттә! Киберспорт буенча турнирлар да оештырыла бит. Бу тулы бер индустрия, килдең дә компьютер алдында уйнап утыру гына түгел. Монда приз фондлары да шәп, әнә күптән түгел генә Россия егетләре берничә миллион доллар акча оттылар. Шуңа күрә дә менә без хәзер Татарстандагы командаларга чыгабыз һәм алар әлеге спорт төре белән бик кызыксыналар, чөнки призлары да яхшы бит. Ата-аналар да балаларының начар төркемнәрдә йөрмәгәнен беләчәк, чөнки алар үзләренең фикердәшләре янында булачак, без һәрберсен өйрәтергә дә әзер, кураторлар да бар. Киләсе елда Казанда узачак “Киләчәк уеннары”нда нинди генә форматлар юк, яшьләр үзенең күңеленә хуш килгәнен табарга тиеш.

– Фиджитал-спорт ярышлары уздыру өчен мәйданнар җитәрлекме соң?
– Төрле спорт төренең үзенең мөмкинлекләре бар. Шунысы яхшы, Татарстанда объектлар гел төзелеп тора. Әйтик, күптән түгел генә Байлар Сабасында безнең уеннарыбыз булды. Машина ярышларын гына алыйк, аның классик өлеше картинг үзәгендә узды, ә диджитал юнәлешендә егетләр приставка артына утырдылар. Әлбәттә, хәзерге вакытта республикада массакүләм рәвештә уеннар уздырырлык чын фиджитал үзәк юк. Әмма киләсе елга Казанда “Киләчәк уеннары” узачак, мөмкинлекләр барлыкка килер дигән өмет бар. Дөрес, турнир вакытында тиешле шартлар тудырыла, республикада спорт объектлары төзелеп тора бит. Өстәвенә, соңгы ике елда әлеге юнәлешкә Россиядә дә зур игътибар бирелә, бөтен дөнья буйлап та ул популярлык казана.

– Дөнья күләмендә димәктән, фиджитал-спорт чит илләрдә киңрәк таралгандыр инде?
– Дөресен генә әйткәндә, әлеге хәрәкәткә нәкъ менә Россиядә нигез салынды да инде. Бөтен хикмәте дә шунда бит. Әйткәнемчә, киләсе елга Казанда “Киләчәк уеннары” узачак, анда дөньядагы күп кенә илләрдән спортчылар катнашачак. Менә шул вакыйга ничек кабул ителәчәк, күпме кеше аның хакында сөйләячәк, аның турында мәгълүмат ни рәвешле планета буйлап таралачак –фиджитал-спортның үсеше шуңа да бәйле. Минемчә, ул дөнья дәрәҗәсенә үсәчәк, чөнки кешелек шуңа таба бара, бөтен өлкә цифрлаштырыла, бу юнәлешне дә шул көтә.

– Аңлавымча, әлеге спорт төре белән без ике теманы берьюлы алып барабыз дигән сүз: балаларның сәламәтлеген дә кайгартабыз, шул ук вакытта алар яратып уйный торган компьютерларга да файдалы яктан киләбез?
– Нәкъ шулай! Хәзер кая карама яңа технологияләр, әгәр Россия алдынгы илләр рәтендә икән, ул цифрлаштырудан баш тартырга тиеш түгел, киресенчә, аны бөтен тармакта да куллану зарур. Балалар классик спорт белән дә шөгыльләнә, шул ук вакытта заманча технологияләрне дә куллана. Ә монда ул сау-сәламәт тә була, чөнки физик күнегүләр ясый, шул ук вакытта компьютер алдында үзен бәхетле дә хис итә. Ата-аналар өчен моннан да рәхәтрәк нәрсә бармы? Фиджитал уеннар баланы күбрәк спорт белән шөгыльләнүгә этәрә бит. Шуларны исәпкә алып, без хәзер районнарга чыгабыз, анда турнирлар оештырабыз, чөнки бу юнәлештә потенциал бар. Классик спорт белән шөгыльләнгән бала консольдә дә уйный ул. Максатыбыз – шуларны табып, аларга мөмкилекләр биреп, фиджиталны үстерү. 

Фото: http://idel-tat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading