– Чит илләрдән кемнәр актив?
– Канаданың Монреаль татарлары элек тә бар иде, хәзер активрак, зурдан кубып эшли башлады. Алимә белән Марат Сәләхетдиновлар анда хәтта балаларны татарча укыта башладылар. Германиядә «Аргамак» оешмасы актив эшләп килә. Фин татарлары белән берлектә стипендия бирәбез дип әйтеп киттем инде. Россия төбәкләрендә зур шәһәрләр актив. Әйтик Сарытау, Ижау, Екатеринбург, Төмәндәге оешмалары яхшы эшли. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яшьләре дә актив. Аларның проблемаларга карашы да башкача. Тел мәсьәләсендә дә алар зур ярдәм күрсәтте. Быелдан читтә яшәүче татар яшьләренә Татарстан илчесе вазифасын тапшырасыбыз килә. Бу вазифада алар төрле милләтара чараларында татарлар турында сөйләр иде.
«Gauda» төркеме яшьләр форумында чыгыш ясый.
– Күршеләр булган Башкортстан белән дә мөнәсәбәтләр киеренке иде, хәзер дуслык күпере сузылдымы?
– Алар үзләренчә актив, ләкин тотып алучы уртак бер көчләре, лидерлары юк. Алар белән берничә тапкыр очраштык, Башкортстанга чыгып йөрдек. Хәзер дә форумга Башкортстаннан 60ка якын кеше чакырабыз. Без аларга бергәләп «Җәдид-фест», «Акыл фабрикасы» оештырыйк дип тәкъдим ясадык. Ләкин арасыннан берсе дә «әйдәгез!» дип идеяне күтәреп алмады. Без килеп, бөтен нәрсәне үзебез оештырып китсәк, алар тыңлап кына утырса, бу яхшы түгел бит инде. Ләкин мин Башкортстан татарлары белән элемтә ныгыр дип уйлыйм. Анда яшьләрнең милли үзаңы көчле. Башкорт оешмалары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Алар безгә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә килә.
Хакимият белән мөнәсәбәт
– Июнь аенда татар активистлары Казан мэры Илсур Метшинга бина сорап мөрәҗәгать иткән иде. Араларында син дә булдың. Татар яшьләренең үз бинасы булачакмы инде?
– Без бу мәсьәләне җентекләп өйрәндек. Төрле биналарны карадык. Хәтта бинада нәрсәләр була икәнен барлап куйдык, ләкин бу көнендә генә хәл ителә торган әйбер түгел. Бина бирелү турында сүзләр йөри, тиздән булыр дип уйлыйм.
– Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов үз вазифасына керешкәч, аның белән очрашкан идегез. Яңа министр белән ни турыда сөйләштегез?
– Ул беренче эш көнендә үк яшь активистларны үзенә җыеп алды, безнең белән танышты. Безнең белән ул алдан ук таныш иде инде. Шуңа проектларыбыз турында күп сөйләмәдек, вакыт та тыгыз иде. Аны татар яшьләре форумына чакырдым. Әле тагын очрашып, иркенләп сөйләшербез диде.
– Россия Президенты Владимир Путинга, татар теленә бәйле видеохәбәр җибәргән идең. Аңа җавап булдымы?
– Күрсәләр, нинди дә булса реакция булыр иде, дип уйлыйм. Ләкин бернинди дә җавап булмады.
– Шул ук вакытта татар теле хәлен ЮНЕСКОга җиткерергә кирәк дигән идең, аның телгә нинди файдасы булыр иде?
– Бу инде проблеманы халыкара дәрәҗәгә күтәрү булачак. Башка милләт вәкилләре дә татар телен бетерәләр икәнен аңласын өчен. ЮНЕСКОның бетеп барган телләргә кагылышлы программалары да бар. Ул бетеп барган телләрне барлый, анда никадәр кеше сөйләшүен саный.
Россиядә дә аз санлы халыклар өчен ярдәм программалары бар. Бетеп барган телләрне үстерү өчен, грантлар бирелә. Ләкин аның файдасы шулкадәр аз. Ул сүнәм-сүнәм дип торган учакка аз гына утын өстәү кебек инде.
Татар теленең хәле аңа кадәр барып җитмәгән әле. Халык исәбен алучылардан «татар телендә ничә кеше сөйләшә?» дип сораган идем. 3 миллион, диделәр. Бу бит – зур сан. Әле бит бу проблеманы гомер ишетмәгән авыллар бар. Алар анда балык тотып, сазлыклар арасында яшәп яталар. Алар татар телендә әле миллион ел сөйләшәчәкләр.Дөрес, хәзер татар теленең статусы югалды инде. Дәүләт теле дигән дәрәҗәсе төште, икенче сортка куелды. Ләкин аңа карап татарлар үз телендә сөйләшүдән туктамаячаклар. Татар теле әле ахырзаманга кадәр яшәячәк.
Ә сез форумнан нәрсә көтәсез?
Илнар ФатыЙхов (АКШ):
– Кызганыч, монда килүче яшьләр күбесенчә русча сөйләшә. Мин Америкада инде ун ел яшәп тә, үзебездәге татарлар белән һәрвакыт туган телемдә генә сөйләшергә тырышам. Казанга, Татар конгрессына килгәч, халык русча сөйләшкәнен ишеткәч, минем күңелгә авыр булып китте. Татар теленә кагылышлы тема – бик четерекле тема, ул форум кысаларында гына ачылып бетмәс дип уйлыйм. Бу – минем беренче форумым. Аның турында күптән түгел генә ишеттем әле. Бездә ел саен Сабантуйлар гөрләп уза. Киләсе елга унынчы тапкыр зурлап билгеләп үтәбез. 2020 елда безнең «TatarDC» оешмасына ун ел булачак. Юбилейга проектлар идеясен бәлки бу форумнан да алырбыз. Сабантуйлардан кала бездәге татар яшьләре урманда төрле чаралар оештыра. Берничә көн палаткаларда яшибез, учак янында утырып, татар милли җырларын җырлыйбыз, уйныйбыз, татарча матур итеп аралашабыз. Америкада ун ел яшәсәм дә, мин үземне яңа буын эмигранты дип саныйм. Татарлар бирегә 50нче елларда да күченеп килгәннәр.
Мөхәммәт Шәңгәрәев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре:
– Үземнән чыгып әйтә алам, мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытмасалар, балалар аны үзлегеннән өйрәнмәячәк. Бездә Дубайда татар телен мәктәптә уку мөмкинлеге юк. Гарәп-инглиз мәктәбендә укыдым. Безгә татар телендә сөйләшү тәҗрибәсе җитеп бетми инде. Гәрчә әтием, өйдә татарча гына, ана телегездә генә сөйләшегез, дип әрләсә дә. Мин татар телен скайп аша өйрәндем. Шулай ук бер ел Актанышта сәләтле балалар лицеенда белем алдым. Татарстанда татар телен мәктәптә мәҗбүри укытуны бетерү башка сыймаслык әйбер. Форумда татар яшьләре үз фикерен җитәкчеләргә җиткерә алыр дип өметләнәм. Элек без үзебезне дөньядан аерылган кеше кебек хис итә идек. Биш ел элек форумга, «Сәләт» лагерена йөри башладык. Без татарлар, кайда яшәвебезгә карамастан, татарларга гына кирәк. Шуңа да Татарстан, Башкортстанда яшәүче кешеләрне һәрвакыт үзебездә матур итеп каршы алырга тырышабыз. Үзебездә очрашулар, төрле чаралар оештырабыз. Киләчәктә үзебездә Сабантуй оештырырга хыялланабыз. Форум чит ил татарлары белән танышырга да ярдәм итә. Италия, Швеция, Эстониядә милләттәшләр кунак итте, илне күрсәтте. Форум булмаса, без аларны белмәс тә идек.
Комментарийлар